уен ул реаль тормыш.
материал по теме

Харисова Ландыш Ильдаровна

консультация для воспитателей на тему игра.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uen_ul_real_tormysh.docx14.82 КБ

Предварительный просмотр:

Уен ул реаль тормыш...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге –уен.  Уенда бала үзенең төп хыялларын тормышка ашыра, аны кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләре, җәмгыятьтәге үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кызыксындыра, реаль тормышта мөмкин булмаганнарны уенда эшли.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен- тормыш мәктәбе. Уен – һәрьяклап үскән, белемле, иҗади фикер йөртә,  көчле ихтыярлы , матурлыкка омтыла белә торган, рухи һәм физик яктан сәламәт камил шәхес тәрбияләү чарасы.

Баланың акылы, аңы, сөйләме, хис – тойгылары, иҗади хыялы, физик һәм психик сыйфатлары уенда формлаша, үсә, ныгый. Уенның башка эшчәнлек төрләреннән өстенлеге дә шунда, бала уен кагыйдәләренә үз теләге белән буйсына, хәтта бу буйсына, хәтта бу буйсыну балага рәхәтлек китерә һәм бу баланың үз – үзен тотышын, тәртибен аңлы, уйланган итә. Шуңа күрә уен бала өчен иң ирекле, иң яраткан шөгыле, иң теләгән, ул уенда импульсив рәвештә туган теләкләрен җиңәргә, максатка ирешергә өйрәнә, характеры формалаша, ихтыяры үсә. Уен баланның үз – үзен тотышын, аның эчке тормышын тәртипкә сала, ул үз – үзен аңларга өйрәнә. Бары уенда гына бала иҗади актив, инициативалы, уенда ул үзенә һәм иптәшләренә бәя бирергә,  үзен һәм башкаларны ихтирам итәргә, үзен контольдә тотарга, дөрес эш итәргә өйрәнә.

Хәзерге балалар уеннарында реклама, телевизион фильмнар, тапшырулар тәэсирендә тормыштан аерылган сюжетлар өстенлек итә, персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләр көч куллануга корылган һәм алар бала әхлагына җимергеч тәэсир ясыйлар.

Шуңа күрэ дэ хәзерге заман балалары уеннарында үзен идеаль образ яки үрнәк тәртип белән чагыштырып аңа омтылу бик сирәк күренеш. Нәкъ менә шул мөстәкыль  рәвештә уенда үзенең   эш – хәрәкәт, омтылыш – теләкләрен идеаль образ белән тәңгәлләштерү баланың характерын, ихтыяр көчен, шәхесен тәрбияли.

Бүген буыннар арасында бәйләнеш өзелгән, төрле яшьтәге балалар бергә уйнамый, чөнки андый мөмкинлек юк. Балалар өлкәннәр арасында тәрбияләнә. Өлкәннәрнең уйнарга вакыты юк, нәтиҗәдә уен бала тормышыннан китә.

Бүгенге көндә педагог балаларны уеннар аша табигать һәм җәмгыять белән дөрес мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтергә тиеш. Аларда кешелеклелек, гуманизм, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре формалаштырырга кирәк. Балаларны уеннарда башкалар фикере белән исәпләшергә, бәхәсләрне гадел хәл итәргә, үзенең һәм иптәшләренең кылган гәмәлләрен гадел бәяләргә өйрәтик.

Моның өчен педагог үзе камил шәхес булырга, игътибары, кайгыртучанлыгы, миһербанлыгы, мәхәббәт белән баланы җылытырга, уенда аңа лаеклы партнер булырга, балага  уен өчен шартлар тудырырга һәм вакыт бирергә тиеш. Педагог үзенең үрнәге, үз – үзен тотышы, әңгәмәләр, инандырулар һәм башка педагогик чаралар белән гаиләдәге, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне савыктырырга тырышырга тиеш. Уен бала өчен төп эшчәнлек төре булганга күрә, балаларның акыл, хезмәт, сөйләм, сурәтләү һәм башка эшчәнлекләрендә дә уеннар, уен алымнары, уен күнегүләре кулланып эшләсәк шөгылләр дә бала өчен авыр хезмәттән уенга әйләнер.

Физик тәрбиядә хәрәкәтле уеннар, акыл эшчәнлегендә дидактик уеннар кулланылса, сөйләм үстерү, сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү эшендә дидактик уеннары да, сюжетлы-рольле уеннарны да, халык уеннарын, үстерелешле уеннарны да уңышлы кулланырга була. Сөйләм үстерү шөгылләрендә серле янчык, серле тартма, хат, балаларга яңалык, серлелек китерсен. Сезгә курчаклар, кошлар, җәнлекләр кунакка килсен, алар башка вакытта да сезнең аша балаларның уңышлары белән кызыксынсыннар.

Шушындый уеннар балаларны активлаштыра, сөйләмнәрен үстерә, аларга үзләренең бу иркен, зур, катлаулы дөньяның бер кисәге икәнен аңларга булыша. Шуңа күрә балаларда җаваплылык хисе үсә, алар шул кошлар, җәнлекләрнең үзләренә караганда көчсез, яклауга мохтаҗ икәнлеген аңлыйлар, рухи яктан чистаралар, савыгалар.

Ял минутларында халык уеннары, җырлы – сүзле – хәрәкәтле түгәрәк уеннары балаларны берләштерә, дуслаштыра, сүз, хәрәкәтләрне яраклаштырырга ярдәм итә. Зурлар хезмәтенә, эш – хәрәкәтләренә имитацияләр балаларның сүзлеген баету өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү белән бергә, балаларны физик яктан ял иттерә һәм тискәре энергиядән бушанырга булыша.

Шөгыльләрнең ял минутларында балалар белән җэйге урманга, елгага “сәяхәткә” барыгыз, кышын ап-ак кар өстендә чаңгы юллары сызыгыз, кар йомарлап атышыгыз. Балалар сихри дөньяда булып,хис итәргә, тоемларга, хыялланырга өйрәнәләр, табигать матурлыгын тоярга өйрәнәләр. Алар физик яктан да, рухи яктан да ял итәләр. Шулай ук сулыш күнегүләре дә ясала, йөз, артикуляция, бармак гимнастикасы да ясала, авзлар да ныгытыла, сүзлек тә байый, активлаша.

Балачак чыннан да бәхетле, кайгысыз булсын дисәк, балаларга рәхәтләнеп яшәргә шартлар булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

открытое занятие по экологии на тему: "Җирдәге тормыш" Верхнемактаминское МБДОУ "Ләйсән" воспитатель Шамгунова Э.М

Максат: Балаларда туган ил, туган җир,(төшенчәсен ныгыту), туган табигать, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Тема: “Чәчәкләр – тормыш яме”

(Мәктәпкәчә яшьтәге рус телле балалар төркеме өчен әзерләнгән шөгель)...

Конспект НОД "Гөллер-тормыш яме"

Конспект НОД по экологическому воспитанию детей старшего дошколҗного возраста...

“Чәчәкләр тормыш яме”

Күңел ачу кичәсе,мәктәпкә әзерлек төркеме өчен...

ТОРМЫШ ДИГӘН ӘКИЯТНЕҢ ЙОМГАГЫН СҮТТЕ ТУКАЙ.

                                           Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чиш...

Мәктәпкәчә белем учреждениясендә тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар булдыру

Соңгы елларда респупликабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә баланың юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, бала...

Реалии и тенденции духовно-нравственного воспитания

В наше время, национальный воспитательный идеал - это высшая цель образования, нравственное представление о человеке, на воспитание, обучение и развитие которых направлены усилия основных субъектов на...