Тема: “Чәчәкләр – тормыш яме”
материал (старшая группа) на тему
(Мәктәпкәчә яшьтәге рус телле балалар төркеме өчен әзерләнгән шөгель)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 18.43 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Алабуга бюджет муниципаль районы 6нчы “Башакчык”
балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Тема: “Чәчәкләр – тормыш яме”
(Мәктәпкәчә яшьтәге рус телле балалар төркеме өчен әзерләнгән шөгель)
1нче квалификацион категорияле татар
теле тәрбиячесе
Хафизова Гөлүсә Әнәс
кызы
Тема: Чәчәкләр – тормыш яме.
Максат: Балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлау сүзләрен урынлы куллану күнекмәләре бирү; мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү; (э)-авазын сүзләрдә дөрес куллануны ныгыту; кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү.
Актив сүзләр: Хушбуй, энҗе чәчәк, умырзая, болын, кыр
Җиһазлау: Энҗе исемле курчак; исемендә (э) авазы булган рәсемнәр, чәчәк түтәле, басу, урман,болын, кыр сурәтләнгән зур рәсем; чәчәкләр, мендәр, зәңгәр чәчәк.
Дәрес барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Хәерле иртә.
Балалар: Исәнмесез! Хәерле иртә.
Тәрбияче: Ребята, если вы отгадаете мою первую загадку, я вам покажу сегодня много красивых цветов, и вы узнаете много интересного о цветах.
Төрле-төрле төстә алар,
Бу төсләр каян килгән?
Хушбуй исе аңкыталар,
Кем аны сөртеп йәргән? (Чәчәкләр)
Тәрбияче: Какое незнакомое слово встретили на этой загадке?
Да, это слово – хушбуй ,на русском языке – духи.
(Балалр берничә тапкыр хушбуй сүзен кабатлыйлар)
Тәрбияче: Яз, җәй көннәрендә кырларда, болыннарда, урманнарда, бакчаларда чәчәкләр үсә. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табыгыз:
Кечкенә көнбагыш кебек,
Чәчәк булам мин үзем.
Таҗларымны санап кара
Әгәр булсаң бик түзем?
Балалар: Ромашка. Кыр чәчәге.
Тәрбияче: Арыш арасында үсәм,
Зәп-зәңгәр чәчәк атам
Зәңгәр күкле, кояшлы
Аяз көнне яратам.
Балалар: Зәңгәр чәчәк.
Тәрбияче: Әйе, балалар, дөресрәге – күкчәчәк. Күкчәчәк кырда үсә.
Ә хәзер, балалар, “Зәңгәр чәчәк “ уены уйнап алыйк әле.
(Балалар кулга-кул тотышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала чигүле мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Зәңгәр чәчәк ярата.
Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри:
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләреңә ипле булсыр –
Мендәреңне сал әле.
Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм тезләнеп аңа кулын бирә. Ул аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.
Тәрбияче: “Өф!” – дип бер өргән идем,
Очты, китте , югалды,
Тик иң кирәкле өлеше –
Тамыры безгә калды.
Бу нинди чәчәк?
Балалар: Тузганак.
Тәрбияче: Тузганак кайда үсә?
Балалар: Тузганак болнда үсә.
Тәрбияче: Беренче урман чәчәге?
Балалар: Умырзая.
Тәрбияче: Умырзая чәчәге
Бар чәчәкне уздырып,
Җир өстенә калыккан,
Кармендәрен туздырып.
Умырзая - урман чәчәге.
Табышмакларга җавап бирүне дәвам итәбез:
Охшасак та кыңгырауга,
Шалтырап , чыңламыйбыз
Эт эчәгесе шикелле,
Үләнгә чорналмыйбыз.
Балалар: Кыңгырау чәчәк. Урман чәчәге.
(Ишек шакыган тавыш килә.)
Балалар: Кем бар?
Курчак: Мин – Энҗе. Исәмесез. Балалар. Мин сезгә табышмак әйтәм:
Чәчәкләре ак кына,
Ап-ак кына, вак кына.
Үзен мактап сөйлиләр:
“Дәвалаучы ул”,-диләр.
Балалар: Ландыш.
Энҗе курчак: Әйе, ә татарча – энҗе чәчәк. Ул ак, вак, матур чәчәк, агач күләгәсендә. урманда үсә.
Тәрбияче: Балалар, Энҗе үзе белән тагын рәсемнәр алып килән. Карагыз әле: эт, эксковатор. Элгеч. Сүзләрнең беренче авзларын җырлап карыйк: э-э-э.
Балалар, кыр, болын, урман чәчәкләрен кем үстерә? Кешеләрме?
Балалар: Юк. Чәчәкләрне кояш, яңгыр, җил үстерә.
Тәрбияче: Бакча гөлләрен кем үстерә?
Балалар: Кеше үстерә.
Тәрбияче: Нинди бакча гөлләре беләсез?
(Балалар бакча гөлләрен санап чыгалар – Миләүшә-фиалка, дәлия-георгин, гөлчәчәк-роза,гладиолус.)
“Мин кайда үсәм? Дидактик уены уйнала.
Болын, урман, кыр, чәчәк клумбасы сурәтләнгән рәсемнәр эленә.
Балаларга чәчәкләр таратыла. Аар чәчәкләрне тиешле рәсемгә урнаштырырга тиешләр.
Тәрбияче: Безгә чәчәкләр нәрсә өчен кирәк?
(Балаларның җавплары)
Тәрбияче: Әйе, балалар, безгә чәчәкләр тормыш бизәү өчен, кәефне күтәрү өчен кирәк. Чәчәкләр урамнарны, паркларны, шәһәрләрне, авылларны бизи. Кешеләр табигатьне сакларга, аның матурлыгын бозмаска тиешләр. Бигрәк тә урман-кыр чәчәкләре саклауга мохтаҗ.
Сау булыгыз, балалар, табигатьне саклагыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
открытое занятие по экологии на тему: "Җирдәге тормыш" Верхнемактаминское МБДОУ "Ләйсән" воспитатель Шамгунова Э.М
Максат: Балаларда туган ил, туган җир,(төшенчәсен ныгыту), туган табигать, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Конспект НОД "Гөллер-тормыш яме"
Конспект НОД по экологическому воспитанию детей старшего дошколҗного возраста...
“Чәчәкләр тормыш яме”
Күңел ачу кичәсе,мәктәпкә әзерлек төркеме өчен...

Мәктәпкәчә белем учреждениясендә тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар булдыру
Соңгы елларда респупликабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә баланың юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, бала...
"Тормыш иминлеге"
Балаларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү шөгыльләрдә һәм режим моментларында....