Татарстанда элек ничек иген иккәннәр?
методическая разработка (старшая группа) по теме
Икмәкнең зур юллар үтеп безнең өстәлгә килүен күләгә театры ярдәмендә күрсәтелә. Балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан үткәрелә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatarstanda_nichek_igen_ikknnr.docx | 15.2 КБ |
Предварительный просмотр:
Максаты:
Балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам итү, иген игүнең борынгыдан ук иң изге, иң дәрәҗәле эш булуына төшендерү, икмәкнең безнең өстәлләргә килгәнче зур юллар үткәнен аңлату, игенче хезмәтенә ихтирам, икмәккә сак караш тәрбияләү, күләгә театры атрибутлары ярдәмендә элеккеге хезмәт кораллары белән таныштыру, балаларны сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү.
Җиһазланышы:
“Икмәк – ил табыны”, “Икмәк – яшәү чыганагы”, “Һәр иген бөртегендә - кеше хезмәте”,”Ил табыны икмәктән башлана” плакатлары, күләгә театры өчен атрибутлар, ширма, өстәл лампалары, бию өчен киемнәр, ураклар, кечкенә капчыклар, сары ленталар, борынгы сөлге белән Икмәк.
Барышы:
XXI нче гасыр...
Дөнья яратылганнан бирле күпме гасырлар үткән. Дәрьяләр кипкән, таулар җимерелгән, яңа мәһабәт таулар күтәрелгән, күпме сулар аккан. Икмәк үскән...Ә икмәк хәзерге көндә дә үзенең көчен югалтмый. Чөнки икмәк – ил тоткасы, яшәү чыганагы.
Татар халкы гомер – гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Ә икмәк үстерү катлаулы һәм авыр хезмәт. Без бүген сезнең белән тарих сукмагыннан ата – бабаларыбыз яшәгән заманга атлыйбыз.
Матурлыкка бай ул безнең тормыш,
Адым саен анда матурлык!
Барлык матурлыкның, батырлыкның
Иҗат итүчесе халык бит.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син,
Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен:
Ни иккәнен, ни чиккәнен
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Еллар җиңел булмаган. Авыр еллар. Көне буе басудан кайтып кермәгәннәр безнең бабаларыбыз. Алар җирне агач сукалар белән эшкәрткәннәр. (Күләгәдә күрсәтелә.)
“Буразналар” (Г. Зәйнәшева сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы) көе яңгырый.
Кара туфраклы далаларда ян-яклары бераз дугаланып торган тигезьянлы үткен төрәнле сабан белән ат җигеп җир сөргәннәр.
(күләгә)
Хезмәт шавы, кошлар җыры
Уятсын иген кырын
Сызсыннар көмеш сабаннар
Җиргә буразна сырын.
Төпләнгән агачларны яндырып, җирне эшкәртеп, китмән белән сукалап йомшартканнар (күләгә)
Җир йомшак булып кабарып торсын өчен тырмалаганнар (күләгә)
Бик аптырап утырма
Сиңа инде бу тырма
Ал да шуны кулыңа
Йөгер басу юлына.
“Күрсәт әле үскәнем” җыры (хәрәкәтләр белән)
Җиргә тәүге бөртекләрне чәчәр алдыннан бабаларыбыз чистарынганнар, яңа күлмәкләр кигәннәр. Аннары икмәкне тубалларга салып җиргә чәчкәннәр.(күләгә)
Менә бу рәсемдә
Берүзе бу агай,
Чыккан ул чәчүгә,
Кулында тубалы,
Чәчкече шул аның.
Алар бодай, арпа, тары, арыш, борчак, ясмык чәчкәннәр.
Язлар җитте,
Арыш чәчәм, бодай чәчәм... (күрсәтә)
Илгә бит барсы кирәк:
Арыш, борчак, бодай да
Табыныбызның муллыгы
Хәл ителсен бу айда.
Орлыкларны җиргә чәчкәч, аларның шытып чыгуларын зур түземсезлек белән көткәннәр. Вакытында яңгыр да явуын, кояш та булуын, җилнең дә вакытында исүен теләгәннәр.
Кояшкаем чык,чык!
Майлы ботка бирермен
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда. (күләгә)
Кояш Әйе, мин кояш, җәй буе
Игеннәргә нур сиптем,
Алтынсу төс йөгерттем.
Яңгыркаем яу, яу!
Иген – ашлык күп булсын,
Башаклары тук булсын!
Кибән – эскерт зур булсын! (күләгә)
Яңгыр Мин – яңгыр, үз вакытында,
Кичекми килеп җиттем,
Игенгә дым эчерттем.
Һәр ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, татар халкының зур бәйрәме- сабантуй үткәрелгән (күләгә)
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш- күгебездә.
Килегез дуслар кунакка,
Сабантуй бүген бездә.
“Сабантуй” җыры. (М.Садри шигыре, халык көе).
А.б. Йомшак җилләр игеннәрне
Иркәләде, назлады...
Нурлар йотты, дым эчте,
Иген өлгереп җитте (күләгә)
“Чайкала иген кырлары” (Г.Латыйп сүзләре, И.Шәмсетдинов көенә)
балалар биюе.
Җәйләр үткән. Көз җиткәч, тырыш хезмәт халкы иген уңышын җыярга керешкән. Алар аны тимер ураклар һәм чалгылар белән урганнар (күләгә).
“Уракчы кызлар” биюе.
Иген башакларын җыеп көлтә бәйләгәннәр (күләгә) аны чабагач белән суктырганнар (күләгә),
җил тегермәннәре ярдәмендә он тарттырганнар (күләгә).
Ә оннан ипи пешергәннәр, шундый озын юллар үтеп, икмәк өстәлләргә килгән (күләгә - ипи күрсәтелә)
Игенченең хезмәтен
Онытмасын һәр кеше:
Ипекәй менә шундый
Тырыш хезмәт җимеше.
Берүк кадерен белегез,
Хөрмәт итә күрегез!
Җыр “ Ипекәй” (Х.Халиков сүзләре, М.Шәмсетдинова көе).
Кулына ипи тоткан бала чыга.
Игенченең бер көне дә
Бер дә юкка үтмәде.
Ул бит безнең иң көчле җыр-
Татарстан икмәге!
Татарстан җире – байлык иле,
Түкми-чәчми яши белгәндә
Күңелләр киң, хуҗа булып түгел,
Кунак булып дуслар килгәндә.
А.б. Хезмәт тәмен белеп, шат яши халкым,
Күңелләре иркен, йөрәкләре ялкын
Бер килегез тагын кунакчыл якка
Гүзәл җиребезгә - безнең Актанышка.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".
Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...
"Кояш гомере телим әнием сиңа"
Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...
Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"
Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...
Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).
Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....
“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.
Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү....
СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»
Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...