Халимова Рузалия Рифкатовна

"сайт воспитателя детского сада"

Бүгенге эшеңне иртәгәгә калдырма!

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: Хочу сделать детскую жизнь радостной и красивой, помочь детям выразить себя в доступных видах деятельности.

Увлечения: Чтение книг, вышивание бисером

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актанышский район с. Актаныш

Место работы: МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш»

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/halimova-ruzaliya-rifkatovna
"Кешене аңлау өчен, иң элек аны яратырга кирәк!"
Л.Фейербах

Мин тәрбияче апа,

Яратам балаларны,

Яхшылыкка, изгелеккә

Өйрәтәм мин аларны.

 

Сөйләргә дә, санарга да,

Тәртипкә дә өйрәтәм,

Әкиятләрне, шигырьләрне

Матур итеп сөйләтәм.

 

Бу дөньяда иң кызыклы һәм иң кыйммәтле – бала шәхесе. Бала күңеле бик сизгер, гөл кояшка үрелгәндәй, җылы караш һәм мөнәсәбәтләрне алар нәни йөрәкләре аша тоялар. Һәр балага игътибар, наз кирәк.

 

Минем педагогик концепциям:

 

·      педагогик эштә үзеңне гади, гадәти тота белү;

·      балаларны физик яктан нык, мораль яктан сәламәт итеп үстерү;

·      балаларны кыенлыклардан курыкмаска, аларны  җиңеп чыгарга кечкенәдән өйрәтү;

·      һәр баланы ярату, балалар арасында үз кеше булу;

·      һәр баланың шатлыгын уртаклашу, һәрберсе белән аерым аралашу стиле табу, эчке халәтләрен дөрес ачыклау;

·      балаларны сөендерүче, кайгыртучы, алар күңелендә ышаныч, өмет чаткылары кабыза алучы, алар өчен кирәкле, якын кеше була белү.

 

Үземнең эшчәнлегемне шуларга нигезләнеп алып барырга тырышам.

Нәниләрнең өмет тулы күзләре, һәр сүзне, җөмләне кабатлап өйрәнергә тырышулары, “апа” дип өзелеп торулары, аларның бер-берсеннән көнләшеп, сарылуларын күреп, ирексездән елмаеп куям, күңел сөенә.

О себе

Балачак - кеше тормышының кабатланмас  иң матур, иң мөһим чоры. Ул – киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, ә үзенчә кабатланмас чор. Безнең бурыч – һәр баланы бәхетле итү. Ә бәхет ул күпкырлы. Үз өйләрендәге кебек җылы караш, уңай халәт, сәламәт үсүләрен тәэмин иткәндә генә аларны бәхетле итәбез. Уеннарның иң кызыгы, ризыкларның иң тәмлесе, бәйрәмнәрнең иң күңеллесе, мөгаен, балачакта буладыр. Шуңа күрә балалар белән һәр яктан уйлап, нәтиҗәле эш оештырырга омтылам.

Балаларның акыл эшчәнлеген, уйлау сәләтләрен үстерү сөйләм телен үстерүдән башка була алмый. Шуңа күрә балаларны үз туган телебездә дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтүгә зур әһәмият бирәм, үземнең төп бурычым дип саныйм.

Балаларда милли хисләр тәрбияләүдә халык авыз иҗатына, балалар фольклорына мөрәҗәгать итәм. Балалар белән бишек җырлары тыңлыйбыз, табышмаклар, мәкальләр өйрәнәбез. Эшемдә татар халык уеннарын киң кулланам. Уен – ул бала тәрбияләү ачкычы ул. Бала уенда нинди булса, үскәч эшендә шундый була. Шуларны күздә тотып, балаларга төрле уеннар өйрәтәм. Дидактик уеннарны яшь үзенчәлегенә туры китереп, кулдан ясыйм, төрле үстерешле уеннар алам. Дидактик уеннар аша балаларны тирә-юньдәге предметлар, аларның үзлекләре белән таныштырам. Сюжетлы-рольле уеннар уйнаганда да балаларның тирә-юнь белән, төрле һөнәр ияләре белән кызыксынулары арта. Бала бер-берсе белән аралашырга, әдәплелек кагыйдәләренә өйрәнә.

“Дидактик уеннар аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешен тэәмин итү” дигән методик тема буенча эшлим. Төрле инновацион методлар кулланам,  балаларның интеллектуаль үсешенә өстенлек бирәм.

Һәр ел саен тәрбиячеләргә, мөдирләргә ачык шөгыльләр күрсәтәм, РМО ларда катнашып, үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам. Шөгыльләрне һәр балага индивидуаль якын килеп, уен формасында үткәрәм, физкультминуткалар, хәрәкәтле уеннар оештырам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Сухомлинский "Йөрәгемне балаларга бирәм"

Мой взгляд на мир

Балаларның балачагы ничек үтүе, әйләнә-тирә мохиттан нәрсә алуы – барысы бездән – тәрбиячеләрдән тора. 

                               Уза гомер аккан сулар кебек

                               Үсеп бара безнең балалар

                               Бакчабызда үскән сабыйлар

                               Мәктәпләргә инде баралар.

 

                              “Әннә”, “мәммәм” дигән сабый теле

                               Якын итте апа сүзен дә,

                               Өйрәнделәр яхшылыкка бездән

                               Өйрәнәләр әле бүген дә.

 

                               Изгеләрдән изге, әниләр күк

                               Тәрбияче апа сабыйга

                               Һәр сүзе, һәр эше, гамәле

                               Сабыйлары күзендә чагыла.

    

Мои достижения

  1. Почетная грамота РОО Актанышского муниципального района;
  2. Грант главы Актанышского муниципального района,
  3. Благодарственное письмо, за авторскую программу “Нравственное воспитание детей на основе народной педагогики”
  4. Грамота, за творческий подход к работе в смотре конкурсе на лучшую развивающую среду сюжетно-ролевой игре.
  5. Благодарственное письмо за «Лучшую развивающую среду сюжетно-ролевой игре».
  6. Почётная грамота, за I место в районном конкурсе «Актанышым – сәнгать бишегем».
  7. Диплом за участие в конкурсе фото- и видеоматериалов "Зима на фото и видео", проводимого в рамках Всероссийского творческого конкурса для педагогов и родителей "ЗИМНИЙ КАЛЕЙДОСКОП", 2012г.
  8. Благодарственное письмо, за участие на районном конкурсе "Салават купере".
  9. Диплом за представление педагогического опыта на Всероссийском фестивале "Открытый урок".
  10. Диплом за II место в  I Всероссийском творческом конкурсе для педагогов и родителей "Открытая книга". Номинация: конкурс сценариев мероприятий для родителей.
  11. -2014 год, 2 место в  районном конкурсе “Балалар имин үссен!”;

    -2014 год, участник муниципального конкурса “Кукла в русском национальном костюме”, благодарственное письмо;

    - 2014год, 2 место  в муниципальном этапе  республиканского конкурса «Зеленый огонек»

    - 2014 год, 2 место  в районном конкурсе  «Лучший  уголок природы среди  воспитателей  ДОУ Актанышского района

    - 2014 год, Победитель республиканского конкурса «Билингвальный детский сад»

    - 2014 год, районный конкурс « Радуга родного края»: 1 место в номинации «Новая жизнь традиционных ремесел»;

    - 2014 год, 2 место в конкурсе ДОУ ” Тәрәзә төбендә бакча”;

    -2014 год, 3 место в всероссийском конкурсе “Талантоха -9”, в номинации “Сценарии праздников и мероприятий в детском саду, школе,семьи”;

    - 2014 год, 2 место  в выставке «Профессиональное мастерство-развивающий фактор обеспечения качества общего образования» в номинации   «Лучшие достижения по научно-техническому творчеству ДОУ в рамках августовской конференции работников образования Актанышского муниципального  района РТ;

    -2015 год, 1 место в конкурсе  методических разработок «Дошкольникам о Великой Отечественной войне», грамота;

    -2015 год, участник всероссийского творческого конкурса с международным участием “Открытка для героя”, грамота;

    -2015 год, участник районного конкурса “Туган җирем Татарстан”;

    -2015 год, участник всероссийского конкурса “Светлячок”, сертификат за подготовку призера III этапа «Яркая весна»;

    -2015 год, 1 место в конкурсе  ДОУ“Лучший книжный уголок”;

    - 2015 год, 3 место в выставке «Доступность качественного образования: условия и возможности для развития» в   номинации   «Лучшие достижения по методической работе ДОУ;

    - 2015 год, благодарность за организацию Всероссийского творческого конкурса “Детский сад - мой дом родной” межрегионального центра поддержки творчества и инноваций;

    - 2015 год,  победитель в номинации «Самая содержательная работа» в смотр - конкурсе на лучшую предметно-пространственную развивающую среду среди воспитателей  ДОУ Актанышского района РТ

    - 2016 год, 2 место в муниципальном  этапе    республиканского смотра-конкурса среди воспитателей и дошкольных образовательных организаций РТ по профилактике ДДТТ «Зелёный огонёк»;

    - 2016 год, благодарность за организацию республиканского конкурса –выставки детского творчества “Мульти-пульти  : ...волшебная страна” в рамках VII Республиканского конкурса исследовательских работ и проектов школьников «Дебют в науке»;

    - 2016 год, участник   конкурса, организованного Актанышским отделением республиканской общественной организацией    татарских женщин “Ак калфак” Всемирного конгресса татар “Кукла в национальном костюме”;

    - 2016 год, участник  II    районного фестиваля-конкурса  любительских  видеофильмов

    им. Рима Мустафина, посвященного Году Российского Кино;

    -2016 год, участник  республиканского творческого конкурса “Кояшлы балачак”;

    -2017 год, участник региональной инновационной площадки ФГБОУ ВО “НГПУ” по теме: “Психолого-педагогические условия реализации ФГОС дошкольного образования”  (приказ МО и Н РТ №под-9548/15и от 05.11.2015) справка № 470-2017 год,

    -участник районного конкурса санок, посвященного году Малой Родины, в номинации “Иң кечкенә чана”, благодарственное письмо;

    -2017 год, участник районного конкурса дидактических игр среди воспитателей ДОУ Актанышского района;

    - 2017 год, 3 место в региональном конкурсе Фетрики в номинации «Познавательное развитие»;

    - 2017 год, лауреат  муниципального  этапа  республиканского конкурса “Воспитатель года-2017”

    -2017 год, 2 место в выставке методических материалов «Обучение и воспитание – неотъемлемая часть общественного развития в рамках августовской конференции работников образования Актанышского района РТ;

    - 2018 год, победитель в номинации “Социально-коммуникативное развитие” муниципального конкурса «Многофункциональный модуль».

Моё портфолио

На свете есть много различных профессий,

И в каждой есть прелесть своя.

Но нет благородней, нужней и чудесней

Чем та, кем работаю я!

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы