сөйләм теле үстерүдә балалар фольклоры
материал (средняя группа) на тему
Балалык чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле. Бу дөнья тормышыбыз дәвамчылары яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яңа үсенте сыман нәниләребездә якты "кояш", "игелекле туфрак кирәк. нәниләребез өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акыллы, моңлы күңелле җор телле тудырган иҗат җәүхәрләредер.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
doklad.docx | 17.03 КБ |
Предварительный просмотр:
Балалык чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур,үзенчә серле. Бу дөнья тормышыбыз дәвамчылары яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яш үсенте сыман нәниләребездә якты “кояш”, “игелекле туфрак” кирәк. Нәниләребез өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акыллы, моңлы күңелле җор телле тудырган иҗат җәүхәрләредер. Шушы олы хәзинәнең бер өлешен без “балалар фольклоры” дип йөртәбез. Балалар фольклоры бала туганнан алып балигъ булганчы аңа өлкәннәр тарафыннан бирелә торган һәм шулай ук балаларның үз мөхитләрендә яшәп килгән халык иҗаты әсәрләрен үз эченә ала.
Балалар фольклоры функцияләре һәм поэтик үзенчәлекләре ягыннан күптөрле жанрларны ала. Беришләре мәсәлән, кечкенә балаларны йоклату яки күңелен күтәрү өчен, өлкәннәр тарафыннан башкарыла. Икенчеләре хәрәкәтле уеннар белән бәйле рәвештә, балалар үзләре башкара, өченчеләре исә балаларның күңел ачулары җорлану вакытында сүз уеннары буларак кулланышка керә.
Баланың сөйләмен үстерү юнәлешендә даими эш алып бару мәктәпкәчә тәрбиянең җитди бурычларның берсе булып:
- Балаларның сүз байлыгын арттыру;
- Авазларны дөрес әйтергә өйрәтү;
- Сөйләнешле сөйләм баету;
- Сөйләмдәге грамматик төзелешен арттыру;
Шөгыльләр үткәргән вакытта без, төрле режим вакытларында балаларны фольклор әсәрләре, халык җырлары, түгәрәк уеннары белән таныштырабыз.
Бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәнен һәркемгә мәгълүм. Бишек җырлары белән таныштырган вакытта –“ә” авазын өйрәнгәндә бик уңышлы. “Бәби йоклаган арада” “ә” авазының артикуляциясе белән танышып авазлар арасыннан аерып алып һәм башка коррекцион эш төләре оештырырга була.
Җыр-такмакларны, такмазаларны гомумән, балалар фольклор әсәрләрен кулның вак моторикасын үстерү өстендә эшләгәндә отышлы;
Мәсәлән:
Карга килә- казан аса,
Торна килә-ит сала,
Песнәк килә- пешерә,
Чыпчык килә- тикшерә,
Әдип ашап бетерә.
Бармак, бармак,
Кайда булдың?
-Бу абый белән
Урманга бардым.
Бу абый белән
Кырда йөгердем.
Бу абый белән
Ботка ашадым.
Бу энем белән
Җыр җырладым.
Кебек такмазаларны балалар бик теләп өйрәнәләр.
Тавышны тиеш югарылыкка куярга, дөрес интонация сайларга өйрәткәндә балалар белән без эндәшләрдә әйтәбез.
Кояш чык,чык,
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базар да.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык сабы алтын,
Безгә кирәкми салкын.
Шулай ук рус халкының “Өч аю”, “Теремкәй” әкиятен искә төшерәбез. Шөгыл вакытында балалар әкиятне инценировкалап та карыйлар. Әкиятләр аша балаларның сөйләм теле тагын да баетыла. Әкиятләрне тыңлап, сөйләп, бала уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә.
Сабыйларның кара-каршы сөйләшә белү (диолоик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү, сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерүгә булышлык итү максатыннан, рольләргә бүлеп сөйләү өчен төрле шигырләр сөйлибез. Аралашу, кара-каршы сөйләшү сөйләм үсешендә зур йогынты ясый. Балалар яңгырашлы рифмалы шигырьләрне тиз отып алалар.
Балалар тормышын уеннарсыз күз алдына китерү дә кыен. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреш чагылышын тоткан бу уеннар балаларда үз көченә ышану, күмәклек, шәфкатлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Күрсәт әле үскәнем” һәм башка уеннар диалогик сөйләмне үстерергү булыша.
Шулай ук табышмакларны да балалар бик яраталар. Табышмаклар зирәклек, тапкырлык тәрбияли, фикерләү сәләтен үстерә. Шулай ук сөйләм телен тирәнтен аңлау, телне киң куллана алуда да аның кыймәте әйтеп бетегесез.
Әзер табышмакларның җавабын табу белән бергә, балаларның үзләрен табышмак иҗат итү эшенә үзләрен җәлеп итәргә кирәк. Гап-гади предметны алып, табышмак теле белән әйтеп бирергә өйрәтү балаларның логик фикерләвен үстерә, сүзлек байлыгын активлаштыра. Тәҗрибә күрсәткәнчә балалар табышмаклар төзү белән бик тиз кызыксынып китәләр һәм үзләренең фантазияләрен кушып җибәрәләр.
Тел көрмәкләндергечләрнең бөтен хасияте- аларның авыр әйтелешендә. Аларда охшаш яңгырашлы сүзләрне еш кулланырга яисә сөйләмнең һәр сүзен билгеле бер аваздан башларга кирәк була. Мәсәлән, “Кара карга кунган карга, карга кунган ак карга”. Тел көрмәкләндергечләр- халык тарафыннан иҗат ителгән тел төзәтү (логопедик) чаралары булып тора.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге
«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...
Консультация для родителей "Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм теле үстерүдә булган әһәмияте"
Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нин...
“Алсуның туган көне” сөйләм теле үстерү конспекты
Максат: 1.Яңа сүзләр белән танышу: котлыйм, бүләк, күмәч. 2.Камырны ике уч арасында түгәрәкләп тәгәрәтеп күмәч...
Уртанчылар төркемендә катнаш: сөйләм теле үстерү һәм рәсем шөгыле. Тема. Песи, песи, пескәем…
Нинди аучы коралсыз,Тычкан тота төн буе,Аннан мыегын селкетепЙоклап ята көн буе....
Уртанчылар төркемендә сөйләм теле үстерү шөгыле “Кем нәрсә ярата?” әкиятенең эчтәлеген сөйләү күренеше
“Кем нәрсә ярата?” әкиятенең эчтәлеген сөйләү күренеше...
Конспект: «Математика һәм сөйләм теле үстерү шөгыльләреннән катнаш эшчәнлек” зурлар төркеме
Максатлар:Балаларның гади математик күзаллауларын формалаштыру.10 га кадәр санау.Саннарың күршесен дөрес атау күнекмәләрен ныгыту.Балаларның логик фикерләрен үстерү.Нокталар белән рәсем ясау күнегүләр...
“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.
Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү....