Путешествие по Татарстану
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе. 

Борынгы hәм бүгенге Татарстан тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym_tatarstan.docx25.17 КБ
Файл tugan_yagym_tatarstan.docx25.17 КБ

Предварительный просмотр:

Туган җирем – Татарстан

(мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен)

Максат:  Балаларда милли үзаң тәрбияләү.

Бурычлар:  

  • балаларда  Туган илебезнең үткәне, бүгенгесе  белән горурлану хисе,  Республикабызга мәхәббәт, аның традицияләренә хөрмәт, башка милләт халкына дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • балаларның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерү;
  • балаларда үз халкының иҗатына, мәдәниятенә, әдәбиятына рухи-әхлакый караш булдыруга этәргеч бирү.

Җиһазлау: Проектор өчен экран, күчтәнәчләр өчен өстәл, балаларга һәм килгән кунакларга урындыклар, ике уенчык “КамАЗ” машинасы, балалар санынча төсле шарлар һәм флаглар, йолдызчыклар беркетелгән ике озын кармак җебе.

Техник чаралар: Магнитофон, проектор, ноутбук, дисклар.

Дидактик материал: пазллар: Сөембикә манарасы, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Камал театры.

Музыка залы бизәлеше: уртада Татарстан флагы һәм гербы эленгән, ике яклап милли бизәкләрдән орнамент төзелгән; түшәмдә берничә шардан җыеп бәйләнгән “чәчәкләр” . Үзәк стенада проектор юнәлтелгән экран.

Балалар белән алдан үткәрелгән эш: Татарстан Республикасы, символикасы, шәһәрләре турында күзаллауларын киңәйтү; Идел буе халыклары белән таныштыру; ” Болгар: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” темасына мәгълүмат бирү; галәм һәм планеталар турында әңгәмә уздыру;  җырлар, биюләр, уеннар, шигырьләр  өйрәнү.

Тәрбияче һәм музыка җитәкчесе әзерлеге: бәйрәм эчтәлеге буенча слайдлардан презентация ясау, балаларны әзерләү, ата-аналарны милли киемнәр, күчтәнәчләр әзерләүгә тарту, “чит планета кешесе”–Наянга киемнәр әзерләү,чыгыш ясаучы тәрбиячеләр (Наян һ.б.) белән әзерлек эшләре, музыка залын бизәү, җиһазлар әзерләү.

Бәйрәм барышы:

 Экранда шәһәр урамнарында бәйрәм күренеше.

Аудиоязмада “Совет Армиясе маршы”(С.Сәйдәшев музыкасы) яңгырый. Балалар кулларына шарлар,  кечкенә флаглар тотып залга керәләр. Күнегүләр ясыйлар. Күнегүләрдән соң ярымтүгәрәк ясап тезелешеп басалар.

Алып баручы:  (экранга карап):

                                     Бөтен җирдә бәйрәм бүген,

                                     Бөтен җирдә тантана.

                                     Татарстан көне бүген-

                                     Күңел  шуңа шатлана.

Роза:                                Яшәр өчен бетмәс көч алырга

                                     Олысына һәм дә кечегә,-

                                     Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

                                     Туган ягы кирәк кешегә.

Камил:                        Нинди күркәм минем илем-

                                     Кояштай балкып тора.

                                     Урманнары җыр шикелле

                                     Моңланып шаулап тора.

Алсу:                                Син - тәүге кат баскан җирем,

                                     Кояшым, таңым минем!

                                     Син – шат булып үскән җирем,

                                     Ватаным, даным минем!

Әмир:                      Көмеш суларың, зәңгәр урманың

                                     Якын күңелгә, Татарстаным!

                                     Син – туган ягым!

                                     Син – минем таңым!

Балалар:                  Татарстаным!

“Татарстан турында җыр” (Р.Гыйләҗева көе һәм сүзләре) башкарыла.

Балалар флагларны махсус урынга куеп,  шарларны килгән кунакларга биреп, урындыкларга утыралар.

Шул вакыт экранда “оча торган тәлинкә” күренә. “Игътибар! Игътибар! Һавада билгесез очу аппараты күзәтелә” дигән тавыш ишетелә.

Самолет сызгырып төшкән тавыш ишетелә. Махсус көйгә  роботларга хас адымнар белән “чит ил планетасы кешесе” керә. Бию башкара.

“Чит планета кешесе”:        Йөз еллар әзерләнеп,

Телегезне өйрәнеп,

                                        Ерак галәмне гизеп,

                                        Җиргә килеп җиттем мин.

                                        Сезнең белән очрашуны

                                        Бик күптәннән көттем мин.

                                        Исәнмесез, Җир кешеләре!

Балалар:                         Исәнмесез!

Алып баручы: (гаҗәпләнеп) Ә сез кайсы планетадан буласыз? Марстанмы? Әллә Юпитерданмы?

Чит ил планетасы кешесе”: Мин сезгә, Җир кешеләренә, әле билгеле булмаган  “Шук-Шаян” планетасыннан.  Мине  монда сезнең белән якыннан танышырга, Җир планетасы белән элемтә урнаштырырга җибәрделәр. Тик кисәтеп куям: без, “Шук –Шаян” планетасында яшәүчеләр, ачулы, усал, тупас объектлар белән элемтәгә керә алмыйбыз. Сезнең арада андый кешеләр юкмы?

Балалар: Юк.

Наян: Бик әйбәт. Инде танышып китик. Минем исемем – Наян. Хәзер сез үз исемнәрегезне әйтегез.Мин өчкә кадәр саныйм һәм сез барыгыз да исемнәрегезне кычкырып әйтәсез. Бер, ике, өч!

Балалар исемнәрен әйтәләр.

Наян: Менә таныштык та. Инде дуслашсак та була. Сез каршы түгелме?

Алып баручы: Балалар, Наян белән дуслашабызмы ?

Балалар: Әйе.

Җырлы уен: “Дусларны без табабыз” (диск)

“Сукмактан без барабыз, барабыз,барабыз, (балалар таралашып бүлмә            

                                                                                        буйлап йөриләр)

Дусларны без табабаз, табабыз (парлашып, йөзгә-йөз карап басалар).

Сәлам, дустым,       (кул болгап сәләмлиләр)

Якын дустым,         (бер-берсен иңнәреннән кочаклыйлар)

Әйдә бергә биергә!    (кулларын”көймә” ясап тоташтыралар һәм бииләр)        

Балалар утыралар.

Наян: Ур-ра, “Шук-Шаян” планетасы белән Җир арасында элемтә урналыштырылды. (Як-ягына карана, гаҗәпләнеп) Нинди матур зал, бәйрәмчә бизәлгән. Балалар да, кунаклар да матур итеп  киенгән.Карагыз әле, сез шулай әзерләнеп мине көттегезме? Минем хакка шундый бәйрәм оештырдыгызмы?

Алып баручы:  Наян, без сине күрүебезгә, синең белән дуслашуыбызга  бик шат. Ә бәйрәмгә килгәндә, бүген чыннын да зур бәйрәм. Бүген безнең Татарстаныбызның туган көне.

Наян:  Ә нәрсә соң ул Татарстан?

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, Наянга республикабыз турында сөйләп, җырлап күрсәтик.

Балалар парлашып шахматлар тәртибендә тезелеп басалар.

Лилия:        Татарстан – минем торган җирем,

                       Ул - минем Туган илем!

Мансур:         Туган ил ул – алтын арышлар,      

Туган ил ул – зифа камышлар,

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда – нәни колыннар.

Туган ил ул -  зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр (экранда шигырь эчтәлегенә туры килердәй күренешләр ).

Адилә:        Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан.

 “Татарстан – үз илебез” җыры (Р.Миңнуллин сүзләре, Р.Ахиярова көе) башкарыла. Балалар урыннарына утыралар.

Наян: Рәхмәт, сезгә. Татарстан турында бик матур сөйләдегез, җырладыгыз.Балалар, мин монда очканда бик күп объектларны күрдем. Берничәсен сүрәткә дә төшердем. Зинһар, ярдәм итегез, алар турында сөйләп китегез.

Экранда борынгы Болгар кешесе сүрәте (алга таба шигырь эчтәлеге буенча күренешләр алышына)

Әнвәр:        Ерак баба – болгарлар

Җир биләүче булганнар.

Коллыкны сөймәгәннәр,

Чит җиргә тимәгәннәр.

Ил данын яклаганнар,

Җирләрен саклаганнар.

Бик борынгы Болгарда

Булган диләр бит бар да:

Мәдрәсә һәм мәгърифәт

Булган анда бик хикмәт...

Тимер кою, бронза,

Көмеш кою, күн эше.

Төрле һөнәрләр белән

Мәшгуль булган һәр кеше.

Кигәннәр ди күн итек,

Яратып, матур итеп. (“Болгар иле”, З.Гомәрова)

Алып баручы:        Ерак бабаларыбыз мирасы булган

Күн итек – читекләрне без дә киябез,

Бизәкле читекләр киеп,

Биеп бирәбез.

Парлы бию.

Алып баручы: Хәзерге вакытта борынгы Болгар шәһәре төзекләндерелә, яңартыла. Ул киләсе буын вәкилләренә тарихыбызны искәртеп торучы зур музей-шәһәр булачак.

Экранда Казан шәһәре күренеше..

Наян: Ә бу җирләрне таныйсызмы?

Балалар: Бу - Казан шәһәре.

Илмира: Казан – Татарстан республикасының иң зур шәһәре, башкаласы. Ул бик борынгы шәһәр. Аның төзелүенә 1000 елдан артык вакыт үткән. Казан һаман үсә, матурлана.

Айрат: И нурлы Казан –

Туган ил төсе,

Синең ташларда

Бабайлар эзе.

И якты Казан,

Синең нурларыә

Кыйбласы безнең

Озын юлларның.

Алып баручы: Аңладыңмы, Наян?

Наян: Аңладым, рәхмәт. Миндә тагын берничә сүрәт бар әле. Тик алар нишләптер өлешләп чыккан. Шуларны җыярга булышмассызмы икән?

Балалар дүрт төркемгә бүленеп эшлиләр. Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Камал театры рәсемнәрен(пазллар) җыялар. Һәрберсен атыйлар, аларның Казанда урнашканнарын әйтәләр.

Наян: Булдырдыгыз, балалар! Ә менә бу объект турында нәрсә беләсез?

Экранда   Яр Чаллы күренеше.

Балалар: Бу безнең туган шәһәребез – Яр Чаллы.

Булат:        Чулман елгасы буенда

Яр Чаллым балкып тора.

КамАЗ заводлары белән

Бар дөньяга дан тота.

Малайлар “Яр Чаллы егетләре” (Г.Гәрәева эшкәртүендә) җырын башкаралар.

Алып баручы ( 2 уенчык КамАЗ машинасы тартып чыга):

Безнең КамАЗ машиналарын кайда гына очратмыйсың: төзелешләрдә дә, басу-кырларда да,  армиядә дә, хәтта ярышларда да. Әйе, әйе, безнең спортчылар КамАЗ машинары белән  раллиларда,яки ярышларда катнашып күп мәртәбә җиңүче булдылар. Без дә спортчылардан калышмыйбыз. Хәзер ярышып алабыз, сине дә ярышта катнашырга чакырабыз.

Эстафета: “Кайсы команда тизрәк” (Балалар ике командага бүленәләр. Беренче торган бала бауга тагылган машинаны идәнгә тезелгән шакмаклар арасыннан йөртеп әйләнеп килә дә икенче балага тапшыра.Уен шулай дәвам итә)

Наян: Без дә, “Шук – Шаян” планетасында уйнарга  бик яратабыз. Минем иң яраткан уеным “Йолдызларны күчер” дип атала. Безнең “Шук-Шаян” планетасы йолдызларга бик якын урнашкан. Кичләрен без йолдызлар күчереп уйнарга яратабыз.

“Йолдызларны күчер” уены үткәрелә.

Параллель итеп 2 леска сузылган. Аларның бер башына җепкә асып фольгадан киселгән йолдызчыклар эленгән. Балалар өреп йолдызларны лесканың икече башына күчерегә тиеш. Кем тизрәк күчерә, шул җиңүче.

Наян: Бик күңелле уйнадык. Инде экранга карыйк. Нәрсә бар анда? Таныйк.

Экранда милли киемнәрдән киенгән Идел буе халыклыры вәкилләре сурәтләнгән.

Наян:        Ә болар тагын кемнәр?

Төрлечә киенгәннәр.

Болар да, ахрысы, монда

Бәйрәмгә дип килгәннәр.

Балалар һәрберсен танып әйтәләр: башкорт, чуваш, мари, удмурт, рус.

Төрле милли киемнәрдән киенгән балалар, тәрбиячеләр керә. Кулларында милли ризыклар.

Алып баруы: Болар – безнең күршеләребез, шәһәрдәшләребез, дусларыбыз. Без бер гаилә кебек, бергәләп эшлибез, бергәләп бәйрәм итәбез, дус, тату яшибез.

Рус киеме кигән бала:        Туган илдә – барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

Башкорт (Тәрбияче):        Агыйдел буйларыннан 

Кайнар сәлам кабул итегез.

Бәйрәм сые итеп алып килгән

Бавырсактан авыз итегез.( өстәлгә бавырсак куя)

Мари (тәрбияче):                Урман иле, күлләр иле –

Мари-Элым – туган ил.

Туган илдәй якын миңа

Татарстан – торган җир!(Өстәлгә күчтәнәч куя)

Чуваш(бала):                Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса күңелле яшәү дә,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Удмурт (бала):                Дус булганда көн кояшлы,

Күңел тулы җыр белән.

Дуслар белән бергә-бергә

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

“Куш кулым” (татар халык көе һәм сүзләре) дигән җырлы бию башкарыла.

Татар кызы:        ( чигешле түбәтәй алып чыга да Наян янына килә):

Түбәтәе, түбәтәй-

Бизәгендә бар ае!

Киеп җибәр дә түбәтәй,

Бул син татар малае!

Бул да син татар малае,

Безнең белән кал әле! (түбәтәйне Наянга кидерә)

Наян: Бүләгегез өчен рәхмәт. Сезнең белән танышуыма, дуслашуыма мин бик шат. Тик кала алмыйм. Мин дә бит, сезнең сыман, үз өемне, үз илемне яратам. Ә сезне “Шук-Шаян”  планетасына кунакка көтеп калам. Ә хәзер, хушыгыз!

Балалар: Хуш, Наян! Хәерле юл!

Экранда ”оча торган тәлинкә”. Самолет очып киткән тавыш.

Алып баручы:         Иркен дә соң, гүзәл дә соң

Безнең Туган илебез.

Урманнрга, суларга бай

Гөлбакчалы җиребез.

Һәр почмагы аның, һәр сукмагы,

Тиңсез матур, чиксез ягымлы.

Җирнең һичбер гүзәл урынына да

Алыштырмам туган ягымны.

Туган ягыбызны, Татарстаныбызны яклап, саклап яшик!

Балалар “Кояшлы ил”(Ә.Рәшит сүзләре, Л.Батыр – Болгари көе) җырын башкаралар.

Шушының белән бәйрәм кичәсе тәмамлана. Алып баручы балаларны, кунакларны сый-күчтәнәчләр белән чәй эчәргә чакыра.

Кулланылган әдәбият:

1. Бал бабай: балалар бакчалары тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укытучылары һәм ата-аналар өчен хрестоматия/ Төзүчеләр: З.М.Зарипова, И. М.Хәмитов.-Яр Чаллы, 2002.

2. Балалар бакчасында җырлар, уеннар: Методик кулланма/Төзүчеләр: Р.М.Мөбәрәкшина, В.К.Вәлиева.- Яр Чаллы,1997.

3. Балалар җырлый/Төзүчесе Г.Гәрәева.-Чаллы:”Мәгърифәт” китап нәшрияте,1995.

4. Гарәфиева Г.З. Сөмбеләне кем белә.- Казан: ”Хәтер”,2003.

5 . Гыйләҗева Р.Г. Гөрләп үсәбез: Балалар өчен җырлар, җырлы биюләр, түгәрәк уеннары. -Чаллы, 1995.

6. Көч һәм рух тамырлары: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия/Төзүчеләр:К.В.Закирова, Р.А.Низамов.- Казан:”Мәгариф” нәшрияте, 1998.

7. Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек/Төзүчесе; К.В.Закирова.-Казан: Мәгариф,2003.

8. Диск “Җырлап – биеп уйныйбыз” № 4.

9. Диск “Бииләр итек- читекләр”

Предварительный просмотр:

Туган җирем – Татарстан

(мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен)

Максат:  Балаларда милли үзаң тәрбияләү.

Бурычлар:  

  1. балаларда  Туган илебезнең үткәне, бүгенгесе  белән горурлану хисе,  Республикабызга мәхәббәт, аның традицияләренә хөрмәт, башка милләт халкына дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү;
  2. балаларның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерү;
  3. балаларда үз халкының иҗатына, мәдәниятенә, әдәбиятына рухи-әхлакый караш булдыруга этәргеч бирү.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект для детей старшего дошкольного возраста «Путешествие по Татарстану»

Тип проекта: поисково-творческий, открытый (в контакте с семьей) Продолжительность проекта: среднесрочный Участники проекта: дети старшей группы, родители воспитанников, педагоги Актуал...

Сценарий проведения развлечения «Путешествие в Татарстан»

Обогащать знания детей о татарском народном творчестве. Показать своеобразие, красоту татарского фольклора. Содействовать пониманию национального колорита музыки татарского народа...

Открытое занятие по патриотическому воспитанию в старшей группе «Путешествие по Татарстану».

Развивать у детей чувство патриотизма и любви к своей республике....

Интерактивное путешествие в Татарстан

Развлечение в рамках проекта "Мы как дольки апельсина все дружны и неделимы"...

«Путешествие по Татарстану»

Возрастная группа: старшая-подготовительнаяЗадачи:Образовательные:- обогащение знания детей о городах;-расширение знания детей о профессиях;-формирование обобщённого представления о Республике Та...

НОД по познавательному развитию "Путешествие в Татарстан"

квест по познавательному развитию старший дошкольный возраст...

путешествие в Татарстан

путешествие в Татарстан...