Барыбызга барсы өчен әни кирәк
материал (средняя группа) на тему
Предварительный просмотр:
“Барыбызга барсы өчен әни кирәк”
Уртанчылар төркеме өчен әниләр көненә багышланган кичә
ИСЛАМОВА Гөлфия Накыйп кызы
Балтач районы Нөнәгәр “Тамчы” балалар бакчасы
Агачлар, чәчәкләр белән бизәлгән урман аланы. Төрле җәнлек башлыклары килгән балалар һәм “әнкә” куян.
- Килегез әле дусларым, мин сезгә урман аланында бер көн дигән әкият укыйм.(балаларны “әнкә” куян үз янына җыя)Борын-борын заманда бик матур чәчәкле аланда әнкә куян белән балалары, йөнтәс аю балалары, төлкеләр, бүреләр, тычканнар, күбәләкләр, бөҗәкләр бик тату-дус булып яшәгәннәр. Алар барысыда бик чисталар, акыллылар, матурлар булганнар. Әниләрен хөрмәт итәләр, сүзеннән чыкмаганнар. Сүз тыңлаучан булганнар. Туктагыз, туктагыз әле бу әкият безнең турында бит. Безнең арада да куян балалары, аюлар, төлкеләр, тычканнар бар бит. Аланыбызда шундый матур. Бездә әниләребезне бик яратабыз, сүзләрен гел тыңлыйбыз. Әйдәгез әле, үзебез турында үзебез сөйлик әле.
Без бик шаяннар
Акыллы һәм наяннар
Без бик матур, уңганнар
Бик җитез һәм булганнар.
Әниләрнең, апаларның
Сүзләрен без тыңлыйбыз
Һәр туган яңа көнне
Без җырлап каршылыйбыз.
-Җырлап йокыдан торабыз, ә аннан соң көнебез ничек үтә әле тыңлап үтик.
Куркып ятмый ачарга
Өстендәге юрганын
Сизмисен дә аюның
Йокысыннан торганын
Тынгы бирми безгә дә
- Тәмле булыр ашарга
Барыгыз да әйдәгез
Физзарядка ясарга.
Иренмим мин беркайчанда
Иртән торып басам да
Физзарядка ясый башлыйм
Тәрәзәмне ачам да.
Бер-ике-өч! Бер-ике-өч!
Нык басып атлап китәм
Кемнәр тели чыныгырга
Әйдәгез минем белән!
(Аю баласы үзе белән ияртеп гимнастик биюгә чакыра)
Катнашалар:
Безнең җәнлекләр көннәрен гимнастика ясап башлыйлар, ә аннан соң нишлиләр микән?
Иртә белән торабыз
Битебезне юабыз
Сабын белән юынгач
Бигерәк матур булабыз
Чәчләремне тарыймын
Көзгегә мин карыймын
Матур итеп киенеп
Тышка чыгам сөенеп.
Кат-кат без юынабыз
Тешләрне чистартабыз
Пөхтәлекне чисталыкны
Һәрвакыт яратабыз.
Тәрбияче: Әйе, минем шаяннарым!
Кирәк чиста булырга
Һәр көнне юынырга
Пычракларга шапшакларга
Оят аларга!
“Юабыз кулларны” җырлы бию башкарыла. Һәр бала катнаша.
Тәрбияче:
-Әйтегез әле, дусларым сезне өзелеп яратучы кем?
-Әниләр
-Ә кем сезне чисталыкка, пөхтәлеккә, яхшылыкка өйрәтүче?
-Әниләр, әниләр, әниләр!
Яратам мин әниемне
Ул да мине ярата
Матур карашлары белән
Безне үзенә тарта.
Әниләр назы белән
Без башлыйбыз һәр көне
Кояш кирәк булган кебек
Әни кирәк һәркемгә
Айдан кояштан кадерле
Син - ул әнием!
Иң ягымлы, иң сөйкемле
Син - ул әнием!
Ышан әнием
Ышан сүземә
Тап төшерәмме
Нурлы йөзеңэ.
- Әйдәгез, куяннар-наяннар үзебезнен һөнәрләрне күрсәтик әле.(Куяннар биюе)
Өстемдәге күлмәгемә
Күпләр карый сокланып
Кем юды? – дип кайберләре
Сорап куя тукталып.
Әнием һәр көн иртән
Бакчага илтә бара
Тәртипле бул балам дип
Изге теләктә кала.
Әнием өч яшь тулгач
Кулъяулык бүләк итте
Кулъяулыгым шундый матур
Дулкын-дулкын һәр чите
Кулъяулык биргәндә әни
- Кызым чиста йөр диде
Тыңлармын әни сузен
Мин бит бик зур кыз инде.
“Кулъяулык юабыз” – җырлы бию.Һәр бала катнаша.
Без бик эшчән дә әле, әниләргә ничек булышабыз яле сөйләп китик.
Һәр кешегә әни кирәк
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә – без кирәк
Якты, аяз көн кирәк.
- Мин һәр эштә әниемә булышам.
Әни гөлләр утыртты
Алар үсә зур булып
Мин аларга су сибәм
Я иртәсе, я кичен.
Әниемә булышам
Эше азайсын өчен.
Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп тәмле итеп.
Мин булышам әниемә
Пәрәмәчләр ясарга
Үзен эшләгәч тәмле ул
Кирәк эшләп ашарга
- Мин әниемне бик яратам.
Әнием минем матур
Күзләре якты, көләч
Шундый күнелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
Конфетта кирәк түгел
Кирәк түгел курчакта
Чөнки мин әниемне
Алдым инде кочакка.
Җыр: “Мин әнигә булышам”.
Тәрбияче: Әйе, дусларым әниләр иң газиз кешеләр. Алар безне чиста, пөхтэ йөртүчеләр, тәмле ашлар пешерүчеләр, яманнардан саклаучылар.
- Көннәр якты булсын өчен кем кирәк?
- Җил, яңгырдан саклар өчен кем кирәк?
- Усаллардан яклар өчен кем кирәк?
-Әйе, бу дөньяда барсы өчен барыбызга да әни кирәк! Әниләр!
Яшәгез сез бу дөньяда кояш булып
Юлыгызга гөллэр сибелсен
Һәр яңа таң сезгә сәламәтлек
Һәм гомерлек бәхет китерсен.
(Балалар өстәлдә яткан бүләкләрен алып әниләренә бирәләр)
- Менә шушы “бакча” дигән аланда
Безнең көнебез үтә.
Уйныйбыз, шаярабыз, биибез дә – көләбез.
Кемнәр генә булмыйбыз
Сатучыда, алучыда, шоферда, төзүчедә
Ә бүген без җәнлекләр
Барысына шат җаннар.
Без җәнлекләр барыбызда
Уйнарга яратабыз
Әйдәгез уйныйк бергәләп
Ялкауланып тормагыз.
Җәнлекләрнең бар төрлесе
Куркагы, батыры да
Уйнап калыйк бу бәйрәмдә
Барыбыз бергә булганда.
Сез дә безгә кушылыгыз
Без шатлык таратабыз
Тирә-якны яңгыратып
Җырларга яратабыз
Ягез, сез дә кушылыгыз
Утырмагыз, торыгыз!
Җырлый – җырлый биик әле
Сез кул чабып торыгыз!
“Яшерәм яулык”
“Әпипә” – җырлап бию.
Балаларны, әниләрне, кунакларны, чәй табынына чакыру.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Собранные легенды и мифы про снежного барса
Легенда о снежном барсеЭто было в одиннадцатом веке. Святой монах Миларепа странствовал по горам Тибета, останавливаясь на ночлег в небольших пещерах. Как то раз монах зашел в отдаленную дер...
"По следам снежного барса"
Интегрированное занятие инструктора по физической культуре и воспитателя, целью которого является создание условий для активизации двигательной деятельности у детей старшего дошкольного возраста посре...
Мой снежный барс
охрана снежного барса...
«Олимпийский БАРС»
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ «ДОМ ДЕТСКОГО ТВОРЧЕСТВА Г. ЛЬГОВА» Методическая разработка к...
Непосредственная образовательная деятельность "По следам снежного барса"
Непосредственная образовательная деятельность "По следам снежного барса" является итоговым мероприятием проектной деятельности "Животные Красноярского края", реализованной в нашей ...
Сказка про снежного барса
Сказка о снежном барсе учит детей быть добрыми и дружелюбными....
Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной группе на тему "Международный день снежного барса"
Конспект подготовлен в рамках проекта "Природа - наш дом" и приурочен к экологическому празднику "Международный день снежного барса"....