Язгы табигать
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Сафиуллина Гюзелия Рафаилевна
Балаларның язгы табигать турында белемнәрен үстерү. Бармак уеннары аша балалар сөйләмен дөрес һәм сәнгатьле булып формалашуына йөгынты ясау.
Табигатьне һәм хайваннар дөньясына карата кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itogovoe_nod_srednyaya_gr.docx20.66 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты

Ф.И. атасының исеме

Эш урыны

Яшь төркеме

Уртанчылар төркеме

Төп белем бирү өлкәсе

Коммуникация

Максат

Балаларның язгы табигать турында белемнәрен үстерү. Бармак уеннары аша балалар сөйләмен дөрес һәм сәнгатьле булып формалашуына йөгынты ясау.
Табигатьне һәм хайваннар дөньясына карата кызыксыну уяту.

Бурычлар

Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү,аралашу күнекмәләре үстерү.
Үстерү бурычы: кул һәм бармак чуклары хәракәтләрен үстерү,балаларда кул гәүдәнең әһәмият өлеше булыу турында күзаллауларын үстерү.
Белем биру бурычы: балаларның язгы табигать турында күзаллауларын ныгыту. Хайваннар турында классификацияләүне, гомумиләштерүче сүзләрне ныгыту.

Интеграль белем бирү өлкәләре

Аралашу, социальләтерү, сәламатлек, иҗади сәнгать, хезмәт.

Методик алымнар һәм чаралар

Сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле,сорау биру, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһалау

Яз, кояш рәсеме.
Хат, шарлар - биремнәр белән, кыргый хайваннар рәсемнәре, такта.

Сүзлек өетендә эш

Яз-матур, чәчәкле, ямьле, сөйкемле, яңгырлы, кояшлы.
Кояш-якты, зур, ягымлы, матур, нурлы, сөйкемле.

Алдан үткәрелгән эш

Яз, хайваннар тормышы турында әнгәмә үткәрү , рәсемнәр карау, күзәтүләр, балаларның кулларын төсле кәгазьгә төшерү,н әфис сүзләр әзерләү.

Эшчәнлек төзелеше

1.Психологик көйләнү.
2.Оештыру..
3.Сөенеч мизгеле.
4.Нәфис сүзләр.
5. Үстерешле диалог.
6.Дидактик уеннар “Дөрес урнаштыр ”
7.Ял минуты.
8.Нәтиҗәле эш: кисеп ябыштыру.
9.Йомгаклау.

Шәхси эш

Пассив балаларны әнгәмә барышында активлаштыру.

Кулланган әдәбият

Программа “От рождения до школы под редак.

Н.Е.Веракса, Т.С.Комаровой, М.А.Васильевой.      Балалар бакчасында бердән белем бирү эшчәнлеге”
З.М.Зарипова,А.Х.Габдрахимова,А.Т.Миникаева. “Туган як табигате белән таныштыру” Борһанова Р.А.,  “Азрак ял итеп алыйк” Муяссарова И.Х.

Эшчәнлек барышы

Балалар тәрбияче артыннан кереп ярым түгәрәккә баcалар.
Т.- Балалар, каргыз әле бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларга бик шатбыз. Эйдәгез эле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!
Б.- Исэнмесез.
Т.- Ә, хәзер “Хәерле иртә” уенын уйнап алыйк.
               
Уен “Хәерле иртә”
Хәерле иртә ,күзәрем (күзләрне сыйпау), уяндыгызмы? (бинокль кебек ясыйбыз).
Хәерле иртә, коларлакларым (колакларны сыйпау), уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую).
Хәерле иртә, кулларым (кулларны сыйпау), уяндыгызмы? (кул чабу).
Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау), уяндыгызмы? (аяклар белән тыпырдау).
Хәерле иртә, кояш, мин уяндым (башны бераз янтайтып, елмаю).
Т.- Ә, хәзер бер - беребезгә кулларны бирик. Балалар, болай исәнләшкәндә без бер - беребезгә яхшы кәеф , сәламәтлек теләдек, кулларыбызның җылысын бирдек. Утырыгыз.

Төп өлеш.

Ишек шакыйлар, тәрбияче ишек ачып, хат һәм посылка ала (хатка шарлар беркетелгән).
Т.- Балалар, бу хатны безгә тылчымчы җибәргән. Менә нәрсә яза ул:
“Исәнмесез, кадерле балалар! Мин тылсымчы. Мин сезне бик озак күзәттем. Сез бик тәртипле, акыллы балалар икәнен белдем. Әгәр дә, минем биремнәрне үтәсәгез, тылсымлы сандык (посылка) ачылыр һәм анда миннән сезгә бүләк булыр.Унышлар телим сезгә, балалар!
Т.- Балалар, сандыкны ачасыгыз киләме?
Б.- Әйе.
Т.- Алайса тылсымчының биремнәрен үтәргә кирәк.
Беренче бирем:
Т.- Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?
Б.- Яз.
Т.- Әйдәгез аның билгеләрен искә төшерийк әле. Яз нинди ул? (Рәсемнәр курсәтү).
Б.- Кояшлы, яңгырлы, чәчәкле, карлы.
Т.- Булдырдыгыз, балалар.Яз көне кояшны бөтенебез дә ярата. (Кояш рәсемнәрен күрсәтү).
Икенче бирем:
Т.-Табышмакларга җавап бирегез:
     Йөртә ул озык колак
     Үзе гаҗәеп куркак.
     Уйланма инде озак,
     Эйт инде әйдә тизрәк
Б.- Куян (куян рәсемен эзләп ала  һәм тактага беркетеп куя).

Т.- Асрамый да умарта,
     Балны бик-бик ярата
     Кышын сөя йокыны
     Язгача тормый ята.
Б.- Аю (аю рәсемен  эзләп ала  һәм тактага беркетеп куя).

Т.- Нечкә билле, көлтә койрыклы.
Б.- Төлке (төлке рәсемен эзләп ала  һәм тактага беркетеп куя).
Т.- Сорыдыр төсе,
     Үткендер теше,
     Урманда йөри,
     Сарыклар эзли.
Б.- Бүре. (бүре рәсеме эзләп ала  һәм тактага беркетеп куя).
Т. -Булдырдыгыз, балалар.
Өченче бирем: бармак уены уйнату.
             Бармак уены “Алтын куллар”.
- Безнең куллар бииләр  (баш очына куллары күтәрәләр, учлар белән әйләндерү; ля-ля-ля җырлау).
- Куллар пианинода уйный (пионинода уйнау имитациясе, бармаклар белән өстәлдә , тездә йөртү).
- Куллар гармунда, скрипкада, балалайкада уйныйлар (төрле музыкаль инструментларда уйнау имитациясе).
- Безнең куллар – чүкечләр (учлары белән тезләргә сугу, җырлау тук-тук-тук).
- Безнең куллар – отверткалар (имән бармак белән, шөрепне бору имитациясе “Трр-Трр”).
- Безнең куллар – пила (кул кырые белән тез буйлап йөртү, “вҗик-вҗик”).
- Кулларыбыз себерә (бөтен уч белән зур итеп ачылган бармаклар белән тез буйлап йөртү, себеркене имитацияләү  ”Вшш,вшш”).

Т.- Дүртенче бирем.

Минем патшалагымда бик күп дусларым. Алар сездән бүләк көтә.
Т.- Балалар, әйдәгез без аларга үзебезнең куллардан кояш ясап бүләк итик.
(Балалар өстәл янына басалар.Тәрбиячк өстәл уртасына елмайган кояш рәсемен куя, кояш тирәли балалар  кул рәсемнәрен ябыштыралар).
Т.- Балалар, карагыз әле, сез кулларыгызны кояш тирәли ябыштыргач,у л ничек матур итеп елмаеп, безгә җылы тарата башлады. Мөгаен, бу куллар иң матур куллардыр. Менә шушы кояш үзенең нурлары белән тылсымчының патшалыгын  җылытып торсын.
Балалар менә тылсымчының биремнәрен үтәдек, хәзер тылсымчынаң сандыгын  ачып карыйк. (Тәрбияче сандыкны ача,бүләкләрен күрсәтә һәм тарата).
Т.- Балалар әйдәгез әле искә төшерик әле,нәрсә эшләдек без бүген.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".

Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...

Язга сәяхәт

Балаларны язгы табигать белән таныштыруны дәвам итү. Яз турында табышмаклар әйтә. Балаларның сөйләм телләрен үстерү өстендә эш алып бару....

Язгы табигать

Конспект занятия...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

язгы агач

«Язгы агач»Дәреснең төре: белемнәрне ныгыту.Мәсәләләр:Обучающие: балаларны кәгазь белән эш итүне өйрәтергә дәвам итү, аппликацияне ясау ысуллары белән таныштыруны дәвам итү; бармак моторикасын үс...