«Экологик сукмак буйлап сәяхәт»
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)
Үсемлекләрне тәрбияләп үстерү теләге, табигатькә соклану хисе тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ekologik_sukmak_teh_karta.docx | 19.27 КБ |
Предварительный просмотр:
«Экологик сукмак буйлап сәяхәт»
Тема | “Экологик сукмак буйлап сәяхәт” ( саф һавада ) |
Яшь төркеме | Уртанчылар төркеме 4-5 яшь |
Төп белем бирү өлкәсе | Танып белү |
Интеграль белем бирү өлкәләре | “Социаль -аралашу” үсеше, “Сөйләмне үстерү” үсеше, “Физик” үсеш, “Нәфис-эстетик”үсеш, “Танып белү” үсеше. |
Максат | Экологик сукмак белән танышу. |
Бурычлар | Тәрбия бурычы: Үсемлекләрне тәрбияләп үстерү теләге, табигатькә соклану хисе тәрбияләү. Үстерү бурычы: Балаларның үсемлекләр, агачлар турындагы белемнәрен ныгыту. Белем бирү бурычы: Балаларны агач кайрысына , яфрак төсенә, формасына карап танырга өйрәтү. |
Көтеп алынган нәтиҗә | Бала тасвирлап сөйли белергә, сүзлек запасын баетырга, агач, үсемлекләрне танып белергә тиеш. |
Методик алымнар һәм чаралар | әңгәмә, күзәтү, нәтиҗә чыгару, мөстәкыйль эш,уен. |
Җиһазлау | Экологик сукмакның план-схемасы,чиләк белән су, тәпке җир йомшартырга. |
Индивидуаль эш | Элина, Аделя агач кайрысына карап танырга өйрәнү. |
Сүзлек өстендә эш | план-схема, куак,имән сүзләрен кабатлау. |
Алдан үткәрелгән эш | Саф һавада булу вакытында агачларны, үләннәрне күзәтү. Урман , бакча почмагына сәяхәт, рәсемнәр карау. Бакчада орлык утырту эшен күзәтү. Аларның үсүен күзәтү һәм тәрбияләү. |
Эшчәнлек төзелеше: | 1.Кереш өлеш: экологик сукмакның план-схемасы белән танышу.Сәламләү,балалар белән әңгәмә. (2 мин) 2.Төп өлеш: сораулар, күзәтү, тасвирлау, уен, табышмакларга җавап табу аша максат,бурычларны үтәүгә ирешү. (10 мин) 3.Йомгаклау: нәтиҗә, балаларга сораулар бирү, материалны ныгыту,мактау. (3 мин) |
Эшчәнлек барышы | 1.Т:Без бүген балалар бакачасы территориясендә урнашкан экологик сукмак буйлап сәяхәткә кузгалабыз. (План –схма карау) Җәен киенә, кышын чишенә. Бу нәрсә икән? Б: агач Т: Ә агачлар кайда үсә? Б: Дөрес урманда, бакчада. Т: Әйдәгез без экскурсияне җиләк-җимеш бакчасыннан башлыйбыз. Алсу битле кыз үсте, кызарып җиргә төше. Б: Алма Т: Алма кайда үсә? Б: Агачта. Т: Карыйбыз.Бакчада тагы нинди җимешләр үсә? Б: Чия, слива, карлыган, кура җиләге. Т:Әйдәгез саныйбыз, ничә алмагач, чия, слива куаклары. Б: Алмагач күп. 1слива, 2 чия куагы. Т:Яфракларын җыябыз һәм чагыштырабыз. Алар охшаш микән? Дид.уен “Яфрагыннан куакны таны” Б:Яфраклар төрле-төрле.Төсләре дә формалары аерыла. Т: Дөрес, балалар. Алмагачның яфрагы түгәрәк. ә чиянеке кечерәк һәм таррак.Кура җиләге яфрагы башкалардан аерылып тора. Ул берничә кечкенә яфрактан тора. Аны башкалар белән бутау мөмкин түгел. Безнең план-схема юлны бакча почмагына күрсәтә.Ә хәзер экскурсияне дәвам итеп бакча почмагына барабыз. Үсеп утыра бер чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә) Туп түгел -түгәрәк, Күсе түгел- койрыклы. (чөгендер) Озын, яшел- түтәлдә, Сары, тозлы- кисмәктә. (кыяр) Булдырдыгыз, балалар, ә түтәлләрдә тагын нинди яшелчәләр үсә? Б: помидор, шалкан, суган, кишер, укроп. Т: Менә монда кукуруз, көнбагыш, арпа үсә. Ә яшелчәләрдән һәм бөртекле культуралардан нинди файда? Б: яшелчәләр файдалы аларда витамин күп. Т: Дөрес, яшелчәләрдә витамин күп, кем күп яшелчә ашый, шул авырмый.Аның имунетыты ныгый. Ә бөртекле культуралар конбагыш, кукуруздан үсемлек мае ясыйлар. Үсемлекләр матур булып үссен өчен нишләргә кирәк? Б: су сибәргә, чүп утарга, төбен йомшартырга. Т: Молодцы! Дөрес әйттегез.Ягез уйнап алабыз. “Бар безнең бакчабыз” түгәрәк уены. План-схема юлны урман почмагына күрсәтә.Юлыбызны шунда таба дәвам итәбез. Кышын да җәен дә бертөсле. (чыршы. нарат) Б: Чыршы. Т: Сез чыршы турында ниләр беләсез? Б: Чыршы яңа ел бәйрәменә бәйрәмгә килә, аны матур итеп бизибез.Аның яфрагы юк.Яфрак урынына инәләре генә бар. Т:Әйдәгез инәләрен тотып карыйбыз.(тоталар) Б: Чәнчи, чәнечкеле. Т:Нишләргә кирәк чыршы матур булып үссен өчен? Б: Аны тәрбияләргә, су сибәргә, батакларын сындырмаска, төбен йомшартырга. Т:Дөрес. Т:Без хәзер шулайэшлибез дә.Су сибәбез, төбен йомшартабыз.Барлык үсемлекләр дә һаваны кислород белән баеталар.Ә без кислород сулыйбыз.Ягез тирән итеп сулыш алабыз.Менә ничек рәхәт саф һава. Юлыбызны дәвам итәбез.Схема чәчәкләр клумбасына күрсәтә. Балалар! Монда нәрсә күрәсез? Б: Күп чәчәкләр.Матур чәчәкләр.Төрле төсле чәчәкләр. Т: Кемнәр исемнәрен белә? Б: Роза, тюльпан. Т: Флоксы, пион, гвоздика,лилия. Әйдәгез төпләрен йомшартабыз.Аларга үсәр өчен һава, су, кояш кирәк. Менә ничек матур булды. Исләре нинди хуш исле.Иснибез. Менә без экологик сукмак буйлап экскурсияне тәмамладык. Бакчабыз териториясендә нинди үсемлекләр үсүен ачыкладык. Бу үсемлекләрнең файдасын белдек.Матур чәчәкләргә карап сокландык. Саф һава суладык. Сезгә ошадымы? Нинди яңалык белдегез? Бу яңалыкны кем белән бүлешер идегез? Б: җаваплар. Т: Миңа да ошады бүгенге экскурсиябез.Әйдәгез хәзер төркемгә керәбез. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"
Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту, авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....
"Тукай эзләре буйлап"
Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыру...
Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт
материал для воспитателей , подготовительных групп....
«Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме).
Балалар бакчасында булган экологик сукмак буенча көз көнендә үткәрелгән экскурсия....
"Эко-сукмак кулланып эшләү"
балаларны әйләнә-тирә табигать белән тирәнрәк таныштыру...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә“Танып белү үсеше “(экология) буенча “Экологик сукмак буйлап”темасына шөгыль эшкәртмәсе
Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру....
Эзлекле уен "Экологик сукмак буйлап"
конспект занятия по экологическому воспитанию на татарском языке....