Мәктәпкә әзерлек төркемендә“Танып белү үсеше “(экология) буенча “Экологик сукмак буйлап”темасына шөгыль эшкәртмәсе
опыты и эксперименты по окружающему миру (подготовительная группа)
- Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.
- Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ekolog.docx | 19.65 КБ |
Предварительный просмотр:
Максаты: балаларда табигатькә сакчыл караш формалаштыру.
Белем бирү бурычлары:
- Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.
- Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру.
- "Эколог" төшенчәсен белән таныштыру.
- Балаларның мөстәкыйльлекләрен,игътибарлылыкларын , сөйләм активлыгын устерү.
Җиһазлау: Магнитофон белән флеш-карта; сандык белән глобус ;интерактив такта, тәҗрибә уткәрү өчен (поднос, шәм, мамык таякчыклары,шырпы); ташларга дигән материал (пыяла, пластмасса, кәгазь, металл, азык-төлек калдыклары), дүрт контейнер.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар,әйдәгез әле бер- беребезгә карап елмаеп, хәерле көннәр телик.
Тәрбияче: Бүген мин сезнең өчен сюрприз әзерләдем. Ул менә шул сандыкта яшеренгән.Аның өчен мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, аның җавабын табыйк әле:
Түгәрәк, әмма туп түгел
Бер аякта тора, тик гөмбә түгел,
Ил, шәһәрләрне, күрергә була, ләкин телевизор да тугел.
Балалар: Глобус.
Тәрбияче: – Әйе, дөрес, Җир шарының моделе-глобус. Аңа игътибар белән карагыз һәм глобуста сез нинди төсләр күрәсез?(Сары-көрән төс– коры җир, далалар, чүлләр, таулар, зәңгәр төс– диңгез, елга, күлләр, океан; яшел төстә – урман)
Тәрбияче: - Балалар, ә жирдә нинди тере организмнар яши? (Бөҗәкләр, кошлар, балык, үсемлекләр, җәнлекләр, кеше һ. б.).
Тәрбияче: - Балалар, ә ни өчен алар тере организмнар дип аталалар,аларның уртаклыгы нәрсә? (алар туклана, сулый,хәрәкәт итә, үсә, үрчи һ. б.)
Тәрбияче: - Нәрсә соң ул табигать?( Табигать - ул әйләнә-тирә дөнья: урманнар, кырлар, кояш, болытлар. Моннан тыш, без дә табигатьнең бер өлеше, хайваннар, бөҗәкләр, балык һәм үсемлекләр кебек үк. Без алар белән бер һава сулыйбыз, су эчәбез, ашыйбыз).
Тәрбияче:- Иртән минем телефонга хат килгән иде, сезгә дә тыңлатыйм әле...(Аудиоязма тыңлау)” Исәнмесез, игелекле балалар! Мин Җир. Мин бәлада. Кеше эшләгән явызлыкны төзәтергә минем көчем җитми елга –күлләрне чуп-чар белән пычратып бетерәләр. Юкка чыга баручы хайваннарны , кош-кортларны коткарып кала алмыйм. Табигатьтә булган эзлеклелекне югалттылар. Урыннарын алыштырып бетерделәр. Минем чәчәкләр , елгалар һәм урманнар күп, әмма алар көннән-көн кими бара. Әле вакыт бар, сез генә коткарып кала аласыз!”
Тәрбияче: -Балалар,коткарабызмы Җирне?( Әйе)
Тәрбияче:- Ә табигатене саклап калу өчен нишләргә соң? (Аны сакларга, кайгыртырга, барлык кагыйдәләрне үтәргә, суны күп күләмдә агызуны тыярга, һаваның чисталыгын күзәтеп торырга кирәк һ.б.)
Тәрбияче: - Балалар, ә табигатькә ярдәм итәргә тырышучы, аның турында кайгыртучы кешеләр ничек аталалар? (Экологлар).
Тәрбияче: - Ә сез яшь экологлар – табигать дуслары булырга теләр идегезме? (Әйе)
Тәрбияче: - Ул чакта яшь экологлар нинди булырга тиеш, беләсезме? (Күзәтүчән, хезмәт сөючән, сакчыл һәм кайгыртучан , әгәр кирәк булса, тере организмга ярдәм итәргә әзерләр һ.б.)
Тәрбияче: - Ә табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәк? (Табигатьне чын-чынлап яратырга, кагыйдәләрне белергә кирәк...)
Тәрбияче: - Яшь экологлар булганыбызны билгеләр өчен шушы галстукларны тагыйк әле (яшел галстуклар тагалар).
Тәрбияче: - Әйдәгез, без сезнең белән сәяхәткә кузгалырбыз.
Әйдәгез, урманга һәм кырга,
Табигать китабын укырга.
Бу китап бик зур, бик бай
Анда бар: Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.
Тәрбияче:-Балалар, карагыз әле урманда нинди матурлык, саф һава( сулыйлар).
Тәрбияче: - Карагыз әле монда сез нәрсә күрәсез?(интерактив такта) Хайваннар, кош-кортлар узләренен урыннарын , яшәу рәвешләрен буташтырып бетергәннәр.Әйдәгез әле, урыннарына дөрес итеп урнаштырып куябыз. Һәрберсенең исемнәрен әйтегез һәм кайда яшәүләрен атагыз( Сусар, толке , песнәк миләш чыпчыгы, табан балык һ.б.)
Тәрбияче: -Ә сез ничек уйлыйсыз, балалар, табигатьнең матурлыгы кешегә бәйлеме, кешедән торамы? (Кешеләр урманнар утырта, хайваннарны саклый, кошлар ашата, елгаларны чистарта).
Тәрбияче: -Ә һава нинди була? (Пычрак һәм чиста)
Тәрбияче: - Һава һәрвакыт чиста буламы? Ә пычрак һава кайдан килә? ( Туфракка агулы матдәләр ташлаучы заводлар һәм фабрикалар табигатькә, кеше сәламәтлегенә зыян китерә. Болар барысы да һаваны пычрата.)
Тәрбияче: (Тәрбияче шәм кабыза) -Сез нәрсә күрәсез? ( шәм яна)
Тәр Тәрбияче: - Хәзер без тикшерәчәкбез. Мин бер тәлинкәне алырмын һәм бераз ялкын өстендә тотачакмын. Тәлинкә төбендә нәрсә барлыкка килде? (Сөрем) Мамык таякчыгын алып, тап буенча уздырабыз. Ул нинди төстә булды? ( Кара) Без төтеннең тәлинкәдә утыруына ышандык. Табигатьтә дә шулай: төтен безнең йортларга, машиналарга, агачларга утыра. Төтен каян килеп чыга? (Янгыннан, машина, заводлардан)
Тәрбияче: - Һаваны төтеннән ничек сакларга? (Завод торбаларына фильтрлар урнаштырырга, автомобильләрдә ягулык алыштырырга)
Тәрбияче:- Сез беләсезме, һәр кеше ел саен тонналап чүп-чар ташлый. Планетада берничә миллиард кеше яши. Бик тиздән, бернәрсә дә уйлап тапмасак, кешелек үзен чүп-чар астында калачак, бу бик куркыныч, балалар.Ә без моны булдырмас өчен ниләр эшли алабыз соң? Нәрсә уйлап табарга була соң? Бәлки, чүпне ничек тә булса кулланырга буладыр? (Балалар үз тәкъдимнәрен әйтәләр) - Балалар, әйтегез әле,
Тәрбияче: - Ялкын һаваны пычрата аламы? (Юк)
чүп-чарны яндырырга мөмкинме? ( Юк, ул төтенли)
Тәрбияче: -Ә җиргә күмәргә?(Юк, чөнки барлык чүп-чарлар череми).
Тәрбияче: - Чүпне эшкәртергә була һәм инде күп җирләрдә чүп эшкәртү заводлары төзелә, әмма чүпне бу заводка алып бару өчен аны сортларга аерырга кирәк.
Тәрбияче: - Без сезнең белән , әйдәгез әле, чүп-чарны сортларга аерып карыйбыз. Моның өчен 4 төрле савыт бар: кара төскә буялаган савытка азык- төлек калдыкларын, соры төслегә- пластик, зәңәргә- кәгазь, яшелгә- пыяла калдыкларын салырга кирәк. Аннан аларны төрле заводларга алып китеп алардан тагын кирәкле әйберләр ясыйлар икән( балалар чүпләрне аерырга өйрәнәләр).
Тәрбияче: Балалар, җирдән тагны бер хат килеп төште бит әле.(Жирдән аудио хат: Игелекле эшләрегез өчен рәхмәт, балалар. Мин хәзер ышанычлы кулларда, күрәм,сез мине сакларсыз. Ә мин тернәкләнәячәкмен!)
Тәрбияче: -Без табигатебезнең матурлыгын саклар өчен нәрсәләр эшәдек инде? (Җаваплар) Сез планетабызга чиста булырга ярдәм итәрсез, аны сакларсыз. Бүгенге сәяхәтебез сезнең өчен файдалы булган дип өметләнәм.Сезне яшь экологлар дип игълан итәм
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме).
Балалар бакчасында булган экологик сукмак буенча көз көнендә үткәрелгән экскурсия....
“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе
“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...
Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.
Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...
«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...
уртанчылар төркемендә танып белү буенча “Әкиятләр иленә сәяхәт”темасына йомгаклау шөгыле
Конспект занятия в средней группе по развитию речи...
1 нче кечкенәләр төркемендә танып белү һәм рәсем буенча интегрир йомгаклау шөгеле.
Итоговое занятие в первой младшей группе...
Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше буенча белем бирү эшчәнлеге: «Барлык һөнәрләр дә яхшы...»
laquo;Барлык һөнәрләр дә яхшы...»...