Ак куян.
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)
Куян белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ak_kuyan_teh_karta.docx | 17.28 КБ |
Предварительный просмотр:
Яшь төркеме | Уртанчылар |
Тема | Ак куян. |
Интеграль белем бирү өлкәләре | Танып белү, Социаль-аралашу. Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш. Сөйләм үстерү. |
Төре | Интеграль белем бирү эшчәнлеге |
Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре | Уйнау,матур әдәбият белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү |
Максат | Куян белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү. |
Бурычлар | Куянны тасвирлап сөйләргә өйрәтү.Уен эчтәлегенә карап хәрәкәтләр кулланып сөйләү осталыкларын үстерү.Тыңлый белүләрен камилләштерү.Игътибарлылык,мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү. |
Методик алымнар һәм чаралар | Уен,әңгәмә,сораулар,музыка тыңлау. |
Җиһазлау | Кәгазьдән кар бөртекләре, кәгазьдә куян эзе,чыршы агачы,куян уенчыгы,пластилин,кишер рәсеме төшерелгән кәгазь битләре,кишер ясаганда тыңлау өчен салмак көй. |
Алдан эшләнгән эш | Кәгазьдән кар бөртекләре кисү, кәгазьдә куян эзе төшерү,Куян образы булган әкиятләр уку. |
Барышы | Кабул итү бүлмәсеннән төркемгә керә торган юлда һәм төркемдә чыршы агачы янына кадәр идәндә кәгазьдән киселгән кар бөртекләре ята.Алар өстенә кәгазьдә төшерелгән куян эзләре ята.Балалар кабул итү бүлмәсенә тезелешеп басалар һәм шунда ук башлап җибәрәбез. Тәрбияче: Хәерле иртә,балалар! Балалар: Хәерле иртә. Т:Урамда кыш ,кар яудымы? Б: Әйе Т: Әйдәгез әле кыш билгеләрен санап китик. Б: Салкын,кар ява,салкын җил исә һ.б. Т: Балалар,ә кар нинди? Б: Кар салкын,ак,салкында шыгырдый,кояшта җемелди,учта эри. Т: Молодцы,балалар булдырдыгыз.Карагыз эле безнең төркемгә дә нинди кар бөртекләре яуган.Ә кар өстендә нәрсәдер эзләре дә бар. Әйдәгез карыйк безнең төркемгә нәрсә килгән икән? Балалар бу кайсыдыр хайван эзе,әйдәгез шыпырт кына керәбез, карыйбыз. (Бергәләп эз буенча кереп чыршы тирәли басалар) Б: Бу куян. Т: Бу уенчык куян. Әйдәгез капшап,тотып карыйбыз.Куян нинди? Б:Куян матур,йомшак.Аның колагы озын,койрыгы кыска,күзләре төймә кебек түгәрәк.Ул куркак. Т:Кемнән курка? Б: Эттән,бүредән,төлкедән,аучыдан,юк кына тавыштан да курка. Т: Куян кыш көне нишли? Б: Кыш көне йонын алмаштыра Т: Ни өчен? Б: Күренмәсен өчен,кыш көне кар төсенә керә. Т: Әйе,балалар бу куянның саклану чарасы булып тора. Балалар куян нәрсә белән туклана сон? Б: Кишер,кәбестә,агач кайрысы,арпа,печән. Т: Булдырдыгыз, балалар.Ә куян кайда яши соң? Б: Урманда Т: Ә кролик кайда яши? Б: Авылда, кешеләр янында. Т: Әйе, балалар кролик үзенә үзе ашарга табарга яраклашмаган,ул кеше ашатканны ашый. Ә урманда тагын кайсы хайваннар яши? Б: Тиен,төлке,керпе,аю,поши,бүре. Т: Хәзер мондый уен уйнап алабыз: ( проектор белән зур экранда рәсемнәр чыга) “Скажи наоборот» Заяц маленький, а лось ….. (большой) У волка хвост длинный, а у медведя….. (короткий) Медведь большой ,а мышь ( маленькая ) Ёжик колюий,а белка..... (пушистая) Жираф высокий, а лиса…. (низкая) Молодцы,балалар булдырдыгыз.Әйдәгез уйнап алабыз “Куянкай” Балалар түгәрәкләнеп чүгәләп утыралар. Тәрбияче: Ак куянкай утырган, Колакларын селкетә. Балалар: Менә шулай,менә шулай Колакларын селкетә. (баш өстенә куеп кулларын селкетәләр) Тәрбияче: Куян,туңа башлагач, Аякларын җылыта. Балалар: Менә шулай,менә шулай Аякларын җылыта. (әле бер,әле икенче куллары белән кул аркаларын сыйпыйлар) Тәрбияче: Куян тагы да туңа, Сикергәләп тә куя. Балалар: Менә шулай,менә шулай Сикергәләп тә куя. (куяннар кебек сикерәләр) Т: Балалар әйдәгез куянга кишер ясыйбыз.Сезнең алдыгызда кишер рәсемнәре шуңа кырына чыкмыйча гына пластилин сылыйбыз. Бу безнең куянга бүләк була. (Талгын гына көй астында балалар эшли.) Менә безнең кишерләр әзер дә булды.Әйдәгез куянга бүләк итик.Балалар куянга безнең бүләк ошады,ул елмаеп куйгандай булды.Ә сезгә шөгыль ошадымы? Б: Әйе. Т: Кемгә сөйләр идегез? Б: Әтигә,әнигә,апага,абыйга һ.б. Т: Дарина сиңа нәрсә ошады? Вилдан сиңа нәрсә ошады? Балалар җавабы. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.
Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...
Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү.
Әвәләу шогыле. Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү....
"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)
Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...
Куян кызы
Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...
Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!
Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...
II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян".
II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлегенеңконспекты..Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, б...
“Куянның туган көне”
План - конспект нод в старшей группе....