Экспериментальная деятельность Һава.
опыты и эксперименты по окружающему миру (подготовительная группа)
Мәктәпкә әзерлек төркемендә экологик тәрбия бирү шөгыль конспекты.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Экспериментальная деятельность | 21.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Мәктәпкә әзерлек төркемендә экологик тәрбия бирү шөгыль конспекты.
Тема: Һәркемгә дә һава кирәк»
Максат:
- Без яши торган җир планетасының коры җир һәм судан гына түгел,һава массасыннан да торуын балалар аңына җиткерү.
- Һаваның кеше тормышында тоткан урынын, аның үзлекләрен үткәргән тәҗрибәләр ярдәмендә ачыклау,искә төшерү.
- Һава сулау өчен продукт кына түгел,бөҗәкләр,кошларның яшәү рәвешләре өчен иң кирәкле масса икәнен аңлату.
- Һаваның пычрану сәбәпләрен билгеләү,чистарту чараларын ачыклау.
- Туган як табигатен саклау теләге тәрбияләү,үзебез яшәгән шәһәр белән соклану,аның белән горурлану хисләре уяту.
- Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү өстендә дәвам итү.
Җиһазлау:
Күрсәтмә материал: Башына калпак кигән кеше рәсеме, буш стакан, үлчәүнең 2 башында берсе кабартылган, икенчесе кабартылмаган куык рәсеме, духи, җилдә бер якка авышкан агачлар рәсеме, туфрак, һаваның пычрану сәбәпләрен ачыклау өчен рәсемнәр: төтеннәрен чыгарып йөрүче машина, завод-фабрикалар, чүплек, пластик шешәләр янган күренеш, капчык,куык.
Тарату өчен материал: Һәр бала алдына тәлинкә белән су, стакан.
Алдан эшләнгән эш: алдагы шөгылләрдә тәҗрибәләр үткәрү, һаваның үзенчәлекләрен тикшерү,уен өйрәнү, экскурсияләр вакытында һаваның чисталыгы турында әңгәмәләр үткәрү.
Сүзлек өстендә эш: планета исемнәрен кабатлау,куык, фильтр, агу;
Индивидуаль эш: шигырҗләр өйрәнү,
Оештыру: шөгыль музыка залында үткәрелә,балалар өстәлләр артында утыралар. Физ.минут вакытында өстәл артыннан чыгып түгәрәккә басалар.
Шөгыльнең барышы:
Кунаклар белән исәнләшеп балалар урыннарына кереп утыралар. Бер урын буш кала.
Тәрбияче: Балалар,бер урын буш калды. Кем юк?
Балалар: Белмәмеш юк. Тагын соңга калды?
Белмәмеш: Сңга калмадым мин. Гимназиягә укырга керергә имтихан бирергә барган идем, шунда бераз тоткарландым.
Тәрбияче: Имтиханыңны тапшырдыңмы соң?
Белмәмеш: Юк шул.Үзем болай акыллы малай мин. Тик укытучылар әллә нинди планеталар, һава кошлар, бөҗәкләр турында сораулар биреп башымны катырып бетерделәр.Имеш,белемең аз,соңрак килерсең, чак үпкәләп еламадым.
Тәрбияче: Тынычлан, Белмәмеш, утыр. Кая әле карыйк, нәрсә алып килдең син?
Белмәмеш: Түгәрәкләр төшерелгән рәсем.
Тәрбияче: Белмәмеш, син ашыгыбрак баргансың имтиханга. Уку елы азагына кадәр безнең белән шөгыльләнсәң, үзеңне имтиханга әзер дип сана. Балалар, без кемнәр соң? Без нинди планетада яшибез?
Белмәмеш( ашыгып кычкыра): Без- Белмәмешләр, Түбән Кама планетасында яшибез.
Тәрбияче: Җавапларың белән ашыкма, Белмәмеш. Син бүген игътибар белән тыңлап утыр.Балалар, кем җавап бирә?
Балалар: Без-кешеләр, без Җир планетасында яшибез.
Тәрбияче: Ә сез тагын нинди планеталар беләсез?
Балалар: Кояш системасында барысы 9 планета бар. Кояшка иң якыны Меркурий, аннан соң Венера, Җир планетасы, Марс, Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун, Плутон исемле планеталар бар.
Тәрбияче: (Глобусны өстәлгә алып куя). Ә Җир планетасы башкалардан нәрсәсе белән аерыла?
Балалар: Җир планетасында тормыш бар. Кешеләр яшиләр. Җир планетасында су, коры җир, һава бар.
Тәрбияче: Балалар, нәрсә ул һава? Кайда яши ул?
Балалар: Без аны сулыйбыз, һава булмаса бернәсәдә яшәми,үсми.Һава туфрак эчендә дә,суда да бар. Үсемлекләр, агачлар да берөзлексез сулыйлар, һаваны чистарталар.
Тәрбияче: Һаваны ни өчен чистартырга кирәк соң?
Балалар: Саф һава булмаса тереклек яши алмый.
Тәрбияче: Һаваны нәрсәләр пычрата?
Балалар: Саф һаваны завод-фабрикалар, машиналар, янган чүпләр пычрата. Бигрәк тә пластик шешәләр янган вакытта һава нык пычрана.
Тәрбияче: Һаваны пычратмас өчен нишләргә соң?
Балалар: Завод- фабрикалардан чыккан төтеннәрне чистартыр өчен фильтрлар куярга кирәк;
-машиналарны ягулыксыз йөри торган итеп көйләргә кирәк;
-чүпләрне шәһәрдән еракка алып чыгып яндырырга күмәргә кирәк
-шәһәр эчендә, урамнарда, балалар бакчалары тирәләрендә куе агачлар, куаклар, үсемлекләр утыртырга кирәк.
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә сез ничек уйлыйсыз, безнең шәһәрдә яшеллек җитәрлекме?
Балалар: Безнең шәһәребездә агачлар күп.
- Безнең шәһәрдә чәчәкләр дә бик күп.
Тәрбияче: Ә агачлар, куаклар һаваны чистартыр өчен генә кирәкме?
Балалар: -Агачлар, куаклар тавышны да үткәрмиләр, олы юлдан тузанны да өйләргә кертмиләр.
- Агачлар күп җирдә саф һава була.
- Агачлар күп булса кошлар сайрыйлар.
Тәрбияче: Дөрес әйттегез, балалар. Ә хәзер ял итеп алыйк.
Физкультминутка.
- Дөрес итеп тирән сулау. 3 тапкыр.
- Тирән сулыш алу, һаваны 3кә бүлеп чыгару.
- “Куык” уены
Кабар куык, кабар,
Өргән саен зурая бар.
Беркайчан да шартлама,
Очып өйр син һавада.
Белмәмеш куыкны тишә һава чыга. (Уен 2 тапкыр уйнала).
Тәрбияче: Ә сез ничек уйлыйсыз, һаваның тавышы бармы?
Балалар: Бар. Юк.
Белмәмеш: (куыктан һаваны чыгара). Ә бу нинди тавыш?
Балалар: Һава кысылып тавыш чыгара. Музыка кораллары да шулай уйныйлар.
(Балалар белән Белмәмеш урыннарына утыралар).
Тәрбияче: Әйдәгез, бераз һава турында сөйләшеп алыйк. (Башына калпак кигән кеше рәсемен алга куя). Рәсем буенча нәрсә әйтә аласыз?
Балалар: -Безне һава массасы урап алган.
- Без һава суламыйча тора алмыйбыз.
- Борыныбызны кысып карадык, суламыйча озак торып булмый.
Тәрбияче: Һава әйләнә- тирәдә бөтен җирдә дә бар дидегез. Сез аны күрәсезме, тотып карый аласызмы?
Балалар: - Без һаваны тотып карый да, күрә дә алмыйбыз, чөнки ул үтә күренмәле.
- Аның барлыгын тикшереп карый алабыз.
- Бала алга чыгып капчыкка һава тутырып күрсәтә.
- Буш стаканны суга каплап карап аның буш түгел икәнлеген исбатлау эшләнелә.
Бергәләп тәҗрибәне кабатлап күрсәтү.
Тәҗрибә барышын бала сөйли:
“ – Стаканны сулы тәлинкәгә каплагач, аның эченә су керми. Стакан эчен тотып карап беләбез. Стаканны бераз кыйгаткач суда һава куыклары күренә. Стакан эченнән һава чыга су керә.”
Нәтиҗә: Стакан буш булмаган, аның эчендә һава булган.
Тәрбияче: Һаваның исе бармы?
Балалар: Һаваның исе юк.
Тәрбияче: (Духи сиптерә. Бүлмәдә духи исе тарала). Исен сизәсезме?
Балалар: Һава бер урында гына тормый. Ул күчеп йөри. Духи сиптергәч, без аның исен бик тиз сиздек.
Тәрбияче: Һаваның күчеп йөрүен, агымын нәрсә дип атыйбыз?
Балалар: Һава агымын җил дип атыйлар. Ул салкын һәм җылы була.
- Тәрәзәне ачсак, аска яктан суык һава керә, өстән җылы һава чыга. Салкын һава белән җылы һава очрашкан урында җил барлыкка килә.
Тәрбияче: (Агачлар бер якка авышкан рәсем элә). Ни өчен агачлар бер якка авышканнар?
Балалар: Җил искән яктан агачлар авышканнар. Җил бик көчле агачлар бөгелгән, флаг формасына охшаган. Көчле җил хәтта аларны сындырырга, тамырлары белән йолкып алырга мөмкин.
Тәрбияче: Балалар, Белмәмеш,сез бүген сөйләшкәннәрдән нәрсә исегездә калды?
Балалар: - Җир планетасында һава бар.
- Һава иссез, төссез була.
- Һава суламыйча без яши алмыйбыз.
- Һаваны нәрсәләр пычратуы турында белдек.
- Һаваны ничек чистартырга кирәклеген ачыкладык.
Тәрбияче: Һава турында нәрсә әйтеп була?
Балалар: Һаваныҗ исеюк, төсе юк. Һавадан башка яшәп булмый.
Тәрбияче: Һава безгә генә кирәкме?
Балалар: Һава җәнлекләргә , бөҗәкләргә, кошларга да яшәү өчен бик кирәк.
Тәрбияче: Дөрес! Һавасыз без ничек тә яши алмыйбыз. Балалар, сез табигатьнең чын дуслары, ярдәмчеләре. Бүген без сезне чиста һава сөючеләр берлегенә кабул итәбез. Бүген шөгыльдә биргән дөрес җавапларыгыз өчен рәхмәт!
Шөгыль ахырында тәрбияче балаларга һава куыклары төшкән эмблемалар тарата.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Опытно-экспериментальная работа «Развитие познавательной активности детей старшего дошкольного возраста через экспериментальную деятельность»
Опытно-экспериментальная работа«Развитие познавательной активности детейстаршего дошкольного возрастачерез экспериментальную деятельность»...
Конспект НОД по опытно-экспериментальной деятельности в подготовительной к школе группе. Тема: «Опытно-экспериментальная деятельность - свойства воды».
Опытно-экспериментальная деятельность - свойства воды....
Мастер-класс «Опытно-экспериментальная деятельность дошкольников» Тема: «Опытно-экспериментальная деятельность дошкольников»
Цель: Повысить уровень знаний и умений у педагогов в методике проведения опытов и экспериментов с дошкольниками. Задачи: Познакомить со специальными знаниями и практическими умениями в облас...
"Экспериментальная мастерская" (деловая игра для педагогов по организации экспериментальной деятельности с дошкольниками)..
Все знают о пользе экспериментальной деятельности для детей. Однако, использованию экспериментов не всегда отводится необходимое время. А ведь проведение экспериментов полностью соответствуют реализац...
Конспект НОД в средней группе по опытно-экспериментальной деятельности «Волшебный магнит»Конспект НОД в средней группе по опытно-экспериментальной деятельности «Волшебный магнит»
Дети наблюдают как магнитные силы проходят через воду, бумагу, картон....
Мастер-класс по экспериментальной деятельности «Веселая наука». Опытно-экспериментальная деятельность в подготовительной к школе группе.
Данный мастер-класс будет полезен для воспитателей детских садов при организации групповых и индивидуальных занятий. Родителям тоже будет полезна эта разработка для того, чтобы поддержать ст...
Экспериментальная деятельность для воспитателей по организации детской опытно-экспериментальной деятельности:
Мастер-класс для педагогов ДОУ «Экспериментальная деятельность как средство развития познавательной активности у детей»Тема: «,Экспериментальная деятельность как средс...