«Безнең нәни кошчыклар» темасына ачык шөгыль конспекты (ясле төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)
«Безнең нәни кошчыклар» темасына ачык шөгыль конспекты (ясле төркеме)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
beznen_nni_koshchyklar_temasyna_achyk_shogyl_konspekty_yasle_torkeme.docx | 966.68 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: «Безнең нәни кошчыклар»
Саба № 4 “Кынгырау” балалар бачасы тәрбиячесе
Габбасова Л.Р.
2023
Балаларның яше: ясле төркеме балалары
Белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, танып белү үсеше, сынлы сәнгать үсеше.
Бурычлар:
үстерүче: балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген һәм хәтерен үстерү, кошларның атамаларын уенда куллану аша сөйләм телен активлаштыру , әвәләү күнекмәләрен һәм кече кул мускулатурасын, төп төсләрне ныгыту;
тәрбияви: кошлар белән кызыксыну, аларга карата кайгыртучанлык тәрбияләүне дәвам итү, кошларның кешеләргә китергән файдасын төшендерү;
белем бирүче: балаларның язгы күренешләр турындагы белемнәрен ныгыту, биремнәр үтәгәндә төркемнәргә оешырга күнектерү.
Көтелгән нәтиҗәләр: балалар сөйләм ситуацияләрендә сорауларга җавап бирә беләләр, тәрбияче белән һәм үзара аралаша алалар.
Балаларның эшчәнлек төрләре: уен, коммуникатив, танып-белү, продуктив эшчәнлек.
Аерым эш: әвәләү вакытында ярдәм итү.
Сүзлек өстендә: сыерчык, кара карга, карлыга, торна, суалчан, зарарлы бөҗәкләр, сайрый.
Алдан әзерлек эше: яз турында әңгәмә, саф һавада кошларны күзәтү, “ Карга әйтә” эндәшен, бармаклар өчен уен күнегүен өйрәнү, кошлар сурәтләнгән иллюстрацияләр карау.
Җиһазлау: төркемнең 4 почмагында кечкенә дүрт өстәл, матур капчыкка салынган 3 өлешкә киселгән һәм бербөтен кара карга, сыерчык, карлыгач һәм торна рәсемнәре, бер зур өстәл , ноутбук яки телефонга яздырган кошлар сайраган тавыш, карлыгач, торна, сыерчык һәм кара карга рәсемнәре, “ Яз җитә” җырының аудиоязмасы, ак һәм яшел төстәге тукыма-сукмаклар.
Күрсәтмә әсбаплар: кара карга, сыерчык, торна, карлыгачның контурлы рәсемнәре.
Таратма әсбаплар: һәр балага кызыл, яшел, кара төстәге пластилиннар, кечкенә пычаклар, әвәләү өчен такталар, кечкенә тәлинкәләр, кардан арчылган чирәм чыга башлаган җир формасында ясалган кечкенә аланлык, сюрприз момент өчен матур подноска куелган тозлы камырдан ясалган уенчык кошлар .
Кулланылган әдәбият:
1.Борһанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру. Казан 2002 ел.
2.Зиннатова Р.М, Гарәева Л.Ә, Зворыкина А.Г. Сурәтләү эшчәнлеге һәм конструкцияләү. Казан. Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты. 2010 ел.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче балаларга түгәрәккә басарга тәкъдим итә һәм бармаклар өчен уен күнегүе үткәрә.
Тәрбияче:
Исәнме, якты кояш!
Исәнме, яшел агач!
Исәнме, җылы җилләр!
Исәнме, якты көннәр!
Яшибез тату бергә,
Бездән күп сәлам сезгә! ( кулларны җәеп сәламлиләр)
Тәрбияче: балалар, бүген эшкә килгәндә мин кошлар сайраганны ишеттем. Сезгә дә тыңлатырга теләдем һәм телефоныма яздырдым. Тыңлыйсыгыз киләме?
Балалар: әйе, тыңлыйбыз.
Тәрбияче: әйдәгез, түгәрәкләнеп кечкенә мендәрләргә утырабыз һәм тыңлыйбыз. Бу нинди кошлар сайрый, кайсыгыз белә?
Балалар: карга кычкыра, кошлар сайрый.
Тәрбияче: дөрес. Кыш көне бу тавышларны ишеттекме?
Балалар: юк, ишетмәдек.
Тәрбияче: хәзер яз җитте, җылы яктан кошлар кайтты (агачта утырган кошлар төшерелгән рәсемне күрсәтә) Нинди кошлар кайтты?
Балалар: сыерчыклар, кара каргалар, карлыгач, торна һ.б.
Тәрбияче: без дә кошлар турында кайгыртабыз. Ничек кайгыртабыз, сөйләгез әле.
Балалар: әтиләр белән сыерчык оялары ясыйбыз, кошларга тимибез.
Тәрбияче: әйдәгез әле күршебезнең йөзенә карыйк һәм карга турында эндәш сөйлик.
Карга әйтә: “ каррр-карр,
Мичтә бәлеш барр-барр.
Мичтән бәлеш алыр идем,
Өйдә кунак барр-барр.
Тәрбияче: Балалар безгә ничә кош очып килде?
Балалар: Күп.
Тәрбияче: Балалар, кошларны карыйк әле, алар нинди өлешләрдән тора икән? Камил, кил әле, карганың нәрсәләре бар, күрсәт.
Бала: кошның башы, томшыгы, күзләре, гәүдәсе, койрыгы, канатлары һәм аяклары бар.
(Берничә бала төрле кошларның гәүдә өлешләрен әйтеп чыга.)
Тәрбияче: балалар, кошлар безгә җылы яктан матур капчык алып кайтканнар бит. Нәрсә бар икән анда, карыйк әле. Кошлар ничә капчык алып кайткан?
Балалар: бер капчык.
Тәрбияче: капчыкта ничә рәсем бар?
Балалар: күп рәсемнәр.
Тәрбияче: бу капчыкларда кош рәсемнәре һәм кошларның гәүдә өлешләре. буталып беткәннәр. Кошларга булышабызмы? ( рәсемнәрне зур өстәлгә бушата)
Балалар: булышабыз.
Тәрбияче: күршегез белән минем янга парлашып килегез һәм өстәлдән бер рәсем алыгыз да матур итеп бер рәткә тезелеп басыгыз. Рәсемнәрегезне күрсәтегез.“ Яз җитә” җырын ишетүгә, үзегезгә кирәкле өстәл янына барыгыз һәм кошларны өлешләрдән җыегыз.
Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар. Хәзер үзегез төзегән кошларны иркәләп, матур итеп әйтегез әле.
Балалар: сыерчыккай, сыерчыгым, каргакай, каргам, торнакай, торнам, карлыгачым, карлыгачкай.
Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар. Сез кошларны яратасызмы? Ничек итеп яратасыз, күрсәтегез әле. ( балалар үз-үзләрен кочаклап күрсәтәләр) Бу кошлар кешегә нинди файда китерә, беләсезме?
Балалар: матур итеп сайрыйлар, бөҗәкләрне һәм кортларны ашыйлар.
Тәрбияче: кошлар кешегә бик күп файда китерә. Алар зарарлы бөҗәкләрне ашый, суалчаннарны юк итә. Кошларыбызның ашыйсы килгәндер. Әйдәгез аларга пластилиннан суалчаннар, бөҗәкләр әвәлик. Өстәл янына килеп, урындыкларга аркаларны төз итеп утырыгыз. Кошлар өчен суалчаннар, бөҗәкләр әвәлик. Суалчанга күз һәм авыз ясарга онытмагыз, яме. ( Тәрбияче үрнәкне күрсәтә) Сезнең алда нинди төстәге пластилиннар бар?
Балалар: яшел төсле, кара төсле.( кошлар сайраган тавыш астында кошлар өчен азык әвәлиләр)
Тәрбияче: кошларга күчтәнәчләрне әвәләгәч, кечкенә тәлинкәләргә куегыз. Әйдәгез, кошкайларны кунакка чакырыйк. Үзегезгә ошаган маскаларны киегез һәм түгәрәккә басыгыз һәм кошларны чакырабыз.
Балалар:
Килегез, кил кошкайлар
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
Тәрбияче:
сыерчыгым, тизрәк чык,
бар монда сиңа азык.
( сыерчык маскасы кигән балалар уртага чыгып җим чүплиләр)
Карлыгачым, син дә кил
( карлыгач маскасы кигән балалар уртага чыгып җим чүплиләр)
Торналар да калмасын
( торна маскасы кигән балалар уртага чыгып җим чүплиләр)
Каргалар да сыйлансын.
( карга маскасы кигән балалар уртага чыгып җим чүплиләр)
Тәрбияче: менә барыгыз да сыйландыгыз. Кошлар да сезнең күчтәнәчкә шатланыр дип уйлыйм. Сезгә кошларга күчтәнәч әвәләү ошадымы? Бүгенге уеннар турында кемгә сөйләрсез? Сезнең өчен нәрсә авыр булды? Нәрсә җиңел булды? Сезнең өчен барсы да җиңел булса, кошлар өчен күчтәнәчне яшел чирәмле сукмактан үтеп, матур аланга илтеп куегыз. Нәрсәдер авыр булса, күчтәнәчегезне ак карлы сукмактан үтеп аланга куегыз.
Тәрбияче: кошлар сезнең күчтәнәчкә шатланыр дип уйлыйм. Ә сезнең өчен зурлар төркемендәге балалар тозлы камырдан уенчык кошлар ( яки кошлар формасындагы чын печеньелар) әзерләгәннәр. Бу сезгә бүләк.
Рәсемнәр өч өлешкә бүленә. Бербөтен рәсем дә булырга тиеш. Балалар биремне үтәргә авырсынган очракта, почмактагы өстәлләргә кош рәсемнәрен указатель итеп куярга була.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)
Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...
Зурлар төркемендә рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты.
Зурлар төркемендә рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты....
Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты
Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...
Конспект . Зурлар төркемендә ”Яз” һәм “Күчмә кошлар” темасына ачык шөгыль.
№ 4 "Кыңгырау балалар бакчасы тәрбиячесе "Богавеева Гюзелия Шамиловна. Интегральләштерелгән белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү, танып-белү, физик үсеш, сәнгати - эстетик үсеш, соци...
“Нәни эколятлар” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә экология темасына ачык шөгыль)
Максат: Балаларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү.Табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген төшендерү.Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үсте...