“Милли ризыклар-табын түрендә” Мәктәпкә әзерлек төркеме
проект по окружающему миру (старшая группа)

Шайхиева Рузиля Рафаэлевна

1. Проект төре: информацион-практик юнәлешле.

2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.

3. Максат: Балаларны татар халык ашлары – чәй ашы  ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

4. Бурычлар:

1. Пешекче хезмәтенә хөрмәт белән карау. Ата-аналарда балалар бакчасы хезмәткәрләре белән уңай мөнәсәбәтләр булдыру.

2. Төгәллек, игътибарлылык, мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары булдыру. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп, горурлану хисе тудыру.

3. Татар халык ашлары турында төшенчә бирү, милли ризыклар турында белемнәрен киңәйтү.

5. Проектның этаплары:

         I. Әзерлек этабы:

- проектның темасын уйлау;

- проектның төрен билгеләү;

- максатын кую;

- бурычларын уйлау;

- перспектив планын язу;

- атрибутлар әзерләү;

 - материаллар туплау;

- пешекчеләр белән сөйләшү;

- әти-әниләрне проект белән таныштыру, биремнәр бирү;

- проектны башкарып чыгу өчен шартлар тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_halyk_ashlary.doc706.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Дөбъяз “Гөлчәчәк” балалар бакчасы

“Милли ризыклар-табын түрендә”

Мәктәпкә  әзерлек   төркеме

               

                                                                                                                  Тәрбиячеләр:   Мингазова А. Р Шайхиева Р.Р.

                                                             

                                                                     2019 нчы уку елы

1. Проект төре: информацион-практик юнәлешле.

2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.

3. Максат: Балаларны татар халык ашлары – чәй ашы  ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

4. Бурычлар:

1. Пешекче хезмәтенә хөрмәт белән карау. Ата-аналарда балалар бакчасы хезмәткәрләре белән уңай мөнәсәбәтләр булдыру.

2. Төгәллек, игътибарлылык, мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары булдыру. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп, горурлану хисе тудыру.

3. Татар халык ашлары турында төшенчә бирү, милли ризыклар турында белемнәрен киңәйтү.

5. Проектның этаплары:

        I. Әзерлек этабы:

- проектның темасын уйлау;

- проектның төрен билгеләү;

- максатын кую;

- бурычларын уйлау;

- перспектив планын язу;

- атрибутлар әзерләү;

 - материаллар туплау;

- пешекчеләр белән сөйләшү;

- әти-әниләрне проект белән таныштыру, биремнәр бирү;

- проектны башкарып чыгу өчен шартлар тудыру.

II. Төп этап:

Балалар белән эшчәнлек:

1. Татар халык ашлары альбомын карау, исемнәрен истә калдыру (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, гөбәдия, кош теле, коймак).

2. Милли ризыклар турында шигырьләр уку, табышмаклар, санамышлар, уеннар, әйтемнәр, җырлар өйрәнү.

3. Балалар рәсемнәре конкурсы. “Минем яраткан ризыгым”.

4. Балалар белән әңгәмә. Тема: “Татар халык ашлары” (әңгәмә вакытында бер милли ризыкны пешереп карау теләген ачыклау).

5. Тәрбияче белән балалар эшчәнлеге. “Удмурт кызы бездә кунакта”.

6. Дидактик уеннар:

  • “Өчпочмак ясау өчен нинда яшелчәләр кирәк?”
  • “Өчпочмак ясау өчен нинди эш кораллары кирәк?”
  • “Пешекче киемен ки”
  • “Камыр җәю”
  • “Өчпочмакның эчлеген әйт”.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, тәрбиячеләр белән эш:

1. Ашханә бүлмәсенә сәяхәт. Пешекчеләр хезмәтен, аш-су җиһазларын читтән күзәтү (кәстрүл, табалар, сөзгеч, чүмечләр, су баклары, ит тарткыч).

2. Пешекче белән сөйләшү, сөйләшү вакытында пешерү күнекмәләре, куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышу.

- пычак белән сак эш итәргә;

- янып торган плитәгә якын килмәскә;

- кайнар әйберләрне бияләй белән тотарга;

- электр приборларына юеш кул белән тотынмаска.

3. Пешекче ярдәмендә чәй ашына  камыр басу;

- пешекче эшен күрсәтү;

- пешекчегә булышу .

4. Һәр баланың гамәли эше: уклау белән камыр җәю.

- тәрбияченең камыр җәю үрнәге;

- балалар эше;

- тәрбияченең булышлыгы.

5. Тәрбияче ярдәме белән чәй ашы бөрергә булышу.

6. Ашханә бүлмәсендә пешерү, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту һәм үтәү.

7. Бөек Ватан сугышы ветераны Адаева Гөлсем апаны кунакка чакыру, бергәләшеп сыйлану, әдәплелек кагыйдәләрен үтәү.

- ашау алдыннан кулларны сабын белән юарга;

- ашаганда өстәл артында тыныч утырырга;

- авыздагы ризыкны йотып бетермичә, өстәл артыннан кузгалмаска;

- табын артына башта олыларны утыртырга;

- ризык капкан килеш сөйләшмәскә;

- ашап туйгач рәхмәт әйтеп китәргә.

Ата-аналар белән эш:

1. Ата-аналар өчен анкета.

  • Сез нинди татар халык ашларын беләсез?
  • Сез өйдә нинди татар халык ашлары әзерлисез?
  • Сезнең балалар нинди татар халык ашларын ярата?
  • Тиз әзерләнә торган нинди татар халык ашларын беләсез?
  • Милли ризыклар пешергәндә балаларыгыз сезгә булышамы?
  1. Ата-аналарга биремнәр бирү (махсус киемнәр – алъяпкыч, калпак, бияләй; эш кораллары – уклау, такта булдыру).

III. Йомгаклау:

1. Әти-әниләр булышлыгы белән татар халык ашларына күргәзмә оештыру һәм балалар белән презентацияләү.

2.  Әниләр көненә багышлап күңел ачу кичәсе оештыру.

“Милли ризыклар –табын түрендә”

“Минем беренче хезмәт җимешем”

Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Балалар татар халык ашлары турында күбрәк белделәр.

2. Милли ризык – чәй ашын ясап карадылар.

3. Пешекче хезмәтенә ихтирам хисе туды.

4. Балаларда үз хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, горурлану хисе уянды.

5. Балалар ризыкка хөрмәт белән карау, әхлак, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнделәр.

6. Ата-аналарда балалар бакчасы хезмәткәрләре белән уңай мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге артты.

 Файдаланылган әдәбият:

  1. Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен. – Казан: Мәгариф, 2005.
  2. Әхлак нигезе – матур гадәт (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма / К. В. Закирова, Р. Ә. Кадыйрова. – Казан: Мәгариф, 2004.
  3. Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000.
  4. Балалар фольклоры / Төз. Н. Исәнбәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.
  5. Кабыргалы-камчылы: Татар халык уеннары. – Казан: Мәгариф нәшр., 2002.
  6. Мәктәпкәчә тәрбия: Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү / Төзүчесе К. В. Закирова. Фәнни редактор Ф. Ф. Харисов. – Казан: РИЦ “Школа”, 2000.


       

Конспект: «Милли ризыклар –табын түрендә”

Мәктәпкә әзерләнү төркеме өчен шөгыль конспекты

 

Максат:

Балаларның татар милли ризыклары турында белемнәрен киңәйтү, аларны чәй ашы  ясау белән таныштыру.

Камыр җәяргә һәм чәй ашы  кисәргә, ясарга өйрәтү.

Камыр җәю һәм кисү өчен кулланыла торган эш кораллары белән таныштыру һәм алар белән эшләргә өйрәтү. Татар гореф-гадәтләренә хәрмәт, ихтирам һәм хезмәткә кызыксыну уяту.

Эш кораллары: куна такталары, уклау, махсус җайланмалар, пычаклар, алъяпкычлар, камыр, он.

Күргәзмә әсбаплары: татар халык ашлары төшерелгән сурәтләр, мольберт.

Сүзлек: куна тактасы, уклау, камыр, гөбәдия, чәк-чәк.

 

 

Шөгыль барышы:

Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар.

1 бала: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез.

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле дигәнсез.

 

2 бала: “Гөлчәчәк ” бакчасына

Җыелды татлы ашлар,

Гөбәдия, бәлешләр, пәрәмәч, өчпочмаклар.

Иң кадерле икмәк тә.

Табын яме чәк-чәк тә

Утыралар тезелеп

Кабарып, өстәл тулып.

 

Тәрбияче: Балалар, безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле, татлы ризыклар пешергәннәр.

Менә бүген без сезнең белән татар милли ашлары, ризыклары турында сөйләшербез.

Миллли ашларның үзенчәлеге халыкларның тормыш рәвешенә бәйле. Һәрбер халыкның үз милли ризыгы бар.

Мәсәлән: русларда-пилмән, үзбәкләрдә-пылау, башкортларда – бавырсак…

-Балалар, ә сез нинди ашларны беләсез? (Балалар җаваплары)

 

-Барлык ризыклар да төрле төрләргә бүленә:

1 аш: Кайнар һәм сыек ризыклар.

2 нче ашлар: Ит, бәрәңге, ярма, камырдан әзерләнгән ризыклар керә. Ә чәй табыны өчен татлы камырдан әзерләнгән ризыклар бар. Татар халкы камыр ашларын бик яратып әзерли. Алар гаять күптөрле. Кайберләре, мәсәлән, бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый һ.б. Аш артыннан һәм шулпа белән бирү өчен, икенчеләрен чәй янына кую өчен пешерәләр. Гадәттә, бу ашамлыклар табынны бизәп тора, шуңа күрә аларны сырлап, матурлап ясыйлар. Чәк-чәк, бант, роза, алма бәлеше, юка, бавырсак. (Һәрбер аш төренә рәсемнәр күрсәтү)

Презентация карау.

Т: Сөйлим дә сөйлим, ә өстәлдәге бәлешләр “безнең турында кайчан сөйләрләр икән” – дип шаулаша башладылар.

Яле, Чулпан, синең нәрсәдер сөйлисең килә, ахрысы, ә, табышмак әйтәм ди. Тыңлагыз!

 

Чулпан: Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк

Әчкелтем дә төчкелтем,

Бар нәрсәдән дә кадерлерәк!

Ул нәрсә – ипи.

 

Әйе, ипи. Ягез,балалар, ипи турында сөйләшик.

Мәкальләр әйтү:

Ипи өстенә әйбер куйма, ипидән дә өстен нәрсә юк.

Ипи валчыклары коеп ашама, ипидән дә өстен нәрсә юк.

2 бала: Менә табын түрендә

Гөбәдия күренә

Йөзе шат көлеп тора

Хуш ис бөркелеп тора.

 

3 бала: “Табын яме – чәк-чәк” – дигән

Сүзләр йөри түгелме?

Һәрбер туйның иң түрендә

Урын ала түгелме?

 

4 бала: Баллы чәк-чәккә күңеле

Күтәрелә кызларның

Хәзер инде тыпыр- тыпыр

Биисе бар аларның.

  

5 бала: Иттән генә торса да,

Майга чумып чыкса да,

Ул шундый тәмле була,

Аны бар да ярата.

 

6 бала: Тыйнак кына утырса да,

Эче тулган ит белән,

Бәрәңге, суган белән.

 

7 бала: Коймак пеште,

Табадан төште

Кунакларга сый-хөрмәт,

Якты чырай, такта чәй.

 

8 бала: Табын түрен һәрчак бизи,

Майда пешкән кош теле,

Авыз итми һич китми

Килгән кунак, билгеле.

 Т: Балалар, без сезнең белән бүген  чәй ашы ясарга өйрәнербез һәм пешереп тә ашарбыз.

                                                Практик эш

 бергә камыр басу (камырның ничек ясалуын, җәелүен, киселүен күрсәтү)

Камырны ял иттереп алу.

                                       Жыр: «Токмач басабыз»

  1. Жиннэрне сызганабыз

Ашка токмач басабыз.

Менэ шулай, менэ шулай

Ашка токмач басабыз.

                                                    2.  Бар эшкэ ойрэнэбез

                                                         Хэзер камыр жэябез.

                                                         Менэ шулай, менэ шулай

                                                         Хэзер камыр басабыз.

  1. Эшли – эшли усэбез,

Хэзер токмач кисэбез.

Менэ шулай, менэ шулай

Хэзер токмач кисэбез.

                                              4.  Токмачларны алабыз,

                                                   Ашыбызга салабыз.

                                                   Менэ шулай, менэ шулай

                                                   Ашыбызга салабыз.

                                                   Утырыгыз ашыйбыз

                                                   Тэмле булсын ашыбыз.

Балаларның эше  

 Кызлар белән мастер-класс чәй ашы пешерү.

                                    Җыр:“Кунаклар  җыры”

Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын,

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янында чәк-чәк.

 

Бавырсак һәм кош теле

Ризыклар төрле-төрле

Сумса, бәлеш, өчпочмак

Гөбәдия һәм коймак.

 

Һәркемгә чыга өлеш,

Пар кыстыбый һәм бәлеш,

Җитешегез кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә,

Ашыкмагыз, кунаклар!

 

Тәрбияче: Сүзне кунагыбызга бирәбез. 

Бергәләшеп чәй эчәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары...

“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.

 Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда  башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү....

Проект: “Милли бизәкләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен проект)

Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли йолаларны (чигү, кул эшләре) хәзерге яшь буынга ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән як...

Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.

   “Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш  әйтәбез  һәм ишетәбез. Тел  язмышы  барыбызны  да  борчыган  бик  мөһим ...

Милли тел – милләт җаны.

Милли тел – милләт  җаны....