Танып белү (Әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру). Тема: «Безнең бакча».
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Салахиева Разина Мударисовна

Тема: «Безнең бакча». (ЭРС)

Максат: Балаларны үзләре йөргән бакча турында сөйли белергә  өйрәтү,  Нинди бүлмәләр бар? Бакчада нинди һөнәр ияләре хезмәт куя? Бакча буйлап, йөреп, аңлатып сөйләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_bakcha.docx13.44 КБ

Предварительный просмотр:

Танып белү (Әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру).

Тема: «Безнең бакча». (ЭРС)

Максат: Балаларны үзләре йөргән бакча турында сөйли белергә  өйрәтү,  Нинди бүлмәләр бар? Бакчада нинди һөнәр ияләре хезмәт куя? Бакча буйлап, йөреп, аңлатып сөйләү.

Материал: Конверт белән хат.

Шөгыль барышы.

Тәрбиче балаларга хат укый, бу хатта аларны балалар бакчасы буйлап сәяхәткә чакыралар.

Тәрбиче балалрга кунак әдәбе кагыйдәләрен искә төшерә: үзеңне тыныч тотарга, кычкырып сөйләшмәскә, олылар һәм балалар белән исәнләшергә.

Балалар бакчасы буйлап сәяхәткә чыгу.

Беренче тукталыш “Кухня”.

Тәрбиче: Тәмле исләр килә торган урын бу. Кая килгәнне аңладыгызмы, балалар?

Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый?

Тәрбиче бу табышмакның кем турында булуын сорый. Пешекчеләрнең хезмәте турында сөйли: алар тәмле ризыклар әзерлиләр:турыйлар, кыздыралар, пешерәләр. Кухня бакчабызның беренче катында урнашкан. Кухняны ничек табарга була? (тәмле истән, ишектәге табличкадан)

Тәрбияче балалрны пешекче хезмәте турында уңай нәтиҗәләргә китерә: алар сезгә тәмле, файдалы ризыклар әзерләү өчен тырышалар, шуңа күрә ашаганнан соң пешекче апалрга рәхмәт әйтергә кирәк.

   Икенче тукталыш – кер юу бүлмәсе.

Нинди тавыш бу? Нинди машиналар бу монда? Балалар, бу машиналар ни өчен кирәк дип уйлыйсыз? (Кер юу өчен). Монда кер юыла, киптерелә һәм үтүкләнеп төрелеп куела. Кер юу бүлмәсе кайсы катта? Аны ничек табарга? (Балаларның җаваплары)

   Балаларга кер юучы эшенең әһәмияте турында сөйләү. Сөлеләрне, урын-җирне пычратмас өчен кулларны әйбәтләп юарга, ашаганда пөхтә ашарга кирәклеген аңлатырга.

   Өченче тукталыш – медицина кабинеты.

   Тәрбияче бу тукталышны “Айболит” тукталышы дип атый. “Бу бүлмәдә кем эшли? (Шәфкать туташы) Ул нишли? (Витаминнар, дарулар бирә, яраларны дәвалый) кебек сораулар бирә.

Шәфкать туташы балаларны бүлмәгә чакыра һәм сызырылган, яраланган урыннарны ничек чистартуын, зеленка сөртеп, пластврь белән каплап куюын күрсәтә.

      Тәрбияче балаларга шәфкать туташы турында сөйләргә тәкъдим итә, аның исеме, нинди ягымлы, игътибарлы булуы әйтелә.

    Медицина кабинетының беренче катта булуы, ишектәге табличкасы искә алына.

   Нәтиҗә ясау: олылар белән күрешкәндә исәнләшергә, олыларны исем әтисенең исеме белән атарга, кайгыртулары өчен рәхмәт әйтергә, көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә кирәк.

   Балалар кире группа бүлмәсенә кайталар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку для детей средней группы Тема: “ Безнең кунаклар

Цель: Развитие татарской речи детей, используя слова и словосочетания из повседневной жизни в разных ситуациях.  Задачи: 1. Формировать у детей первоначальные умения и навыки практическ...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

Безнең бакча.

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль...

Ковробук по УМК «Безнең бакча – Наш огород».

Автор: Зайнуллина Римма МансуровнаТема Ковробука: «Безнең бакча – Наш огород”.Цель Ковробука: Закрепить в режимных моментах и в игровой деятельности лексический материал по темам: &l...

Безне бакча!

quot;Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе үз эшен белем бирү  эшчәнлеге хокукына ия булган лицензия нигезендә, учредитель һәм ДО...

Дидактическое пособие ковробук по УМК «Безнең бакча – Наш огород” для детей дошкольного возраста от 5-7 лет

Данный ковробук может быть использован для индивидуальной работы или для работы с небольшой подгруппой детей (4-6 человек). Ковробук предназначен для использования  в работе с детьми дошкольного ...

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...