Тема “Урманга сәяхәт” Зурлар төркеме
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)
Бурычлар: 1. Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү. 2. Кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге ту- рында нәтиҗә чыгара белү, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү. 3. Балаларның урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urmanga_syaht.doc | 56 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема “Урманга сәяхәт” Зурлар төркеме
Бурычлар: 1. Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү. 2. Кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге ту- рында нәтиҗә чыгара белү, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү. 3. Балаларның урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату. Сүзлек: урман, сәяхәтче, яшел доктор, энҗе чәчәк. Җиһазлар: дару үләннәре рәсемнәре ,агач рәсемнәре, кош рәсемнәре..
Эшчәнлек барышы
-Балалар, ягез әле үзегез белән таныштырыгыз ,сез кайсы төркем балалары? (без зурлар төркеме балалары), Кайсы авылда яшисез? (Базарлы Матак авылында), бакчагызның исеме ничек? (“Ромашка” балалар бакчасы).Менә таныштык та, ә хәзер әйдәгез урындыкларга утырыйк. -Балалар, әйдәгез әле ел фасыллары турында сөйләшеп алыйк. Сез нинди ел фасыллары беләсез?(балалар ел фасылларын атыйлар) Бу кайсы вакыт? (Ел фасыллары рәсемнәрен күрсәтү)Бик дөрес, тиздән безнең җәй фасылы башлана, әйдәгез җәй турында сөйләшәбез. Я кем җәй рәсеме буенча сөйләргә тели? (баладан сөйләтү)
Мин бу рәсемдә җәй фасылын күрәм. Көн матур, кояшлы. Балалар елга буена килгәннәр, аларның йөзләре шат. Кәмил балык тотып утыра, Алия су коена. Ләлә күбәләкләр куып уйный, ә Гөлшат җиләк һәм чәчәк җыйган. Елга буенда агачлар, матур чәчәкләр үсә. Еракта авыл өйләре, таулар, урманнар күренә. Миңа җәй фасылы ошый.
Күзләрне йомыгыз, без сезнең белән елга буенда, сез нәрсә ишетәсез?(кошлар тавышы, су аккан тавыш,чикерткә сайравын)Нәрсә тоясыз (кояш җылысын, җиләк, чәчәк исен, чирәмнәр кыштырдавын) -Балалар җәй көне кая сәяхәткә барырга була? – Дөрес, балалар, урманга, паркка, әкиятләр патшалыгына, чишмәләргә. Әйе, балалар, бик күп төрле юнәлештә сәяхәткә чыгарга, төрле табигать күренешләре белән танышырга була. Ә менә сәяхәткә барыр өчен нәрсәгә утырып барыр идегез? (җиңел машинага, автобуска, велосипедка, җигелгән атка) Балалар без аны бер сүз белән ничек атыйбыз? (транспорт) Транспортлар нинди төрләргә бүленә? (һава, җир, су) – Балалар, бүген без урманга сәяхәт итәрбез,ә урманны менә шушы тактада “җанлы” картина итеп ясарбыз. (Балалар урманда күргән агачларны, үләннәрне, кошларны, гөмбә, җиләк, кыргый җәнлекләрне магнит тактага беркетәләр)
Барлык тереклек куелгач, урман яшәреп, матурланып китте. Кошлар сайрый башлады. (Магнитофон язмасында кошлар тавышы). Урман күпкатлы йортны хәтерләтә. Урманда тереклек берсеннән башка берсе яши алмый. – Балалар, карагыз әле, бу урманда нинди күп агачлар үсә. Яле Булат, агачлар турында син нинди табышмак беләсең,әйтеп күрсәт әле, ә сез балалар кайсы агач икәнен әйтерсез һәм күрсәтерсез. 1 бала Ап-ак күлмәген кигән, Күлмәгенә тап тигән. Җәй башында җиләгемне Авыз итәрсез дигән. (Каен). 2бала Кышын да, җәен дә бертөсле. (Чыршы, нарат). 3 бала Нинди агач җилсез шаулый? (Усак). 4 бала Ул агачны бик нык диләр, Озак еллар яши диләр. Чикләвек күп булса да, Ашарга яраксыз диләр. (Имән). –Балалар, ә агачтан нәрсәләр ясап була? ( Йорт җиһазлары: өстәл, урындык, шкаф, карават)
Физкультминутка.
Без зур урманга килдек (бүлмә буйлап йөрү). Матур урыннар күрдек (кулларны як-якка җәю). Тун кигән каен – уңда, (уңга күрсәтү) Ямь-яшел чыршы – сулда (сулга күрсәтү). Күбәләкләр очалар, (очу хәрәкәте) Әйләнеп, җир кочалар (әйләнеп, чүгәлиләр). – Балалар, хәзер бер уен (дидактик) уйнап алабыз. Ул “Кошларны аер!” дип атала. (Җәйге һәм кышкы урман сурәтләнгән 2 картинага кош рәсемнәре куела (Безгә күчмә һәм кышлаучы кошларны аерырга кирәк. (Җәйге урман – күчмә, кышкы урман – кышлаучы кошлар куела) – Урманда кошлар ни өчен кирәк? – Алар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар. – Ә нинди бөҗәкләрне беләсез? – Күбәләкләр, чикерткәләр, шөпшәләр, кырмыскалар, бал кортлары, һ.б. – Балалар, сез санап киткән бөҗәкләр арасында файдалылары да бар. Сез ничек уйлыйсыз? – Бал кортлары бал җыялар. – Ә менә кырмыскалар бик тырыш, эшчән бөҗәкләр, бик дус яшиләр, кечкенә булсалар да көчлеләр икән. Алар урмандагы корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, аларны урман сакчылары да дип йөртәләр. – Алар сыеклык бүлеп чыгаралар. – Дөрес әйтәсең, Кәрим. Аяклары, куллары сызлаган кешеләр өчен бу сыеклыкның файдасы зур икән. Димәк, бөҗәкләр кошларга азык кына түгел, ә файдалы да икән. -Ә урманда нинди чәчәкләр үсә? (ландыш, кыңгырау, ромашка, тузганак) – Әйдәгез бергәләп җиләк җыеп алабыз, “Аю-бүре”уенын уйнап алабыз. (Уен уйнала). – Дуслар, кая барасыз? – Кара урманга барабыз. – Кара урманда нишлисез? – Кура җиләк җыябыз. – Җиләк белән нишлисез? – Җиләктән как коябыз. – Аю килсә нишлисез? – Урман буйлап чабабыз. Аннан соң барысы бергә күмәкләшеп җырлыйлар: Җиләк җыям, как коям Дәү әнигә бүләккә. Монда җиләк күп икән, Аю-бүре юк икән. Аю яшеренгән җиреннән чыга да, аларны куа башлый. – Сезне нинди хайван куркытты? – Аю, бүре. – Урманда тагын нинди җәнлекләр яши? – Куян, керпе, төлке, тиен – Алар ни өчен кирәк? – Тиресе, ите… – Дөрес. Җәнлекләр дә бик кирәк икән. Мәсәлән, бүрене алыйк. Ул да кирәк. Бүре үзенә ашау өчен авыру җәнлекләрне тота. Шуның белән ул урманда авырулар таралуга киртә куя. -Ә хәзер балалар,“Нәрсә артык” уенын уйнап алыйк (кыргый хайваннар арасына йорт хайваны куела, бала нәрсә артык булуын һәм ни өчен икәнен аңлата) – Балалар, бүген без карап киткән агачлар, кошлар, бөҗәкләр, чәчәкләр, җәнлекләр… барысы да урманда яши һәм үсә икән. Алар өчен урман-уртак өй. Һәр өйнең хуҗасы була. Урманда ул – урман каравылчысы. Ул урманны саклый. Ә без яңа булышырга тиеш.Урман – ул тиңсез хәзинә. Урмандагы байлыкларны санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре, чәчәкләр, бар да урман хәзинәсе. Без, урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз. – Урман тагын да баесын өчен агачлар утыртырга кирәк. Өлкәннәрнең “Бер агач киссәң, икене утырт”, – дигән сүзләрен онытмаска кирәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)
Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...
Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)
Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...
Тема: “Әбиемнең күңел сандыгы” Зурлар төркеме
Максат: балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлыгына соклану хисләре тәрбияләү.Халкыбызның к...
Тема: “ Транспорт төрләре” Зурлар төркеме.
Максат: балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү, машиналарның кешегә күрсәткән файдаларын искә төшерү, юл инспекторы...
Кышкы урманга сәяхәт. (Зурлар төркеме өчен сөйләм үстерү шөгыленнән конспект)
программа таләпләренә туры китереп, балаларның кыш, кышкы уеннар буенча белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү....
Танып – белү тәҗрибә эшчәнлеге Тема: “Һава - иң зур байлык» (зурлар төркеме 5-6 яшь)
Максат: уртак эшчәнлекне оештыру аша балаларның һава үзлекләре турында белемнәрен системалаштыру.Бурычлар:Белем бирү бурычлары: - балаларның һава һәм аның үзлекләре турында күзаллаула...
“Кышкы урманга сәяхәт” (Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль)
Кыш, кышкы уеннар турында белемнәрне гомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту.Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.Кышкы табигатьнең мат...