Конспект занятия "Кама елгасы буйлап сәяхәт"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Конспект занятия "Кама елгасы буйлап сәяхәт"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kama_elgasy_buylap_syaht.docx | 33.97 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: | «Кама елгасы буйлап сәяхәт» |
Интегральбелембирүөлкәләре: | Сөйләм үстерү, социаль - коммуникатив үсеш, таныпбелү үсеше |
Төре: | Танып белү аша экспремент үткәрү |
Эшчәнлекнең специфик төре: | Җырлы - биюле уен, таныпбелү үсеше |
Максат: | Балаларның Татарстан шәһәрләре һәм елгалары турында белемнәрен гомумиләштерү |
Бурычлар: | -Татарстан Республикасының географикурыны һәм глобус беләнт аныштыруны дәвам итү; - Идел елгасын картадан табу, Казан шәһәре аның күренекле урыннары турында белемнәрен арттыру; - грамматик сөйләмнәрен үстерү күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү, сүзлекләрен баету һәм активлаштыру; -суның каты хәлгә килеп боз булуын, бозның кайбер хәләтләрен тәҗрибәләр ярдәмендә ачыклап китү; - тере һәм тере булмаган табигаткә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү. |
Методик алымнарһәмоештыруформалары: | Табышмак әйтү, сөенеч мизгеле, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану, хәрәкәтле уен, эш алымнарын күрсәтү, мактау. “Мин яшәгән шәһәр”, “Татарстан республикасының күренекле шәһәрләре” папкаларын карау; Татарстан картасы белән танышу һәм шәһәрләрнең торышы, Чулман-Идел елгаларының агышын карау, юнәлешен билгеләү; шәһәр һәм елга исемнәрен татарча өйрәнү, уеннар аша хәтердә ныгыту. |
Җиһазлар: | Аудио-видео язмалар, экран, рәсемнәр, зур төзелеш материаллары, атрибутлар – якорь, штурвал. “Казан шәһәренең күренекле урыннары” темасына слайдлар, Татарстан картасы, Чулман-Идел елгаларының чүпрәккә яисә кәгазьгә күчерелмә-схемасы (артына магнит беркетеп ясала). |
Алдан эшләнгәнэш: | Балалар белән елгалар турында рәсемнәр карау,әңгәмә, шәһәр рәсемнәрен карау, ял минуты һәм шигырь өйрәнү; эшчәнлеккә презентация әзерләү. Төрле төстәге эчендә әйбер калып туңган боз кисәкләре. |
Алга табаэш: | Балалар белән альбом ясау, шәһәр турында белемнәрен киңәйтү. |
Белем бирү эшчәнлегенең барышы:
Тәрбияче: Мин сезне бүген сәяхәткә чагырам. Ә нинди сәяхәт икәнен сез сөйләшүдән аңларсыз. Балалар, карагыз әле, бу нинди карта эленгән?
Балалар: Татарстан картасы.
Тәрбияче: Без нинди Республикада яшибез?
Балалар: Без Татарстан Республикасында яшибез.
Тәрбияче: Татарстанда нинди елгалар бар?
Балалар: Кама, Ык, Идел…
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, картаданүзебез яшәгән шәһәрне табыйк, матур итеп исемен әйтик.
Балалар: Без Тубән Камада яшибез. Менә ул.
Тәрбияче: Ә безнең шәһәр нинди елга ярында урнашкан әле?
Балалар: Безнең шәһәр Чулман (Кама) елгасы ярында урнашкан (Кама исеменең тәрҗемәсен оныткан балалардан берничә кат кабатлатыла). Ә сез безнең шәһәребез турында ниләр беләсез? Искә төшереп үтик.
Экранда фотосүрәт балалар берәм-берәм чыгалар һәм шәһәребезнең күренекле, үзенчәлекле урыннары турында сөйлиләр.
Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз. Тукталган шәһәргә чәчәк элеп куябыз ( Картага Ләлә чәчәге куела)
Тәрбияче:Бүген елга буйлап сәяхәткә барабыз.Елгада нәрсәләр белән йөзәләр.(балалар җавабы)Корабны йөртү өчен безгә капитан сайлап куярга кирәк булыр. Әйдәле, Азамат, син капитан булырсың. (Штурвал бирелә, балалар ясалган корабка урындыкларга барып утыралар) Кама елгасы ул бик зур , тирән елга, аның бер ягынан икенче ягын күреп булмый. Ә менә минем кулымда нәрсә икән, балалар?
Балалар: Глобус. Җир шары.
Тәрбияче: Әйе, бу җир шарының кечкенә генә макеты – глобус дип атала. Аңарда нинди генә төсләр юк. Ә менә бик тиз итеп әйләндереп җибәрсәк гел зәңгәр төс кенә күргән кебек булабыз. Чөнки анда сулар күп. Ә су – безнең зәңгәр төс белән чагылдырыла. Картада , глобуста сулар, елгалар, диңгезләр, океаннар шулай күрсәтелә.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле картадан Кама елгасының агымы артыннан барып карыйк. Менә ул төньяктан-көньякка таба ага.(Слайд) Кама елгасы менә бу урында Татарстанның иң зур елгасы-Иделгә (балалардан әйттерү) кушыла. Менә ул нинди тирән һәм киң булып ага.
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән беренче тукталышка килеп тә җиттек. Монда тагын бер шәһәр үсеп чыккан. Бу урында нинди шәһәр урнашкан икән?(слайдта Алабуга шәһәре)
Тәрбияче: Бу иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Элек-электән сәүдәгәрләр шәһәре буларак танылган.(шәһәрнең матур урыннары күрсәтелә)
Балалар: Бу Алабуга шәһәре.(Бала экранга карап сөйли).Алабугада күренекле рус рәссамы И.Шишкин туган һәм иҗат иткән. Алабуга урманнарының матурлыгын үзенең рәсемнәрендә чагылдырган.(Картага Ләлә чәчәге куела)
Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Кама буйлап сәяхәтебезне дәвам итик. Күзләрне йомыйк та чайкалып барыйк.
Тәрбияче: Балалар, без сәяхәтнең иң озын, ерак тукталышына барырга чакырам. Шуңа күрә, яр буенда туктарга кирәк, әйдәгез безнең карабыбыз йөзә торсын, ә без уйнап алыйк.(музыка яңгырый)
Җырлы-биюлеуен “Чума үрдәк, чума каз”.
Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итик. Балалар, без сезнең белән Каманың Иделгә кушылган урынына килеп җиткәнбез. Ә бу шәһәргә ничек йөзепкерер без икән?
Балалар: Кама елгасы буйлап.
Тәрбияче: Балалар, бу шәһәр башкалардан ни өчен зурырак икән, ничек уйлыйсыз?
Балалар:Чөнки ул баш шәһәр,шуңа зурырак, һ.б. җаваплар.
Тәрбияче: Балалар, буурындачынлап та безнең республикабызның иң зур, иң мөһим, баш шәһәре урнашкан.
Балалар: Ул Казаншәһәре.(матурурыннаркүрсәтелгәнрәсемнәркуела)
Тәрбияче: Казан шәһәре Идел елгасының ике як ярына урнашкан. Идел елгасы шәһәрнең эченнән агып уза. Әйдәгез сезнең белән Казан шәһәренә кунакка керик. Бу шәһәрнең матур, үзенчәлекле урыннарын карап китик.
1. Шәһәрнең уртасында, нәкъ үзәгендә Казан Кремле. Аның манаралары шәһәрнең һәрбер җиреннән күренеп тора. Ул ак төстәге калын, таш стена белән әйләндереп алынган. Президент сарае да биредә.
2. Әнә Сөембикә манарасы. Ул җидеяруслыитепкызылкирпечтәнсалынган. Түбәсенәярымайурнаштырылган. Улхәзергекөндәәзерәккыйшаеп, авышып тора. Ханбикә Сөембикә урыс патшасына бирелергә теләмичә шуннан сикергән дигән риваять бар.
3.Казанда аквапарк бар. Мондабассейннар, шуыптөшәторгансулытаулар,лабиринтлар, торбалар, ясалмадулкыннар, һ.б.җайланмалар күп. Балаларөчентәмлеризыкларга бай кафелары да бар. ( КартагаЛәләчәчәгекуела)
Тәрбияче:Әйдәгезбалаларелгабуйлапзурдиңгезгәчыгабыз.Ниндиикәнсоңулдиңгезсуы?
Балалар:Тозлы, тирән, салкын, зур, киң.
Тәрбияче: Дөрес әйтәсез. Диңгезсуынэчсәңултозлы, шуңакүрәулсусауныбасмый, аныэчмиләр. Ләкин бит тозлысуныңфайдасы да бар. Кем белә?
Балалар:Аныңбеләнтамак, теш авыртсачайкыйлар.
Тәрбияче: Диңгезләрбикзур, киң, тирән. Алардазуркорабларйөкташый, кешеләрнейөртә. Ә суда нәрсәләр яши?
Балалар:Балыклар, акулалар, кит, кашалот, дельфин, су астыатлары, сигезаяклар, диңгезйолдызлары, ташбакалар.Телисезме, без дәсезнеңбеләнбалыкларбулыпалабыз? (Кулларныбергәкушыпучлардан “балыклар” ясап, салмаккынаяңгыраган музыка астындахәрәкәтләрясыйбыз)
Балыкларйөзәләр, чумалар,
Суны чәчерәтәләр.
Кушылалар, аерылалар,
Комга да качыпалалар.
Тәрбияче:Биксалкынбулыпкитте, тоясызмы?Йөзәторгач, без океангакилепҗиткәнбез. (Ак җәймәбеләнкапланганөстәлләр, андабозтутыргансавытлар, төрлетөстәгебозлар) корабтан төшеп кардан барыйкәле.Әйдәгез, якынракбарабыз. Без туктаганутрау“Бозутравы” булды. Менәбусавыттанәрсә бар икәнһәмнәрсәдипатала.(балалар җавабы)Бозларны тотып карагыз әле, нәрсә сизәсез?
Балалар:Боз - каты, салкын, юеш, эри, кулда су кала, шома, авыр.
Тәрбияче: Менә бу савыттагы бозларга карагыз әле, боз эчендәнәрсә бар?
Балалар:Боз эчендә яфрак, чәчәк. Алар бозның эчендә калып туңганнар.
Тәрбияче:Димәк, боз үтәкүренмәле дә икән бит.Әгәрсуга төрле төсләр кушып, аны салкынга куеп катырсак, ул төрле төскә кереп, катырмы икән? Әйдәгез әле без сезнең белән шуны эшләп карыйбыз. (Балалар суга төрле төстәге гуашларны кушып, формаларга салаларһәм суыткычка куялар)
Тәрбияче:Ә менә бу боз кисәкләрен хәзер без эретеп карарбыз. Менә өстәлдә өч стаканга өч төрле су салынга. Берсендә – салкын су, икенчесендә – җылы су, өченчесендә - кайнар су. Хәзер мин өчесенәдә бер үк вакытта боз кисәкләре салам, ә сез игътибар белән карагыз, кайсы суга салынган боз беренчерәк эреп бетәр икән.
Балалар:Кайнар суга салынган боз беренче эреде. Аннары җылы судагы боз эреде, ә салкын судагы боз әле эреп бетмәде.
Тәрбияче:Бик дөрес балалар, безгә үзебезнең шәһәребезгә кайтырга да вакыт җиткән. Икенче белем бирү эшчәнлегендә дә без елга буйлап сәяхәтне дәвам итәрбез,башка шәһәрләргә кунака барырбыз. Балалар, без агымга каршы йөзеп кайтачакбыз. Шуңа күрә ишкәкләр белән ишеп кайтырбыз.(Балалар урындыкларында ишкәк ишкән хәрәкәтләр ясап “кайталар”.)
Тәрбияче: Менә үзебезнең шәһәргә кайтып та җиттек. Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы? Безнең юлда нинди шәһәрләр очрады? Казанның нинди матур урыннарын исегездә калдырдыгыз? Боз утравында нинди ачышларга мавыктык? Тагын сәяхәткә барачакбызмы?
(Балалар саубуллашып чыгып китәләр.)
Кулланылган әдәбият:
- З.М.Зарипова “Туган телдә сөйләшәбез”– Казан: ФОЛИАНТ, 2012
- К.В.Закирова “Балачак аланы” – Казан: РИЦ, 2011
- Э.Р.Хөснуллина “Белем ачкычы” – Яр Чаллы, ӨПББИ, 2007
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"
Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту, авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....
"Тукай эзләре буйлап"
Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыру...
Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт
материал для воспитателей , подготовительных групп....
«Татарстан елгалары буйлап»
Максат: Татарстан җөмһүрияте аша ага торган елгалар турында мәгълүмат бирү.Бурычлар:Елгаларыбызда суның чисталыгын саклау, әйләнә-тирә мохитка сак караш тәрбияләү.Табигать байлыгы – елгаларыбызн...
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап"
Әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....
Конспект: “Казлар-аккошлар әкияте эзләре буйлап”
Әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....
"Салават күпере буйлап сәяхәт" эшчәнлек конспекты
ldquo;Салават күпере буйлап сәяхәт” дигән эшчәнлек Барлык 5 өлкәдә дә кулланылды Максатлар:1. Төсләр турында белгәннәрне ныгыту, салават күп...