“Суның табигатьтәге әйләнеше һәм үзлекләре”
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Балаларны суның табигатьтәге әйләнеше белән таныштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
документ ворд | 26.68 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш. т. б Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
“Суның табигатьтәге әйләнеше һәм үзлекләре”
ГӘРӘЕВА МӘДИНӘ МАНСУР КЫЗЫ
САБА №2 “ ӘЛЛҮКИ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ
ТӘРБИЯЧЕ
Саба 2016
Зурлар төркемендә танып белү эшчәнлеге
Тема:” Суның табигатьтәге әйләнеше һәм үзлекләре”
Максат: табигатьтәге су әйләнешенең кирәк, мөһим һәм кызыклы булуын аңлауга ирешү.Суның яшәү чыганагы икәнлеген төшендерү, елга, чишмәләрнең әһәмиятен аңлату.Су белән тәҗрибәләр ясаганда танып белү эшчәнлеген, кызыксынуларын арттыру.
Белем бирү бурычлары:суның табигатьтәге әйләнеше турындагы белемнәрен ныгыту
Тәрбияви бурычлар: күмәк коллектив белән эшләү күнекмәләре тәрбияләү, табигый байлыгыбыз суга сакчыл караш тәрбияләү
Үстерешле бурычлар: нәтиҗә ясап , уйлап үз фикерләрен әйтергә өйрәтү, балаларның танып белү активлыгын камилләштерү
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү
Интеграль белем бирү өлкәләре : аралашу, сөйләм , сәламәтлек
Методик алымнар һәм чаралар: табышмак, проблемалы сорау кую, җавап , сөенечле мизгел, мактау, сүзле, хәрәкәтле уеннар, нәфис сүз, бәяләү
Җиһазлау: мультимедия- проектор,компьютер, слайдлар, курчак” су кызы”;башларына кию өчен кәгазьдән ясалган ак калфаклар; Һәр балада 3 пластик стакан белән чиста су,калак, савытлар белән тоз, шикәр комы, формалы савытлар, төсле карандашлар, ак кәгазь
Сүзлек өстендә эш: әйләнеше, табигать,глобус, калфак, төче,
Алдан үткәрелгән эш: табигатькә чыккач яңгыр явуны, чишмәләрне,елгаларны күзәтү,
Эшчәнлекнең төзелеше: 1.Кереш өлеш. Шигырь уку. 2.Әңгәмә 3.Аз хәрәкәтле уен” Яңгыр” 4. Төп өлеш. Әдәби әсәрдән өзек уку Ф Яруллин “ Ике тамчы” 5.Слайдлар күрсәтү” Табигатьтә су әйләнеше” 6.Аз хәрәкәтле уен:” Диңгез дулкынлана” 7.Слайдлар күрсәтү” Табигатьтә су кемгә кирәк? 8.Рәсем- схема төзү 9.Бармак уены” Һәркайсының үз эше” 10. Сөенечле мизгел-“ Су кызы” килә 11. Тәҗрибәләр үткәрү 12. Уен “ Су анасы”
Кереш өлеш
Балалар ярымтүгәрәк ясап тәрбиячене тыңлыйлар . Акрын гына итеп яңгыр тавышы яздырылган музыка куела Тәрбияче шигырь укый.
-Яңгыр, яңгыр нигә явасың
Чәчләремә тамасың?
Көне буе яварга
Суны кайдан табасың?
Балалар, сезгә бу шигырь ошадымы?( җаваплар) Безгә бу матур шигырьне шагыйрә Вәсимә Хайруллина язган. Бу шигырьдә сүз нәрсә хакында бара?(җаваплар) Сез ничек уйлыйсыз., ә нәрсә соң ул яңгыр? Яңгырны миңа ничек итеп аңлатып бирә аласыз?( җаваплар) Әйе, яңгыр ул кечкенә генә су тамчыларын тәшкил иткән табигать күренеше.. Балалар, табигатьтә нинди яңгырлар була, уйлагыз әле? ( җаваплар) Әйе, ләйсән яңгырлар була. Ә ләйсән яңгыр кайчан, кайсы ел фасылында ява соң ул?( җаваплар)Әйе, ләйсән яңгыр яз көне беренче яңгыр булып ява икән.Тагын нинди яңгырлар булуын беләсез уйлыйбыз һәм әйтәбез . Ямьле җәй көннәрендә эре, кояшлы яңгырлар,яшенле яңгырлар яварга мөмкин.Менә безнең табигатебез нинди кызыклы., серле икән. Яңгыр үзе генә дә берничә төрле булып ява ала икән. Әйдәгез әле балалар бездә сезнең белән яңгырлар яудырып алыйк әле.
Аз хәрәкәтле уен: “ Яңгыр”(методик кулланма” Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак”- 41 бит) Максат: бирелгән сигналны дөрес итеп аңлап алып, дөрес хәрәкәтне күрсәтергә өлгерүгә ирешү, реакцияләрен арттыру
( “ Болыт килә”сигналына-үз тирәләрендә әйләнәләр һәм билгеләнгән урынга җыелалар, “ Яңгыр ява” сигналына- баскан җирдә ике аякта сикерәләр, “ Яшен яшьни!» сигналына- өч тапкыр кул чабалар; “Күк күкри “- сигналына аяклары белән тыпырдыйлар, уен шулай берничә тапкыр кабатлана.
Төп өлеш
Балалар, яәгырлар табигатькә кайдан килә, сез бу күренешне ничек аңлата аласыз?( җаваплар). Ә менә хәзер игътибар белән мине тыңлыйбыз. Кояш диңгез, океан, елга, күл өстен җылыта һәм аларның суы парга әйләнә. Пар җылы һава агышы белән югарыга күтәрелә. Ул шунда суына, куера, бер- берсе белән кушылып эреләнә. Авырайган тамчылар исә сибәләп яисә коеп ява торган яңгыр булып җиргә төшә. Яңгырлар менә шулай барлыкка килә икән. Икенче төрле итеп әйткәндә табигатьтәге су әйләнеше менә шулай барлыкка килә икән. Ә бу хакта сезнең күбрәк беләсегез киләме? Әйдәгез берничә генә минутка әкият иленә сәяхәт итик. (Су агышын тасвирлаучы музыка куела )
Ф. Яруллинның “ Ике тамчы” әкиятен сөйли. ( Мет . хрестом.” Гөлбакча”)
Слайдлар күрсәтелә: “ Табигатьтә су әйләнеше”
Балалар , минем сезгә тагын бер кызыклы сорау бирәсем килә? Иң күп сулы җир кайда ул?( җаваплар) Әйе, глобуста икән.( глобус күрсәтелә) Ә нәрсә соң ул глобус? ( җаваплар) Без яши торган җир шарының кечерәйтелгән моделе ул -глобус дип атала . Җир шары нинди формада ?( Җаваплар) Әйе,. безгә ул түгәрәк булып тоелмый, без сезнең белән тигез җир өслегендә басып торган кебек тоела. Ә чынлыкта ул космик киңлекләрдән , башка планеталардан торып караганда безнең җир шарыбыз зур түгәрәк шарны хәтерләтә икән балалар. Җир шарында нәрсә барлыгын менә шушы бик нык кечерәйтелгән макеттан күрергә, белергә була. Әйдәгез игътибар белән карыйк әле. ,глобуста иң күбесе кайсы төсләр күбрәк бирелгән?( җавплар) Әйе, зәңгәр төсләрнең күбрәк булуын күрергә мөмкин. Болар инде- диңгез, океаннар, елгалар .Глобуста тагын нинди төсләрне күрәбез?( Җ) Әйе, яшел төсләр- тигезлекләр, чия тө- тауларны, сары төс- чүлләрне, ак төс- бозлыкларны аңлата. Димәк инде җир шарының күп әлешен океан, елгалар, диңгезләр алып торуын белдек. Әйдәге
Аз хәрәкәтле уен” Диңгез дулкынлана” Максат: балаларның игътибарлыкларын үстерү; хәрәкәт активлыгын арттыру, фантазияләрен баету, реакцияләренең тизлеген көчәйтү.
Сез ничек уйлыйсыз , су кемгә. ,нәрсәләргә, ни өчен кирәк?( балаларның җаваплары, фикерләре тыңлана). Әйе балалар, җир йөзендә судан башка бер генә тереклек ияседә яши алмый. Мәсәлән кеше судан башка 7 генә көн яши ала икән.
Слайд күрсәтелә“табигатьтә су кемгә кирәк?”
Балалар., сез ничек уйлыйсыз өйләребезгә., бакчабызга су кайдан килә? ( җаваплар) Су безнең өйләребезгә җир астыннан. ,елгалардан. чишмәләрдән килә. Авыл җирләренә су җир астыннан. махсус куелган торбалар аркылы килә, ә шәһәр җирләрендә кеше күп булганлыктан су елгалардан махсус фильтрлар аша үтеп чистартылып килә икән .
Балалар әйдәгез әле суның безгә ничек килүе турындп барыбыз бергә схемасын төзик:
Төсле карандашлар белән( елга- фильтр-трубопровод-кран- чәйник-) рәсемнәрен ясыйлар
Менә нәрсә генә эшләсәктә, нәрсә генә пешерсәктә су кирәк. Судан башка тормыш юк! Сәламәт булыр өчен нинди су кирәк?( җаваплар) Ә шуның өчен елга. күлләрне, чишмәләрне пычратмаска сакларга кирәк. Ә кеше пычрак су кулланса нишли? ( җаваплар) Әгәр кеше пычрак, чистартылмаган су кулланса чирләп китәргә мөмкин. Менә шуның өчен безнеә өйгә су килә торган торбаларга махсус чистарткыч – фиьтрлар куелган да инде. Ә менә суны ничек куллануыбыз турында искә төшереп әйдәгез уйнап алыйк.
Бармак уены” Һәркайсының үз эше”( мет. кулланма “ Балачак- уйнап- көлеп үсәр чак”-151 бит)
Баш бармак – су ташый,
Имән бармак- гөлләргә су сибә.
Урта бармак- тәлинкәләр юыша,
Атсыз бармак-идән сөртә,
Чәнти бармак- чәй эчә.
Тәрәзәгә шык-шык- шык килгән тавыш килә
-Чү, балалар, кем булыр икән бу?! Ишектән “ Су кызы” килеп керә.
-Исәнмесез, балалар!
-Исәнмесез! Кунак белән исәнләшик әле, сез кем буласыз?
-Мин су кызы, ә сез үзегезнең минем су патшалыгымда икәлеген беләсезме соң? Минем патшалыгым турында сөйләшүегезне ишетеп килдем. Минем су патшалыгым , аның серләре турында күбрәк белүегезне телим. Минем су патшалыгыма кызыклы тәҗрибәләр ясарга барыгызны да чакырам!
- Рәхмәт сиңа сылукай, без бик кызыксынып тәҗрибәләр үткәрергә риза булабыз! Балалар, әйдәге әле барыбызда махсус калфакларыбызны киеп куйыйк һәм ачышлар ясаучы кечкенә галимнәргә әйләник.
Һәрбер бала өчен әзерләнгән махсус өстәл янына киләләр)
1 нче тәҗрибә:
Табигатьтә су ике төрле була. Тозлы һәм төче. Ә нәрсә соң ул төче? Сезнең алдыгызда сулы стаканнар тора. Әйдәгез әле берсен алып эчеп карыйк. Суның тәме бармы?( юк) Менә бу инде төче су була. Ул эчәргә яраклы була Ә хәзер шушы суларыгызга калак белән алып тоз салып болгатыгыз, эчеп карыйбыз.Суның тәме нинди булды?( тозлы); Тозлы суларны куланып булмый .Сез ничек уйлыйсыз океан. Диңгезләрдә су ни өчен Икенче стаканнарны алып шуңа калак белән шикәр комы салабыз һәм эчеп карыйбыз. Суның тәме нинди булды?( баллы) Өченче стакандагы суны эчеп карагыз әле. аның тәме бармы?( юк) Димәк, суның үзенең генә тәме юк дигән нәтиҗәгә килик. Су үзендә тозны да., шикәр комында качырды, безгә кәрсәтмәде һәм аларны кире алырга да мөмкилек бирмәде, ләкин үзендә аларны саклау үзлегенә ия. Әйе шикәр комы белән тоз суда юкка чыкмадылар ә бары тик эределәр генә .Димәк су эретү үзлегенә ия.
2 нче тәҗрибә:
Калакларыгызны чиста сулы стаканнарга салабыз Һәм күзәтзбез.Анда нәрсә күрәбез? ( калак)Әйе, калакны күрәбез Стакан аркылы калак күренә. Димәк суның үтә күренмәле үзлеге бар икән.
3 нче тәҗрибә:
Стакандагы суларны формалы савытларга салабыз. Нәрсә булды? Әйе, икенче савытка салынган форманы алды .Суның үзенең бер формасы бармы?( юк) Юк. Суның формасы юк. Ул теләсә нинди формага керә ала. Димәк су ага, суның агучан үзлеге бар. Булдырдыгыз балалар!
Сылукай , бүген без балалар белән синең су патшалыгың турында бик мәгълүмат алдык, суның безнең тормышыбызда иң кирәкле, иң кадерле табигый чыганакларның берсе булуын белдек . Суның төрле үзлекләрен эретү,. үтә күренмәле., агу үзлегенә яки сыек булуларын өйрндек. Без табигать Анабызга, барлык сулыкларны, чишмәләрне, елга- күлләрне пычратмаска, сакларга сүз бирәбез.
-Сылукай синең патшалыгыңнан китер алдынан әйдәле безнең балалар белән бергә уен уйнап алыйк
Уен “Су анасы”(методик кулланма “ Үстерешле уеннар”60 бит) Максат: балаларны мөстәкыйль рәвештә күмәк уен оештырып уйнарга өйрәтү; сизгерлек, игътибарлылык тәрбияләү
“ Су кызы” балаларга рәхмәт әйтеп, саубуллашып китә
Йомгаклау
-Балалар, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?( җаваплар) -Суның нинди үзлекләре бар?( җаваплар) -Суның нинди төрләре бар?( җаваплпр) -Табигатьтәге су әйләнешен ничек аңлатып була? ( җаваплар) -Сезгә бүэшчәнлек ошадымы? Нинди уеннар.ошады? Алдагы эшчәнлектә тагын нәрсә турында сөйләшергә тәкъдим итәсез? Нинди уеннар уйнарга теләр идегез? ( җаваплпр) Булдырдыгыз балалар, сез бүген бик актив булдыгыз, үзегезнең кызыклы фикерләрегезне әйтә белдегез.Һәрвакыттада шулай кызыксынучан булыгыз! Рәхмәт! Мин сезнең барыгызны да бик яратам!
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Бу эшчәнлек Федераль дәүләт стандартларының гомуми белем бирү программасы таләпләренә нигезләнеп төзелде.Балаларны тирә- юнь белән таныштыру максатыннан экологик белемнәрен камилләштерү, табигатькә карата сакчыллык.,кызыксыну тәрбияләүне күздә тотып эшләнде. Эшчәнлекнең төзелеше сөйләмүстерү, аралашу,сәламәтлек, танып белү белем бирү өлкәләрен берләштерүдән гыйбәрәт. Бу эшчәнлекне балалар бакчасы зурлар төркеме балаларын табигый байлыгыбыз су белән таныштырганда киң һәм уңышлы кулланырга мөмкин Эшчәнлекнең максаты булып табигатьтәге су әйләнешен өйрәнү. ,суның кешелек тормышында яшәү чыганагы булуын белүләренә ирешү һәм су белән төрле кызыклы ачышлар ясарга кызыксынуларын арттыру тора.
Эшчәнлек кереш, төп, йомгаклау өлешләреннән тора. Матур эдәбият әсәрләре,, хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар кулланылды. Проблемалы сорау куелды, әңгәмәләр, тәҗрибәләр үткәрелде
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табигатьтә яз
Фикерлэрегезне калдырыгыз...
Күңел ачу : " Табигатьтә кунакта"
Зал урман аланына охшатып бизәлә. Зур – зур чәчәк бәйләмнәре тоткан берничә кыз һәм малай “ аланга” керә. Алсу. Инде шактый җир үттек, арыдык, әйдәгез, утырып ял итеп алыйк. Галия. Әйдәгез, чәчәкләр...
Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре
Тема: Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре.Максат: 1. Балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү. Суга сакчыл караш тәрбияләү....
Проект: “Табигатьтә очраган геометрик фигуралар белән таныштыру”
Проектның тибы: танып белү, күзаллау киңәйтү....
"Суның әһәмияте"
Конспект занятия по экологическому воспитанию...
“Табигатьтә яз уяна” темасына мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль
ldquo;Табигатьтә яз уяна” темасына мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль...
Суның үзенчәлекләре
Экспериментирование с водой...