“Табигатьтә яз уяна” темасына мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме
“Табигатьтә яз уяна” темасына мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tabigatt_yaz_uyana_achyk_shogyl.doc | 79 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
“Табигатьтә яз уяна”темасына мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль
1 кв. категорияле тәрбияче Солтанова Гөлшат Гаптелхай кызы
-2018-
Максат: 1) балаларның яз, аның айлары, билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту, эшчәнлектә кулланган сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру, табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнеш турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү; 2) балаларның игътибарын, хәтерен, кызыксынуын, фикерләвен, хәрәкәтен, кабул итүләрен үстерү; 3) балаларда табигатькә карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү. Сүзлек эше: боз эреде,сулар йөгерде,ел фасылы,рәнҗетмә.
Методик алымнар: слайдлар карау “Яз килә”, уен “Бу нинди чәчәк”, әңгәмә, сорау-җавап, аңлату,шигыр-табышмак. динамик пауза, рефлексия.
Ярдәмлек: Интарактив такта,кыш, яз, җәй, көз,кошлар темасына слайдлар. “Унике ай” фильмы буенча рәсем,Яз көне җәнлекләр картиналары(аю,керпе)табышмаклар, Язгы чәчәкләр умырзая, тузганак чәчәге слайдлар,Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” фильмы, урман куренеше һәр бала санынча күбәләкләр. Эшчәнлек барышы.
1.Оештыру өлеше:Тәрбияче. Балалар, әйдәгез бер-беребезгә карап, елмаеп сәламләшик. (Балалар бер-берсенә карап елмаялар, башларын ияләр)
Без сезнең белән табышаклар әйтеп ел фасылларына җаваплар табабыз.Бу ел фасылларының кайсы вакыты була хәзер?Табышмакны кабатлыйм искә төшерәбез.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара? (Яз).
Тәрбияче: Булдырдыгыз! Балалар, ә сез бу табышмакның яз турында икәнен каян белдегез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Анда язның нинди билгеләре турында әйтелә? (1 слайд) (Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде, көннәр озая, төннәр кыскара). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Ә хәзер елның кайсы вакыты? (Яз). Балалар, менә бу рәсемнәргә карагыз.”Ел фасыллары картинасы”(2слайд)
Тәрбияче балаларга “Унике ай” фильмын карарга тәкъдим итә.(3 слайд)
Тәрбияче. Балалар, картинада язның нинди билгеләрен күрәсез? (Кар эри, тамчылар тама, гөрләвекләр ага). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Әйе яз килде. Балалар, сез беләсезме, иртә яз, яз уртасы, яз ахыры була. Бергәләп кабатлыйк: иртә яз, яз уртасы, яз ахыры (Балаларны активлаштыру). Балалар, без сезнең белән рәсемнәр карарбыз, ә сез сайлап алган рәсемегезнең язның кайсы чорына туры килгәнен әйтергә тырышырсыз.
Тәрбияче яз картинасын тәкъдим итә. Балалар өстәл янына килеп, шул картиналарны алалар һәм үз фикерләрен аңлаталар.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Әйе иртә язда әле карлар эри генә башлый, гөрләвекләр ага, җылы яктан кошлар кайта башлый.(6 слайд) Яз уртасында кар эреп бетә, җылы яктан кошлар кайтып бетә, кешеләр урамнарны чистартырга чыгалар, агачлар утырталар.
Физминутка(“Кошчык чыпчык”) Бергәләп урамнарны җыештыру, агачлар утырту өмә дип атала. Бергәләп кабатлыйк: өмә. (Балаларны активлаштыру).(7 слайд) Яз ахырында агачлар яфрак яра башлый, җир өсте яшел чирәм белән каплана.(8 слайд) Балалар, кошлар җылы яктан кайчан кайта? (Яз башында). Балалар, ә җылы яктан нинди кошлар кайта? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, яз көне җылы яктан карлыгачлар, сыерчыклар, кара каргалар, сандугачлар кайталар.(9 слайд) Балалар, кошлар җылы яктан кайткач, яз уртасына кадәр оялар коралар, ә яз ахырында балалар чыгаралар. Бергәләп кабатлыйк: оя коралар, бала чыгаралар.
Балалар безнен урманда тагын нинди җәнлекләр яши икән,табышмакнын җавабыннан эзләп табарбыз.
1.Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар эзли. (Бүре)
2.Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята. (Аю)
3. Урманнан чыгар, корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле. (Төлке)
4. Энәләре үзе белән йөри,
Үзе тегә белми. (Керпе)
5.Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян) 6.Кош түгел оча, ябалактан курка, Сызгырса, бөтен урманны янгырата. ( Тиен ). Балалар, ә яз көне җәнлекләр нишли икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). (Тәрбияче “Яз көне җәнлекләр” картинасы күрсәтә). Әйе, яз көне җәнлекләр тормышында да үзгәрешләр була. Нинди үзгәрешләр икән?(10-11 слайд) (Яз көне куяннар ак туннарын салып, соры туннарын кияләр. Барлык җәнлекләр кышкы йоннарын коеп, яңаларын кияләр. Җәнлекләрнең балалары туа. Аюлар, керпеләр кышкы йокыдан уяналар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар!Балалар без сезнен белән хәзер урман аланына барырбыз,Тик аланда кагыйдәләрне утәргә кирәк ,ә сез беләсезме? - Шаулама!
- Чүпләмә!
- Рәнҗетмә!
Балалар, яз көне матур чәчәкләр үсә.(12-13 слайд) Нинди чәчәкләр икәнен сез үзегез белергә тиеш. Без хәзер “Бу нинди чәчәк?” дигән уен уйнарбыз. Өстәлдә төрле язгы чәчәкләр ясалган карточкалар ята, алар капланган. Балалар бер-бер артлы өстәл янына киләләр, бер рәсемне алалар, чәчәкнең исемен атыйлар, 2-3 җөмлә белән чәчәк турында сөйлиләр.Тәрбияче. Алсу, кил, бер рәсемне ал әле. Анда нинди чәчәк ясалган?Алсу. Бу умырзая чәчәге. Ул иртә язда кар астыннан чыга. Умырзая урманда үсә.Тәрбияче. Булдырдың Алсу! Самат, син дә бер рәсемне ал.Самат. Бу тузганак чәчәге. Ул яз ахырында чәчәк ата. Тузганак чәчәге сары төстә.Тәрбияче. Булдырдың, Самат! (Шул рәвешле тәрбияче балалардан сорый, кайбер чәчәкләрнең атамасын аңлатырга мөмкин). Балалар, чәчәкләрне сакларга кирәк, аларны өзәргә ярамый, өзмичә генә сокланырга кирәк. Табигаттә яшәүче боҗәкләр беләндә танышыйк нинди боҗәкләр икән?(Бөҗәкләр турында табышмаклар) Аягы кулдан югары,
Сикерә талдан югары;
Ни кош түгел, ни корт түгел,
Тезе билдән югары.
(Чикерткә)
Кырда кара казаным кайный.
(Кырмыска оясы)
Җаны бар да каны юк,
Йөк тартырлык хәле юк.
(Чебен)
Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя.
(Бал корты)
Канаты бар, каны юк.
(Күбәләк)
Безнен кубәләк турында уен шигыребездә бар әйдәгез уйнап алыйк.
Бала белән күбәләк Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык? Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда. Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе. Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Булдырдыгыз, балалар! Балалар без Габдулла Тукайның”Бала белән күбәләк “фильмын карарбыз. Балалар яз көне шагыйрнең дә туган көне булу сезне тагында шатландырдымы?
Балалар рәсемдә ясалган кубәләкләрне буярга кирәк аларнын һәрберсен матур тосләргә буярга кирәк, Кубәләрләрнен ничек очасылары килә булышабызмы аларга?
Тәрбияче: – Кеше гомере буе табигатьтән файдалана. Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш.Әйдәгез, бергәләп табигать сагына.
Рефлексия:без бүгенге шөгылдә максатыбызга ирештекме икән соң? Әйдәгез тикшереп карыйбыз.Сезнең агачлар үстерәсегез киләме? Матур агачлар үстереп табигатебезне тагын да ямьлерәк итәр идегезме? Дәрес сезнең өчен кызыклы булдымы?Менә шушы каен агачын бизибезме? Сез аны бизәр өчен нинди төсләр сайлар идегез? Төсләргә аңлатма биреп китәм яшел төс- дәрес кызыклы булды, мин агачлар үстерегә телим;сары төс -дәрестә миңа бик авыр булды, ләкин мин агачлар үстерү кагыйдәләрен өйрәнәчәкмен ,кызыл тос – мин агачлар үстерергә теләмим.Һәр бала үзенен фикерен җиткерә. Балалар, сез үскәч тә табигатькә, Җир- анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанам. Ә сезнең табигатькә, Җир – анага нинди сүзләрегез бар? Гөл чәчәкләр, өзмәдек без
Куаклар сындырмадык.
Яшел табигать кочагында
Уйнадык та җырладык.
Кояшка карап елмайдык,
Җилләргә сәлам бирдек
Саф һаваны суладык . Бар матурлыкны курдек
Сакларбыз, үсемлекләрне,
- Өзмәбез чәчәкләрне,
- Кош оясына тимәбез,
-Сакларбыз бөҗәкләрне.
- Агач куаклар утыртып,
Урманнар үстерербез. - Чишмә - күлләрне һәрвакыт Без чистартып торырбыз. Саф һавага чыккач без кагыйдәләрне утәрбез, бу билгеләрне күзәтербез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.
1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты
Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек
Тәҗрибә үткәрү: Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар? "Бүлмә гөле"...
"Яз" темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль
Балалар белән алдагы эшчәнлекләрдә "Яз" текмасы буенча өйрәнгән материалларны кабатлау, йомгаклау буенча шөгель....
Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"
Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...
“Нәни эколятлар” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә экология темасына ачык шөгыль)
Максат: Балаларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү.Табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген төшендерү.Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үсте...
“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты
Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру, балаларның мөстәкыйль фикер...