Суның үзенчәлекләре
опыты и эксперименты по окружающему миру (старшая группа)

Газизянова Эльмира Саматовна

Экспериментирование с водой

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sunyn_uzenchleklre.docx19.75 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ «МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ»

МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

ТЕМА: «Суның үзенчәлекләре» тәҗрибә.

Зурлар төркемендә сөйләм теле шөгыленә конспект.

                                                                  Әзерләде:

                           тәрбияче Газизянова Э.С.

 

Татарстан

Түбән Кама шәһәре

86 нчы балалар бакчасы

Тема:

«Суның үзенчәлекләре» тәҗрибә.

Интегральләштерелгән белем бирү өлкәсе:

Социаль-коммуникатив үсеш.

Танып белү үсеше.

Сөйләм үстерү.

Төре:

Интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге.

Балалар катнашында эшчәнлекнең үзенчәлекле төрләре

коммуникатив, танып белү, сөйләм үстерү, иҗади эшчәнлек, ял минуты, тәҗрибә.

Максат:

Балалар  эшчәнлегендә интегральләшкән төр белән уңышлы шартлар тудыру.

Бурычлар:

1. Яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү.

2. Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү

сәләтен үстерү.

3. Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

Эшчәнлек барышында кулланылган методик алымнар һәм оештыру эшенең формалары:

  • Уен шартлары булдыру;
  • Күрсәтү;
  • Балаларның сөйләме;
  • Фикер алышу;
  • Әңгәмә оештыру;
  • Ял минуты үткәрү;
  • Балалар эшчәнлеге;
  • Тәҗрибә үткәрү.

Җиһазлар һәм материаллар:

Глобус, кашыклар, сулы стаканнар, сөт , тоз, елга комы, кайнап чыккан су, пыяла,

Алдан эшләнгән эш:

Краннан аккан суны күзәтү, су турында әңгә мә оештыру.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар мин сезгә табышмак әйтәм, сез аның җавабын белегез:

Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк. (Су) (балалар җавабы)

Тәрбияче: Бик дөрес . Глобуска карап алыйк әле. Иң күбе нинди төс күрсәтелгән.

Балалар: Зәңгәр – су.

Тәрбияче: Димәк җир шарында күп урынны су алып тора икән. Балалар, ә сез су турында ниләр беләсез? Ул нинди?

Балалар: Су – иссез, төссез, сыек, агучан, үтә күренмәле...

Тәрбияче: Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр сусыз яши алалармы? Алар суны каян таба? (балалар җавабы)

Тәрбияче:  Сулыкларны пычратырга ярыймы?

Балалар: Сулыкларны пычратырга ярамый, чөнки анда яшәүчеләргә начар була.

Тәрбияче: Су нинди  халәттә була ала?

Балалар: Каты халәттә һәм сыек халәттә була ала.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез без сезнең белән хәзер  тәҗрибәләр үткәрәбез. Моның өчен безгә су кирәк булыр.

Беренче тәҗрибә:

Тәрбияче: Иснәп карагыз әле, суның исе бармы? (Балалар суны иснәп карыйлар). Димәк алда инде без сезнең белән әйткән идек. Су нинди?

Балалар: Су – иссез.

Икенче тәҗрибә:

Тәрбияче: Суның тәме бармы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Балалар,  стаканнар һәм тоз салынган савытлар. Суга тоз салып карыйк әле, нәрсә булыр икән. (балалар сулы стаканнарга тоз салалар һәм кабып карыйлар)

Балалар: Су тозлыга әйләнде.

Тәрбияче: Димәк, суга тәм кертергә була икән. Әгәр без аңа шикәр салсак, су нишләр.

Балалар: Су баллы була.

Өченче тәҗрибә:

Тәрбияче: Балалар, сез бер стаканга тоз салган идегез. Алдыгызда торган икенче стаканга ком салып, болгатыгыз.

Кайсысы эреде? Ни өчен? Тоз кая китте?(балаларның җаваплары) .

Тәрбияче: Әйдәгез, бераз уйнап алыйк.

Хәрәкәтле уен «Яр – су».

Озын сызык сызыла. Сызыкның бер ягы «Су», икенче ягы – «Яр». Алып баручы «Яр – су, яр – су, яр – су» дип тора, ә балалар, буталмыйча, ул әйткән җиргә сикерәләр. Буталганы уеннан чыга. Иң соңгы калган бала җиңүче була.

Дүртенче тәҗрибә:

Тәрбияче: Су белән тәҗрибәләрне дәвам итик. Минем алда ике сулы стакан. Берсенә мин сөт салам. Су нинди төскә керде?

Балалар: Ак. Тагын суны краска салып төс кертергә була.

Тәрбияче: Бик дөрес. Димәк, суга төс кертергә була.

Бишенче тәҗрибә:

Тәрбияче: Кайнаган чәйнектән мин су салдыма. Нәрсә күрәсез?

Балалар: Пар күтәрелә.

Стаканның өстен пыяла белән ябабыз, бераздан анда су парлары пәйда була.

Тәрбияче: Су – парга әйләнә.

  • Балалар, сез буген нәрсә турында белдегез? (балаларның җаваплары).
  • Бүген алган белемнәрегез турында кемнәргә сөйләр идегез?(балаларның җаваплары)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бу...

Чыгыш.”Педагогның профессиональ эшчәнлегендә психологик үзенчәлекләр”

Һәр кеше узенең тормышында профессиональ эшчэнлегендэ проблемалы авырлыклар белэн очрашып тора.Моның ачык мисалы- педагог профессиясе.Ул коллегалары,администрация,балалар белэн,ата-аналар белэн,хезмәт...

Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм ...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Зурлар төркеме балаларының яшь үзенчәлекләре

(әти-әниләр җыелышында чыгыш)...