“Тарих йомгагын сүтү”
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Мустафина Гузалия Хазиповна

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үзләре яшәгән бистә турында белемнәрен ныгыту һәм тулыландыру. Мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.

        Үстерелеш бурычлары: Танып белү эшчәнлеген, күпбелүчәнлелекне    үстерү; күзаллауларын киңәйтү. Сүзлек запасын активлаштыру һәм баету. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбия бурычлары: Балаларда халкыбызның тарихына кызыксыну уяту. Туган җиребезне ярату, аның белән горурлану һәм милләтара дуслык,игътибарлылык хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kukmara.docx21.48 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                               

Тема: “Тарих йомгагын сүтү”

( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

        Максат:

 Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үзләре яшәгән бистә турында белемнәрен ныгыту һәм тулыландыру. Мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.

        Үстерелеш бурычлары: Танып белү эшчәнлеген, күпбелүчәнлелекне    үстерү; күзаллауларын киңәйтү. Сүзлек запасын активлаштыру һәм баету. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбия бурычлары: Балаларда халкыбызның тарихына кызыксыну уяту. Туган җиребезне ярату, аның белән горурлану һәм милләтара дуслык,игътибарлылык хисләре тәрбияләү.

        Җиһазлар һәм материаллар:

 Күрсәтмә материаллар: мультимедия куллану: Кукмараның тарихы һәм    бүгенге көне чагылдырылган фоторәсемнәр; татар халык көе язылган касета; түбәтәй.

Таратма материаллар: итек шаблоны, төрле төстәге бетерелгән салфетка,клей, пумала.

 Балалар белән алдан эшләнгән эш: Кукмараның итек, тегү, мех фабрикаларына экскурсияләр, әнгәмәләр уздыру. Кукмара турында шигырьләр, җырлар тыңлау. Бистәдә яшәүче төрле милләт кешеләре турында альбом карау, уеннар оештыру.Чал тарих сүзенең мәгәнәсен аңлату.

        Тәрбияченең әзерлеге: Кукмара музееның белгечләре белән очрашу,

        Кукмара бистәсенең тарихын өйрәнү һәм мәгьлүмат алу.

        Шөгыль барышы.

        -Хәерле көн, балалар! Менә тагы яңа көн туды. Яңа көн тууга, безнең бу              җирдә яшәүгә ышанычыбыз арта. Туган якның матурлыгын күреп, якынрабызның, әти-әниләребезнең яхшы мөнәсәбәтләрен тою үзе зур бәхет икәнең аңлап, сөенеч шатлыклар белән шөгылебезне башлыйбыз.

        - Ишек шакып хат тапшыралар.( хат эчендә диск; дискны ноутбук ярдәме белән ачып карау; экранда Татарстан Республикасының картасы)

        - Балалар, бу безнең республиканың картасы.

        -Безнең республика ничек дип атала?

        - Ә без республиканың кайсы бистәсендә яшибез?

        -Бүгенге шөгылебездә үзебезнең бистәбез Кукмара турында сөйләшербез.

          (экранда йөмгак рәсеме барлыкка килә)

        -Балалар, бу тарих йөмгагы. Ул безне Кукмараның чал тарихына алып китәр.

        - Безнең Кукмара бик күп еллар элек барлыкка килгән. Иң башта Туеш исемле авыл булган.(Туеш авылы фотосы) Ул мул сулы һәм матур Нурминкә буенда урнашкан. Керәшен татары Асафулла Иноземцев (портреты) бакыр эретә торган завод тоткан. Кешеләр авыллардан килеп анда эшләгәннәр.

        - Тора бара тимер юл кырыенда ике бертуган Николай Васильевич Һәм Сергей Васильевич Комаровлар (портретлары) итек фабрикасы булдыралар.(итек фабрикасының фотосы) Монда якын – тирә авыллардан кешеләр килеп эшләгәннәр. Бүгенге көнгә кадәр итек фабрикасы үзенең эшен дәвам итә. Фабрикада заманча көйләнгән машиналар кешегә ярдәм итеп эшне җиңеләйтеп эшлиләр.(яңа фабрика фотосы)

         -Анда нәрсә җитештерәләр дип уйлыйсыз?( балалар җавабы)

        - Сезнең берәр туганыгыз бу фабрикада эшлиме?(берәр бала сөйли)

        - Балалар, безнең бистәдә тагын нинди данлыклы фабрика бар?( тегү фабрикасы)

        - Бик дөрес әттегез.

        -Нигез салучы булып Михил Дмитриевич Родыгин тора. (портреты)

        - Ул фабрикада нәрсәләр тегәләр?( балалар җавабы)

        - Әйе, балалар фабриканың җитештерелгән киемнәре Кукмараның данын бик ерак шәһәрләрдә яклаган.(җитештерелгән продукциянең фотосы)

        -Безнең бистәдә тагын нинди фабрикалар бар?(балалар җавабы һәм мех фабрикасаның фотосы)

         - Кем әйтә ала мех фабрикасында нәрсәләр тегәләр?(фабрикада җитештерелгән продукциянең фотосы)

         -Безнең бистәдә нинди заводлар бар?(металл савыт- саба заводы, сөт- май заводы, кирпич заводы һ.б) Бик дөрес әйттез.(заводлар фотосы)

         -Безнең бистәдә нинди милләт кешеләре яши?(балалар җавабы)

         -Һәр милләт кешесе бер берсеннән нәрсә белән аерыла?( балалар җавабы һәм безнең бистәдә яшәүче милләт кешеләренең фотосы)

        -Ә шулайда алар бердәм дус тату эшлиләр һәм яшиләр.

          Физкультминуты. Татар халык уены “ Түбәтәй” (көй уйнаганда балалар бер берсенә түбәтәй бирәләр.көй туктаганда кулында түбәтәй калган бала җаза үти: төрлә милләт халык биюләрен, җырларын башкара)

-Бүгенге көндә дә безнең әби-бабаларыбызның эшләрен дәвам итүчеләр бар. Күп кенә авылларда шәлләр бәйләп, итекләр басып, түбәтәйләр чегеп яшиләр.

  • Тегүче дә, төзүче дә

        Кукмара егетләре.

Җанга рәхәт “Мелита” ның

Туннары, бүрекләре.

Кирпечтән коттедж төзиләр,

Итеген дә басалар

Матур итеп бизиләр

Һәр эшнең җаен беләләр

Алтын куллы осталар.

- Бездә хәзер сезнең белән осталарга әверелеп итекләргә бизәкләр     төшерик.(әкрен генә көй астында балалар кәгазьне бетерү алымы белән бизәк төшерәләр)

 -Рәхмәт сезгә балалар бик тырышып бизәдегез итекләрне. Хәзер аларны     күргәзмәгә куек.(ясалган эшләрне күргәзмәгә кую)

- Менә балалар, йомгакны сүтеп бетереп Кукмараның чал тарихында     сәяхәт итеп алдык.

        -Бүгенге шөгылебездә нинди яңалык белдегез?(балалар җавабы)

-Шөгылебезнең ахырында минем сезгә Казанда иҗат итүче шагыйрь,             төбәктә туган, якташыбыз  Фоат Галимуллинның “Кукмарам” дигән шигырен укып үтәсем килә.

Кукмарам.

Көн дә сездән хәбәр бирә

Әкрен искән таң җиле

Һәркемгә дә җанга якын,

Кадерле туган җире

Кукмара, Кукмара,

Якын түгел шул ара.

Йөрәк сагышымны алып?

Хатларым сиңа бара.

Олы эшегезнең даны

Илем буенча китте.

Хезмәттәге уңышыгыз

Күңелемне җилкетте.

Кукмара, Кукмара

Әйтерсең, олы ара.

Синең матур эшләреңнән

Йөрәгем илһам ала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Тарих тәгәрмәче

Балаларда борынгы бабаларыбыз тормышы, үткәннәр турында  кызыксыну уяту, белемнәрен гомумиләштерүгә нигезләнгән эшчәнлек....

Мектеп алды даярлық кластарының сабақтары.

Балаларға 1-10-ға дейін тура және кері санау дағдысын,сандардың көршілерін , жыл мезгілдері мен апта,ай күндерін үйрету, есте сақтау қабілетін дамыту....

Памятка для родителей "Тары-бары-тарары, Мы - мультипликатор-р-р-ры!"

Памятка поможет родителям ребёнка, посещающего группу компенсирущей направленности, закреплять его речевые умения и навыки дома с удовольствием и радостью....

«ТАРЫ – БАРЫ – РАСТОБАРЫ, ПОСИДИМ У САМОВАРА»

Сценарий музыкальной гостиной, посвященной к дню города – Тула в средней группе...

ТОРМЫШ ДИГӘН ӘКИЯТНЕҢ ЙОМГАГЫН СҮТТЕ ТУКАЙ.

                                           Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чиш...