"Яшелчәләр" темасына проект
проект по окружающему миру (младшая группа) на тему

Халилова Халидя Агзамовна

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен баету, тулыландыру, сөйләм телен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pechat_proekt_umk_yashelch.docx16.71 КБ

Предварительный просмотр:

 “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

7 НЧЕ ГОМУМИ ҮСТЕРЕШЛЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

«Яшелчәләр”

темасына проект

Төзеде :

Халилова Халидә Агзамовна

I нче квалификацияле тәрбияче

Түбән Кама

2016 ел

Проектның төре: иҗади, мәгълүмати - практик

Үткәрү вакыты: октябрь ( 2 атна)

Катнашучылар саны: төркем балалары, тәрбияче, ата- аналар

Максаты: балаларны табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турындагы күзаллауларын киңәйтү,
яшелчәләр турындагы белемнәрен тулыландыру, камилләштерү.

Актуальлеге:Балаларның тирә – юнгә кызыксынучанлык дәрәҗәсе түбән, яшелчәләр турында белемнәре сай булулык, ана телендә исемнәрен  белмәүлек.

Тәрбия бурычы:  балаларда сорауларга җавап бирү теләге һәм табигатькә уңай караш , кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның тышкы күренеше, төсе, тәме, формасы  буенча яшелчәләрне (кишер,  помидор, кыяр) аера белү осталыгын, игътибарын, кабул итүләрен, диалоглы сөйләмен, сенсор сәләтләрен үстерү.
Белем бирү бурычы: яшелчәләрне татарча исемнәрен әйтә белергә өйрәтү.

Әти-әниләр белән эш:

-Анкета тутыру;

-Яшелчәләр маскалары ясау

-Балалар белән шигырьләрне, җыр сүзләрен ныгыту;

-Яшелчәләр  темасына раскраскалар буяу;

-Көз бәйрәмендә катнашу.

Тәрбиячеләр белән эш:

-Өлкән тәрбияче белән проктның планын төзүдә киңәшләшү;

-Музыка җитәкчесе белән бәйрәмгә җырлар өйрәнү, уеннарга, биюләргә битлекләр, төсле яфраклар ясау, музыка сайлау. Бәйрәмгә сценарий әзерләү;

-Татар теле тәрбиячесе белән темага кагылышлы рәсемнәр, видео язмалар әзерләү;

-Саф һавада, режим вакытларында, шөгыльләрдә фотога төшү.

Балалар белән эш: мөстәкыйль эшчәнлек, җырлар өйрәнү, сюжетлы-рольле , дидактик , бармак,  хәрәкәтле уеннар, рәсемнәр ясау; турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге ( әвәләү, танып белү эшчәнлеге, матур әдәбият белән танышу, кисеп ябыштыру), ял минутлары.

Проектның этаплары:

I – әзерлек: балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, теманы уйлау, максат кую, перспектив план төзү; темага кагылышлы әдәби әсәрләр белән танышу;

тема буенча иллюстратив материал әзерләү;

балаларга һәм ата-аналарга эш әзерләү. 

 II – төп:Дидактик уен:   «Бир әле” , “Серле  капчык” , “ Парын тап”, “ Төсен тап”, “ Без яшелчә утыртабыз”, “ Бакчада нәрсә үсә?”

 Хәрәкәтле уен “ Кыяр”, “ Тамырлар һәм сабаклар”,  “Кем тизрәк кәрзинне тутыра”.

Бармак уены  “Кәбестәне  турыйбыз”.

Сюжетлы –рольле уен  “Яшелчә кибете”.

Танып белү эшчәнлеге  “ Безнең яшелчә бакчасы”.

Күмәк җырлы уен “ Матур бакча”, “ Көз көз әйт әле”.

Пластилиннан яшелчәләр әвәләү.

Яшелчәләр рәсем күргәзмәсе оештыру.

Иртәнге гимнастика “ Бакчада уңыш җыябыз”, “Без барабыз, барабыз”.

Сәхнәләштерү  “ Шалкан” ,  “Аю белән бабай”.

Шигырь ятлау “ Кишер түтәле”, “ Бакчалар”.

Өстәл уеннары “Яшелчәләр лотосы”, “ Нәрсә артык”.

Матур әдәбият әсәрләре уку.

Суган утырту.

III – йомгаклау: Көз бәйрәме

Педагогик киңәшмәдә  проектны  презентацияләү.

Пректның нәтиҗәсе:

-Проектны тормышка ашыру дәверендә балалар, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр арасында тыгыз элемтә оешты;

-Балаларның кызыксынучанлык сыйфатлары артты;

-Сүз байлыклары артты, сөйләм теле баеды; Яшелчәләрнең татарча исемнәре һәм тышкы билгеләре тулаем өйрәнелде.

Алга таба бурычлар

Балаларга ана телен белүнең мөһимлеген төшендерү.

Ата-аналарда балаларын ана телендә укыту теләге тудыру.

Әти-әниләргә киләчәктә дә балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торуларын теләп калу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательский проект «ВОЛШЕБНАЯ ВОДА» Участники проекта: педагоги и дети подготовительной группы. Руководитель проекта: воспитатель Тюленёва Т.А.

Большую роль в экологическом образовании дошкольниковиграет практическая, исследовательская деятельность вприродных условиях. К сожалению, современные дети, особенногородские, имеют весьма огран...

пед.проект "По страницам ВОВ" визитная карточка портфолио проекта, план реализации, проект текстовый вариант, презентация

педагогический проект по патриотическому воспитанию. цель, задачи план реализации содержание....

Социально-коммуникативное развитие младших дошкольников в рамках реализации ФГОС. Долгосрочный проект «Дорожная грамота». Паспорт проекта. Тип проекта- практико-ориентированный, коллективный. Вид проекта - долгосрочный, сентябрь 2018 года - май 2019 года

Актуальность проекта.Ежедневно в дорожно-транспортных происшествиях получают травмы, и гибнет много людей. Дошкольники составляют четвертую часть от общего числа пострадавших в ДТП дете...

Проект "Спортивная зима" Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здорового образа жизни; • ознакомление с

Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здоро...

Паспорт проекта «Пчёлкин огород». Тип проекта : среднесрочный, исследовательский. Участники проекта : дети, воспитатели, родители воспитанников. Возраст детей: 6 – 7 лет. Цель проекта: Создание условий в группе и на участке для развития познавательного и

Задачи проекта:Расширять знания детей и представления о культурных  растениях и цветах (их строении и полезных свойствах овощей).Знакомить детей с особенностями выращивания цветов и культурных ра...

МАДОУЦРР д/c «Теремок» Проект «Волшебница вода» " в средней группе «Почемучки» Воспитатель: Ганшу О.А.. 2022г. Проект: краткосрочный (с1.02 -20.02.22) Тип проекта: познавательно – исследовательский. Участники проекта: дети средней группы, воспитат

Проблема:  Отсутствие у детей представлений о значении воды в жизни всего живого на земле.Актуальность проекта: Экологическое воспитание, как никогда, является одной из актуальнейших проблем...

Проект в подготовительной группе на тему: «Зимующие птицы» Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочный (1 неделя. С 19.12.2022 – 23.12.2022) Авторы проекта: воспитатель Анисимова

Проект в подготовительной группе на тему:«Зимующие птицы»Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочны...