"Икмәк"(шөгыль эшкәртмәсе)
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
Яңа Чишмә районы Чертуш башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы
Мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен
шөгыль эшкәртмәсе.
Тәрбияче: Сабирова Р.Г.
Чертуш авылы
Максат: 1.Икмәк үстерүнең авыр һәм мактаулы хезмәт булуы турында белем бирү; ”икмәк”-көндәлек азык булуын аңлату; камырдан пешкән ризыклар төре белән таныштыру.
2.Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, хәтер, логик фикерләү
сәләтен үстерү.
3.Балаларда хезмәт кешесенә хөрмәт, икмәккә сак караш,
туган телне, туган җирне ярату хисе тәрбияләү.
Материал: посылка, бодай, арыш, башак, авыл хуҗалыгы машиналары сүрәтләнгән рәсемнәр, урак, камырдан пешкән ризыклар рәсемнәре, ак күмәч, кара ипи.
Шөгыль барышы.
I. Оештыру моменты.
Тәрбияче. Исәнмесез балалар.Бүген без сезнең белән икмәк турында сөйләшербез.
Татар халкы гомер- гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән , чөнки икмәк – ил тоткасы ул. Икмәктән башка тормыш юк. Ипине зурлап, халкыбыз: “Икмәксез алтын тавы башында да ачка үлүең бар”, - дигән. Димәк, кеше ипине алтын-көмеш, кыйммәтле ташлардан өстен куйган.
Балалар без ипине кайдан сатып алабыз?
Балалар. Без икмәкне кибеттән сатып алабыз.
Тәрбияче.Ә сез камырдан пешкән нинди ризыклар беләсез?
Балалар.Камырдан өчпочмак , бәлеш,күмәч, ипи, гөбәдия пешерәләр.
II. Посылка белән танышу.
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, безгә уңыш бабайдан посылка килгән.Тышына нәрсә сүрәтләнгән?
Балалар.Башак рәсеме ясалган.
Тәрбияче -Әйдәгез, уйлыйк әле, посылка эчендә нәрсә икән?
Балалар. Посылка эчендә икмәк.
Тәрбияче .Ә кайдан белдегез?
Балалар. Хуш исе аңкып тора.
Тәрбияче. Дөрес, посылка эчендә икмәк (ачып күрсәтү)
Әй ипекәй, ипекәй,
Шундый да тәмле булып,
Хуш исләр белән тулып,
Каян килдең син безгә?
Күрегезче, күрегез,
Өстәлгә ипи килгән!
Нинди матур күпергән!
Беләсезме үз юлында
Ул күпме хезмәт күргән!
Тәрбияче. Кайчандыр кеше бодай чәйнәп караган һәм ул аңа бик тәмле булып тоелган. Соңрак кешеләр бодайны таш белән вакларга өйрәнгән. Вакланган бодайдан он килеп чыккан. Бераздан кешеләр оннан икмәк пешерергә өйрәнгән.
Икмәкне безнең илдә һәрвакыт зурлаганнар, хөрмәт иткәннәр.Кунакларны да бит ипи-тоз белән каршы алалар.
Яшәү чыганагы-Кояш нурын,
Җир былысы саклап үзендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
III. Мәкальләр әйтү буенча эш.
Тәрбияче. Балалар ипине русча ничек әйтәбез?
Балалар. Хлеб, хлебушка.
Тәрбияче. Икмәк турында мәкальләр бик күп .
Әйдәгез без өйрәнгән русча һәм татарча мәкальләрне искә төшерәбез.
1нче бала-“Икмәк”- илебезнең төп байлыгы”
2 нче бала-“ Без хлеба – нет обеда”.
3 нче бала-“ Хлеб – батюшка, вода – матушка”.
4 нче бала- “Ил терәге икмәк”
5 нче бала- “ Будет хлеб – будет и песня”.
6 нче бала- “Икмәкнең валчыгы да изге һәм кадерле”
7 нче бала-“ Хлеб нельзя бросать на пол”.
8 нче бала-“ Хлеб надо всегда доедать”.
9 нче бала-“Адәм баласы икмәксез яши алмый” һ.б
Тәрбияче. Авыр заманнарда икмәкнең бәясе алтыннан да кыйммәтрәк булган. Бөек Ватан сугышы вакытында икмәкне алабута орлыкларыннан, төрле үләннәрдән пешереп ашаганнар. Менә шундый ипекәйне көненә 125 граммлы кечкенә кисәкләр итеп кенә биргәннәр. Башка ризык булмаган, кешеләр икмәк-яшәү чыганагы икәнен аңлаганнар. Икмәк-байлык, муллык билгесе.
Бүгенге көндә кибеттә икмәкнең төре бихиссап күп.Үзеңә җитәрлек сатып алып та була.Шуңа да карамастан ипигә бик хөрмәт белән карарга кирәк.Артык кисәкләрне атып бәрергә ярамый.Аның һәр валчыгында кеше хезмәтенең авыр тире түгелгән икәнен исегездә тотыгыз!
IV. Шигырьләр сөйләү
Тәрбияче.Ә сез ипи турында нинди шигырьләр беләсез?Сөйләп үтегез әле.
1нче бала
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәм көндә ипи кирәк!
Бигрәк тәмле карасы,
Бигрәк тәмле агы да,
Күмәче дә-бары да...
2нче бала
Ипекәйнең кайсы да-
Ризыкның хөрмәтлесе,
Җирдә иң кирәклесе!
3нче бала
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәм көндә ипи кирәк!
Ипи космонавтка да
Очучыга да кирәк!
Ипи яңа йолдызлар
Ачучыга да кирәк!
4нче бала
Ипи сатучыга да
Ипи сезгә дә кирәк!
Ипи безгә дә кирәк!
Һәммәбезгә дә кирәк!
Тәрбияче. Әйе, иртән үк һәр гаиләдә табын әзерләнә. Укытучымы, врачмы, космонавтмы-нинди генә һөнәр иясе булсаң да, иртән хуш исле икмәк куелган табын янына утырасың.
Икмәк безнең табынга килер алдыннан бик зур юл үткән.Ә нинди юл икәнен белер өчен без сезнең белән сәяхәткә чыгып китәбез.
V. Табышмаклар чишү.
Тәрбияче. Иң беренче, ягез әле, табышмакларның җавабын әйтегез:
Әй, ипекәй, ипекәй,
Син бит хезмәт җимеше,
Үстерде сине кеше,
Исеме аның-.....
Балалар.Игенче!
Тәрбияче. Башы алтын чук.
Балалар. Бодай!
Тәрбияче.Яз көне җәйгән җәймәне
Көзгә җыеп алдылар
Бер келәткә салдылар.
Караңгыга яптылар.
Балалар. Чәчү, уру, амбардагы ашлык.
Тәрбияче.Диңгез түгел, дулкынлана.
Балалар. Иген кыры.
Тәрбияче. Яз көне җирне нәрсә сөрә?
Балалар.Трактор.
Тәрбияче.Ә кем тракторда йөри?
Балалар.Тракторист.
Тәрбияче.Менә рәсемнәр.Шул рәсемнәр арасыннан тракторның җир сөрүен , чәчүен, сукалавын табыгыз. ( №1-рәсемнәр күрсәтелә).
-Менә балалар бодай-арыш. Бодайдан ак ипи килеп чыга, арыштан-кара.
-Менә балалар, бөртекләргә күз салыгыз. Алар шундый кечкенә, ләкин каты җирне ерып кояшка кулларын суза. Менә безнең бөртек үсә-үсә башаклана.
Әйдәгез, бераз гына ял итеп алыйк.
- Ял минуты.
-Без дә бөртек сыман үсеп чыгабыз,
Кояшка тартылабыз!
Үсә-үсә башакланабыз,
Җилдә тирбәләбез,
Башыбызны иябез!
- Бодаебыз да өлгерде.Урып-җыю вакыты да җитте.Элеккеге заманнарда ашлыкны урак белән урганнар.Таң атуга бөтен гаилә белән кырга чыкканнар. Кечкенә балалар да уракка йөри торган булган.
- Ә хәзерге заманда уракны нәрсә алыштыра икән, табышмакның җавабын белерсезме икән?
-Үзе ура, үзе суга,
Үзе капчыкка сала,
Шаулап-гөрләп эшләгәндә,
Кыр матурланып кала?
Балалар.Комбайн.
V I. Слайдлар карау..
Тәрбияче.Икмәк үстерү – гаятъ авыр һәм катлаулы эш. Искә төшерик әле: икмәк өстәлгә нинди юллар белән килә? Кешегә нинди машиналар ярдәм итә? Әйдәгез игенчеләр башкарган хезмәтне шушы рәсемнәр ярдәмендә искә төшерик (слайдлар ярдәмендә).
Слайд №1) Тракторның җирне сукалый, тырмалый торган эш вакыты күрсәтелгән.
(Слайд №2) Бодай, арыш чәчү вакыты күрсәтелгән.
(Слайд №3) Беренче шытымнар. Аларның нык булып үсүе өчен һава торышының кояшлы һәм явымлы булуы кирәк.
(Слайд №4) Өлгергән башаклар күрсәтелгән.
(Слайд №5) Ашлыкны вакытында җыеп алырга кирәк, чөнки башаклардан орлыклар коелырга, икмәк әрәм-шәрәм булырга мөмкин.
(Слайд №6) Тегермәндә бодайны салып тарталар.Бодайдан он барлыкка килә. Тегермәндә эшләүче кешене без ничек атыйбыз?
Балалар. Тегермәнче дип атыйбыз.
(Слайд №7) Әзер оннан камыр басыла (ипи пешерү өчен :сөт. май, чүпрә,күкәй. тоз кушалар)
(Слайд №8) Соңгы рәсемебездә, өйдә пешкән ипине күрәсез, шигырь тыңлап үтегез.
Тәрбияче.Мичтән чыккан җылы икмәк белән
Сыйлый әнкәм, сыйлый барысын.
Аннан искә ала, басуларда
Үскән чагын бодай-арышның.
Ә хәзер “Чылбыр” уенын уйнап алабыз.Ипине нәрсәдән пешерәләр?
Балалар. Оннан.
Тәрбияче.Бодайны кайдан алалар?
Балалар. Башактан.
Тәрбияче. Ә башак кайда үсә?
Балалар. Кырда.
Тәрбияче.Ә кырда аны кем үстерә?
Балалар. Игенче.
Тәрбияче.Игенче үстергән бодайны нәрсә ура?
Балалар.Комбайн.
Тәрбияче.Ипи басуда үсә, Шуннан килә өстәлгә,
Аннан амбарга күчә. Безгә күәт өстәргә.
Аннары мичтә пешә, Ипи булса табында,
Кызарып мичтән тәшә. Булдырам мин барын да.
Балалар, күрдегезме, ипи, күмәч ясау өчен, күпме эш башкарырга туры килә.
VII. Рәсем ясау
Тәрбияче.Хәзер башак рәсемен ясап алабыз.
Менә аның сабагы.Өсле-өсле ярым түгәрәкләр куябыз.Кояш нурлары кебек балкып торсын безнең башагыбыз!
Тәрбияче.Безнең сәяхәт азагына якынлаша.Менә никадәр күпме кеше безнең табынга киләсе икмәккә көч-куәт куя!
Икмәк игенченең җан җылысы.
Җир ананың кадер-хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне!
- “Мин яратам сине,Татарстан!”җырын башкару белән шөгыль бетә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.
Максат: Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм кыргый җәнлекләр то...
"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)
Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....
Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле
Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы 2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...
Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”
- Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.- 4 кә кадәр санауны ныгыту.- Предметларны төсләре буенча аеру.- Зур, кечкенә һәм...
“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
"Минем гаилә" шөгыле
Рус балалары өчен зурлар төркемендә “Минем гаилә” темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...
"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)
Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...