Бүлмә гөлләре үстерү
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Зурлар төркеме балалары өчен экологик тәрбия бирү буенча план конспект.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bulm_gollre_usteru.doc | 838 КБ |
Предварительный просмотр:
Экологик тәрбия – хезмәт
86 нчы балалар бакчасы
Тәрбияче: Шавалиева Г.Р.
Бүлмә гөлләре үстерү, тәрбияләү.
Белем бирү өлкәсе: иннтегральләштерелгән экологик тәрбия.
Үсеш чоры: зурлар төркеме.
Тема: Бүлмә гөлләре үстерү, тәрбияләү.
Максат: 1. Балаларның бүлмә гөлләрен үрчетү ысуллары турында белемнәрен ныгыту.
2. Үзләре үстергән гөлләр турында мөстәкыйльл кайгыртырга өйрәтү.
3. Балаларда табигать почмагында үсә торган бүлмә гөлләренә кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек тәрбияләү.
Җиһазлау: гөл савытлары, туфрак, ташлар,су, таякчыклар,төсле карандашлар, альбом битләре, тамыр җәйгән гөл, суганчыл гөл, фиалка яфрагы, лейкалар, бәләкәй көрәкләр.
Методик алымнар: әңгәмә, физминутка, күзәтү, хезмәт, мөстәкыйль эш – рәсем ясау.
Сүзлек эше: вегетатив, үрчетү.
Белем бирү эше:
Күзәтү “Кышкы бакчада” үтә.
Тәрбияче. Безнең “Кышкы бакчада “ нәрсәләр бар?
Балалар. Кышкы бакчада балыклар, кошлар,ташбака, гөлләр бар.
Тәрбияче. Яхшы балалар, дөрес әйтәсез. Карагыз әле, безнең “Кышкы бакчада” нинди генә гөлләр үсми. Ничек уйлыйсыз Бу гөлләр безгә ни өчен кирәк?
Балалар. Матурлык өчен, һаваны чистарталар.
Тәрбияче. Гөлләр үсәр өчен нинди шартлар кирәк?
Балалар. Су, яктылык, һава.
Тәрбияче. Дөрес әйтәсез, гөлләр безнең дусларыбыз. Алар кешегә сулар өчен кислород бүлеп чыгаралар. Ә безнең гөлләребез шулай матур үссен өчен, без нәрсәләр эшлибез?
Балалар. Гөлләрне карыйбыз, су сибәбез, төпләрен йомшартабыз, яфракларының тузанын сөртәбез, коендырабыз.
Тәрбияче. Бик дөрес. Кеше гөлләрне гел тәрбияләп, карап тора. Без бүген сезнең белән гөлләрне тәрбияләрбез.
Музыка куела.
1.”Гөлләрем”
2.”Бакчабыз нәкъ гөлбакча”
Балалар эшлиләр.
Тәрбияче. Эшне төгәллибез. Кулларны юабыз, сөртәбез, Хәзер лабораторияга керәбез.
Физминутка. Музыка куела- “Утро” Э.Григ көе.
Гөлчәчәкләр күренде (балалар басалар).
Һәм кояшка үрелде (кулларын югары күтәрәләр).
Аларга җылы кирәк,
Кояш астында рәхәт (сузылалар).
Җил исте (чайканалар),
Чәчәкләрне селкетте
Уңга бөгелделәр (бөгеләләр),
Җиргә иелделәр (чүгәлиләр),
Сулга бөгелделәр (бөгеләләр),
Җиргә иелделәр (чүгәлиләр).
Бар син, җил моннан кит (башларны калкыталар),
Чәчәкләргә тими үт (куллары белән алга таба этү хәрәкәтләре ясыйлар).
Алар зур булып үссен (сузылалар),
Безгә шатлык китерсен (утыралар).
Тәрбияче. Балалар сез беләсезме, гөлләрне ничек үрчетергә була?
Балалар. Үсенте белән, суганчыклардан, орлык чәчеп, вегетатив үрчетергә була.
Тәрбияче. Менә сезнең алда – тамыр җибәргән үсенте, суган белән үсә торган гөл, фиалка яфрагы бар. Хәзер без гөлләрне утыртырбыз. Өстәл кырыена якынырак киләбез. Гөлләрне утыртыр өчен иң беренче безгә нәрсәләр кирәк булачак ?
Балалар. Гөл савытлары, ташлар, туфрак, су.
Тәрбияче. Ташлар ни өчен кирәк – искә төшерәбез.
Балалар. Төптән һава йөрсен өчен.
Тәрбияче. Гөл утыртуны нәрсәдән башлыйбыз?
Балалар. Гөл савыты алабыз, ташлар, туфрак салабыз. Таяк белән чокыр ясыйбыз. Су салабыз һәм гөлне утыртабыз. Су сибеп, тәрәзә төбенә яктылыкка куябыз.
Тәрбияче. Мин сезгә туфрак тутырылган гөл савытлары әзерләдем, бергә утыртабыз.
Мөстәкыйль эш – балалар төркемләп гөлләр утырталар.
Тәрбияче. Менә безнең гөлләребез ничек матур утыралар. Безгә Әдилә шушы матур гөлләр турында шигырь сөйләп күрсәтә.
Тәңкә карларны себереп
Тышта буран котыра,
Тәрәзә төбендә гөлем
Ал чәчәктә утыра
Янып торган чәчәкләре
Бүлмәбезне балкыта
Тышта февраль,
Ә чәчәкләр җәй исләре аңкыта.
Балалар парта артларына утыралар.
Тәрбияче. Балалар әйдәгез, хәзер уен уйнап алабыз. Уеныбыз “Бакча гөлләренә булыш” дип атала. Сезнең алдыгызда ясалып бетмәгән рәсемнәр. Үсемлеккә булышыр өчен, нәрсә җитми – ясап бетерергә.
Музыка куела. “Бишек җыры”. Балалар рәсем ясыйлар.
Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар, сез үзегезнең рәсемегездә үсемлекләргә ярдәм итә алуыгызны күрсәттегез. Ничек уйлыйсыз, без үсемлекләрне дусларыбыз дип әйтә алабызмы?
Балалар. Әйе, әйтә алабыз.
Тәрбияче. Сез нинди бакча гөлләре ясадыгыз?
Балалар. Лалә, роза, тузганак, ромашка, кыңгырау, мәк, лилия.
Тәрбияче. Балалар без сезнең белән, бүген нәрсәләр эшләдек?
Балалар. Гөлләрне тәрбияләдек, ял иттек, гөлләр утырттык, рәсем ясадык.
Тәрбияче. Сез бүген барыгызда актив катнаштыгыз. Рәхмәт.
86 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Шавалиева Гөлнара Разим кызы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү.
Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле. Ә шул балачакның ...
Тәрбияле бала үстерү серләре
Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...
сөйләм теле үстерүдә балалар фольклоры
Балалык чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле. Бу дөнья тормышыбыз дәвамчылары яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яңа үсенте сыман нәниләребездә якты "кояш", "игелекл...
"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)
Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...
Конспект занятия по ознакомлению с оружающим а первой младшей группе "Гөлләр үстерәбез"
Тема: “Гөлләр үстерәбез”Максат: балаларны гөлләр тәрбияләргә өйрәтү.Бурычлар: балаларда эстетик зәвык хисе, чисталык, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү, танып белү эшчәнлекләрен, сөйләм телен үстерү...
Тема: Мин кем - мин нинди? Максат: Балаларга психологик уңай халәт тудыру.”Мин” образын формалаштыру. Күзаллауны, хәтерне яхшырту, игътибарлылыкны, иҗади уйлау, фикерләү сәләтен үстерү,
Максат: Балаларга психологик уңай халәт тудыру.”Мин” образын формалаштыру. ...
Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү
Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...