Бала шәхесен формалаштыруда экологик тәрбия
опыты и эксперименты (старшая группа)

Хасаншина Диля Батрхановна

«Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә , гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия-иң кирәкле эш булачак”
Р.Фәхреддин.

Мин – тәрбияче. Балалар бакчасына барыр алдыннан мин балаларымның һәрберсен күз алдымнан үткәрәм, аларның күңел дөньясын ачарга, ышанычларын акларга тырышам. Кәефем нинди булуга карамастан, алар янына ачык күңел белән керәм, чөнки баланың сизгер йөрәген алдый алмыйсың. Аның күңеленә кешелеклелек, игелеклелек орлыклары салырга җыенасың икән, иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең.

     Нинди генә заманда, кайсы гына вакытта эшләмә , тәрбиячеләр алдында зур бурычлар ,яңадан – яңа таләпләр куела . ФГОС программасы белән танышып үткәч, мин яңа стандартларның “Укырга өйрәтү”, “Яшәргә өйрәтү” һәм “Эшләргә өйрәтү”, “Бергә эшләргә өйрәтү” икәнен аңладым. Чөнки яңа стандартлар буенча эшләгәндә балаларның белем дәрәҗәсе бермә-бер үсә, логик яктан фикер йөртергә өйрәнә, максатка ирешергә омтылышы барлыкка килә.

Соңгы елларда табигатьне саклау,балаларга экологик тәрбия бирү ин зур проблемаларнын берсе булып тора. Чөнки сулаган hавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар hәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен кочебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиеш без. Табигатьнең бөтенлеге,киләчәге кеше кулында. Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга? Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк. Менә шушы проблемалар мине балалар бакчасында экологик тәрбия бирү өлкәсендә эшләргә әтәрде.

Ә безнең тирә-ягыбыз ни хәлдә?

Шушы сорауга җавап табу  нияте белән без үзебезнең якта үсүче агач-куак, үсемлекләр, кош-кортлар турында мәгълумат тупладык. Балаларны үзебезнең якның табигате, аның табигый һәйкәлләре белән таныштырдык, экскурсияләр оештырдык. Чонки бала табигать белэн якыннан таныша. Аларда кузэтучэнлек тэрбияли , гадэти эйберлэрдэ торле яналыклар курергэ, эйлэнэ – тирэнен матурлыгын тоярга, уйланырга, эзлэнергэ ойрэтэ.

Экскурсиялэр, сэяхэтлэр барышында куп кенэ бурычлар утэлэ:

кузэтулэр барышында hава узгэрешлэренэ игътибар итэргэ;

усемлек, божэклэрне тышкы кыяфэтенэ карап танырга, исемен эйтэ алуларына ирешу;

кунелгэ ягымлы авазларны тынлый hэм матур сузлэр белэн эйтергэ ойрэту;

табигать кочагында узенне дорес тоту, жир-суны пычратмау, яшеллекне hэм жан иялэрен саклау кирэклеген тошендеру;

табигатькэ мэхэббэт, усемлеклэргэ, торле жан иялэренэ сакчыл караш тэрбиялэу.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп,ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде.

Экология буенча эшләү дәверендә ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, биремнәр, ачык шөгыльләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, балалар hәм ата-аналар белән бергәләп табигый байлыклардан, гамәлгә яраксыз нәрсәләрдән әйберләр ясау h.б. – болар барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайты, үзара аңлашып эшләүдә зур роль уйнады. Мин эшемдә hәрвакыт ата-аналарның уңай йогынтысын төеп тордым. Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын ачыкладым.Ата-аналар белән балалар конкурска күп әйберләрне табигать материалларынан ясадылар: чөгендердән – керпе, бәрәңгедән – тычкан, камырдан – кошлар, чәчәкләр.

Балаларга экологик белем hэм тэрбия бируне уеннар аша алып барырга тырышабыз. Төрле дидактик, хэрэкэтле, татар-халык уеннарын кулланабыз: «Ел фасыллары», «Бу яфрак  кайсы агачтан», «Уйлап кара» h.б.

Татар балалар фольклоры аркылы туган табигать турындагы белемнэрен киңәйту, табигатьтэге үзгәрешлэрне курэ белергэ, ел фасылларын аера белергэ ойрэту, туган табигатьтэге башка тереклек иялэренэ сак караш hэм мэхэббэт тэрбиялэу бурычлары да утэлэ. Менэ шуна курэ дэ без экологик тэрбия биру остендэ эшлэгэндэ табышмаклар, экиятлэр, мэкальлэр, сынамышларны, тизэйткечлэрне еш кулланабыз.

Экологик тәрбия бирүдә хезмәтнең әhәмияте аеруча зур.

Балалар hэр конне табигать почмагындагы голлэрнен ничек усеп, чэчэк атуын кузэтэ, топлэрен йомшарталар, су сибэлэр, тузанын сортэлэр. Шау чэчэктэ утырган усемлеклэрнен матурлыгын куреп сокланалар. Эгэр даими тэрбиялэмэсэн, аларнын шулай усмэячэген, усемлеклэрнен дэ тере табигать икэнен, аларнын усешенэ яктылык, су сибеп тору, топлэрен йомшарту кирэк икэнен уз кузлэре белэн куреп торалар

.Табигатьтэ  hэм табигать почмакларында башка юнэлештэге эшлэрдэ балаларны кызыксындырырлык итеп оештырылган. Алар анда бик  телэп эшлилэр. Яз коне клумбалар hэм яшелчэ тутэллэре эзерлэу, усентелэр, яшелчэлэр утырту, су сибу, аларнын ничек үсүен кузэтеп нэтижэ ясау – менэ шундый эшлэр белэн мэшгуль без. Эшебезнен нэтижэсе дэ бар: клумбаларыбыз иртэ яздан, сонгы козгэ кадэр чэчэклэргэ кумелеп утыра.

      Кыш коннэрендэ балалар кошлар турында кайгырттылар,җимлекләргә җимнәр салдылар. Балалар жимлектэн ашаган песнэклэрне кузэтергэ яраталар, кышын ачыккан кошларны кызганалар иде.

     Балалар белэн торле экологик бэйрэмнэр уткэрэбез: «Уңыш бәйрәме », «Кошлар коне», «Нардуган», «Нэуруз», «Карга боткасы », «Сабантуй » h.б. Бу бэйрэмнэрдэ балалар җәнлекләр һәм кошлар тормышы, ел фасыллары , тере һәм тере булмаган табигать турында белемнэрен тирэнэйтэлэр

Торле тэжрибэлэр уткэру дэ балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белэн уткэрелгэн тэжрибэлэр балаларга табигатьне яхшырак анларга ярдэм итэ, аларнын уйлау, фикерлэу дэрэжэлэрен камиллэштерэ.Тэжрибэлэр ярдэмендэ бала яңа эйберлэр белергэ омтыла, ижади эзлэнэ, анын кунелендэ яна сораулар туа, ул узлектэн, торле юллар белэн нэтижэлэр ясарга ойрэнэ.

Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ул. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. Бу проблема сезнең дә күңелгә тия икән, моны балаларга күрсәтергә, бирергә мөмкин. Чөнки балалар безгә караганда нечкә күңелле һәм чистарак. Табигатькә карата аларда нәфрәт, сакчыл караш югала икән, димәк, бу безнең гаеп. Дөньяда табигать һәм балалар бергә бәхетле, озын гомерле булып, тынычлыкта яшәргә язсын, бу бик тә кирәк!

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә : балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш :

 

И,күңелле бергә безгә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычыратмагыз,

Пыяла – чүп атмагыз!

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать – ул безнең әни,

Табигатьне саклагыз!!!

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

Бакчада экологик тәрбия

Бакчада үткәрелгән экологик тәҗрибә белән уртаклашу....

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү

Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....