занятие су тәҗрибәләре
материал по окружающему миру (старшая группа) по теме

Габдрахманова Гульназ Ильгизовна

 Су тәҗрибәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zanyatie_su_tzhriblre.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге

Зурлар төркеме балалары белән танып-белү эшчәнлегенең конспекты.

Тема: “ Су белән тәҗрибәләр”

(әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр” көнендә үз-ара йөрешүдә күрсәтелде)

                                       МБМБУ “Балтач 2 нче балалар

        бакчасы” 2 квалификацион категорияле         тәрбиячесе Габдрахманова Г. И.

        

2011-2012 уку елы

Тема: Су белән тәҗрибәләр.

Максат: Балаларда су һәм аның үзенчәлекләре турында күзаллау

              булдыру; куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, тәҗрибәләр,

              экспериментирование уздырырга, балаларда теләк

               тәрбияләү.Балаларның сөйләм телләрен,

               кызыксынучанлыкларын үстерү.

Материал:Һәр балага стакан белән су,сөт,сок, салфеткалар,

                рәсемнәр (диңгез,океан, елга, инеш), суга сак караш

                тәрбияләү максатыннан рәсемнәр,тамчы.

               

             Барышы:

-Балалар, без сезнең белән бүген елга буена сәяхәткә китәрбез.

-Ә хәзер  сез күзләрегезне йомарсыз һәм күз алдына китерерсез.(магнитофон куела).Бераз хыялланып алырбыз.

Сез елга буенда торасыз.Йомшак кына кояш яктырта,әкрен генә су чайкала,сез йомшак комнан барасыз .Сезгә шундый рәхәт.Сез битегезне һәм кулларыгызны кояш нурларына таба куйдыгыз.(күрсәтәләр).Кояш нурлары уч төпләрен, битне яраталар.Сезнең бөтен тәнегезгә җылы үтә.Без чүгәлибез һәм кулларны суга тыгабыз.Су җылы, аны кояш җылыткан.Куллар суда коеналар,кечкенә су тамчылары сезнең битләрегездән тәгәрәп төшә.

Сезгә рәхәт һәм тыныч.

     -Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз, мин сезне үзебезнең тәҗрибәләр лабораториясенә чакырам.Бүген без төрле тәҗрибәләр эшләп карарбыз, су белән якыннанрак танышырбыз,аның төрле булуы турында сөйләшербез.

-Сез тәҗрибәләр уздырырга әзерме?

  1 тәҗрибә.

-Су белән стаканны алыгыз һәм суны савытка агызыгыз.Җайлап кына агызыгыз.Су нишли? Ни өчен? (Чөнки ул сыек).

   Әгәр дә су сыек булмаган булса, нәрсә булыр иде?Әйе, дөрес.Ул елгаларда да, инешләрдә дә ага алмас иде.Краннан да су акмас иде.Су сыек булгач, ага алгач аны сыекча дип атыйлар.

   -Бу тәҗрибәдән су турында нәрсә белдек?(Су сыек,ага).

2 тәҗрибә.

   -Ике стакан: берсендә су, икенчесендә- сөт.Хәзер ике стаканга да акча салабыз.Һәм стаканнарга карыйбыз.Сез нәрсә әйтә аласыз стаканнарга карап?Ни өчен дип уйлыйсыз?

   -Димәк, су нинди? Дөрес, су төссез, үтәкүренмәле.

3 тәҗрибә.

      -Иң тәмле тәҗрибәгә күчәбез.

Һәр стаканнан әкрен генә , тәмен белеп кенә эчеп карыйбыз.Су, сөт, сок турында нәрсә әйтә аласыз?

(Балаларның җаваплары).

   -Бу тәҗрибәдән суның тәме юк икәнен билгеләдек.

4 тәҗрибә.

    -Әниләр тәмле пирожки, булочки пешергәндә тәмле ис бөтен өйгә тарала.Шулай ук чәчәкләрдән, духидан тәмле ис аңкый.Ә сез хәзер суны иснәп карагыз, нәрсә исе килә?

     Димәк,суның исе юк.

Тамчы керә.

-Сез мине таныдыгызмы, балалар?

-Тамчы бүген сезнең белемнәрегезне тикшереп карамакчы була.Аңарчы әйдәгез Тамчы белән бер уен уйнап алабыз.Түгәрәк ясап басабыз.Тамчыны бер-беребезгә җибәрә барабыз һәм кешегә су нәрсә өчен кирәк икәнен әйтә барабыз.(Эчәргә,юынырга,коенырга,гөлләргә су сибәргә,савыт-саба юарга,ашау пешерергә,кер юарга һ.б.)

-Балалар,Тамчының сезгә сораулары бар.

-Табигаттә сез мине кайларда күрә аласыз?(диңгез,океан,елга,инеш рәсемнәре эленеп барыла).

-Балалар,күз алдына китерегез әле, әгәр дә җир шарыбызда бер тамчы да су калмаса,нәрсә була? Ни өчен?

-Җирдәге бар терелек үлеп бетәчәк, җир шарыбызда тере әйбер калмаячак.Галимнәр әйтүенчә, кеше сусыз 3-4 көн генә яши ала икән.Димәк,балалар,бөтенләй су бетмәсен өчен, нишләргә кирәк?Дөрес,суны сакларга кирәк.

Рәсемнәр эленә.(әңгәмә уздыру).

-Балалар,әйдәгез искә төшереп китәбез,су белән без нәрсәләр уздырдык?Дөрес, тәҗрибәләр.

Тәҗрибәләрдән су турында нәрсәләр белдек?

-Су ага,тәме юк,төссез,суның исе юк.

-Өйдә дә бу тәҗрибәләрне эшли аласызмы?Әти- әниләр белән дә өйдә су белән тәҗрибәләрне эшләп карагыз.Шөгелебез шуның белән тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку"

Цель: Напомнить детям содержание знакомой сказки, побуждать их к проговариванию и повторению вслед за воспитателем отдельных слов и фраз, воспитывать любовь к художественной литературе.Задачи:·...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Планирование занятий педагога - психолога. Планирование занятий для родительского клуба или адаптационной группы. Формат занятий Я + мама.

Планирование занятий для родительского клуба или адаптационной группы. Формат занятий Я + мама.ДатаNТема и  Название встречиЦельСодержаниеМатериал и оборудованиесентябрь1Консультация для родителе...

Интегративное занятие для детей младшего дошкольного возраста «Весенняя капель» Интегративное занятие для детей младшего дошкольного возраста «Весенняя капель» Интегративное занятие для детей младшего дошкольного возраста «Весенняя капель»

Интеграция: чтение художественной литературы; коммуникация; социализация.Цель: развитие умение детей рисовать пальчиками вертикальную линию,состоящую из точек.Образовательные:- развивать умение ...