«Көз бәйрәме» беренче кечкенәләр төркемендә күңел ачу сценариясе
план-конспект занятия по музыке (младшая группа)
Кунел ачу сценариясе, беренче кечкенэлэр торкеме"Коз бэйрэме!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
koz_beyreme.docx | 25.05 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
«Көз бәйрәме»
беренче кечкенәләр төркемендә
күңел ачу сценариясе
Максат:
1. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;
2. Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;
3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту.
Катнашучылар: Алып баручы, Көз.
Атрибутлар: бала санына җитәрлек яфраклар, Көз костюмы, яшелчәләр белән кәрзин (кыяр, помидор, алма, сары һәм кызыл яфраклар), 2 кәрзин, күчтәнәч.
Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы тәрбияче белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята.
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче: Балалар, кем ничектер, мин үзем
Яратам елның көзен,
Бик еш болытлар каплап
Торса да саф күк йөзен,
Иссә дә ачы җилләр,
Койса да салкын яңгыр
Нигъмәткә бай алтын көз
Ямьлерәк күк барыбер.
-Балалар, без сезнең белән бүген уңыш бәйрәменә “Алтын көз” бәйрәменә җыелдык.
-Балалар, карагыз әле, Көз бөтен җирне төсле яфраклар белән түшәгән.
Әйдәгез әле, балалар, шушы җыйган яфраклар белән биеп курсәтәбез.
Танец с листочками
Тәрбияче. Пока мы с листьями играли, по небу тучи пробежали и дождик скоро к нам придет.
Звучит музыка, дети хлопают в ладоши, топают,
а в зал вбегает Тучка, в руках у нее два султанчика.
Тучка: Я тучка осенняя, синяя-синяя, Пусть небольшая, но очень сильная! Если только захочу — Всех вас дождиком смочу!
Звучит музыка, Тучка пробегает около ребят и
"брызгает" их дождиком-султанчиком.
Тәрбияче. Тучка, Тучка, подожди, Убери свои дожди! Мы про дождик песню знаем И тебе ее подарим!
Исполняется песня "За окошком кто шалит"
Тучка. Какая красивая, интересная песенка! Спасибо вам, ребятки! Осенью и правда очень часто льет дождь!
-Ребятки, а давайте мы с вами поиграем в игру «дождик»
Проводится игра " Солнышко и Дождик".
Тучка:
Вы - чудесные ребята, Я скажу вам честно,
Веселиться было с вами
Очень интересно!
А теперь мне пора,
До свидания, детвора!!
Тучка убегает из зала.
Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз әле! Безгә тагын кемдер килә!
Көз керә. Кулында кәрзин. Кәрзиндә яшелчәләр, яфраклар.
Көзсылу:
Исәнмесез, нәни дуслар,
Сезне күреп килдем мин
Матур бәйрәмегез икән,
Йөзегездән белдем мин.
Мин – Көз. Килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очасы юлымда.
Тәрбияче: Балалар, бу бит Көзсылу үзе, безнең яраткан көзебез. Матур итеп исәнләшик әле.
-Исәнме көз, алтын көз!
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга куакларга сары чуклар элдеңме?
Көзсылу: Саумысыз, нәни дусларым,
Сезне сагынып килдем мин,
Тәрбияче: Көзсылу, синең кулыңда нәрсә?
Көзсылу: Кулымда – кәрзин, кәрзинемдә – файдалы яшелчәләр.
Җыр «Көз һәм балалар җыры»
Г.Гәрәева сузл., муз.
Көзсылу күрсәтә.
Тәрбияче: Көз сылукай, безнең балалар көз турында шигырьләр дә өйрәнделәр.
Шигырьләр сөйләү.
Тәрбияче: Безнең балалар бигрәк акыллы ,алар да биеп күрсәтәләр.
Бию «Айда»
Тәрбияче: Алтын көз кунакка килгән, сары күлмәген кигән.
Елмаеп карый безгә, әйдә уйнашыйк бергә.
Уен: “Кем күбрәк яфрак җыя”
(Музыка астына балалар сибелгән яфракларны кәрзингә җыя).
Көзсылу: Кадерле балалар, миңа китәргә вакыт. Сезнең белән бик күңелле булды. Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез, уйнадыгыз, шигырләр сөйләдегез. Барысы өчен рәхмәт сезгә. Мин сезгә көз күчтәнәчләре өләшәм.
(Алмалар тарата).
Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар! (Китә)
Балалар: Сау бул, Көзсылу!
Тәрбияче: Балалар, сезгә күӊелле булдымы? Яхшы. Хәзер төркемгә кереп көз күчтәнәчләрен ашыйбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.
Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә. Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...
Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.
Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык тәрбияләү....
Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )
Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...
2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел сценариясе
Яңа ел сценариясе .( Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм түгәрәккә басалар).А.б: Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, ул ничек матур итеп бизәлгән....
Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация
Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...
Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация
Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...
Беренче кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе
Конспект развлечения в первой младшей группе....