2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел сценариясе
материал по музыке (младшая группа) на тему
Яңа ел сценариясе .
( Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм түгәрәккә басалар).
А.б: Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, ул ничек матур итеп бизәлгән. Уртада яңа ел символы- яшел чыршы. Әйдәгез, аның янында әйлән- бәйлән уйныйбыз:
Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
1 бала: Күрәсезме чыршыны?
Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнардан
Ул кунак булып килгән.
2 бала: Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып-чыны!
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
А.б: Матур уенчыклары,
Никтер янмый утлары?
Әй чыршы, чыршы, чыршы!
Утларыңны кабызчы,
Безнең күңелне күрче.
Бергә: 1,2,3 чыршы утларыңны кабыз!(2 тапкыр).
А. б: Менә нинди матур безнең чыршы . Әйдәгез әле, балалар, чыршыбызга багышлап җыр җырлап алыйк әле.( яшел чыршы җыры).
А.б: ә хәзер балалар, урыннарга утырдык.( залга чыршы төбенә сиздерми генәаю кереп утыра.а.б. чыршы төбеннән бияләө табып ала.)
А.б: Балалар, карагыз әле, нәрсә бу?( балалар җавабы). Балалар, бу бияләйне кем югалтты микән?( чыршы төбенә карый, кинәткенә аю килеп чыга). Син бияләеңне югалтмадыңмы?
Аю: мин шуны эзли идем инде.Әй рәхмәт сезгә, балалар ( йоклагандай итә).
А.б: карагыз инде бу аюга бияләен киюгә йоклап та киткән, алай ярамый бит инде.Балалар, әйдәгез әле аюны йокысыннан уятыйк, бер уен уйнап алыйк.( шалтыравыклар белән уен). Уенның тәртибе болай: музыка уйнаган вакытта шалтравыкларны шалтратабыз, ә инде музыка туктагач артка яшерәбез.( уен вакытында аю чыга).
Аю: Балалар, сез нигә тавышланасыз? Миңа йокларга ирек бирмисез. Мин бит кыш көне йокларга тиеш.
А.б: әй. Аю дус, син безне ачуланма инде. Бездә бүген бәйрәм бит- чыршы бәйрәме. Балалар белән җырлап, биеп күңел ачабыз. Әйдә син дә безнеә белән биеп ал, без сине башка борчымабыз.( аю бии).
А.б: Ярый аюкай, бик зур рәхмәт сиңа. Ә хәзер бар инде өнеңә кер.
Аю: Бик зур рәхмәт сезгә балалар, бик күңелле булды. Ә хәзер миңа йокларга вакыт, сау булыгыз.
А.б: ( чыршы төбеннән тагын бер бияләй табып ала.) Балалар, карагыз әле, нинди матур бияләй. Кем югалтты икән аны?
( Кыш Бабай һәм Кар Кызы керәләр).
К.б: Мин Кыш Бабай, Кыш Бабай !
Бик ераклардан килдем
Ракетага утырып,
Ай тирәсендә йөрдем
Бәйрәм белән котлыйм барыгызны,
Сезгә бәхет-шатлык өләшәм.
Залда утыручы дуслар
Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.
К.к: Күп бакчаларда булдык.
Мондый матур чыршы күрмәдек.
А.б: Исәнмесез Кыш бабай һәм Кар кызы! Бәйрәмебездә сезне күрүебезгә бик шатбыз.
Йолдызлар төшеп кушылган,
Чыршыдагы утларга
Кыш бабай белән Кар кызы килгән безне котларга.
К.к: Сезнең белән күрешүебезгә бездә бик шат. Сез бүген шундый матурлар, күркәмнәр.
Балалар.чыршы төбеннән минем бияләямне тапмадыгызмы? Күрмәдегезме?
Балалар: Күрдек менә ул.
К.к: бияләем табылды.
А.б: Әйдә Кар кызы, бияләеңне алыр өчен бер биеп күрсәт әле.
К.б: Карт булсам да, яшьләр кебек бер биеп алыйм әле. Әйдә, кызым.
А.б: Кыш бабай, син арыгансыңдыр индеял итеп ал,ә без сиңа үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтербез.( бию).
А.б: Ә хәзер балалар үзләренең шигырьләрен сөйләрләр.(кыш бабай җыры)
К.к: Кыш бабай, балалар сиңа шигырьләрен сөйләде,җырлар җырлады,биеде.Ә син бернәрсәне дә онытмадыңмы?
К.б: Ә нәрсәне?
Балалар: бүләкләрне.
К.б: Ай минем тишек башым!
Бөтенләй онытканмын,
Капчыгымны кайдадыр
Югалтып калдырганмын! ( эзләнә).
Ай, яй ә бүләкләр капчыгын кар күмеп киткән. Балалар миңа бүләкләрне табарга
булышыгыз.
К.к: Балалар,әйдәгез Кыш бабайга бүләкләрне табарга булышабыз.(эзлиләр бүләкләрне кар өеменнән табып алалар.)
А.б: Булдырдыгыз балалар. Менә бүләкләрне дә таптык.Әйдәгез, хәзер урыннарга утырабыз. Ә Кыш бабай безгә бүләкләр бирер.
К.к: Бик күңелле үтте бәйрәм ,
Безгә китәргә кирәк.
Телим сезгә яңа елда
Тагын да зур үсәргә.
К.б: Сезнең кебек дус балалар артканнан арта барсын,
Бер елдан соң очрашырга тагын да язсын.
Сау булыгыз, балалар! Киләсе очрашканга кадәр!
А.б: Менә бәйрәмебез дә ахрына якынлашты, сезгә игелек, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр телми. Саубулыгыз!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yana_el_stsenariyas1.docx | 16.85 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Яңа ел сценариясе .
( Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм түгәрәккә басалар).
А.б: Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, ул ничек матур итеп бизәлгән. Уртада яңа ел символы- яшел чыршы. Әйдәгез, аның янында әйлән- бәйлән уйныйбыз:
Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
1 бала: Күрәсезме чыршыны?
Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнардан
Ул кунак булып килгән.
2 бала: Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып-чыны!
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
А.б: Матур уенчыклары,
Никтер янмый утлары?
Әй чыршы, чыршы, чыршы!
Утларыңны кабызчы,
Безнең күңелне күрче.
Бергә: 1,2,3 чыршы утларыңны кабыз!(2 тапкыр).
А. б: Менә нинди матур безнең чыршы . Әйдәгез әле, балалар, чыршыбызга багышлап җыр җырлап алыйк әле.( яшел чыршы җыры).
А.б: Ә хәзер балалар, урыннарга утырдык.( залга чыршы төбенә сиздерми генә аю кереп утыра. А.б. чыршы төбеннән бияләй табып ала.)
А.б: Балалар, карагыз әле, нәрсә бу?( балалар җавабы). Балалар, бу бияләйне кем югалтты микән?( чыршы төбенә карый, кинәт кенә аю килеп чыга). Син бияләеңне югалтмадыңмы?
Аю: Мин шуны эзли идем инде.Әй рәхмәт сезгә, балалар ( йоклагандай итә).
А.б: Карагыз инде бу аюга бияләен киюгә йоклап та киткән, алай ярамый бит инде. Балалар, әйдәгез әле аюны йокысыннан уятыйк, бер уен уйнап алыйк.( шалтыравыклар белән уен). Уенның тәртибе болай: музыка уйнаган вакытта шалтравыкларны шалтратабыз, ә инде музыка туктагач артка яшерәбез.( уен вакытында аю чыга).
Аю: Балалар, сез нигә тавышланасыз? Миңа йокларга ирек бирмисез. Мин бит кыш көне йокларга тиеш.
А.б: Әй, аю дус, син безне ачуланма инде. Бездә бүген бәйрәм бит- чыршы бәйрәме. Балалар белән җырлап, биеп күңел ачабыз. Әйдә син дә безнең белән биеп ал, без сине башка борчымабыз.( аю бии).
А.б: Ярый аюкай, бик зур рәхмәт сиңа. Ә хәзер бар инде өнеңә кер.
Аю: Бик зур рәхмәт сезгә балалар, бик күңелле булды. Ә хәзер миңа йокларга вакыт, сау булыгыз.
А.б: ( чыршы төбеннән тагын бер бияләй табып ала.) Балалар, карагыз әле, нинди матур бияләй. Кем югалтты икән аны?
( Кыш Бабай һәм Кар Кызы керәләр).
К.б: Мин Кыш Бабай, Кыш Бабай !
Бик ераклардан килдем
Ракетага утырып,
Ай тирәсендә йөрдем
Бәйрәм белән котлыйм барыгызны,
Сезгә бәхет-шатлык өләшәм.
Залда утыручы дуслар
Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.
К.к: Күп бакчаларда булдык.
Мондый матур чыршы күрмәдек.
А.б: Исәнмесез Кыш бабай һәм Кар кызы! Бәйрәмебездә сезне күрүебезгә бик шатбыз.
Йолдызлар төшеп кушылган,
Чыршыдагы утларга
Кыш бабай белән Кар кызы килгән безне котларга.
К.к: Сезнең белән күрешүебезгә бездә бик шат. Сез бүген шундый матурлар, күркәмнәр.
Балалар,чыршы төбеннән минем бияләямне тапмадыгызмы? Күрмәдегезме?
Балалар: Күрдек менә ул.
К.к: Бияләем табылды.
А.б: Әйдә Кар кызы, бияләеңне алыр өчен бер биеп күрсәт әле.
К.б: Карт булсам да, яшьләр кебек бер биеп алыйм әле. Әйдә, кызым.
А.б: Кыш бабай, син арыгансыңдыр инде ял итеп ал,ә без сиңа үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтербез.( бию).
А.б: Ә хәзер балалар үзләренең шигырьләрен сөйләрләр.(кыш бабай җыры)
К.к: Кыш бабай, балалар сиңа шигырьләрен сөйләде,җырлар җырлады,биеде.Ә син бернәрсәне дә онытмадыңмы?
К.б: Ә нәрсәне?
Балалар: Бүләкләрне.
К.б: Ай минем тишек башым!
Бөтенләй онытканмын,
Капчыгымны кайдадыр
Югалтып калдырганмын! ( эзләнә).
Ай, яй ә бүләкләр капчыгын кар күмеп киткән. Балалар миңа бүләкләрне табарга
булышыгыз.
К.к: Балалар,әйдәгез Кыш бабайга бүләкләрне табарга булышабыз.(эзлиләр бүләкләрне кар өеменнән табып алалар.)
А.б: Булдырдыгыз балалар. Менә бүләкләрне дә таптык.Әйдәгез, хәзер урыннарга утырабыз. Ә Кыш бабай безгә бүләкләр бирер.
К.к: Бик күңелле үтте бәйрәм ,
Безгә китәргә кирәк.
Телим сезгә яңа елда
Тагын да зур үсәргә.
К.б: Сезнең кебек дус балалар артканнан арта барсын,
Бер елдан соң очрашырга тагын да язсын.
Саубулыгыз, балалар! Киләсе очрашканга кадәр!
А.б: Менә бәйрәмебез дә ахрына якынлашты, сезне якынлашып килүче “Яңа ел” бәйрәмнәре белән котлыйм. Яңа елда сезгә исәнлек- саулык,сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Саубулыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле
Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы 2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...
"Кар кызында кунакта" 2 кеч. төркемендә яңа ел сценариясе
2 кечкенәләр төркемендә "Кар кызында кунакта" яңа ел сценариясе...
«Көз бәйрәме» беренче кечкенәләр төркемендә күңел ачу сценариясе
Кунел ачу сценариясе, беренче кечкенэлэр торкеме"Коз бэйрэме!...
"Муса Җәлил- безнең йөрәкләрдә". Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм сценариясе"
сцСценарий праздника в средней и подготовительной группе по творчесиву Мусы Джалиля....
кечкенәләр төркемендә 8 Март бәйрәме сценариясе
Бәйрәм тантанасы...
Кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме сценариясе
Яна ел бәйрәме...