Балалар бакчасында жыр дэреслэре
статья по музыке на тему

Мукриева Голуся Хусаиновна

Җыр шөгылендә –Музыкаль  дидактик уеннарның әһәмияте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Балалар бакчасында жыр дэреслэре18.47 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тема: “ Җыр шөгылендә –Музыкаль  дидактик уеннарның әһәмияте.

Мин Күгәрчен авылы “Каенкай” балалар бакчасында 29 ел эшлим. Нәниләргә эстетик  тәрбия бирү һәм  аларның эчке дөньясын баетуга бөтен көчемне куям. Кешенең эстетик зәвыгына балачактан ук нигез салына. Балалар бакчасында инде ул шактый формалаша. Хәзерге музыка педагогикасы һм психологиясе 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге  чорны баланың сәләтен үстерүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле еллар дип саный. Җыр-музыка балаларда шатлык, гаҗәпләнү, күңел күтәренкелеге яки моңлану кебек төрле хисләр уята. Музыкаль  сәнгать тормышның төрле ягын сурәтләп рухи дөньясын баета.

Мин үземдә җыр дәресләрен кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештырырга тырышам. Җыр дәресләре атнага ике тапкыр үткәрелә. Балаларны җырның эчтэлеге һәм  көе  белән таныштырам,  исләрендә калу өчен рәсемнәр күрсәтәм. Җыр дәресләре 4 төп өлештән тора. Беренчесе көйне тыңлау. Балаларны кечкенәдән үк музыканы танырга, чагыштырырга аңа карата үзенең мөнәсәбәтен белдерергә өйрәтәм. Беренче дәресләрдә көйне генә тыңлыйбыз. Аннан капма-каршы көйләр тыңлыйбыз. Мәсәлән: җитез бию көе һәм тыныч кына бишек җыры тәкүдим итәм һәм аларның балаларга нинди көй булуы хакында  аңлатам. Бу көй марш, ул дәртле, тантаналы, э монсы йомак моңлы.

Уртанчылар һәм зурлар төркемендә төрле ңанрдагы көйләрне төрле рәсемнәр ярдәмендә чагыштыру  алымнары кулланам.

Икенче өлеш –җырлау. Җырның сүзләрен өйрәткәндә авазларның дөрес әйтелешенә игүтибар итәм. Җырдагы авыр сүзләрне алдан әйтеп күрсәтәм, мәгүнәләрен аңлатам. Җырлаганда  иптәшеңнән уздырып җырламаска кирәклекне исләренә төшерәм. Җырлау балаларга бик ошый. Ялгыз һәм күмәк җырлау, түгәрәккә басып җырлы-биюләр физик һәм рухи  сәламәтләндерүгә ярдәм итә.

Өчене өлеш –бию сәнгате. Бию балаларның тормышына зур шатлык китерә. Биюләрнең балаларда танып-белү сәләтен үстерүдә дә әһәмяте зур. Дәресләрдә бик күп биюләр өйрәнәбез, төрле милләт биюләре, парлы бию, шаян биюләр. Балалар биюләрне  ялгыз гына да башкаралар. Биюләр балаларны физик яктан ыныктыра, йорешне һәм гәүдәне матурлый.

Дүртенче өлеш – музыкаль уеннар һәм музыкаль дидактик уеннар. Бу уеннар вакытында нәниләрдә иҗади  активлык игътибарлылык, хәтердә калдыру кебек сыйфатларны тәрбияләргә тырышам.

Мин “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү” программасы нигезендә эшлим. Җыр дәресләре өчен  Л.Батыр-Болгари “Хәрефле шакмаклар һәм А.Хәмзин, Ф. Мортазин “Җырларга өйрәнәм” дигән  китаплардан һәм караоке кассеталардан файдаланам.

Музыкаль-дидактик уеннарның төп бурычы балаларда  музыкаль сәләт устерү. Дидактик материалның нигезендә төп мәсьәлә –музыканы ишетү, аеру, чагыштыру һәм шулар белән хәрәкәт итү. Музыкаль дидактик уеннар өч төрле процесста уйнала. Музыка тыңлау процессында, җырлау вакытында һәм хәрәкәт вакытында.

Музыкаль дидактик уеннар аша алар музыкаль әсәрләрнең характерын, ңанрын аералар, югары һәм түбән авазларны чагыштыралар, ритмны тоярга, тембрны дөрес билгеләргә өйрәнәләр. Мәсәлән: музыка тыңлау процессында кечкенәләр төркемендә  таныш көйләр уйнала, балалар көйне тыңлап җавап  бирәләр, уртанчылар төркемендә музыкаль әсәрләр уйнала, балалар әсәрнең кереш, кушымта, тәмамлау өлешен билгелиләр. Зурлар төркемендә рәсемнәр таратыла һәм  шул рәсемнәр эчтәлегенә карап көй уйнатыла. Балалар көйне тыңлап тиешле рәсемне күрсәтәләр.

Ритмлы хәрәкәт итү вакытында дидактик уеннар куллану музыканың динамик төсмерләрен, характерын аерырга һәм ритмны  тоярга булыша. Кечкенәләр төркемендә  кемгәдер охшап хәрәкәт итү хас. Шуңа күрә  аларга һәрвакыт уенчыклар “кунакка” килә. Алар шул уенчыклар эшләгән хәрәкәтләрне, аларга охшарга тырышып хәрәкәт  ясыйлар, тыпырдыйлар, чәбәклиләр, әйләнәләр. Уртанчылар төркемендә төрле бию көйләре уйнала, алар шуларны аералар. Марш, татар халык бию көе, җыр һәм  бу көйләр  ничек  уйнала (тиз; әкрен; уртача).

Зурлар төркемендә балалар төрле уен кораларында уйнарга өйрәнәләр (барабанда, кашыклар белән).

Дәресләрдә өйрәнгән дидактик-уен хәрәкәтләрен балалар үзләре иптәшләренә “концерт” куялар. Музыкаль-дидактик уеннар куллану балаларның  музыкалҗ  үсешенә зур йогынты  ясый. Балаларның яшь үзенәлекләреннән ыгып  балалар белән диагностика үткәрәм. Диагностика үткәрү өчен биремнәр кечкенәләр төркемендә җиңелерәк булса, зурлар төркемендә биремнәр катлауландырыла. Соңгы тапкыр үткәрелгән диагностика нәтиҗәләре буена кечкенәләр төркемендә диагностик биремнәрне  төгәл үтәүче  4 бала, уртанчылар төркемендә 6 бала, зурлар  төркемендә 12 бала. Шулай итеп (зурлар) югары  дәрәҗәләргә ирешкән балалар 20 процент булса, уртача дәрәҗәдә 15 процент. Ел башында  музыканың  ритмын, характерын, ңанрын аермаган һәм музыка уен коралларын танымаган балалар ел азагында күп белемнәр туплыйлар.

Сәләтле балалар белән аерым  эшлим. Балалар бәйрәмнәрне зур түземсезлек белән көтеп алалар. Бәйрәм иртәләре  билгеле бер вакыт эчендә балалар  белән эшнең нәтиҗәсен күрсәтә. Монда сабыйларның ни дәрәҗәдә тигез, матур җырлавык, төгәл хәрәкәтләр белән көйгә туры китереп  биюендә күрергү була.
Бәйрәм үтәсе залны балаларның үзләре белән бергә бизим. Бергә эшләнгән эш нәтиҗәләрен күреп сөенәләр, горурланалар. Зәвык белән бизәлгән бүлмәләр, матур киемнәр, дәртле җырлар, күңелле  биюләр, балаларны сәнгатҗкә якынайта.

Бәйрәмнәрдән тыш без “Аулак өй”, “Сабантуй” бәйрәмнәрен үткәрәбез. Апрель аенда  бөек шагыйребез  Габдулла Тукайның  туган көнен үткәрәбез. Аның сүзләренә  язылган җырлар, шигырҗләр өйрәнәбез, әкиятләрен сәхнәләштерәбез.

1 май –“Яз һәм хезмәт” бәйрәмен мәдәният йортында отчет конөерт  итеп күрсәтәбез. Балаларыбызның чыгышын әти-әниләр һәм тамашачылар бик яраталар,  җитәкчеләртарафыннан балаларга һәм без тәрбиячеләргә зур рәхмәтләрен  белдерәләр. Бездә тәрбияләнгән, сәнгатҗкә гашыйк балалар, мәктәпкә киткәчтә югалып калмыйлар, алар  турында бары  тик җылы сүзләр генә әйтәләр.

Мин үземдә кечкенәдән җырларга, биергә яраттым. Җыр, моң, сәнгатҗ  яраткан кеше матурлыкны  аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле  кеше беркайчан да начарлык эшләми: кешеләрне, әти-әнине хөрмәтли, туган авылын ярата, йомшак күңелле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

Шуңа күрә эчкерсез, саф күңелле, һәр сүземне тыңлап, утәргә әзер торучы нәниләремнән башка мин үземнең эшемне тормышымны күз алдыма китерә алмыйм. Алар  белән эшләве миңа бик күңелле. Иҗат җимешләремне күреп яшәү мине бик бәхетле итә.

Әле дә сез бар сабыйларым

Сезнең  белән яшим яшәреп

Картаясым килми сизәсезме

Яшим ахрысы сездән көнләшеп.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары

Кече яштәге балаларга режим моментлары үткәрү, аларга татар телен өйрәнүгә бик булыша.Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары  үткәрү:1 нче нечкеләр төркемендә 10-15 мин.2 нче нечкеләр ...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....