Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"
статья

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Э.А.Гилязиева,

воспитатель МБДОУ «Кояшкай»,с.Ташлы-Ковали

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада табигый сәләтне мөмкин кадәр ачу һәм аны үстерүдә ярдәм күрсәтү.

Балаларның аерым бер сәләткә ия булулары – табигатьнең иң кызыклы һәм серле күренешләреннән берсе. Сабыйның мәктәпкәчә яшьтәге чоры сәләтне үстерүнең “сенситив” чоры санала. «Сенситив» сүзе латин теленнән кергән. Sēnsus – хис, тоемлау, аңлау кебек мәгънәләрне белдерә. Сенситив үсеш чоры дәвамында организм әйләнә-тирә мохиткә карата югары сизгерлеккә ия, шул ук вакытта физиологик һәм психологик яктан да үз-үзеңне тота белү һәм аң-белемнең яңа формаларын үзләштерергә әзер.

Һәр бала, дөньяга килгәндә үк, билгеле бер потенциалга ия була. Уңай шартлар тудырылган очракта, ул, нәтиҗәле үсеш алып, балага зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора,шулай ук дәүләт мәгариф сәясәтенең дә өстенлекле юнәлешләреннән санала.

Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында яшьтәшләреннән үсешенең бик нык алга китүе белән аерылып торганнары була. Гадәттә, алар тәкъдим ителгән яңа материалны тиз үзләштереп алалар, яшьтәшләре белмәгән вакыйга һәм проблемалардан хәбәрдар, ишеткән яисә укыганны тиз истә калдыралар, акыл хезмәте таләп иткән катлаулы мәсьәләләрне чагыштырмача җиңел хәл итәләр, күп сорау бирәләр, кызыксынучан булалар, үзенчәлекле, ягъни оригиналь фикер йөртәләр һәм көтелмәгән җаваплар тәкъдим итәләр, тиз төшенүчән, күзәтүчән булалар һәм барлык яңа төшенчәләрне отып алалар. Болар барысы да – сәләтле бала сыйфатлары.

Мәктәпкәчә чорны шартлы рәвештә берничә этапка бүлеп чыгарырга мөмкин:

Беренче этап (2-3 яшь). Хис-тойгы, эмоцияләр җыю чоры. Бу этапта иң мөһиме – хисне уяту. Сәнгать алымнары бу яшь аралыгында бары үсеш фоны буларак кулланыла.

Икенче этап (3-4 яшь). Табигый сәләтнең беренчел сыйфатлары күзәтелә. Әлеге яшьтәге бала шактый актив, теләсә кайсы эшчәнлеккә теләп, яратып алына. Шушы фактны истә тотып, балаларга берничә өлкәгә караган эш төрләрен тәкъдим итәргә һәм һәр баланы күзәтергә кирәк.

Өченче этап (4-5 яшь). Кызыксыну, теләк, иҗади эзләнү хас чор. Бу этапта сәләтләре бертөрлерәк булган балаларны өстәмә шөгыльләр өчен төркемнәргә берләштерергә ярый.

Дүртенче этап (5-6 яшь). Табигый сәләтенең ачык күренеп торуы белән характерлана. 5-6 яшьтәге бала бу чорда эшне уңышлы һәм нәтиҗәле итеп башкарырга омтыла.

Бишенче этап (6-7 яшь). Профессиональ сәнгатькә беренче адым ясау вакыты. Бу этапта аерым бер балаларның сәләтләре, ачык күренеп, зур үсеш ала. Шуңа күрә аларга өстәмә шөгыль-чаралар тәкъдим итү, башлыча, төрле түгәрәкләр оештыру зарур. Аерым бер балалар белән индивидуаль эш итү дә бик үтемле бу чорда. Болар барысы да баланың табигый сәләтен үстерү өчен ярдәмче фактор. Баланың сәләтләре үсешендә бишенче этап – мәктәпкә әзерлек төркеме. Аерым бер балаларның үсеш дәрәҗәсе шактый югары була. Аларга балалар бакчасында «кысан» була башлый, алар дөньяга беренче адымнарын ясарга әзерләр. Бу вакытта балаларның эшчәнлек даирәсен киңәйтеп, алга таба эстетик һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар булдыру мөһим.

Шулай итеп, балаларның сәләтләрен үстерү буенча тәрбия һәм белем бирү системасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1) тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм ата-аналар хезмәттәшлеге барышында тормышка ашырыла торган күчүчәнлек;

2) мәктәпкәчә яшьтә “сенситив”лыкны исәпкә алу;

3) эшне вакытында башлау;

4) балага индивидуаль якын килү;

5) сайлау мөмкинлеге булдыру;

6) комплекслы якын килү;

7) балалар бакчасының мәгариф, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре белән хезмәттәшлек итүе.

Сәләтле бала тәрбияләү буенча киңәшләр (психолог Дэвид Льюис киңәшләре)

1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән жавап бирәм.

2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы нәрсәләрне даими укыйм.

8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар - хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән - икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәге чаралар үтәлергә тиеш:

- программа материалын баету;

-сәләтле балаларның хезмәтләрен күрә белү һәм үстерү;

- дифферинциаль якын килү, аларга ярдәм итү;

- иҗади эш өчен материал әзерләү;

- балаларның  киеренкелеген киметү;

- шөгыльләрне төрлеләндерү.

         Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә балалар, әти-әниләр һәм тәрбияче белән бердәм иҗади эшләр оештыру зур нәтиҗә бирә. Ачык шөгыльләр, ата-аналар белән балалар арасында ярышлар, гаиләләр арасында бәйгеләр, ярминкәләр, ата-аналар җыелышлары, гаилә бәйрәмнәре. Мондый чараларда ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр хискә баеый, әти-әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләнә.

Файдаланылган чыганаклар исемлеге:

1. Белова Е. С.Одарённость малыша: раскрыть, понять, поддержать, М.,Флинта, 2004.С.144.

2.Вспомогательные средства воздействия в развитии одаренных детей / Нурахметова К. С. // Одар. ребенок.  2010.  № 6.  С. 122-127.

3.Одаренные дети и особенности педагогической работы с ними / Антонова И. Г. // Одар. ребенок.  2011.  № 1.  С. 46-51.

4.Савенков  А. И. Путь к одаренности. Исследовательское поведение дошкольника. СПб., Питер 2003. С.192-198.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бу...

Чыгыш.”Педагогның профессиональ эшчәнлегендә психологик үзенчәлекләр”

Һәр кеше узенең тормышында профессиональ эшчэнлегендэ проблемалы авырлыклар белэн очрашып тора.Моның ачык мисалы- педагог профессиясе.Ул коллегалары,администрация,балалар белэн,ата-аналар белэн,хезмәт...

Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм ...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...