«Сәламәтлегебез- үз кулыбызда» (Әти-әниләр җыелышына КВН-викторина)
методическая разработка

Ахтямова Рушания Махмудбаевна

Cәламәтлекнең тормышта иң кирәкле, мөһим шарт икәнлегенә төшендерү; актив танып –белү эшчәнлегенә җәлеп итү, үз фикерләрен әйтә, башкаларны тыңлый белергә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uen_viktorina_eti_eniler_ochen.docx25.9 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  ш.т.б. Байлар Сабасы

гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 4 нче “Кынгырау”балала  бакчасы

мәктәпкәчә белем Муниципаль бюджет учреждениесы.

                «Сәламәтлегебез- үз кулыбызда»

(Әти-әниләр җыелышына КВН-викторина)

                                                   

                                                          1 кв.категориялы тәрбияче:

                                                                              Ахтямова Р.М.

«Сәламәтлегебез- үз кулыбызда»

Максат: сәламәтлекнең тормышта иң кирәкле, мөһим шарт икәнлегенә төшендерү; актив танып –белү эшчәнлегенә җәлеп итү, үз фикерләрен әйтә, башкаларны тыңлый белергә өйрәтү.                                                                                                                                    Җиһазлау: :” Сәламәтлек- һәр кешенең иң зур байлыгы”, “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дигән стендлар, сәламәтлеккә багышланган китаплардан күргәзмә, компьютер.                                 Кереш өлеш.                                                                                                                                      Тэрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле уенда катнашучылар һәм кунаклар! Бүген без, “Сәламәтлегебез- үз кулыбызда”,- дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Бүгенге уеныбызда сәламәтлек темасына кагылышлы бик күп мәгълүматлар тупларбыз.                                                                 Җир йөзендә иң кадерле әйбер нәрсә? Әлбәттә , сәламәтлек. Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә, тирә юньне танып белә, җәмәгать тормышында актив катнаша, хезмәттән, физик күнегүләрдән ямь таба.                Сәламәт булырга теләү- һәр кешенең табигый омтылышы. Сәламәтлекне дүрт халәт тәэмин итә. Алар- физик ( барлык органнарның һәм организм системаларының эшләве), психик (игътибарлылык, хәтер, фикерләү), психологик, социаль ( уку, хезмәт, активлык, тәрбия) халәтләр.                                                                                                                                                     Хәзерге җәмгыятьтә сәламәтлекне, бигрәк тә яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләсе мөһим проблемага әйләнде. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек- авыруның яки физик кимчелекләрнең булмавы гына түгел, ул физик, психик һәм социаль яктан имин булу да.                                                                                                                                                       Ә хәзер эти-энилэр, үзебезнең сәламәт яшәү рәвешебезне тикшереп карыйк әле. (Эти-энилэр  ике командага бүленә, исем, девиз сайлана)                                                                                                               1 бирем. Сәламәтлек турында татар халкының мәкаль-әйтемнәрен беләсезме? Әйдәгез, белемнә ребезне тикшереп карыйк әле . Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм , ә сез дәвам итәргә тешсез.

  • Байлык бер айлык, саулык.... (гомерлек)
  • Саулыкны сатып ... (алып булмый)
  • Байлыкның башы- ... (тазалык)
  • Саулык- зур ... (байлык)
  • Саулыгың- ... (байлыгың)
  • Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык,Иң зур бәхет- ... (саулык)                                                                  Сәламәт тәндә –...( сәламәт акыл)
  • Тэрбияче: Әйе, шулай. Шушы мәкальләрдә әйтелгәнчә “Сәламәтлек ул- безнең байлыгыбыз”. Димәк, элек-.электән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сау- сәламәт булу тормыш итү өчен иң кирәкле, кадерле, мөһим шарт булып торган. Без, үзебезнең сәламәтлегебезне дөрес итеп сакларга, кайгыртырга тиешбез. Моның өчен без ,дөрес тукланырга, хезмәтне сөяргә , спорт белән даими шөгыльләнергә тиешбез. Безнең алдагы биремебез дә спорт темасына багышлана.                                                                                                                           2 бирем: Бу биремебез “Кем җитезрәк”,-дип атала. Мин сораулар бирәм, командалар кул күтәреп җавап бирергә тиешләр. Кайсы команда тизрәк, төгәлләр җавап бирә, шул җиңә.
  1. 2013 нче елгы җәйге Универсиада кайда уздырыла? (Казанда)
  2. Универсиада нәрсәне аңлата? ( (Универсальлек,Бердәмлек., Университет)
  3. Укучылар һәм студентлар ничә яшьтән Универсиадада катнаша ала? (17-28 яшь)
  4. Олимпия уеннарының девизы булып: “Тизрәк!Биегрәк! Көчлерәк!”сүзләре тора. Ә универсиаданың девизы нинди? ( Гыйлем - Спорт- Дуслык- Галәм)
  5. Кышкы Олимпия уеннарына кертелә торган спорт төрләрен санагыз. (Хоккей, фигуралы шуу, чаңгыда йөрү, биатлон, трамплиннан сикерү һ.б.)
  6. Спортның җәйге төрләрен санагыз. (Йөзү, җиңел атлетика, футбол, велосипедта ярышу.)

3 бирем. Безнең сәламәтлегебез дөрес туклануга бәйле. Алдагы биремебез дә төрле витаминнарга бай ризыклар турында. Сәламәт яшәү өчен без аларны белергә тиешбез. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын табарга тиешсез.

  1. Ул каротинга бик бай. 100 граммында 9 мг каротин  булуы билгеле. Анда шулай ук калий, кальций тозлары, фосфор, йод, тимер бар. Алар сөякләрне һәм организмның башка тукымаларын тукландыру өчен кирәк. Анда углеводлар да, барыннан да бигрәк глюкоза, шулай ук фитонцидлар күп. Аны бераз чәйнәсәң, авыздагы микроблар кими. (Кишер.)
  2. .Ул баш һәм арка миендә кан әйләнешен активлаштыра, кан тамырларында кан оешуы авыруын булдырмый. Моннан тыш, бавыр һәм талакның эшен нормальләштерә һәм, ниһаять, сынган сөякнең яхшырак ялгануына булышлык итә. Ул безгә энергия бирә һәм организмны ныгыта.(Шикәр.)
  3. Анда витаминнар һәм минераль матдәләр, аеруча калий күп. Органик кислоталар да, барыннан да бигрәк алма һәм лимон кислотасы бар. Бер стакан согында 1 мг каротин бар. Ул организмда А витаминына әверелә.  (Помидор.)
  4. .Андагы аксым җиңел үзләштерелә. Барлык аминокислоталар тупланган. Уртасы туклыклы һәм биологик актив матдәләргә бай. Составын  30%  май тәшкил итә. Алар арасында үсә торган организмга кирәкле Д витамины да бар. (Йомырка)
  5. С витмины чыганагы. Анда минераль матдәләр күп. Барлык минераль матдәләрнең 70 % ы калий тозына туры килә. Ул исә организмнан суны һәм аш тозын чыгарырга ярдәм итә һәм шуның белән матдәләр алмашын көйли. Андагы крахмал төрендәге углеводлар бик туклыклы. Эчәкләргә таркалып, крахмал глюкозага әверелә. Ул аннары канга үтеп керә һәм бөтен организмга тарала. (Бәрәңге.)
  6. Аксым чыганагы. Анда барлык аминокислоталар да бар, витаминнар да җитәрлек. Майны эретә торган А, Д, С витаминнары да күп. Андагы микроэлементлардан фосфор, тимер, калий аеруча зур әһәмияткә ия.  (Балык.)

Йомгаклау: Эйдэгез , шуны онытмыйк!Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.Шушының белән бүгенге уеныбыз  ахырына якынлашты. Ә хәзер, сезне ярышның нәтиҗәләре белән таныштырабыз. (җиңүче команда билгеләнә, истәлекле бүләкләр тапшырыла).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Викторина «Что ты знаешь о космосе». Вопросы для проведения викторины и мультимедийная презентация.

Материал поможет систематизировать знания детей о планетах солнечной системы, космонавтах, космической технике; развить логическое мышление и коммуникативные навыки, актуализировать  словар...

Викторина для детей подготовительной группы «Олимпийская викторина»

Цель:Познакомить с историей олимпийского движения;Расширять знания о спорте.Развивать память, мышление;Активизировать словарь детей по теме;Развивать физические качества: ловкость, скорость;Воспитыват...

Викторина с ответами для детей 5-7 лет на тему: Животные. Викторина с ответами для детей старшего дошкольного возраста.

Данная викторина предназначена для детей старшего дошкольного возраста. Материал может быть полезен как педагогам дошкольного учреждения, так и родителям. Его можно включить в занятие по лексическим т...