Китапны саклагыз
консультация на тему
Предварительный просмотр:
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син.
Керле кул белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны.
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап – якын дустың ул.
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торсын ул!
Әти – әниләргә
киңәшләр
- Китапка кызыксынуны кече яшьтән үк тәрбияләгез.
- Китап сатып алганда бизәкле, матур китаплар сатып алырга тырышыгыз.
- Күбрәк бергәләп укырга тырышыгыз.
- Укыган китабыгыз турында гаиләгез белән фикер алышыгыз.
- Балагызга китап авторы турында сөйләгез.
- Өегездә кечкенә генә булса да китапханә булдырырга тырышыгыз.
- Гаиләгез китапларын саклап, балагызда китапка карата сакчыл караш, ихтирам тәрбияләгез.
- Балагызга китаплар бүләк иткәндә изге теләкләр язып бирегез. Еллар үткәч, балагызның хәтерендә туган өй, әти-әни белән бәйле бәхетле мизгелләре искә төшәр. Ул сезгә мең рәхмәтле булыр.
Балаларга киңәшләр
- Китапка язарга һәм рәсем ясарга ярамый.
- Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.
- Ашаганда китап укырга ярамый.
- Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан, корткычлардан сакларга кирәк.
- Китап битләрен бөкләргә ярамый.
- Китапның ертылган битләрен ябыштыр.
Мәкальләрне бергәләп өйрәник
- Китаплы гаилә – бәхетле гаилә.
- Китап – белем чишмәсе.
- Уку кешене күзле итәр.
- Яхшы китап – гомерлек дус.
- Китап – акыллы киңәшче һәм якын дус.
- Китапның белмәгәне юк.
- Күп укысаң, күп белерсең.
- Укымаган бер телле,
укыган ике телле.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы
Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....
"Табигатьне саклагыз!"
quot; Табигатьне саклагыз!" экологик әкияте...