Бармак уеннары
материал на тему

Фардиева Лилия Мирсаяфовна

Балалар белән уйнарга

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon barmak_uennary.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Исемеңничек?

Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме Чәнти!

***

Олыга утын ярырга,

Уртага мичкә ягарга,

Ә сиңа–казан асарга.

Чәнтигә – җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

***

Һәркайсының үз эше

Баш бармак бау ишә (бау ишү хәрәкәте ясала)

Имән бармак имән кисә (агач кисү хәрәкәте),

Урта бармак ут кабыза (шырпы сызу хәрәкәте).

Атсыз бармак ат җигә.

Чәнти бармак чәй эчә.

(Исеме әйтелгән һәр бармак бөкләнә бара)

***

Йодрык.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән.

Чәнти була-бер,

Исемсез-ике,

Урта бармак-өч,

Имән бармак-дүрт.

Бишенчесе – башбармак.

Әнә нинди зур тармак –

Менә биш күпме була,

Бөкләгә чйодрык тула.

***

Кайда идең?

- Бармак, бармак,

Кайда идең?

- Бу абый белән

Урманг абардым,

Бу абый белән

Кырда йөредем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

***

Бармаклар

Бармакларны саныйм, берәмләп бүлеп карыйм:

Башбармак. Бер.Әткәйгә. Әткәй өйдә баш кеше.

Имән бармак. Монысы – әнкәемнең өлеше.

Бер булды, ике булды, уртак бармак - өченче.

Бусы инде, билгеле, әбиемә тиешле.

“Әбикәем” дип, кадерләп, эндәшәбез без аңа,

Йомшак урын әзерләп, утыртабыз уртага.

Дүрткә – абый чиратта, аңа – атсыз бармагым.

Ай, үзе мин азакта чәнти булып калганмын.

Чәнти – чәнти – чәнтикәй, ул да, мин дә бәләкәй!..

Бишебезгә биш тиде, - һәркемгә өлеш тиде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Бармак уеннары"

Төрле сәбәпләр аркасында, балаларның сөйләмендә кимчелекләр күзәтелә. Билгеле, баланың теле ачыла башлаганда ук бу кимчелекләрне ата-аналар  булдыра алганча бетерергә тырышалар. Сөйләме аңл...

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

Табышмаклы бармак уеннары

Пальчиковые игры-загадки на татарском языке. Учебно-методический материал....

Методические разработки на тему "Бармак уеннары"

Материалы для развития мелкой моторики.Новые пальчиковые игры с авторскими текстами на татарском языке...

Авторская программа " Бармак уеннары"

Пальчиковые игры на татарском языке  для детей с3-7 лет....

“Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”.

Консультация для родителей на тему:"Пальчиковые игры в развитии речи детей"...