Методические разработки на тему "Бармак уеннары"
учебно-методический материал по логопедии на тему
Материалы для развития мелкой моторики.Новые пальчиковые игры с авторскими текстами на татарском языке
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
barmak_uennary.docx | 17.57 КБ |
Предварительный просмотр:
Бармак уеннары
Игътибар итсәгез, сөйләме аңлаешсыз (“авыз эчендә ботка пешергән”) баланың кул, бармак моторикасы (кайбер очракта гомуми моторика да) начар үсеш алган була. Сөйләм үсеше вак моторика (кул, бармак хәрәкәтләре) белән тыгыз бәйләнгән. Фәнни яктан аңлатып бирә белмәсәләр дә, безнең әби-бабаларыбыз моны яхшы сиземләгән һәм бала үсешендә киң кулланган. Авылда балалар бакчалары турында белмәгән вакытларда ук, әбиләр-әниләр үз сабыйларына, алардан күреп, өлкән балалар үз энекәшләренә-сеңелкәшләренә бармак уеннары өйрәткән. Фольклорга мөрәҗәгать итсәк, сүзле бармак уеннарын табарбыз: “Карга килә казан аса”, “Бу бармак бабай...” һ.б. Кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү юлы белән без баланың сөйләме яхшырак формалашуына да ирешербез. Шул ук вакытта билгеле бер тәртиптәге хәрәкәтләр белән кабатлаганда, текст та яхшырак истә кала, хәтердә озаграк саклана.
Бармак күнегүләре һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләр ясау баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче өлкәсенең ярсынуына һәм сөйләм зоналарының яраклаштырылган эшчәнлеге көчәюгә китерә. Нәтиҗәдә, сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясала. Бармак уеннары, шулай ук, баланың өлкәннәргә охшатып эшләү күнекмәләрен үстерә, игътибар белән тыңларга һәм сүзнең мәгънәсен аңларга өйрәтә, сөйләм активлыгын арттыра. Бу вакытта бала игътибарын тупларга һәм тиешле якка юнәлтергә дә өйрәнә. Әгәр бала күнегүләрне шигырь юллары белән бәйләп алып бара икән, бу вакытта аның сөйләме дә ачыграк, көйлерәк була, шул ук вакытта, хәрәкәтләре дә төгәлрәк булыр.
Бармак уеннары баланың хәтере ныгуга да уңай йогынты ясый, чөнки ул кул хәрәкәтләрен һәм тәртибен сөйләм материалы белән бәйли. Бу уеннар баланың фантазиясе баюга да китерә, өйрәнгән күнегүләр тәэсирендә бала бармаклары белән төрле хәлләрне дә “сөйләп” бирер.
Ясалган күнегүләр кул чугы һәм бармаклар ныгуга китерә, ә бу, үз чиратында, киләчәктә язу күнекмәләрен җиңелрәк үзләштерүгә булышыр. Биредә, татар халык авыз иҗаты җимешләре белән бергә, бер җирдә дә басылмаган яңа уеннар да тәкъдим ителә.
Баш бармак – бабай,
Имән бармак - әби.
Урта бармак - әти,
Атсыз бармак - әни.
Чәнчә бармак – нәни,
Аның исеме – бәби.
- Бармак, бармак,
Кайда булдың?
- Бу абый белән
Баланга бардым.
Бу абый белән
Ярма ярдым.
Бу абый белән
Чәй эчтем,
Бу энем белән
Биергә төштем.
Карга килер – казан асар,
Торна килер – тоз салыр,
Саескан килер – салма салыр,
Песнәк килер – пешерер,
Чыпчык килер – төшерер,
Бусына бирә, бусына бирә,
Бусына бирә, бусына бирә,
Ә бусына бирмичә калдырган.
Мич астыннан куян чыккан,
Пырыйк, пырыйк, пырыйк.
Олыга утын ярырга,
Ә сиңа – су китерергә.
Уртага – мичкә ягарга,
Ә сиңа – казан асарга.
Чәнтигә - җырлый башларга,
Дусларның күңелен ачарга.
Баш бармак бау ишә,
Имән бармак имән кисә.
Урта бармак ут кабыза.
Атсыз бармак ат җигә.
Чәнти бармак чәй эчә.
Карга килде, казан асты.
Торна килде, тоз салды.
Саескан килде, салма салды.
Күгәрчен килде, күп ашады.
Кетеки бәби туймый калды.
Кетер-кетер, казан төбе кимер.
Карга килгән – казан аскан,
Чыпчык килгән – камыр баскан,
Торна килгән – тоз салган,
Сыерчык килгән – аш салган.
Тилгән килгән – аш бүлгән.
Моңар биргән, моңар биргән,
Моңар биргән, моңар биргән.
Моңар бирмичә калдырган.
Мич астыннан куян чыккан:
- Пырыйк, пырыйк, пырыйк!
Баш бармак:
- Ботка пешерик,- ди.
Имән бармак:
- Ярма юк, - ди.
Урта бармак:
- Үтечкә алыйк, - ди.
Атсыз бармак:
- Аны кайчан түләрбез? – ди.
Чәнти бармак:
- Ашыйк та качыйк!
Мин кечкенә, күрмәсләр, - ди.
Бер бермәк,
Ике икмәк,
Өч өчмәк,
Дүрт дүртмәк,
Биш бишмәт,
Алты атмак,
Җиде җитмәк,
Сигез сипмәк,
Тугыз тукмак,
Ун уймак,
Таба тулы коймак,
Мә сиңа да бер бармак!
Баш бармагым бал алыр,
Имән бармак идән юар,
Урта бармак ут кабызыр,
Атсыз бармак ат эзләр,
Чәнти бармагым нишләр?
Ул кечкенә, ул йоклар:
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
Баш бармак исәнләшә баш бармак белән,
Имән бармак имән белән,
Урта бармак урта белән,
Атсыз бармак атсыз белән,
Чәнти бармак чәнти белән.
Исәнләште бармаклар:
Кояш чыкты, нурын чәчте.
(уч төпләрен бер-берсенә ышкыйлар, бармаклар җәелеп китә)
Бу бармак – чыпчык,
Бусы – сыерчык,
Бусы – карлыгач,
Бусы – сандугач.
Ә бусы бик кечкенә,
Тимәгез нәниемә,
Нәнием-чәнтиемә.
Баш бармагым бүредер,
Имән бармагым – төлке,
Урта бармагым – бурсык.
Атсыз бармагым – аю,
Чәнти бармагым – куян,
Куянны кая куям?
Баш бармак бүрек кигән,
Имән бармак итәк кигән.
Урта бармак уйга калган,
Атсыз бармак аптыраган,
Чәнти бармак чишә алмый:
- Кышмы соң бу, әллә җәйме?
Нигә болай киенгәннәр?
Баш бармагым – биюче,
Имән бармак – итекче.
Урта бармак – укытучы,
Атсыз бармагым – аучы.
Чәнти бармак кем була?
Читек чигүче була.
Баш бармак баганага менә.
Имән бармак идәндә утыра.
Урта бармак урамда йөри.
Атсыз бармак атта чаба.
Чәнти бармак бик кечкенә,
Утыра чәй эчеп кенә.
Баш бармак: барыйк, - ди.
Имән бармак: иртәгә, - ди.
Урта бармак: укырга кирәк, - ди.
Атсыз бармак: арыдым, - ди.
Ә кечкенә чәнти әйтә:
Мәктәпкә мин дә барам, - ди.
Белем алырга кирәк, - ди.
Бу бармак “йокым килә”,- ди.
Монысы “менеп ятам”,- ди.
Бусы килде дә ятты,
Нәниен дә йоклатты.
Кычкырмагыз, шауламагыз,
Йокламыйча кем чыдар...
Таң кояшы бер чыгар,
Уянырлар бармаклар,
Һәм китәрләр мәктәпкә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Методическая разработка. Стенд – приветствие «Капельки» своими руками. Пояснительная записка Методическая разработка. Стенд – приветствие «Капельки» своими руками. Пояснительная записка
Методическая разработка.Стенд – приветствие «Капельки» своими руками.Пояснительная запискаСтенд оформлен как приветствие группы (визитная карточка группы) под названием «Капельки». Изображение с...
Методическая разработка Дидактическая игра « Накорми колобка» Методическая разработка Дидактическая игра « Накорми колобка» Методическая разработка Дидактическая игра « Накорми колобка»
Разработала:Саламатина Ирина Борисовна воспитатель ГБДОУ № 48 Кировского района горохом или фасолью). Санкт ПетербургаОписание игры:Цель: развитие мелкой моторики , тактильной чувствительнос...
Методическая разработка ( для старшего дошкольного возраста) по теме: Методическая разработка диагностики вокальных способностей.
В данной разработке представлен материал, помогающий прослеживать развитиевокальных способностей: таблица-диагностика + критерии....
Методическая разработка. НОД по нетрадиционному рисованию в подготовительной группе «Летние превращения»Методическая разработка. НОД по нетрадиционному рисованию в подготовительной группе «Летние превращения»
Дети с самого раннего возраста пытаются отразить свои впечатления об окружающем мире в своём изобразительном творчестве. Моя работа заключается в использовании нетрадиционных техник в рисовании. Рисов...
Номинация: «Методические разработки по модулю, разделу преподаваемого предмета (дисциплины, модуля), по тематике воспитательного мероприятия». Методические разработки по теме недели: «Зимующие птицы».
Данные методические разработки созданы на основе основной образовательной программы дошкольного отделения Одоевской средней школы, федеральных государственных стандартов дошкольного образования, приме...
Методическая разработка образовательного маршрута для организации совместной деятельности дошкольников с родителями и педагогом с использованием ресурсов Интернет Тема методической разработки: «Насекомые»
Материал на тему: "Насекомые" для родителей и детей 3 - 4 лет....