Табигать -уртак йортыбыз
консультация на тему

Шарифуллина Дульфира Киямовна

Табигать-уртак йортыбыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat.docx19.61 КБ

Предварительный просмотр:

Табигать- уртак йортыбыз.

Татарстанның табигате бик матур. Татарстан буйлап Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага. Ул яшел болыннарга, балыклы күлләргә, тәмле сулы салкын чишмәләргә бай.

 Урманнар республикабызының зур байлыгы. Урманнарда төз наратлар, чыршылар, каеннар, имәннәр һәм башка агачлар үсәләр. Урман кешегә җиләк- җимеш, төзү материаллары, печән, утын, тире, саф һава бирә. Урманнарда төрле җәнлекләр яшиләр: куян, тиен, бүре, поши, бурсык, аю, төлке. Урманга килеп керсәң, төрле- төрле кошлар: сандугачлар, сыерчыклар, урман тургайлары һәм башка кошлар сайрыйлар. Ара- тирә урман табибы тукран тавышы ишетелә.

 Чиста һава- табигатьнең иң зур байлыгы. Кызганычка каршы, завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар, чөнки аларның торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, төтен чыга. Пычрак һава кешеләр, җәнлекләр, хайваннар өчен зарарлы. Завод һәм фабрикаларда зарарлы матдәләрне һавага чыгармый торган махсус фильтрлар куярга кирәк.

 Алабуга шәһәренең  һавасын Түбән Кама һәм Менделеевск заводларыннан  килә торган һава пычрата.

 Чиста су - зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Ләкин завод һәм фабрика торбаларыннан елгаларга, суларга пычрак су ага. Табигатькә зур зыян килә. Судагы үсемлекләр, балыклар, тереклек ияләре үләләр.

 Урманнар- безнең байлыгыбыз. Аларны һәм анда яшәүче тереклекне саклау өчен, милли парклар һәм табигый тыюлыклар оеша.

 Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1872 нче елда барлыкка килә. Милли паркларда кешеләр ял итәләр, ә табигый тыюлыкларга керү тыела.

 Хәзерге вакытта Рәсәйдә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан. Татарстанда “Түбән Кама” милли паркы 1991 нче елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территориясендә урнашкан.

 “Идел- Чулман” тыюлыгы 1960 нчы елда оеша. Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районнары территориясендә урнашкан.

 “Түбән Кама”милли паркының табигатен,  имәннәрен, изге чишмәләрен рәссам  И.И. Шишкин үзенең картиналарында тасвирлый. Ул шулай итеп, кешеләрне шушы матурлыкны сакларга чакыра.

 Сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кошлар, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән. Кызыл китап- рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый.

- Кызыл китап СССРда 1974 елда булдырыла, ә Россиядә 1983 елда чыгарыла. Татарстанда ул 1995 елда төзелә. Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә җир йөзеннән тәмам юкка чыгып баручы үсемлекләр һәм хайваннар теркәлгән. Махсус чаралар күрмичә аларны саклап калу мөмкин түгел.

 Гомумән, урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны үтермәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп - чар калдырырга ярамый. Табигатьне сакларга кирәк, чөнки табигать- безнең уртак йортыбыз.

Балалар хуш исле чәчәкләр иснәп үсәргә  тиеш. Димәк, бакчаларда матур-матур чәчәкләр үстерергә кирәк.

 -  Елга, күлләрдәге су чиста булырга тиеш. Димәк, завод торбаларыннан аккан  пычрак   суны пычратырга тиеш түгел.

 -  Табигатьтәге барлык тереклек ияләре дә чиста һава суларга тиеш. Димәк, завод торбаларыннан чыга торган һаваны яхшы фильтрлар ярдәмендә чистартырга кирәк.

 -  Җир йөзендәге  кошлар, хайваннар юкка чыгарга тиеш түгел, һәрвакыт яшәргә тиеш. Димәк, аларны үтерергә  ярамый.

 Нәрсә соң ул табигать? (Җир-сулар,урманнар һәм хайваннар дөньясы, һава- климат, кеше кулы белән эшләнмәгән һәммә нәрсә табигать була.)

 И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең,адашырлык урманнарың, биек- биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар.Күктә кояш елмая,болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар барысы да табигать.

 Табигать- ул безнең йортыбыз. Кеше табигатьтән башка яши алмый,табигать кешенең яшәү чыганагы. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый.

Табигатебез-безнең уртак йортыбыз  гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм  инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие по теме "Без табигать балалары"

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...

"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе

Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

“Мин диңгез ясыйм...” Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты

Максат: балаларны традицион булмаган юллар белән рәсем ясарга өйрәтү.Бурычлары: балаларның диңгез, аны тасвирлап язучы рәссамнар турындагы белемнәрен үстерү; диңгездә яшәүчеләрнең атамаларын ныгыту; б...

Табигать – уртак йортыбыз. Экологик чара

Залның ике ягында “Җир – уртак йортыбыз” дип аталган темага рәсемнәр күргәзмәсе куелган.Зал урман аланы итеп бизәлгән. Тик аланда бушаган чипсы, сок каплары,пакетлар, шешәләр һәм баш...

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...

"Табигать туган йортыбыз - бергәләп саклыйк аны!"

Балалар бакчасында әти-әниләр белән үткәрү өчен экологик кичә эшкәртмәсе....