“Мин диңгез ясыйм...” Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) на тему
Максат: балаларны традицион булмаган юллар белән рәсем ясарга өйрәтү.
Бурычлары: балаларның диңгез, аны тасвирлап язучы рәссамнар турындагы белемнәрен үстерү; диңгездә яшәүчеләрнең атамаларын ныгыту; балаларда тере һәм тере булмаган табигатькә карата кызыксыну уяту; диңгез образын традицион булмаган техникалар кулланып ясауга этәрү, кызыксындыру; традицион булмаган техниканы кулланып иҗат итү өчен шартлар булдыру; балаларда күзаллау, композицияне тоемлый алу хисен камилләштерү.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты
Миронова Гөлия Ринатовна –
Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
184-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә
белем учреждениесенең I квалификацион категорияле тәрбиячесе
Тема: “Мин диңгез ясыйм...”
Максат: балаларны традицион булмаган юллар белән рәсем ясарга өйрәтү.
Бурычлары: балаларның диңгез, аны тасвирлап язучы рәссамнар турындагы белемнәрен үстерү; диңгездә яшәүчеләрнең атамаларын ныгыту; балаларда тере һәм тере булмаган табигатькә карата кызыксыну уяту; диңгез образын традицион булмаган техникалар кулланып ясауга этәрү, кызыксындыру; традицион булмаган техниканы кулланып иҗат итү өчен шартлар булдыру; балаларда күзаллау, композицияне тоемлый алу хисен камилләштерү.
Методик алымнар: арлашу, сорау- җавап, күрсәтмәлелектән файдалану, традицион булмаган техника кулланып рәсем ясау, физкультминутка, мактау сүзләре.
Сүзлек эше: маринист – диңгез турында иҗат итүче рәссам.
Җиһазлау: рәсем күргәзмәсе өчен иллюстрацион материал, магнитофон, “Сенс- Санс “Карнавал животных- Аквариум” мелодиясе, мольберт; зәңгәр, яшел, ак төстәге гуашь, аны сыегайту өчен тәлинкәләр, салфеткалар, губка һәм кулланылышта булган теш щёткалары, акварель белән буяу өчен махсус ак битләр, кораб рәсеме һәм җилем (һәр бала өчен).
Алдан башкарылган эш: диңгез тематикасына кагылышлы рәсемнәр, анда яшәүчеләр турында иллюстрацияләр карау; А. С. Пушкинның “Сказка о рыбаке и золотой рыбке” әсәрен уку, андагы диңгез образын турында сөйләшү; хәрәкәтле уеннар “Диңгез дулкынлана”, “Яр- су”, “Балык тоту” уйнау.
Уртак эшчәнлек барышы:
Балалар тәрбияче белән рәсем күргәзмәсенә киләләр (төркемнең бер почмагы рәсем күргәзмәсе рәвешендә ясала). Күргәзмәдә Рылов, Айвазовскийның диңгезне сурәтләгән картина иллюстрацияләре.
Тәрбияче: Балалар без сезнең белән рәсем күргәзмәсенә килдек. Әйтегез әле, рәсемнәрне, картиналарны кем иҗат итә?
Балалар: Художниклар, рәссамнар.
Тәрбияче: Ә менә бу картниналарны Рылов һәм Айвазовский дигән рәссамнар иҗат иткән. Игътибар белән карагыз әле, аларда нәрсә сурәтләнгән?
Балалар: Диңгез, океан, су.
Тәрбияче: Бу картиналар диңгез турында. Карагыз әле, сез алар турында ни әйтә аласыз?
Балалар (картина иллюстрацияләрен күзәтәләр): Аларда диңгезләр төрле. Менә бу картинада диңгез тыныч, менә монысында дулкынлы. Бу диңгездә шторм вакыты, һ.б.
Тәрбияче: Балалар, диңгез тематикасына картиналар иҗат иткән рәссамнарны маринистлар дип атыйлар. Кабатлыйк әле. (Балалар белән маринист сүзен коллектив кабатлау).
Балалар, искә төшерик әле, без диңгез образы кергән әдәби әсәр укыганыбыз бармы?
Балалар: Алтын балык турында әкият укыдык.
Тәрбияче: Әйе, Пушкинның “Сказка о рыбаке и золотой рыбке” әкиятен укыдык. Анда диңгез нинди иде.
Балалар: Диңгез башта матур, тыныч иде. Саран карчыкның теләге арткан саен катырак дулкынланды, ахырдан бик каты давыл кубып диңгездә шторм булды.
Тәрбияче: Әйе шул, хәтерлисез икән. Ә диңгез яки су турында уеннарны беләсезме?
Балалар: “Диңгез дулкынлана” уены.
Тәрбияче: Алайса бергәләшеп уйнап алыйк.
Физкульутминутка. Хәрәкәтле уен “Диңгез дулкынлана”.
Тәрбияче: Балалар өстәлләр янына үтик әле. Ничек уйлыйсыз, без бүген рәсемдә нәрсәне сурәтләрбез икән?
Балалар: Диңгезне.
Тәрбияче: Тик балалар, карагызчы? Буяулар бар, ә пумалалар юк. Нишләргә инде хәзер? Рәсемне тагын ниләр белән ясап була икән?
Балалар: Карандашлар, фломастер белән.
Тәрбияче: Тик безгә рәсемне буяу белән ясарга кирәк шул.
Балалар: Бармак белән.
Тәрбияче: Бармакларны буыйсы килмәгән иде шул. Тагын ни белән ясап була соң, уйлыйк әле?
Балаларның берсе: теш щёткалары белән.
Тәрбияче: Дөрес, тагын ни белән? (Балалар җавап бирергә авырсынсалар тәрбияче ярдәм итә). Һәм губкалар белән.
Балалар, сез минем янга җайлырак итеп басыгыз, карап торыгыз. Әлеге битне күзаллап ике өлешкә бүлик, аның өске ягы күк йөзе, ә аскы ягы диңгез булыр. Менә хәзер әлеге зур биткә губка белән зәңгәр төсне файдаланып һава, күк йөзе ясыйбыз. (Ясап күрсәтә). Диңгезне нинди төс белән ясыйк икән, балалар? (Җаваплар: зәңгәр, яшел). Ул бит зәңгәр дә, яшел дә кебек. Әйдәгез аны яшькелт- зәңгәр төс белән ясыйк. Аның өчен бу ике буяны кушарга кирәк. Теш щёткасын буяуга манып, дулкынсыман хәрәкәтләр белән диңгез ясыйк. Менә булды диярлек.
Утырышыйк, балалар. Сезгә иҗат итү күңелле булсынга мин сезгә бер көй куям. (Сенс- Сансның “Карнавал животных- Аквариум” көе куела.)
Балалар музыка астына рәсемнәрен ясыйлар. Тәрбияче ярдәм кирәк булса, булыша, хуплау сүзләрен әйтә.
Тәрбияче: Балалар, ә диңгездә яшәүчеләр бармы?
Балалар диңгездә яшәүчеләрне атыйлар: балыклар (кит, акула), медуза, ташбака, диңгез керпесе, суүсемнәр, һ.б.
Тәрбияче: Мин ясаган диңгез кипте, аны тулыландыру өчен мин ак гуашька теш щёткасын манып менә шулай итеп ак полосалар, ак бөртекләр ясап куям. Диңгез буш булмасын өчен менә шундый кечкенә кораб ябыштырам. Әлеге кораблар сезнең өчен дә бар (тарата). Сез дә үз диңгезегезне бизи аласыз.
Балалар тәрбияче кебек диңгез өстенә ак күбекләр ясап куялар, кораб ябыштыралар.
Шөгыльдән соң тәрбияче балалар белән иҗат ителгән рәсемнәрне карый, балалар фикерен сораштыра. Сорау- җавап аркылы маринист- рәссамнарның кем булуын искә ала. Шөгыльдән алган хис- кичерешләр турында сөйләшү уздырыла.
Кулланылган әдәбият:
- Н. Е. Веракса «От рождения до школы», Мозаика- синтез, М. 2014.
- И. А. Лыкова «Изобразительная деятельность в детском саду», ТЦ
Сфера, М. 2007.
- О. А. Куревина «Синтез искусств», Линка- Пресс, М. 2003.
- Р. М. Чучмичева «Дошкольникам о живописи», «Просвещение», М. 1992.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль
Максат:- Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...
Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .
Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .Эшне башкарды : Сарман №3 "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Лилия Ф....
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар ” проекты буенча йомгаклау шөгыленең конспекты.
Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар...
Зурлар төркемендә сәнгати-эстетик үсеш буенча "Кышкы күңел ачулар" темасына рәсем эшчәнлеге конспекты.
Конспектта ФДБС таләпләренә туры китереп эшчәнлекнең максаты, методик алымнар, ярдәмлек, оештыру (мотивация, актуальләштерү), барышы, тәмамлау (рефлексия) өлешләре чагылдырыла....
әйләнә-тирә дөньяны танып белү буенча зурлар төркемендә интегральләштерелгән шөгыль конспекты
Тапкырлык, зирәклек.Интегральләшкән шөгыль конспекты...
“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...
“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....