«Әкияттә кунакта»
методическая разработка по математике (старшая группа) на тему

Максат: үстерешле уеннар һәм күнегүләр аша балаларда логик фикерләү сәләте формалаштыру.

Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү. Аларны игътибарлы, ярдәмчел, кайгыртучан булырга өйрәтү.

Үстерү бурычы:

  • саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен камилләштерү;
  • тирә – юньдә һәм яссылыкта ориентлашуны ныгыту;
  • балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү.

Белем бирү бурычы:

  • шар, куб, цилиндрны аера һәм атый белергә өйрәтүне дәвам итү;
  • бүлүдән барлыкка килгән өлешләрне әйтә белергә, бөтенне һәм өлешләрне чагыштыра, бөтен әйбернең үз кисәкләреннән зуррак, ә өлешнең бөтеннән кимрәк  булуын аңларга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗтимагый – коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, сәнгати – эстетик үсеш, физик тәрбия.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сүзле  уен, хәрәкәтле уен, биремнәр, слайдлар карау, нәфис сүз.

Алдан эшләнгән эш: Г.Тукай әкиятләрен уку, эчтәлеге буенча фикер алышу.

Җиһазлау: ноутбук, экран, мультимедиа проекторы, магнит такта, хат, күчмә кошлар кайту әкият геройларыннан видеохәбәр кәгазь тасмалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_mo.docx35.02 КБ

Предварительный просмотр:

        

           Татарстан Республикасы                                            Яшел Үзән муниципаль районының

«Катнаш төрдәге № 34 «Гөлчәчәк»                                                                                                                             балалар бакчасы» муниципаль

мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениясе

1 нче категорияле тәрбияче

Хәйруллина Роза Рәвкать кызы.

«Әкияттә кунакта»

Зурлар төркемендә интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

 Максат: үстерешле уеннар һәм күнегүләр аша балаларда логик фикерләү сәләте формалаштыру.

Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү. Аларны игътибарлы, ярдәмчел, кайгыртучан булырга өйрәтү.

Үстерү бурычы: 

  • саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен камилләштерү;
  • тирә – юньдә һәм яссылыкта ориентлашуны ныгыту;
  • балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү.

Белем бирү бурычы: 

  • шар, куб, цилиндрны аера һәм атый белергә өйрәтүне дәвам итү;
  • бүлүдән барлыкка килгән өлешләрне әйтә белергә, бөтенне һәм өлешләрне чагыштыра, бөтен әйбернең үз кисәкләреннән зуррак, ә өлешнең бөтеннән кимрәк  булуын аңларга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗтимагый – коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, сәнгати – эстетик үсеш, физик тәрбия.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сүзле  уен, хәрәкәтле уен, биремнәр, слайдлар карау, нәфис сүз.

Алдан эшләнгән эш: Г.Тукай әкиятләрен уку, эчтәлеге буенча фикер алышу.

Җиһазлау: ноутбук, экран, мультимедиа проекторы, магнит такта, хат, күчмә кошлар кайту әкият геройларыннан видеохәбәр кәгазь тасмалар.

 Эшчәнлек төзелеше

  1. Психологик көйләү.
  2. Кошлар кайту күренешен карау.
  3. Хат уку.
  4. Төп өлеш: Сәяхәткә китү.
  1. Уен   «Яулык».
  2. Видеохәбәр. Су анасы.
  3. Алтын тарак төзү.
  4. Видеоязма. Су анасы.
  5. Эзләр буйлап сикерү.
  6. Табышмак әйтү.
  7. Санау таякларыннан йорт төзү.
  8. Уен: «Капчык».
  9. Массажлы юл аша чыгу.
  10. Видеохәбәр. Шүрәле.
  11. Хәрәкәтле уен: « Шүрәле ».
  12. Видеоязма. Шүрәле.
  13. Нәфис сүзләр.
  14. Йомгаклау.

Тәрбияче.

  • Хәерле көн, балалар! Карагыз әле,безнең бүлмәбезгә кояш ничек матур елмая!
  • Без дә, кояш кебек, бер – беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик. Әйдәгез, балалар, кунаклар белән исәнләшик. Якты елмаюларыгыз аларга бүләк булсын. Менә ничек рәхәт булып китте!

Әкрен генә кошлар тавышы язмасы яңгырый.

  • Чү, балалар,анда ниндидер тавышлар ишетелә. (Кошлар тавышы.)

(Тавышны арттырабыз.)

  • Әйе, дөрес әйтәсез. Күчмә кошлар, ерак юлны якын итеп, арып – талып, туган якларына кайтып киләләр.
  • Карагыз әле, безнең күлгә дә, кошлар ял итәргә туктаганнар.
  • Аларны таныйсызмы? (Кыр казлары.)
  • Алар безгә ниндидер хәбәр алып килгән ахыры.  Канат астында ниндидер хат күренә. Укып карыйк әле.

«Хөрмәтле балалар! Безнең әкиятләр иленә зур кайгы килде. Бөтен әкият геройлары бәлагә юлыккан. Хәзерге көндә нәни балаларга әкият күрсәтә дә, сөйли дә алмыйбыз. Сездән зур ярдәм сорап: барлык әкият геройлары.»

  • Балалар, ярдәм итәбезме аларга?  
  • Киттек, алайса.

Тәрбияче. Уен: «Яулык.» (Балалар яулык астына җыела.)

Яулыкны очырабыз, балаларны җыябыз.

Аларны каплыйбыз, тылсымны башлыйбыз.

1,2.3,4,5- серле яулык җиргә төш.

Әкият иле аша, могҗизаны башла!

  • Менә, балалар, без әкият иленә килеп тә җиттек. Суда нинди әкият герое яши?                         (Су анасы.)

Видеоязма: Су анасы сөйли.

«1 карак малай алтын тарагымны урлады. Зинһар, ярдәм итегез.»

Тәрбияче.

  • Балалар, Су анасына тарагын табарга булышабызмы?

 1 нче бирем. Саннарны табып, тәртип буенча тезү һәм тарак барлыкка китерү.

  • Әйдәгез, сорауларга җавап бирик. Дөрес җавапны туры килгән саннарга элегез:

 (Балалар, кыстыргычларга язылган, шундый ук санны табып, тәртип буенча тезәләр.)

  • Менә, балалар, Су анасы тарагы табылды, инде юлыбызны дәвам итсәк тә була.                      
  • Ә, рөхсәтсез кеше әйберен алырга ярыймы соң?

Нәтиҗә: Рөхсәтсез кеше әйберенә кагылырга ярамый!

Видеоязма: Су анасы сөйли.

         «Рәхмәт балалар. Хәерле юл сезгә.»

Тәрбияче.

  • Балалар, карагыз әле, монда ниндидер эзләр бар. Нәрсә эзе булыр бу?(Хайваннар эзе.)
  • Санап карыйк әле, монда ничә хайван эзе бар?(8)
  • Ә, ничә пар? (4)
  • Ничек уйлыйсыз, алар ничәү булган?(2)
  • Шул эзләр буйлап, сикереп, юлыбызны дәвам итәбез.
  • Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлап, җавабын әйтергә тырышыгыз.

Туннарга киендерә, җылыта сөендерә.

      Тоягы була ярык, исеме аның   ....    (Сарык. «Кәҗә белән сарык» әкиятеннән.)

  • Кәҗә белән сарык нишләп йөри монда? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче.

Балалар, алар урманда адашып йөрмәсеннәр, әйдәгез үзләренә сарай төзеп бирик.

2 нче бирем. Балалар, санау таякларыннан сарай төзиләр.

  • Сарайны төзү өчен, барлык таякчыкларны да кулланыгыз.
  • 1 таякчыкның урынын алмаштырып, сарайны икенче якка каратып буламы? Эшләп күрсәтегез.

Тәрбияче. Кәҗә белән сарык сезгә рәхмәт әйтеп, капчык бүләк иттеләр.

Серле янчык кулымда,

Уенчыклар  күп анда.

Тап әле шуннан берне –

Ничек аның исеме?

Әйдәгез, капчык белән уйнап алабыз.

Балалар түгәрәккә утыралар да  3нче биремне үтиләр.

Уен: «Капчык.» - капшап карау юлы белән геометрик фигураны (куб, конус, цилиндр, шар) тану, зурлыкларын, нинди материалдан эшләнгәнен әйтү. Мәсәлән: пластмас  цилиндр, резин шар, агач шакмак һ.б..

Нәтиҗә: һәрвакыт шулай тапкыр булыгыз!

Тәрбияче. Балалар,озак йөрдек , аякларыгыз аргандыр. Әйдәгез, аларны ял иттереп алыйк та, юлыбызны дәвам итик. (Алар массажлы юл аша үтәләр. Каршыда агачлар.)

  • Балалар, без кая килеп җиттек? (Урман буена.)

 4 нче бирем. Логик  мәьсәләләр чишү.

  1. Агачта 10 чыпчык иде, берсен кудык таш атып.

Ничә чыпчык калды анда, - кара әле баш ватып...(1 чыпчык та калмады, куркып очып киткәннәр.)

  • Балалар, кошларны рәнҗетергә ярыймы соң? (Балалар җавабы.)
  1. 1 имәндә 13 ботак, ботак саен өчәр алма,

Бу имәндә ничә алма? (Имәндә алма үсми.)

Тәрбияче. Балалар, бу биремдә дә сынатмадыгыз. Тик урман безне кабул итә алмый, чөнки аның да хуҗасы бәлагә юлыккан.  

Видеоязма: Шүрәле сөйли.

«Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»

  • Балалар, Шүрәленең бармаклары бүрәнәгә кысылган. Бик авырта бармаклары, тизрәк ярдәм итик.

5 нче бирем.

           Балаларга 3 тасма (бүрәнә) алырга тәкъдим ителә.

  1. Беренче бүрәнәне 2 тигез өлешкә бүлү.
  2. Икенче бүрәнәне 4 тигез өлешкә бүлү.
  3. Өлешләрне чагыштыру.

Нәтиҗә: Бөтен һәрвакыт өлештән зур була.

 

  • Шүрәлене коткардык, инде хәзер бераз уйнап алыйк.

Уен: «Шүрәле.»

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала Шүрәле итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш  түгәрәк уртасында. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Ачуланган, турсайган

Шүрәлене күр әле.

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне.

Әй, шүрәле, әй, шүрәле,

Безнең янга кил әле.

Каршыңда кем басып тора –

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап кала. Алып баручы бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Шүрәле итеп сайланган бала,капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Шүрәле була.

Видеоязма: Шүрәле сөйли.

« Рәхмәт балалар.  »

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар,  сез барлык биремнәрне бик тырышып, зур осталык белән башкардыгыз, сынатмадыгыз. Инде хәзер кире бүлмәбезгә кайтыр вакыт җитте.

(Яулык астында, 10 нан артка таба санап,  бүлмәгә кире кайтабыз.)

Без бакчага кайтабыз,

Ерак түгел арабыз

Кулга яулык алабыз

Аннан кире саныйбыз.

10,9,8,7,6,5,4,3,2,1 –

Безнең теләк бер.

  • Сәяхәтебез  ошадымы, балалар? (Балаларның фикерләрен тыңлау.)
  • Бу әкиятләрне кем язган? (Габдулла Тукай.)
  •  Г. Тукай кем соң ул? (Балалар шагыйре.)

Балалар:  Шигырь «Тукайга » М. Разов сүзләре.

«Туган тел»не яттан сөйләп,                                                                                                                            

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай.

Апрель җитсә исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең  кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай. 

Нәтиҗә:  Әйе,сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта.

А.Алишның әкиятләре белән танышу....

«Әкияттә кунакта»

Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

Әкияттә кунакта

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА

Конспект занятия  по математике....