Әкияттә кунакта
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Вафина Файруза Габделхаевна

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekiyatte_kunakta.docx18.04 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе

Субаш балалар бакчасы

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча ачык шөгыль

II кв.категорияле тәрбияче

Вафина Ф.Г.

2010 нчы ел

Тема: Әкияттә кунакта

Максат:

Белем бирү: Әкияткә карата кызыксыну уяту, балаларга әкиятне тыңларга, эчтәлеген аңларга өйрәтү.

Үстерелешле: Сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сөйләмдә активлаштыру, сүз байлыгын арттыру; кул чуклары мускуллары  хәрәкәтен үстерү.

Тәрбияви: Балаларда дус мөнәсәбәт, ярдәмләшәсе килү теләген тәрбияләү.

Сүзлек эше: чуар, тавык, алтын, йомырка

Балалар белән әзерлек эшләре: «Чуар тавык» әкиятен уку; әкият геройларына характеристика бирү.  Рәсемле китаплар, иллюстрацияләр карау. Хәрәкәтле уеннар уйнау. Тозлы камыр белән эшләүне дәвам итү.

Тәрбияченең әзерлек эшләре: әсбаплар, иллюстрацияләр әзерләү, уенчыклар булдыру, тозлы камыр ясау.

Җиһазлау һәм материаллар: әби, чуар тавык, алтын йомырка рәсемнәре. Декорация: авыл өе макеты, имән, чыршы агачлары. Әвәләү өчен тәлинкә, юеш (дымлы) салфеткалар (балалар санынча). Руль.

Беле бирү өлкәләре:

Социаль шәхес үсеше;

Танып белү, сөйләм үсеше;

Физик үсеш;

Нәфис-нәфасәти үсеш.

Эшчәнлек барышы:

Т: балалар, бүген бездә кунаклар. Исәнләшик әле.

Б: Исәнмесез, исәнмесез,

Хәерле иртә!

Сәламәтлек сиңа, миңа,

Һәм барлык кешегә!

Т: балалар, без сезнең белән бүген авылга кунакка кайтабыз. Сез ризамы?

Б: Әйе, риза.

Т: Әйдәгез, алайса, мин шофер булам. Үзем сезне авылга алып кайтам. Юлыбыз сәламәтләндерү сукмагы аша үтәр. Игътибарлы булыгыз.

Без барабыз, барабыз
Ерак юллар узабыз

Күчтәнәчләр кулыбызда,

Әбиләргә кайтабыз.

Т: Менә, балалар, без сезнең белән авылга кайтып та җиттек. Карагыз әле, тирә- як нинди матур, саф һава… Күктә кояш сезгә елмая.

Кояш чыкты, күзен кысты:

«Йоклап ятма, ялкау булма,

Тор»,-диде

Мин кояшка сәлам бирдем:

«Әйдә бергә уйныйк»-дидем.

Т: Хәзер без дә, балалар, учыбызга җылыны җыйдык. Бер-беребезгә кулыбызны бирдек. Елмаештык һәм матур итеп урыннарга утырдык.

Т: Балалар, карагыз әле, безгә таба кемдер килә? Кем булыр икән ул?

Б: Әби!

Т: Әйдәгез, әбекәй белән исәнләшик. Хәлләрен сорашыйк.

Б: Исәнме, әби. Хәлләрең ничек?

Әби: Исәнмесез, балакайларым! Хәлләр шәптән түгел. Сез беләсез бит инде, минем чуар тавыгым алтын йомырка салган иде. Тычкан алтын йомырканы ватты да качты. Шуннан бирле тавыгым гел киреләнде: «алтын йомыркам янымда торса гына, тагын йомырка салачакмын»,-ди. Мин нишләргә дә белмим.

Т: Борчылма, әбекәй, без сиңа да, чуар тавыкка да ничек булышырга икәнлеген беләбез. Балалар, ярдәм итәбезме?

Б: Әйе!

Әби: И-и-и, рәхмәт яусын, акыллыларым, инде тавыгым да сөенер, үзем дә тынычланып калыр идем.

Т: Балалар, әйдәгез, алтын йомыркалар әвәлибез. Өстәл янына якынрак килегез.

Әвәләү:

Иң элек камыр белән уйныйбыз: «1,2,3…1,2,3»

Камырны уч төбенә куеп, «йомырка»  әвәлибез.

«Йомыркаларны» өстәлгә, билгеле бер җиргә куябыз.

Кулларны юеш салфетка белән сөртәбез.

Т: Булдырдыгыз, ә хәзер шул йомыркаларны, әйдәгез, тартмага салып, әбигә бирәбез.

Әби: Ашыкмагыз әле, алтыннарым, матурларым.  Ә сез беләсезме, бу бит гади генә бер тартма түгел. Ул бик серле…

Матур итеп җырлап-биеп,

Күңел ачаек әле.

Аннан серле татрмабызны

Ачып карарбыз әле.

Уен: «Төсле яулык»

Әби: Яулыгым төсле-төсле,

Качышлы уйныйк әле.

Ә кызлар, кызлар, кызлар,

Бигрәк оста качалар!

Т: Малайлар, игътибарлы булыгыз, кем качканын белегез!

Әби: Яулыгым төсле-төсле,

Качышлы уйныйк әле.

Ә малайлар, малайлар, малайлар,

Бигрәк оста качалар!

Т: Кызлар, игътибарлы булыгыз, кем качканын белегез!

Әби: Булдырдыгыз, балалар, бигрәкләр дә уңганнар!

Т: Әбекәй, без «Түбәтәй» уенын да бик яратабыз. Әйдә, шуны уйныйбыз?!

Әби: Мин каршы түгел. Уйнап карыйк.

Уен: «Түбәтәй»

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәем укалы.

Чиккән матур түбәтәем.

Менә кемдә туктады!

Әби: Ай-яй нинди үскәннәр,

Зирәк булып җиткәннәр.

Минем серле тартмамны,

Ачырга вакыт җиткән!

Т: Килегез әле, балалар. Күрегез ! Безнең алтын йомыркалар, баллы күчтәнәчләргә әверелгәннәр!

Б: Рәхмәт, әбекәй.

Әби: Үзегезгә рәхмәт, матурларым! Мине бик сөендердегез, ярдәм иттегез. Өемә кайтып, чуар тавыгымны да сөендерим әле. Саубулыгыз!

Т: Балалар, безгә дә бакчага кайтыр вакыт җиткән…

-Сезгә авылда ошадымы?

-Әйе, бик ошады.

-Кемне күрдек без анда?

-Әбине күрдек.

-Әбигә ничек итеп булыштык?

-Алтын йомырка ясадык (әвәләдек)

-Тагын авылга, әби янына кунакка кайтабызмы?

-Әйе, кайтабыз!

Т: Булдырдыгыз, балалар. Үзегезне матур яктан күрсәттегез, әбигә ярдәм иттегез. Әйдәгез, хәзер юлга кузгалыйк. Утырыгыз машинага. Киттек.

Мин кайтам бакчага,

 Як-ягыма каранам.

Тирә-як бик матур,

 Мин шуңа сокланам!

Т: Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта.

А.Алишның әкиятләре белән танышу....

«Әкияттә кунакта»

Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА

Конспект занятия  по математике....

Әкияттә кунакта

Балаларны таныш булган әкиятләрне искә төшерә белүләренә  ирешү, әкият геройларының   уңай һәм тискәре якларын әйтә белү.Тозлы камыр белән эш итә белү күнекмәләрен үстерү.Пөхтәлек сыйфа...