Әкияттә кунакта
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме
Предварительный просмотр:
“Кызыл калфак” әкияте
Катнашалар:Кызыл калфак, әнисе,әбисе,Бүре,ике аучы.
Максат:әдәби текстны сәнгатьле итеп сәхнәләштерергә өйрәтү,сөйләм телен үстерү,туганлык , олыларга хөрмәт хисләре тәрбияләү
Авыл өенең эчке күренеше.Өй матур итеп җыештырылган.Әнисе өстәл әзерләп йөри.Үз бүлмәсеннән Кызыл калфак чыга.
Кызыл калфак: Әбием бүләк итте
Бик матур кызыл калфак.
Шул калфагымны киеп,
Йөрим мин горур атлап.
Әбием мине ярата,
Яратам аны мин дә.
Ул бүләк иткән калфакны
Киеп йөримен көн дә.
Бүген мин иртә тордым,
Урынымны үзем җыйдым.
Юындым ,тиз киендем.
Хәерле иртә,әнием!
Әнисе: Хәерле иртә,кызым!
Син бит минем булышчым .
Әйдә ,чәй эчик бергә
Тәмле пәрәмәч белән.
Әнисе белән Кызыл калфак бергәләп чәй эчәләр.
Кызыл калфак : Рәхмәт,әнием,бик тәмле булды пәрәмәч.
Әнисе: Бар,кызым, әбиеңә илтеп кайтчы,күчтәнәч.
Кызыл калфак : Ярар киттем,әнием.
Мине көтә әбием.
Әнисе: Кызым ,юлда сак була күр,
Озаклап йөрмә.
Турыдан гына барырсың,
Адаша күрмә.
Кызыл калфак китә.Урман аланына килеп чыга.Аланда җиләкләр,чәчәкләр күп.
Кызыл калфак (җырлый): Аланда җиләк җыям,
Берәмләп салып куям.
Әбием бик шатланыр,
Мине тагын яратыр.
Җиләк җыям,как коям,
Әбиемә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк икән.
КаршысынаБүре килеп чыга.
Бүре: Ай-яй-яй,кая барасың болай?
Кызыл калфак: Урман сукмагы буйлап,
Җиләкләр җыя-җыя.
Матур җырлар җырлый-җырлый,
Барам әбием янына.
Бүре: Нәрсә бар кәрзинеңдә?
Беләсем килә минем дә.
Кызыл калфак: Кәрзинемдә әбиемә
Алып барам күчтәнәч.
Әни пешереп җибәрде.
Шундый тәмле пәрәмәч!
Җыйдым үзем җиләк тә
Әбиемә бүләккә.
Бүре (читкә карап): Бу нәни кызыйны ашап ,
Тамагым туймас.
Икесен бергә ашармын,
Сабыр итмичә булмас.
(Кызыл калфакка карап):
Кызыл калфак ,әбиең
Кайда яши соң синең ?
Кызыл калфак: Өе моннан ерак түгел,
Күренеп кенә тора.
Башта туп-туры барасы,
Аннан борыласы уңга.
Бүре: Тагын да якын юлны
Өйрәтим әле сиңа.
Тизрәк барып җитәрсең
Син әбиең янына.
(Озын юлны күрсәтеп):
Әйләнгечтән юл яхшы дип,
Белми әйтмәгәннәр шул.
Җиләкләр,чәчәкләр җый син,
Бик кыска тоелыр юл.
Кызыл Калфак ,чәчәкләр җыя-җыя , әйләнгеч юлдан китә.Бүре туры юлдан йөгерә.
Бүре әбинең өенә барып җитә,ишекне шакый.
Әби(хәлсез тавыш белән): Кем бар анда,кайсыгыз?
Бүре: Бу мин кызың- Кызыл калфак.
Тизрәк ишекне ачыгыз!
Әби: Ишектәге баудан, кызым,
Син тартып җибәр.
Шуннан соң ишек тә
Ачылып китәр.
Бүре баудан тарта, ишек ачыла.Бүре йөгереп барып ,әбине кабып йота.Үзе әбинең яулыгын бәйләп,урынга менеп ята.
Кызыл калфак ишекне шакый.
Бүре: Кем бар?
Кызыл калфак: Бу мин,әбием,синең оныгың – Кызыл калфак.
Бүре: Баудан тарт ,ишек ачылыр.
Кызыл калфак керә.
Кызыл калфак: Хәлең ничек ,әбием?
Шундый сагындым сине.
Бүре: Авырып торам әле,
Салкын тидеме шунда.
Кил әле монда ,кызым,
Утыр әле яныма.
Кызыл калфак: Күчтәнәчләр алып килдем,
Әбием ,сиңа.
Бүре: Күчтәнәчләреңне,кызым,
Өстәлгә куй шунда.
Кызыл калфак Бүре янына килеп утыра.
Кызыл калфак: Әбием,синең күзләрең нигә шундый зур?
Бүре: Сине әйбәт күрер өчен, кызым.
Кызыл калфак: Әбием,синең колакларың нигә шундый зур?
Бүре: Сине әйбәт ишетер өчен, кызым.
Кызыл калфак: Әбием, бу кулларың нигә шундый зур синең ?
Бүре: Сине кочаклар өчен.
Кызыл калфак: Әби,әби, ә авызың
Нигә шундый зур икән?
Бүре: Көтеп ятам сине кайчан
Кабып йотармын икән?
Кызыл калфак куркып кычкырып җибәрә.Тавышны ишетеп аучылар йөгереп керә.Бүренең эчен ярып җибәрәләр.Хәлсезләнгән әби килеп чыга.
Әби: Балакайлар ,коткардыгыз
Рәхмәт инде сезгә.
Насыйп икән күрешергә
Кызым белән безгә.
Килче ,кызым,
Кызыл калфагым,
Син бит минем бердәнбер
Яраткан оныгым.
Кызыл калфак: Әбием,мин бик курыктым.Әнинең киңәшләрен истән чыгармаска кирәк булган.
Ярый әле куркынычлар
Артта калды инде.
Явыз бүре һичкайчан
Борчый алмас безне.
«Кояшкай» Олы Әтнә балалар бакчасы
«Кызыл калфак» әкияте
Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячесе
Бәйрәмова Резидә Габделбәр кызы
2011 ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әкияттә кунакта.
А.Алишның әкиятләре белән танышу....
«Әкияттә кунакта»
Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...
Әкияттә кунакта
I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...
ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.
Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат: Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...
Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"
Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...
ӘКИЯТТӘ КУНАКТА
Конспект занятия по математике....
Әкияттә кунакта
Балаларны таныш булган әкиятләрне искә төшерә белүләренә ирешү, әкият геройларының уңай һәм тискәре якларын әйтә белү.Тозлы камыр белән эш итә белү күнекмәләрен үстерү.Пөхтәлек сыйфа...