Умырзаяга кунакка.
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему
Максат: Кушу һәм алуга мәсьәлә төзергә өйрәтүне дәвам итү; мисалны язу һәм уку (Колесников дәфтәрендә); атна көннәрен искә төшерү; логик фикерләүгә биремнәр эшләү; геометрик фигураларны тану.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
umyrzayaga_kunakka.docx | 21.18 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогы
4 нче номерлы ”Кыңгырау”балалар бакчасы
Математика шөгыле
“Умырзаяга кунакка”
(зурлар төркеме)
Тәрбияче: Шамсутдинова Лениза Мисбаховна
Тема: Умырзаяга кунакка.
Максат: Кушу һәм алуга мәсьәлә төзергә өйрәтүне дәвам итү; мисалны язу һәм уку (Колесников дәфтәрендә); атна көннәрен искә төшерү; логик фикерләүгә биремнәр эшләү; геометрик фигураларны тану.
Әсбаплар: 1-10га хәтле саннар, эш дәфтәрләре, карандашлар, конвертлар, презентация
Шөгыль барышы: Талгын музыка.1 нче слайд
Хәерле көн, балалар, хәерле көннәр кунакларыбыз!
Хәерле көн күзләрем, Хәерле көн кулларым,
Хәерле көн колакларым, Хәерле көн аякларым,
Хәерле көн борыным, Хәерле көн дусларым.
Хәерле көн авызым, Хәерле көн Кояш!
Балалар, игътибар итегез әле, безнең бүген шөгылебездә кунаклар бар. Әйдәгез алар белән дә исәнләшик әле. (Исәнләшү) Ә кунаклар барында үзеңне ничек тотарга кирәк? (Балаларның җаваплары, утыралар)
Ә хәзер әйдәгез шөгылебезне башлыйк. Бүген без сезнең белән шундый матур әкият иленең Яз дигән шәһәренә сәяхәт итәрбез. Бу шәһәрнең исеме “Яз” дип аталгач, анда ничек микән, балалар?(Балаларның җаваплары) Менә шул шәһәрдә Умырзая исемле бик матур кыз яши. Һәм аның тиздән туган көне, ул үзенең барлык дусларын чакырган. Юлда очраган биремнәрне эшләгән очракта гына үзенең янына килеп җитәселәрен әйткән. Дуслары инде биремнәрне эшләргә тырышканнар.
Белмәмеш керә. Кулында конверт. 2 нче слайд.
Исәнмесез, балалар!(Исәнләшү) Минем дә Умырзаяның туган көненә барасым килә, ләкин юлда булган биремнәрне эшли алмыйм. Балалар, зинһар миңа булыша алмыйсызмы?
Балалар, Белмәмешкә булышабызмы? Биремнәрне эшләп карыйбызмы?(Балаларның җаваплары)
Әйдәгез, бездә Белмәмеш белән юлга кузгалыйк.(Басалар) Яз шәһәренә бару өчен күпер аша чыгарга кирәк.Ләкин күпер ватылган, аның такталарын кемдер алып ташлаган, ә ватык күпердән чыгарга ярыймы соң?(Балаларның җаваплары) Аны безгә рәтләргә кирәк.
Уен “Күперне дөрес итеп төзе” (1-10 хәтле саннарны тезү)
- Кем беренче булып такталарны тезә башлый?(һәр бала идәнгә куелган саннарны тезеп күпер ясау)
Күперебез әзер, хәзер әйдәгез, әкренләп кенә, суга төшеп китмичә генә берәм-берәм күпернең такталарын санап чыгыйк.(Бер-бер артлы санап чыгу) Белмәмеш, беренче биремне дөрес үтәдекме?(Белмәмешнең җавабы)
Булдырдыгыз, балалар!
Балалар, әле Белмәмешкә атна көннәрен өйрәнергә кирәк икән, ул аларны белә, ләкин гел буташтыра икән. Атна көннәрен әйтеп күрсәтәбезме? Түгәрәк ясап бастык.
Туп белән уен “Атна көнен беләсеңме?”(Тәрбияче тупны атнаның бер көненең исемен әйтеп бер балага бирә, ул бала алдагы көнне әйтергә тиеш. Уен шулай дәвам итә.)
Белмәмеш, исеңдә калдырдыңмы?(Әйтеп күрсәтә)(Балалар паласка утыралар)
Ә без сезнең белән алга таба юлыбызны дәвам итик. Игътибар белән мине тыңлагыз әле, бу шигырь юллары нәрсә турында микән? (Талгын музыка)
3 нче слайд
Гөл чәчәкләр өзмәдек без.
Куаклар сындырмадык.
Яшел урман аланында
Уйнадык та җырладык.
Кояшка карап елмайдык
Җилләргә сәлам әйттек.
Һәркем өйгә алып кайтты
Бер кочак сәламәтлек.
Нинди матур шигырь!Сүз нәрсә турында барды.(Балаларның җаваплары) Дөрес, урман турында. Нинди матурлык!
Күз төшерегез әле, монда кемнәр уйнап йөри?(Балаларның җаваплары)
4нче слайд.
Санагыз әле, ничә куян бар?(Санау)Карагыз әле, каяндыр агач арасыннан бүре килеп чыкты, ә куяннар аны күрмәделәр. Бүре куяннарны нишләтергә мөмкин?(Җаваплар) Әйдәгез, куяннарга өйләренә яшеренергә булышыйк, алайса аларны бүре ашый. Аларның өйләре төрле биеклектә, ә куяннар үзләренең өйләрен белмиләр.
Уен “Куянның өен тап”(Зурлыклары буенча куяннарны өйләренә кертү)
Сораулар бирү.
- Ни өчен зур куянны бу өйгә яшердең?
- Ни өчен кечкенәсен бу өйгә яшердең?
Менә хәзер куян балаларына куркыныч түгел инде.
Урман аланында нинди саф һава. Әйдәгез тиз генә ял итеп алабыз.(Балалар басалар)
Физкультминутка.
Җил исә-исә-исә, (кулларны як-якка җәю)
Агачларны селкетә (кулларны өскә күтәреп селкетү)
Җил тына-тына-тына, (әкрен генә чүгәләү)
Агач һаманда үсә.(аяк очларына басып, кулларны өскә күтәрү)
Ял итеп тә алдык, ә хәзер юлыбызны дәвам итик. Бу биремне үтәү өчен безгә икегә бүленергә кирәк. Өстәл янына киләбез, ә монда конвертлар.(Конверт эчендә биремнәр язылган). Ачып карыйк әле. Бу биремнәрне эшләү өчен безгә игътибар белән тыңлап торырга кирәк була.
Логик фикерләүгә мәсьәләләр чишү.
- Түтәлдә 3 ромашка үсеп утыра иде. Алар янына тагын 2 үсеп чыкты. Барлыгы ничә ромашка булды? 5 нче слайд.
- Агачка 6 кош кунган, шуларның 4се очып китте. Агачта ничә кош калды? 6 нчы слайд.
(Балаларның җаваплары)
Тырыштыгыз, балалар!
Балалар, Белмәмешнең тагын бер биреме калды. Ул аны бик авыр дип саный, ә без аңа булышырга тырышырбыз. Әйдәгез өстәл артына утырыйк. Өстәлләрдә эш дәфтәрләре (Колесников) һәм карандашлар. Сез бу дәфтәрләр белән таныш инде шулай бит. Менә Белмәмешкә дә шушы дәфтәрләрдән эшләргә кушылган, бергәләп эшләп карыйк әле.
Уен “Мәсьәлә төзе”.(Колесников дәфтәрендә 50 бит 1нче бирем) Безгә бу биремдә мәсьәлә төзергә, аны шушы шакмакларга язарга һәм укып күрсәтергә кушылган. (Биремне эшләү)
Хәзер икенче биттәге (Колесников дәфтәрендә 51 бит 4нче бирем)4 нче биремне дә карыйк әле. Нәрсәләр бу, балалар? (Балаларның җаваплары) Әйе, монда геометрик фигуралар бирелгән, исемнәрен әйтеп карагыз әле.
Уен “Артык фигураны буя”7 нче слайд. Бу биремдә бер артык фигура бар, аны безгә буярга кушканнар. Уйлап карагыз әле, ни өчен алтыпочмаклы фигураны сайладыгыз? Чөнки калган фигураларның почмаклары дүртәү генә.
Балалар, Белмәмешнең бөтен биремнәрен дә эшләп бетердек. Һәм инде Белмәмеш рәхәтләнеп туган көнгә бара ала.
Искә төшереп китик әле, Белмәмешкә нәрсәләр эшләргә булыштык?
- Саннарны дөрес итеп тездек;
- Атна көннәрен санадык;
- Биеклекне кабатладык;
- Кушу, алуга мәсьәлә эшләдек;
- Геометрик фигураларны кабатладык.
Белмәмеш, без сиңа биремнәрне эшләргә булыштык, ә син безнең балаларны үзең белән Умырзаяның туган көненә алып керерсеңме?
(Белмәмешнең җавабы, балалар Белмәмеш белән чыгып китәләр)
Безнең шөгылебез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ромашка чәчәгенә кунакка
ТЕМА: “ Ромашка чәчәгенә кунакка” Оештыру моменты: Исәнләшү җыры.Ромашкадан килгән хатны уку.Балаларга шарларны таратып чыгу. Максат: Балаларны ромашка чәчәге белән таныштыру. Үзенә х...
Конспект: "Әминә курчакка кунакка"
Конспект на тему здоровья...
Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.
Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...
Уен-Сәяхәт "Мияубикәгә кунакка"
Закрепление с числом 5....
Шүрэле кунакка килә
Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына” нигезләнеп үткәрәм....
Кунакка барабыз
открытое занятие...