ФЭМП средняя группа
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Гулия Рафаилевна Нигъматзянова

"Бал корты үзенең дусларын эзли".Уртанчылар төркемендә танып белү (математик  күзаллауны формалаштыру) турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pchelka_otkr._zanyatie.docx46.43 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы   Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең гомуми үсеш бирүче төрдәге 3 номерлы Саба “ Шоколад” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Уртанчылар төркемендә танып белү (математик  күзаллауны формалаштыру) турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге.

“Бал корты дусларын эзли”

скачанные файлы (3).jpg

Тәрбияче: Нигъматзянова Г.Р

2016

Максат: балаларның гади математик күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлар:

– балаларның  5кә чаклы саннарның составын дөрес табу; геометрик фигураларны аера белү;ЛЕГО –конструктор ярдәмендә фигура төзүне ныгыту;кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту; робот Bee-Bot – бал корты белән танышу; схема белән эшләргә өйрәнү.

Үстерешле бурычлар:

– балаларның логик уйлау, фикерләүсәләтен, вакмускулатураныүстерү; сүзлекзапасынбаетуөстендәэшнедәвам итү; тирә –юньдә ориентлаша белергә өйрәнү.

Тәрбиявибурычлар:

– математика беләнкызыксыну, ярдәмчеллекхисләре, игътибарлылык тәрбияләү.

Методик приемнар: уен (сюрпризлы момент), күрсәтмә (иллюстрацияләр), схема белән эшләү; сүзле (сораулар, җаваплар, киңәш, мактау).

Җиһазлау: җәнлекләрнең башлыклары, агачлар, чыршылар, робот Bee-Bot, карта, схемалар, геометрик фигуралар,саннар язылган карточкалар, тиен уенчыгы, ЛЕГО –конструктор,СМАРТ –такта, компьютер,сюрприз- тартма, сенсор такта.

 Эшчәнлек төзелеше:

  1. Психологик халәт тудыру, керешмизгеле.

1. Сүзле уен  «Хәерле көн».

  1. Төп өлеш.

1. Мотивлаштыру.

2. Урманга килү.

  1. Практик өлеш.
  1. Сюрприз момент - робот Bee-Bot.

2.Җәнлекләрне сана” карточка белән эшләү

3.  “Геометрик фигуралар иле”

4. Динамик пауза.

      5. “Баскыч төзү” ЛЕГО –конструктор ярдәмендә

  1. Йомгаклау
  1. Рефлексия. Сенсор такта ярдәмендә.
  2. Психогимнастика

Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру өлеше Психологик халәт(кәефләрен күтәрү)

Балалар бүлмәгә керәләр.

Исәнмесез, балалар! Таныш булыйк  – мин Гөлия Рафаилевна булам.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур, матур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланып бер-беребезгә елмаеп,

Хәерле көннәр теләп,

Шөгылебезне без башлыйк.

 (Балаларны түгәрәккә җыю).

 

Тәрбияче: хәерле көн! Балалар куллар белән күрсәтәбез. Минем арттан кабатлагыз.

Хәерле көн миңа, (куллар белән күрсәтеп әйтү)(үзеңә күрсәтү)

Хәерле көн сиңа,(иптәшенә күрсәтә)

Хәерле көн сезгә,(кунакларга кулын сузып күрсәтә)

Хәерле көн безгә!(кулларны өскә күтәрәләр)

2. Төп өлеш.:

Мотивлаштыру

(КОШЛАР ТАВЫШЫ)

– Чү, балалар, ниндидер тавыш килә түгелме? Кошлар сайрый, агачлар, чыршылар үсеп утыра.Без сезнең белән кайда соң, балалар?

Балалар:урманда.

Тәрбияче: Әйе, балалар бик дөрес без урманда. Ә урманда бик күп җәнлекләр яши.

Менә монда башлыклар бар, тиз генә шуларны киик тә җәнлекләргә әверелик.Сайлап алыгыз, сезнең нинди җәнлек буласыгыз килә.

(балалар җәнлекләрнең башлыкларын кияләр)

Тәрбияче: Ә мин Ябалак булырмын. Сезгә урманда адашмыйча йөрергә ярдәм итәрмен (ябалак маскасы кия).

Сюрприз момент.

– Балалар, биредә кемдер бар ахрысы? Бз-з-з да, б-зз килә. Эзлик әле нәрсә соң ул. Менә ул! Бу бал корты, гади түгел робот  бал корты. Ул кушканны гына эшли, бик тырыш, акыллы.

Аның дуслары югалган икән. Без аңа ярдәм итик, бал кортының дусларын табып бирик. Сез барыгыз да саннарны, геометрик фигураларны таныйсыз. Шуларны искә төшереп биремнәрне дөрес үтәсәк бал кортының дусларына юлны табарбыз.

 Безнең бал корты бер дустының кая торганлыгын белә, тик бара гына белми. Без аңа юлны табарга булышыйк. Аның өчен безгә бу карта һәм схема ярдәмгә килер.

Ә калган бал кортларына юлны күрсәткән схемаларны без биремнәрне дөрес үтәгәч кенә табарбыз.

 Биредәге схема ярдәмендә сез бал кортын йөртәсез, ә ул безгә кая барырга икәнлеген әйтер.

 Актуальләштерү.

Балаларның схема белән бал кортын эшләтүләре.

( Бал корты картада 2 санына туктый. Балалар шул номер язылган өстәл янына барырга тиеш булалар)

Тәрбияче: Бал корты нинди сан өстендә туктады. Әйе 2 саны өстендә димәк безгә икенче өстәлне табарга кирәк.

Әнә ул! Без җәнлекләр, шулай булгач әйдәгез куян булып сикереп барыйк әле бирегә.

 “Җәнлекләрне сана”

Ә хәзер тактада күрсәтелгән рәсемнәрдән җәнлекләрне саныйк әле.Балалар сезнең өстәлләрдә саннар язылган карточкалар. Дөрес җавапка карточканы күтәрәбез.

- Бу нәрсә? Бүре. Ул нәрсә ди.УУУ дип әйтә.

-Ә бу нинди җәнлек? Куяннар. Алар сикерергә ярата.

-Монысы аю. Алар икәү.

(Состав числа: 1,2, 3, 4, 5.)

Молодцы, афәрин балалар.Сез саннарны бик әйбәт беләсез икән!

Биремне үтәдек, бал кортының дусты да табылды. Шатланыйк, кул чабыйк. Ә ул безгә тагын схема бирә. Киттек бал корты янына (йөртәләр) Нинди сан өстендә туктады бал корты? 1 саны өстендә. Кая безнең ул өстәл?

 Әйдәгез бирегә аю булып атлап барыйк әле. Килеп җиттек.

Геометрик фигуралар илендә.

Бал корты безне геометрик фигуралар иленә алып килгән икән бит. Сез монда нинди фигуралар күрәсез. (түгәрәк, овал, квадрат, турыпочмак, очпочмак).

Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес. Молодцы! Тик нигәдер бу геометрик фигуралар күңелсез. Алар үзләренең дусларын – парларын югалтканнар.Каяндыр җил килеп чыккан да аларның барысын да җиргә очырткан, ә хәзер аларның бөтенесен дә урыннарына урнаштырырга кирәк. Урнаштырганда һәр фигураның исеме,төсе әйтеп куйсагыз алар тагын да шатланыр.

Тәрбияче: Балалар молодцы, сез барысын да бик дөрес эшләдегез. Менә бал корты, ул безнең геометрик фигуралар артына яшеренгән икән. Схеманы алыйк, йортик.

Бал корты безгә смайлик, елмаю чыгарды. Ул безгә ял итеп алырга куша.

Динамик пауза. (Физкультминутка) (1 мин) ( төсләр терапиясе)

Без бит урманда. Ә урман ел әйләнәсе төрле төсләргә керә.

Менә яз җитте. Ул нинди төстә, балалар? Минем янга килегез әле, чүгәләдек, күзләрне йомдык (тәрбияче яшел япма яба балалар өстенә) күзләрне ачтык, нинди төс күрәсез, әйе яшел. Яз төсе.

 Хәзер кулларны өскә күтәрдек ( кызыл япма) кайсы ел фасылын искә төшерә бу төс, балалар. Җәй –җиләкләр пешкән,чәчәкләр үскән вакыт. Бик дөрес.

Җил чыкты ( як-якка селкенәләр) (тәрбияче сары япма яба) сары ____(көз) җитте. Яфраклар саргайды, табигать кызгылт-сары төскә керде.

Урыннарда бөтерелдек (тәрбияче зәнгәр япма ала) җил, буран чыкты салкын __(кыш) җитте. Әйләнә-тирә нинди төскә керә.Зәнгәр.

Ял иттек. Тагын бер бал корты, ул кәрзиндә яшеренеп утыра икән.

Әйдәгез бал корты белән юлны дәвам итик.

4 санына килеп җиттек. 4 өстәл янына бүре булып барыйк инде.

“Баскыч төзү”

Тәрбияче: Табышмак әйтәм, тыңлагыз, җавабын да тиз генә табыгыз!

Кош  түгел – оча

Чикләвекне ярата,

Сызгырса урманны яңгырата.(Тиен)

      -Тиен дускай, безгә бал кортының дусларын табарга булыша алмассыңмы икән?

Тиен минем колакка мин сезгә булышырмын ди, тик сез мина башта баскыч төзәргә булышыгыз ди. Аңа яна баскыч кирәк,без аңа яңа баскыч төзеп бирик.

 Баскычны без  ЛЕГО лардан төзербез. Менә сезгә үрнәккә төзелгән баскыч та бар. Аның тәртибе бик гади:баскыч барлыкка килсен өчен сез бер шакмакка арттырып барырга тиешсез. Димәк шакмаклар саны да артып бара.

Ашыкмагыз башта саныйк эле. (1,2,3,4,5 шакмак) (Индивидуаль эш)

 Афәрин, булдырдыгыз! Ә хәзер Леголарны менә монда коверга бушатам. Бәлки сез башка үзегез яраткан төс белән төзисегез килер. Кем тизрәк төзеп бетерер икән? (Лего –конструктор белән эшчәнлек.) Булдырдыгыз балалар, без тиенгә булыштык. Төзегән баскычларыгызны менә монда өстәлгә куйыйк. Тиен дускай үзенә иң ошаганын сайлап алыр, һәм иптәшләренә дә бүләк итәр.

Биремне үтәдек бал кортының тагын бер дустын таптык.

(Тәрбияче тиенне колагына якын китерә)

 Тиен безгә рәхмәт әйтә, һәм алга таба барсагыз анда бер серле алан булыр, менә шунда инде бал кортының тагын дусларын табарсыз, ди .

Киттек алга таба, без хәйләкәр төлкеләр.

  1. Йомгаклау өлеше.

Рефлексия. Сенсор такта ярдәмендә.

Менә нинди икән ул серле алан! Без сезнең белән бүген санарга, геометрик фигураларны аерырга өйрәндек.

 Ә хәзер биредән саннар язылган предметларны табыгыз әле (телефон, калькулятор, руль)

 Алар нинди геометрик фигурага охшаган?

Ә хәзер менә шул геометрик фигура ясалган ишекне ачыйк! Менә бит бал кортынын барлык дусларын таптык! ( Бөтен ишек тә ачыла, эчләренә бал кортлары куела)

 Бал кортының ничә дусты бар! Бишәү. Молодцы,бик дөрес.

(санау) Бал корты безнең үз дусларын тапты. Аларга бик күңелле!

Психогимнастика

Кояш та аларга кушылып шатлана, безгә үзенең җылы нурларын тарата.

Әйдәгезбезкәефләребезнекүтәреп, кояш нурлары белән уйнап алыйк.

Кояш җылысын учыбызга җыябыз.

  1. Битләребезне, күзләребезне җылытабыз.
  2. Чәчебездән сыпырабыз.
  3. Үзебезне яратабыз.
  4. Бер-беребезгә елмаябыз.
  5. Үзебезнеңяхшыкәефебезбеләнкунакларбеләнуртаклашабыз (Учларыннанөрепочыралар).

Минем сезгә бүләгем дә бар, аны сез күрмәгәндә бал корты калдырып киткән. Рәхим итеп алыгыз.

 Ә хәзер төркемегезгә кайтабыз,  рәхмәт сезгә балалар.

Сез бик акыллылар.

Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Поможем Маше вернуться домой" занятие по ФЭМП средняя группа

Занятие по математике проходит в игровой форме, со знакомыми всем детям героями русских народных сказок. Основой занятия является сказка "Маша и медведь"....

конспект НОД ФЭМП средняя группа

конспект НОД Познание ФЭМП "Путешествие в математическую страну" средняя группа...

Инструментарий к диагностике по ФЭМП (средняя группа)

В маиериале представлен инструментарий к дианостике по формироваеию элементарных математических представлений  у детей 4-5 лет....

«В гостях у бабы Даши» Познание ФЭМП (средняя группа) + Художественное творчество (лепка)

Познание ФЭМП + Художественное творчество (Лепка) "В гостях у бабы Даши" средняя группа...

Конспект НОД. ФЭМП средняя группа.

Конспект НОДФЭМП «Путешествие в страну знаний» средняя группа Программное содержание:- Упражнять в умении различать и называть знакомые геометрические фигуры: круг, квадрат, треугольник, прямоуго...

КОНСПЕКТ НОД познание ФЭМП ( средняя группа).

"Поездка в простоквашино"1..Число 4 Цель: Закрепить счетные умения в пределах трех,умение  выделять и сравнивать группы  предметов по количеству используя счет и составление пар.Закрепи...

Конспект занятия по ФЭМП (средняя группа).

Образовательная область: «Познание»Программное содержание:• Учить понимать значение итогового числа, полученного в результате счета предметов в пределах 3, отвечать на вопрос «Сколько?».• Упражнять в ...