Открытое занятие по теме"Хәзинә эзләү"
план-конспект занятия по математике (средняя группа) по теме

Валиева Айгуль Надировна

Уртанчылар төркемендә танып – белү (математика) һәм сөйләм телен үстерү өлкәләрен берләштергән эшчәнлек конспекты.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә танып – белү (математика) һәм сөйләм телен үстерү өлкәләрен берләштергән эшчәнлек конспекты.

Максат һәм бурычлар:
1.Сөйләмдә капма- каршы сүзләр куллануны активлаштыру.
2.”Зур”,”кечерәк”,”тагы да кече”,”кечкенә”,”иң кечкенә”төшенчәләрен ныгыту.
3.Геометрик фигураларны һәм предметларның символик сүрәтләрен танырга өйрәтүне дәвам итү.
4.Санау күнекмәләрен камилләштерү.
5.Санның цифр белән бәйләнешен ныгыту.
6. Ике төр предмет арасында чагыштыруны камилләштерү.(“шул ук санда”,”...караганда күбрәк”,”...караганда азрак”)
7.Предметның балага карата торышын билгеләүне камилләштерү.
Җиһазлау:
  Конверт, хат, карта, моряк һәм капитан киемнәре, төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге биш ачкыч, кораб, китап, геометрик фигуралар, предметлы һәм кыргый хайван рәсеме төшерелгән карточкалар,чыршы, аны бизәү өчен уенчыклар,магнитлы такта, сандык, шоколад акчалар.

                              Эшчәнлек барышы:

Кереш өлеш:
- Балалар,карагыз әле, бүген безгә кунак апалар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшик.
-Исәнмесез! Хәерле көн!
-Балалар, карагыз әле, безнең уен бүлмәбез ничек үзгәргән. Монда ниндидер сер яшерелгәнгә охшап тора. Юлыбызда сәер конверт та аунап ята. Ачып карыйк әле.
(конвертны ачып картаны ала, балалар белән бергә карыйлар)
-Карагыз әле, монда тагын нидер бар (конверттан хатны ала,укый)
Бу карта зур хәзинәнең кайда яшерелүен күрсәтә.Хәзинәне табар өчен сезгә алдагы биш утраучыкны үтәргә кирәк булачак.Һәр утраучыкта сезне сынаулы биремнәр көтә. Биремнәрне бик игъ-тибарлы, тапкыр, җитез булсагыз гына үти алырсыз.Бирелгән биремнәрне чишкән саен сезгә ярдәмгә ачкыч биреләчәк.Бары тик шул ачкычлар ярдәмендә генә сез хәзинәне кулга алачаксыз.
Төп өлеш. (Картага мөрәҗәгать итү)
-Балалар,утраучыкларны без җәяү атлап кына үтә алмаячакбыз. Судан йөзеп бару өчен мин сезне корабка чакырам. Без бер командага берләшик, мин- капитан булырмын, ә сез-моряклар.Сез ризамы?(Әйе)
Әйдәгез,юлга кузгалыйк
.(Корабка утыралар.Музыка.Гудок.)
-Картада күрсәтелгән беренче утрау “Капма-каршы”исемле икән.

                        Уен:”Капма- каршы”
Балалар,бу утраучыкта бар нәрсә дә капма- каршы: балыклар оча, кошлар суда яши,төнлә кояш кыздыра,җәй көне кар ява. Безгә мондагы биремнәрне үтәр өчен туп кирәк булачак.Уен:”Капма- каршы” диеп атала. Шуңа да сезгә мин әйткән сүзнең капма- каршысын табарга кирәк булачак.
Биек - тәбәнәк, озын - кыска, киң – тар, йомшак –каты, авыр – җиңел, кайнар – салкын, чиста – пычрак, тулы – буш.
Афәрин, булдырдыгыз балалар. Менә беренче ачкыч. Ул нинди төстә?
(Кызыл)Ачкычта нинди сан язылган? (Аңа бер саны язылган.)
-Юлыбызны дәвам итик.Карта күрсәткәнчә алдыбызда
                    “Геометрик фигуралар” утравы
“Геометрик фигуралар” диеп язылган китап ята. Янында китапның таралган битләре .
Бирем.
Көчле җил чыгып китапның битләрен туздырган. Китап битләрен урыннарына урнаштырсак без тагы бер ачкычны килга алачакбыз.
-Балалар, кояшка охшаган,почмаксыз фигураны табыгыз әле. Аяз, ул нинди фигура?
(түгәрәк)
-Ә хәзер өч ягы һәм өч почмагы булган фигураны табарга кирәк. Чулпан, ул нинди фигура?  (өчпочмак)                  
-Почмаксыз, түгәрәккә охшаган, ләкин озынча.Бу нинди фигура икән?  (овал)
-Чираттагы фигураның дүрт ягы, дүрт почмагы бар,ләкин якларының озынлыгы тигез түгел. Нинди фигура? Кем белә? (турыпочмаклык)
-Ә менә бу биттәге предметлар кайсы фигурага охшаган?
(квадрат) 
-Менә бит ул безнең чираттагы ачкычыбыз. Ул нинди төстә?
(сары) Аңа ничәле саны язылган? (икеле)
-Юлыбызны дәвам итик.
             Өченче утраучык
“Саннар иле”
- Балалар,карагыз әле, бу утрауда цифрлар яши икән.Алар яңа елга әзерләнгәннәр, чыршы куйганнар,уенчыклар ясаганнар.Ә чыршыны бизәргә онытканнар. Әйдәгез, без бу чыршыны бизик.
Бирем.
Балалар, чыршының өске ботакларын зәңгәр шарлар белән бизәргә кирәк икән. Әйдә, Әдилә, бу эшне сиңа тапшырыйк.
-Әдилә, ничә шар элдең?
(дүрт)
-Ә хәзер кызыл шарларны элик. Әйдә Зилә. Ничә кызыл шар булды Зилә
?(өч)
Балалар, нинди шарлар күберәк?(зәңгәр)
Зәңгәр шарлар ничәгә күберәк ?
(бер шарга күбрәк)
Шарлар тигез булсын өчен нишләргә кирәк соң, балалар?( тагы бер кызыл шар эләргә кирәк)
Чыршыга тагы бер кызыл шар элсәк, шарлар ничек була инде?
(тигез)
Бу шарларны тагы ничек диеп әйтеп булыр иде?
(Шарлар дүртәр диеп әйтеп булыр иде)
-Менә бит ул без эзләгән тагы бер ачкыч. Балалар,бу ничәнче ачкыч булды инде?(өченче) Нинди төстә? (яшел)
-Әйдәгез,юлыбызны дәвам итик. Корабка утырыгыз һәм алга карап катып калыгыз.
                            Күзләр өчен гимнастика.
Без диңгез буйлап йөзәбез. Башны бормый гына күзләр белән уңга,сулга карыйбыз. Балалар,карагыз нинди матур кояш чыгып килә. Башны күтәрми генә өскә карыйбыз. Күзләрегез белән минем кулга карадык. Кояш шулай көньяктан чыга һәм төньякка төшеп байый, төн җитә. Күзләрне йомып алабыз. Менә күзләребезне ачтык та акчарлак күреп алдык. Алдыгызга бармакларыгызны куегыз, ул бездән ерагая, тагы якыная...
- Бу тирәдә “Сихри сарай” булырга тиеш, әйдәгез бинокль ясап  
карыйк әле (кулуры белән бинокльдән карыйлар).
                        Физкультминут.

Алдыбызда -без эзләгән “Сихри сарай”. Безнең тагы бер ачкычыбыз картада күренгәнчә, шушы сарайда булырга тиеш.
Ләкин, без бу сарайга болай гына үтә алмаячакбыз. Күрәсезме, балалар, сарай ишеген  ташлар каплаган.Ташларда ниндидер саннар да язылган бугай.
Бирем.
Ике цифрны  кулланып  дүрт цифры китереп чыгара алсагыз,бу ишек ачылычак.        (  Җаваплар:1-3,2-2,3-1.)
(балаларның эшләрен карап чыккач, сарай ишеге ачыла,ачкыч күренә )
Бу ничәнче ачкыч, балалар?(дүртенче) Ул нинди төстә?( ак)
Балалар, юлыбызны дәвам итик. Безне соңгы утраучык көтә. Ул
                                 “Әкият аланы” диеп атала.
Карагыз әле балалар, бу аланга кыргый хайваннар җыелган. Аларның уйныйсылары килә, ә ничек уйнарга белмиләр. Әйдәгез аларга булышыйк.
Бирем.
-Азалия, аюны өйнең уң ягындагы , куянны өйнең сул ягындагы  атынгычка утырт.
-Фаил, тиенне өй алдындагы,ә керпене өй артындагы утыргычка утырт.
Булдырдыгыз, балалар.Афәрин!
Менә тагын бер ачкыч. Аның төсе нинди, Аяз?
(зәңгәр)
Менә без хәзинәгә килеп тә җиттек. Карагыз нинди матур сандык. Аның йозагын ачар өчен безнең ачкычларны кечерәя бару тәртибендә тезеп куярга кирәк.(зур,кечерәк, тагы да кечерәк, кечкенә,иң кечкенә)
Сандык ачылып китә. Өстендә хат: “Сез иң кыймәтле хәзинәне таптыгыз,- ул сезнең белемегез. Бу сәяхәт вакытында бирелгән биремнәрне чишү өчен кулланган белемегез-ул сезнең акылыгыз.
Акыл ул-иң затлы хәзинә.
(сандыкта тагын шоколад акчалар була,сандыкны алып корабка утыралар,”Күңелле сәяхәт” җыры белән кайту.
                               Рефлексия.
Менә балалар, без бакчабызга кайтып та җиттек. Шундый яхшы команда белән сәяхәт итү миңа бик ошады. Әйдәгез уйнаганда да шулай дус, тату булыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия на тему: «День открытых дверей» (1 младшая группа).

Конспект мероприятия на тему «День открытых дверей» в 1 младшей группе.Интеграция образовательных областей: «Познавательное развитие», «Речевое развитие», «Художественно-эстетическое развитие», «Физич...

Открытое занятие на тему: «Золотая осень». Познавательное занятие в старшей группе «Теремок»

Открытое занятие на тему: «Золотая осень». Познавательное занятие в старшей группе «Теремок»...

Открытое занятие на тему: Квест- занятие по развитию речи «В рамкам проекта: Давайте познакомимся

Квест-занятие по развитию речи, я хотела бы начать  со слов выдающего педагога – новатора В.А. Сухомлинского, он писал:«Без игры нет, и не может быть полноценного умственного развития...

Открытое занятие на тему: "Открытие лаборатории Почемучкина"

Основной целью открытия лаборатории Почемучкина является формирование знаний детей через экспериментальную деятельность в совместной игровой деятельности...