Математикадан проект
проект по математике (младшая группа) по теме

Геометрик фигуралар белән танышу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksat_proekt_3.docx208.48 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче кечкенәләр төркеме

Актаныш муниципиаль районы «Пучы балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү бюджет Муниципаль учреждениесенең 2 нче квалификацион категорияле  тәрбиячесе Хөсәенова Илсөяр Зиннәт кызының
проект эше.

Проекты тормышка ашыру срогы:

3.02.2014-10.02.2014.

Тема:”Без геометрик фигураларны беләбезме ?”

                                                                                                                        Проектның тибы: танып белү,күзаллау киңәйтү.

                                   

Проектның актуальлеге.

        Проект  балаларда уен вакытында һәм төрле эшчәнлек процессларын- да игътибарлылык , хәтердә калдыру ,фикер йөртү,күзаллау сәләтләрен, акыл эшчәнлеген үстерүне күздә тота.                                                                Проект куйган максатларга ирешүдә һәр баланың сәламәтлеге,балаларның кызыксынучанлыгы,

мөстәкыйльлеге һәм  төрле яклы үсеше турында кайгыртылды.Һәр балага индивидуаль  якын килү күздә тотылды. Балаларның табигать күренешләре,сезонлы үзгәрешләр турында күзаллаулары формалашты.

Сүзлек запасы баетылды һәм активлаштырылды ,гади һәм тулы җөмләләр белән җавап бирүләренә ирешелә.

        Проектны бары тик  проблемалы ситуацияләр кулланып кына тормышка ашырып  була.

        Ә нәрсә соң ул проблемалы ситуация?Проблемалы ситуация ул алдан

уйланылып тудырылган интеллектуаль авырлыктагы ситуация .Мондый ситуацияләр балаларга авырлык тудырса да ,аларны системалы рәвештә кул-ланганда ,аларның хәтерләре ,мөстәкыйльлеккә омтылышлары ,аң-белем-нәре белән бергә логик фикерләүләре дә үсә.Проблеманы чишкәндә бала-лар чынлап торып булган белемнәрен кулланалар,эшкә җигәләр,дөрес юнәлешне эзлиләр һәм уйлап эш итәргә өйрәнәләр.Проблемалы ситуацияләрне чишү берничә этапка бүленә:

        1.Проблеманың асылына төшү.

        2.Аны чишкәндә фикерне алга чыгару.

        3.Җавапның дөрес булганын билгеләү.

        4.Практик чишүне булдыру.

        5.Сайланган чишелешнең дөреслеген  тикшерү.

        Балалар өчен нинди проблемалы ситуацияләр төзергә була соң? Мәк-

тәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә төп белем бирү формасы-эшчән-лекләр. Эшчәнлекләр вакытында  төрле әкият персонажларын ,яраткан уенчыкларын эшчәнлеккә кертеп кенә калмыйча ,ә алар өчен төрле кыенлыклар тудырырга кирәк.

        Балаларның белемнәрен туплап ,төрле кичәләр,күңел ачулар үткәрәм.

        Әти-әниләр белән дә шул темага ата-аналар җыелышлары,бәйрәмнәр үткәрәм.Анкеталар ,тестлар алам.    

        Уен барышында балалар  мөстәкыйль эш итәләр ,үзләренең  уйларын тормышка ашыралар ,дөньяны танырга өйрәнәләр.Уен ,эшчәнлек  бала-ларның  физик һәм психик үсешенә ,әхлак һәм ихтыяр сыйфатлары ,иҗади

сәләтләр тәрбияләүгә ярдәм итә.

        Балалар белән проблемалы  ситуацияләр кулланып эшләү ,бик катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш.Мин сезгә эшчәнлекләрдә,

режимның төрле моментларында үткәрергә мөмкин булган уеннар тематикасын тәкъдим итәм. Бу кулланманы 3-4 яшьлек балалар белән эшләү

тәҗрибәсеннән чыгып төзедем һәм тәрбиячеләргә методик кулланма буларак тәкъдим итәм.

        

                Тема буенча сораулар:

1. Геометрик фигураларны таный белү .

2. Геометрик фигураларның исемнәрен  дөрес әйтү..

2.Математика эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

        Бу проблеманы хәл итүдә нәрсәләр эшләргә кирәк ?

-төрле проблемалы ситуацияләр уйлап чыгару.

-уеннар өчен тематик план төзү.

-методик күрсәтмә материаллар туплау.

        Максат:

        Өчпочмак белән таныштыру:фигураны танырга һәм атарга өйрәтү.Берсе өстенә икенчесен кую юлы белән тигез булган ике төркем предметларны чагыштыру күнекмәләрен камилләштерү,нәтиҗәне күпләп,үзара тигез ,никадәр-шулкадәр сүзләре белән әйтергә өйрәтү.Ике предметны киңлек буенча чагыштыру күнекмәләрен ныгыту,киң-тар ,киңрәк-таррак,бер киңлектә сүзләрен кулланырга өйрәтү.

        Бурычлар:

        1.Балаларны проблемалы ситуацияләрне чишә белергә өйрәтү.

        2Балаларның геометрик фигуралар турындагы күзаллауларын киңәйтү.

        3.Аң-белемнәрен ,мөстәкыйллеккә омтылышларны ,логик фикерләүләрен үстерү.ачыклау.Логик  фикерләүне үстерү.

        4.Ярдәмчеллек,игътибарлылык хисләре тәрбияләү.

        

                Тәрбияче эшчәнлеге:

1.Алдан ук проблемалы ситуацияләр әзерләп кую.

2.Төрле темаларга план-конспектлар,уеннар өчен тематик планнар язу.

3.Төрле уеннар булдыру,рәсемнәр ясау.

4.Төрле чыгышлар әзерләү.

                Балалар эшчәнлеге:

        Әңгәмәләр,бәйрәмнәр   ,сюжетлы-рольле уеннар,китаплар уку,рәсемнәр карау,проблемалы ситуацияләр чишү,төзү материаллары белән уеннар,проблемалы ситуацияләр кертеп төрле күренешләр  күрсәтү,эшчәнлекләр һәм уеннар.

                Ата-аналар эшчәнлеге:

        Җыелышлар,кичәләр,үткәрелгән чараларда катнашу,балалар белән әңгәмәләр оештыру,шул темага рәсемле китаплар булдыру,эшчәнлек өчен геометрик фигуралар ясауда булышу.Әти-әниләр белән бик күп эш эшләнде,уен тирәлеге баетылды,бик күп план-конспектлар булдырылды.

 

                        Эшнең  нәтиҗәсе:

  • Балалар геометрик фигураларны (түгәрәк, квадрат һәм өчпочмакны )  дөрес аера башладылар.
  • Математика эшчәнлегенә кызыксынулары артты.

-        Хәтерләре,мөстәкыйльлеккә омтылышлары,аң-белемнәре логик фикеләүләре  үсте,дөрес юнәлештә уйлап эш итәргә өйрәнделәр.

                Проектны тормышка ашыру юллары:

        1.Белмәмеш курчагын кунакка чакыру.

        2.Дидактик уеннар:”Бар серле өй “,”Сорап ал “,”Нәрсә юк “.

        3.Ата-аналарга   математика иленә сәяхәткә бару өчен геометрик фигуралар ясап алып килергә тәкъдим итү..

        4.Ике  предметны киңлек буенча чагыштыру күнекмәләрен ныгыту.

Хәрәкәтле уен :”Елга аша сикер”.

        5.”Кышкы урман” физкультминутын өйрәнү.

        6. “Кызыл Калфак “әкиятендәге әбекәйнең өен ябыштыру.

        7. Сюжетлы-рольле уен :”Төзүче “

        8. “.Без геометрик фигураларны беләбезме ?”йомгаклау эшчәнлеге.

        

        

                

                Белмәмеш курчагын  кунакка чакыру.

        Тәрбияче:Балалар,сез кунакка барырга яратасызмы ?(Балаларның җавабы.Әйдәгез без бүген үзебез кунак чакырабыз.Башта бергәләп бүлмәне җыештырыйк.(Балалар бүлмә җыештыралар.)

        Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче:Балалар,сезнең кемне кунакка чакырасыгыз килә ?

-Ни өчен Белмәмеш курчагын ?

-Әйдәгез без Белмәмешкә  чакыру кәгазе җибәрәбез.(Хат язабыз).

-Белмәмеш килеп җиткәнче “Кышкы урман”хәрәкәтле уенын уйнап алабыз.

                Хәрәкәтле уен :”Кышкы урман”.

                Ишек шакыйлар.Белмәмеш керә.

Белмәмеш :Исәнмесез балалар.!

Балалар :Исәнме,Белмәмеш!

Белмәмеш:Менә мин сезнең чакыруыгызны алдым да тизрәк сезнең янга йөгердем ,бер каяда карап тормадым.

Тәрбияче :Ой.Белмәмеш ,син бердә дөрес эшләмәгәнсең.Башта әниеңнән

рөхсәт сорарга кирәк иде.Шулаймы, балалар.Аннан соң юлда бик сак булырга кирәк.Хәзер  юлда транспорт бик күп йөри.Өстеңә дә бик юка кигәнсең ?

-Балалар тышта елның кайсы фасылы ?(балаларның җавабы).

Белмәмеш:Ярар икенче игътибарлы булырмын.Гафу итегез.

Тәрбияче: Бер юлга Белмәмешне гафу итәбезме ?

Белмәмеш:Балалар ни өчен чакырдыгыз сез мине ?

Тәрбияче:Синең белгәнеңне тикшерәсе килде .

Тәрбияче: Белмәмеш,син әзерме ?Без сиңа сораулар бирәбез ,ә син җавап

бирерсең яме.

Тәрбияче:Минем кулда нәрсә бар ?(туп)

-ул нинди геометрик фигурага охшаган ?

Белмәмеш:Туп.

Тәрбияче:Балалар.Туп-уенчык бит ул.Сез беләсезме туп нинди геометрик

фигурага охшаган?

Балалар:Түгәрәк.

Слайд:1.

Тәрбияче:Түгәрәк  формалы  тагын нинди предметлар беләсез ?(Алма,шар,

апельсин,кояш,сәгать,тәгәрмәч һәм башкалар ).

Слайд2.

Тәрбияче:Өйнең түбәсе нинди геометрик фигурага охшаган ?

Белмәмеш:Мин белмим.Балалар ярдәм итегез әле.

Балалар:Өчпочмакка.

Тәрбияче:Өйнең стеналарын  нинди геометрик фигурага  охшатып була ?

(Җаваплар).

Белмәмеш:Ой.ой.ой ,балалар сез бик күп әйберләр беләсез икән ,минемдә балалар бакчасына йөрисем килә.Кайткач әниемнән  рөхсәт сорармын әле.

Хәзер өйгә кайтырга кирәк.Әнием борчыла торгандыр.

Тәрбияче:Менә сиңа күчтәнәчкә печенье.Нинди геометрик фигурага ошаган ?

Белмәмеш: Түгәрәк.Хәзер мин геометрик фигураларны таный беләм.Рәхмәт.

Сау булыгыз !

Балалар:Сау бул Белмәмеш!

                        Дидактик уен :”Сорап ал “.

        Максат:Баларның математик күзаллауларын үстерү.Геометрик фигураларны танып ,аларның исемен ,төсен әйтә белергә өйрәтү.Сүлекне активлаштыру:яңа сүзләр-квадрат. өчпочмак, зур,кечкенә,зуррак, кечкенәрәк.

        Тәрбияченең “Серле тартма”сында геометрик фигуралар төрле зурлык-

та төрле төстә.Башта тәрбияче үзе сорап алып күрсәтә.

  • Зинһар өчен, миңа  квадрат бирегез әле.
  • Квадрат нинди төстә ?
  • Миңа түгәрәк бирегез әле.
  • Түгәрәк нинди төстә ?
  • Миңа  өчпочмак кирәк.
  • Өчпочмак нинди төстә ?
  • Зур квадрат кемдә?
  • Кечкенә түгәрәкне кем алды ?һ.б.

        Балалар барсыда үзләренә берәр геометрик фигура сорап алалар.

Аннан соң һәр бала үзенең   геометрик фигурасын иптәше белән чагыштыра. Охшаш һәм аермалы якларын тәрбияче белән бергәләп атыйлар.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                        Дидактик  уен :”Нәрсә үзгәрде ?”.

Максат:Балаларны геометрик фигураларны таный белергә,  исемнәрен истә калдыра өйрәтү.Төсләрне  ныгыту.  

Тәрбияче соравына кычкырып җавап бирү осталыгын үстерергә.

Балаларның игътибарлыгын арттыру.

Өстәлгә алдан әзерләнеп  куела:өчпочмак ,квадрат һәм  түгәрәк. Алар салфетка белән каплаплана.

        Тәрбияче:Балалар,яхшылап утырыгыз.Без сезнең  белән  уен уйнап алабыз.(Салфетка ачып куела).Балалар өстәлдә сез нинди геометрик фигуралар күрәсез ?

        Балалар:Өчпочмак ,квадрат һәм түгәрәк.

1вариант:өч төрле геометрик фигура куела.

2.вариант:өч төрле төстәге бер генә геометрик фигура(аерым гына квадрат,өчпочмак,түгәрәк).

        Тәрбияче:Ә хәзер күзләрегезне яхшылап йомыгыз.

                                Аудиоязма куела.

         (Тәрбияче  бер геометрик фигураны алып куя ).Күзләрегезне ачыгыз.Кем белә кайсы геометрик фигура юк ? Кул күтәтеп кенә җавап бирәбез.

        Өч геометрик фигурада чиратлап алына.Иң игътибарлы балалар билгеләп үтелә.                 Уен берничә тапкыр кабатлана.

                Дидактик уен “Бар бер серле өй”.

Максат: Тышкы билгеләре һәм формасы буенча өйнең  аерырым өлешләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтергә; өйнең нинди геометрик фигураларлардан    торуы турында күзаллауларын киңәйтергә .

Балаларның  игътибарын, сенсор сәләтләрен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

        Һәр балага өчпочмак, квадрат таратыла.

        Тәрбияче  балаларга булган геометрик фигурадан өй төзергә куша.

        Балалар үзләре өй төзиләр.Һәр бала үзенең өен нинди геометрик фигуралардан төзүе хакында сөйли.

        Мәсәлән: Мин өйне квадраттан  эшләдем.Түбәсенә өчпочмак

куйдым.

        Авырсынып торган балага ярдәмче сораулар бирелә.

        Төзегән өйдә кемнең яшәве хакында сорап,кечкенә кешеләр һәм

җәнлек уенчыклары тәкъдим ителә.Уен дәвам итә.

                Хәрәкәтле уен:”Кышкы урман”.

Кышкы урманга килдек(йөрү хәрәкәтләре).

Матур урыннар күрдек(кулларны як-якка җәяләр).

Тун кигән каен –уңда(күрсәтәләр).

Ямь-яшел чыршы –сулда.

Кар бөртекләре оча(кулларны өскә кәтәреп ,фонарик ясап әйләнәләр).

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә(сикерәләр).

Ул бүредән элдертә(урында йөгерәләр).

Без аннанда качабыз(иеләләр).

Тапмас безне ул явыз,

Аю бабай ял итә(күзләрен йомып ,башларына кулларын куялар).

Кызылтүшләр очалар(басып кулларын җилпиләр).

Бигрәктә матур алар.

Урманда матур булса да(йөрү хәрәкәтләре)

Өйгә кайтыйк балалар.

“Кызыл калфак “әкиятендәге өйне ябыштыру.

Максат:Балаларның күзаллауларын киңәйтү.Геометрик фигуралар-лардан (квадрат һәм өчпочмак )  өй ябыштырырга өйрәтү.Төрле төстәге геометрик фигуралар куллану.Иҗади фантазияне үстерү.

1.“Кызыл Калфак “мультфильмын карау.

2.Аудиоязма тыңлау.

3.”Кызыл Калфак”әкиятен уку.

4.”Кызыл Калфак”әкиятенең китабындагы рәсемнәрне карау.

5.Әкияттәге өй рәсеменең үрнәген ябыштырып күрсәтү.

6.Балаларга ябыштырырга тәкъдим итү.

7.Балаларның эшләре.

8.Анализ ясау.

                Сюжетлы-рольле уен ;”Төзүче”.

Максат:Балаларны төзүче һөнәре белән таныштыру.Үзләрен дә нәни төзүчеләр итеп тояга өйрәтү.Төзү материалларының исемнәрен (шакмаклар,өчкырлы призмалар,кирпечләр) ныгыту.Үзләренең уйлап төзү теләген үстерү.Корылмаларны уенда файдалану.

Методик алым:

1.Өй рәсемнәре карау.Слайд 1.

2.Әңгәмә кору.

3.Өй үрнәген төзеп күрсәтү.

4.Балаларга өй төзергә тәкъдим итү.

5.Балаларның эшләре.

6.Балалар үзләре төзегән өйләр белән уенны дәвам итәләр.

7.Йомгаклау.

        Хәрәкәтле уен :”Елга аша сикер”.

        Максат:Балаларның уенга кызыксынуын уяту. Хәрәкәт активлыгын  үстерү. Фикерләү сәләтен ,җитезлек кебек  сыйфатлар тәрбияләү.

Материал:киңлеге(30см.һәм 15 см.)зәңгәр төстәге картон .

                Уен барышы.

        Тәрбияче:Балалар,карагыз әле нинди матур көн.Әйдәгез сезнең белән сәяхәткә барабыз.Хәзер елның кайсы фасылы ?Балалар,ой, карагыз әле ,безнең алда ике елга бар.Безгә елга аша сикереп чыгарга кирәк.Ел фасылы кыш булсада безгә барыбер саклык чаралары күрергә кирәк.

-Без елганы ничек итеп үтәрбез икән ?(Балаларның җаваплары).

Балалар бер-берсе артыннан тезелеп басалар.Башта тар елга аркылы  сикереп  чыгалар.Аннан соң киң елга аркылы сикерәләр.

Уен берничә тапкыр кабатланыла.

 

Кулланылган әдәбият.

  1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли төбәк юнәлеше)=Воспитание и обучение в детском саду (Национально-региональный компонент Программы)/Төз.-авт.: К.В.Закирова, Р.А.Борһанова,  Г.Ә.Галиева һ.б.: Татар. кит.нәшр., 2010.

2. Зиннурова, Ф.М. Уйнап укый сабыйлар: Логопедлар, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен методик кулланма / Ф.М.Зиннурова. – Казан: Мәгариф, 2007. – 158 б.

3. Иң матур сүз: уку китабы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия/ [төз.-авт. К.В.Закирова].- Яңадан эшләнгән һәм тулыл. 2нче басма.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. -431 б.

4. Новикова, И.В. Аппликация из природных материалов в детском саду. В помощь воспитателям и родителям/И.В.Новикова; худож. Е.А.Афоничева – Ярославль: Академия развития, 2010. - 80 с.

5. Хәкимова, Г. Табигатьнең сафлыгы – күңелеңнең пакьлеге/ Г.Хәкимова.- Яр Чаллы: Идел-йорт, 2004.- 136 б.

6. От рождения до школы. Основная общеобразовательная программа дошкольного образования/под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. - М.: Мозаика-синтез, 2010.

7.Татар халык уеннары / Төз: Р.Ягъфәров.- Казан: Мәгариф, 2002.

        8. Туган телем – бөек анам теле: татар балаларын ана теленә өйрәтү өчен тәрбиячеләргә методик кулланма / З.М. Зарипова җитәкчелегендә. – Яр Чаллы, 20

        9.Үз илемдә,үз телемдә./Ф.М.Зиннурова.

        10.Балачак-уйнап көлеп-көлеп үсәр чак.К.В. Закирова,Л.Р.Мортазина.

        11.Занятия по формированию элементарных математических представлений во второй младшей группе детского сада.И.О.Помарева,В.А.Позина.Мозаика-

Синтез Москва 2011.-48с.

        12.Комплесное перспективное планирование во второй младшей груп –пе  М.А.Васильева,В.В. Гербова.Т.С.Комарова М. Мозаика- Синтез 2011-72с.

13.Азрак ял итеп алыйк. И.Х..Мусоярова.Казан 1998.

“Без геометрик фигураларны беләбезме?”

математика эшчәнлеге 2 нче кечкенәләр төркеме.

        Максат: Өчпочмак белән таныштыру:фигураны танырга һәм атарга өйрәтү.Берсе өстенә икенчесен кую юлы белән тигез булган ике төркем предметларны чагыштыру күнекмәләрен камилләштерү,нәтиҗәне күпләп,үзара тигез ,никадәр-шулкадәр сүзләре белән әйтергә өйрәтү.Ике предметны киңлек буенча чагыштыру күнекмәләрен ныгыту,киң-тар ,киңрәк-таррак,бер киңлектә сүзләрен кулланырга өйрәтү.

        Бурычлар:Балаларның өчпочмак турындагы белмнәрен ачыклау,математик күзаллауларын формалаштыру.

        Күрсәтмә материал:Куян уенчыгы,хат.түгәрәк(д10см),өчпочмак(ягы10см),

2картон сукмак(киңлеге30см ,15см).

        Таратма материал:Түгәрәкләр(д-5см),өчпочмаклар(ягы 5см), бер буйлы карточкалар (өйләр : квадрат һәм өчпочмаклы  контурдан ясалган түбәдән, бер карточкада 5әр өй , подноста – өчпочмаклар һәр балага бишешәр.

Эшчәнлек барышы.

- Балалар түгәрәк ясап басалар.

- Исәнмесез, исәнмесез! Хәерле иртә! Сәламәтлек миңа, сиңа һәм барлык кешегә.

Хәерле көн, күзләрем! (уң һәм сул күзләрне сыпыру).

Хәерле көн, колакларым! (уң һәм сул колакларны тарту)

Хәерле көн, кулларым! (кулларны чәбәклиләр)

Хәерле көн, аякларым! (аякларны сыпыру)

Хәерле көн, кояшым! (кулларны әкрен генә күтәреп кояшка сузылу).

        Ишек шакыйлар,

        Тәрбияче:Балалар ,тыңлагыз әле ,кемдер ишек шакый.Карыйм әле

Кем килде икән?

                         Куян хат алып керә.
        Куян:  -Исәнмесез,балалар!

        Балалар:Исәнме куянкай.

        Тәрбияче:Куянкай син нәрсә эшләп йөрисең?

        Куян: Мин сезгә хат алып килдем.Хаттагы биремнәрне   үти    алсагыз  мин сезне  математика иленә сәяхәткә алып барам .Балалар ,сез ,сәяхәткә әзерме ?

        Балалар : -Әйе.

        Тәрбияче:Рәхмәт,Куянкай.
        Куян:-Балалар,карагыз әле минем конвет эчендә  нәрсә бар ?Сез беләсесме ?

        Балалар: Түгәрәк.Слайд1.

        

        Куян :Нәрсә өчен бу геометрик фигураны түгәрәк дип атаганнар ?

        Балалар:Ул тәгәри.

        Куян:Дөрес балалар.Минем беренче биремне бик яхшы эшләдегез .Ә хәзер мин сезне математика иленә сәяхәткә алып барам.Күзләрегезне йомыгыз.Җайлап креслоларга утырдык.Саклык каешларын эләктереп куйдык.Кузгалдык.

                Аудиоязма кушыла.

        Куян:Рәхим итегез  математика иленә.Балалар карагыз әле миндә

 тагын бер геометрик фигура бар,күрсәтәм.Ә бу нәрсә ?

        Балалар:-Өчпочмак. Слайд2.

        Куян: Әйе ,балалар бу өчпочмак.Карагыз әле өчпочмакның өч ягы бар.

Шуңа күрә аңа өчпочмак дип исем кушканнар.Әйдәгез бергәләп кабатлыйк

әле. Өчпочмак.

        Балалар:Өчпочмак.

        Куян:Балалар түгәрәк һәм өчпочмак икеседә геометрик фигуралар.

Алар бер-берсенә ошаганнармы?

        Балалар:Юк.

        Куян: Ни өчен өчпочмак белән түгәрәк бер-берсенә ошамаган ?

        Балалар:Түгәрәк тәгәри,ә өчпочмак  тәгәрәми.

        Куян:Өчпочмакның почмаклары бар.

        Тәрбияче:Өчпочмакның почмаклары бар.(Балаларның җаваплары).

        Куян: Булдырдыгыз ,балалар.Молодцы.Ә хәзер без сезнең белән уй-

нап алабыз.Уен “Шундыйны тап”дип атала.Мин күрсәткән  геометрик фигураны күрсәтегез.

         (Куян чиратлап өчпочмак белән түгәрәк күрсәтә).

        Тәрбияче:Ә хәзер балалар без куянкайларга кыш көне суык булмасын өчен өйләр төзербез.Мин сезгә өйләр ябыштырылган карточкалар таратам.

Балалар түбә урынын контур белән генә ясадым. Түбә урынына нинди геометрик фигура куярга кирәк ?

        Балалар:Өчпочмак.

        Тәрбияче:Балалар,хәзер елның кайсы вакыты ?

        Тәрбияче:Дөрес.Ә хәзер мин сезнең өйләрегезне карап чыгам.Кемнәрнең өе матур һәм дөрес булыр икән ?

        Слайд3.

        Куян: Бу биремне дә төгәл үтәдегез.Молодцы.

        Тәрбияче:Әйдәгез ,балалар ,без сезнең белән әзрәк ял итеп алабыз.Килегез минем янга. Карагыз  әле безнең  алда ике елга бар.Хәзер без елгалар аша чыгарбыз.

        -Балалар ,хәзер елның кайсы вакыты ?

        Балалар:Кыш. Слайд4.

C:\Users\Ильгизар\Desktop\94885967_97916_800_600.jpg

        -Кыш көне безнең елгаларның өсте боз белән каплана,шулайда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.Без елгаларны сикереп чыгачакбыз.

        -Балалар карагыз әле бу елгаларның кайсы киңрәк ?Кайсы елга аша ераграк сикерергә кирәк ?

        Беренче елга аша ераграк сикерәбез,бу елга киң.Ә икенче

елга  таррак.Әйдәгез хәзер бер-бер артлы тезелеп басабыз, башта тар елга аша сикерәбез,аннан соң киң елга аша сикерербез.Әйдәгез башлыйбыз.

        Куян:Балалар,булдырдыгыз.Сез бик уңганнар,булганнар һәм бик күп беләсез.Математика илендә сезгә ошадымы ?

        Балалар:Әйе ,бик нык ошады.

        Куян:Ә хәзер бакчага кайтабыз.Яхшы итеп креслоларга утырдык.Саклык каешларын эләтерегез.(Музыка кушыла).

        Тәрбияче: Менә бакчабызга кайтып та җиттек.Куянкай ,математика илендә бик күңелле булды. Рәхмәт сиңа.

        Куян:Ярый балалар хушыгыз.!

        Балалар: Сау бул Куянкай.

        Тәрбияче:Балалар,сез бүген математика эшчәнлегендә нәрсә өйрәндегез ?

Балаларның җаваплары.

        Тәрбияче:Эшчәнлек тәмам .Рәхмәт сезгә.

Кулланылган әдәбият.

  1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли төбәк юнәлеше)=Воспитание и обучение в детском саду (Национально-региональный компонент Программы)/Төз.-авт.: К.В.Закирова, Р.А.Борһанова,  Г.Ә.Галиева һ.б.: Татар. кит.нәшр., 2010.

2. Зиннурова, Ф.М. Уйнап укый сабыйлар: Логопедлар, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен методик кулланма / Ф.М.Зиннурова. – Казан: Мәгариф, 2007. – 158 б.

3. Иң матур сүз: уку китабы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия/ [төз.-авт. К.В.Закирова].- Яңадан эшләнгән һәм тулыл. 2нче басма.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. -431 б.

4. Новикова, И.В. Аппликация из природных материалов в детском саду. В помощь воспитателям и родителям/И.В.Новикова; худож. Е.А.Афоничева – Ярославль: Академия развития, 2010. - 80 с.

5. Хәкимова, Г. Табигатьнең сафлыгы – күңелеңнең пакьлеге/ Г.Хәкимова.- Яр Чаллы: Идел-йорт, 2004.- 136 б.

6. От рождения до школы. Основная общеобразовательная программа дошкольного образования/под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. - М.: Мозаика-синтез, 2010.

7.Татар халык уеннары / Төз: Р.Ягъфәров.- Казан: Мәгариф, 2002.

        8. Туган телем – бөек анам теле: татар балаларын ана теленә өйрәтү өчен тәрбиячеләргә методик кулланма / З.М. Зарипова җитәкчелегендә. – Яр Чаллы, 20

        9.Үз илемдә,үз телемдә./Ф.М.Зиннурова.

        10.Балачак-уйнап көлеп-көлеп үсәр чак.К.В. Закирова,Л.Р.Мортазина.

        11.Занятия по формированию элементарных математических представлений во второй младшей группе детского сада.И.О.Помарева,В.А.Позина.

        12.Комплесное перспективное планирование во второй младшей группе.

М.А.Васильева,В.В. Гербова.Т.С.Комарова.

        13.Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы.М.А. Василье-ва,В.В.Гербова.,Т.С.ГКомарова.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

математикадан йомгаклау занятиесе

Зурлар төркемендә микъдәр һәм саннар тәртибен, геометрик фигураларны ныгыту....

Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу"

Конспект занятия в старшей группе по математике "Знкаомство с квадратом и прямоугольником"Программа эчтәлеге:Квадрат белән турыпочмакны чагыштыру.Фигураларны танырга һәм аерырабелергә  өйрәтү.Өск...

Математикадан дидактик уеннар

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен математикадан дидактик уеннар...

Математикадан дидактик уеннар

Зурлар төркеме өчен дидактик уеннар...

Математикадан уеннар

Катнаш төркем балалары өчен математик уеннар...

Математикадан ББЭ КОНСПЕКТЫ: “АЮ БАЛАСЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ”

Уртанчы төркем өчен математикадан уку елы азагында үткәрелә торган шөгыль конспекты...

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан белем бирү эшчәнлеге.

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан  белем бирү эшчәнлеге....