Деловая игра с педагогами ДОУ
план-конспект по логопедии по теме

Гарипова Зульфия Шакирзяновна

Провела  деловую игру с педагогами  ДОУ по теме "Работа по развитию речи ребенка".Предварительная работа с логопедом помог выявит речевые ошибки детей.Чтобы помощь воспитателю работать по исправлению этих ошибок,составили план работы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon delovaya_igra_s_pedagogami..doc42 КБ

Предварительный просмотр:

                              Педагоглар белән       эшлекле  уен.

               Тема: Шөгыльләрдә баланың сөйләме үсеше

Максат : төркемнәрдә балаларның сөйләмендәге кимчелеклэрне төзәтү  

өстендә төрле эш формаларын ачыклау;

педагогларның методик үз белемнәрен күтәрүгә этәргеч бирү;

аралашу культурасын үстерү;

Алдан эш :  төркемнәрдә фронталь күзәтү, эңгәмәләр үткәрү, логопед

белән сөйләмендә төрле кимчелекләре булган балаларны ачыклау;

Кулланыла торган материал: демонстратив картиналар, карточкалар,

Катнаша :    15 педагог,1 логопед,1 шәфкать туташы

Барышы:

1.Кереш әңәгэмә

Сөйлэмендә кимчелекләр булган балалар саны елдан ел арта бара.  

Аның сәбәпләре төрле:

-бала ана карынында ук барлыкка килгән патологияләр;

-бала туганда алган травмалар;

-баланың  бер яшькә кадәр еш авыруы

-нәселдән килә торган авырулар

-социаль -көнкүреш  шартларының экологиянең начар булуы һ.б.

Сөйләм - баланың тумыштан килүче сәләт түгел, ул  баланың  буе,  акыл  үсеше белән бергә формалаша. Сөйләм үсеше югары нерв эшчәнлегенә   бәйле. Шулай ук  сөйләм барлыкка килсен өчен әйдәп баручы анализаторлар: ишетү, күрү, хәрәкәт органнары  нормаль үсештә булуы шарт.

Сөйләм формалашкан чорда һәр баланың фонетик кимчелекләре була.Бу кимчелек  баланың психик физик үсеше нормаль булган очракта  3-5 яшьлэргэ кадәр була.Ә инде бу хәл 5 яшьтән соң  да дәвам итсә, әти-әниләр, педагоглар өчен уйланыр җирлек бар, дигән сүз.

 Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларның сөйләмен баету,  камилләштерү, танып белү  эшчәнлеген конкретлаштыру, киңәйтү,тирәнәйтү   махсус сөйләм үстерү программасы буенча бара. Бүгенге эшлекле уеныбызда балаларның сөйләмен үстереп мәктәптә яхшы уку мөмкинлеген үстерү чараларын эзләрбез.

Педагогларга бирем

1.Ишетү сәләтен үстреүгә күнегү тәкьдим итәргә

Мәсьәлән:

« Мин нинди уен коралында уйныйм? »

-балага күрсәтмичә бубенда, гармунда, барабанда уйнала. Бала игътибар белән тыңлый. Сез баладан нинди уен коралының тавышы ишетелүен сорагыз.

« Кем кычкыра? »

-балага төрле җәнлек рәсемнәре яки уенчыклар бирегез(3-5). Берәр җәнлекнең тавышына охшатып тавыш чыгарыгыз,баладан бу кайсы җәәнлекнең тавышы икәнен әйтеп ,күрсәтергә кушыгыз.

« Көчле-әкерен »

-балага  шалтыравыкның тавышы каты яңгырас, кулны чәбәкләргә,әкерен ишетелсә аяклар белән тыпырдарга кирәклеген аңлатыгыз.

« Кем килә? »

Шалтыравыкны әкерен генә шалтыратканда, бала ташбака кебек әкерен барырга,ә көчле шалтыратканда куян кебек җитез хәрәкәтләнергә тиеш, тавыш көчен үзгәртеп, бала хәрәкәт тизлеген үзгәртергә өйрәнә.

2 бирем.

Артикуляция гимнастикасы. (конвертларга статик         һәм динамик күнегүләр язылган, кемгә кайсы туры килә эшләп күрсәтергә)

3 бирем

Өй эше: Һәр педагог үзенә бирелгән аваз артикуляциясе буенча  мини шөгыль  үткәрә.

4 бирем .

Әти-әниләргә   РОТАЦИЗМ  турында белешмә бирү

(һәр педагог аерым-аерым )

5 бирем

Тел  көрмәкләндергечләр әйтүдә ярыш : һәр  катнашучы   бер үк көрмәкләндергечне кабатлый.

Шарик каян шар тапкан?

Шарик шарны шартлаткан,

Шарик шарга шаккаткан,-

Шардай күзен шарлаткан.

6 бирем.

Балаларга  хикәя сөйләү өчен схема төзергә

Кыш житте. Мин кайда яшим?  Минем гаиләм.  Уенчыклар. Бакчада.

 Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.Җиңүчеләрне тәбрикләү.

-Балаларның  дөрес, матур, бай сөйләме-белем һәм тәрбия алуга ачкыч ул. Балалар бакчаларында белем бирү һәм тәрбия процессында  иң мөһиме –балаларның кече яшьтән үк әдәби тел нормаларын сөйләмдә куллануларына ирешү.Сөйләм үсешенә бәйле рәвештә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтләре, зиһеннәре, дикъкатьләре, ихътибарлары, танып белү эшчәнлекләре дә үсә.Шулай ук аларның  эхлакый, эстетик, физик үсешләренә ирешелә.Характерында тиешле сыйфатлар формалаша.

Бүгенге эшлекле уеныбыздагы материаллар   алдагы эшебездә ярдәм итәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Педсовет в форме деловой игры с педагогам ДОУ «Комплексно-тематическое планирование работы педагога ДОУ

Методическая разработка плана проведения педагогического совета в форме деловой игры с воспитателями и специалистами в дошкольном образовательном учреждении.  Данный материал содержит:  пере...

Презентация ДЕЛОВАЯ ИГРА для педагогов по теме «Совершенствование грамотной речи педагога на работе и в повседневной жизни»

Материал представлен в форме деловой игры для воспитателей ДОУ. Цель игры: Совершенствование грамотной речи педагогов. В статье представлены игровые упражнение на словообразование и словоизменени...

Деловая игра для педагогов на тему: Креативность – как один из компонентов профессиональной компетентности современного педагога ДОУ

Деловая игра для педагогов на тему: "Креативность – как один из компонентов профессиональной компетентности современного педагога ДОУ"...

Конспект деловой игры для педагогов дошкольного образования по теме «Повышение компетентности педагогов при интегрировании образовательных областей в соответствии с ФГОС ДО»

Выступление на РМО педагогов дошкольного образования по теме "Интеграция образовательных областей в соответствии с ФГОС ДО" 2015 - 2016 гг....