Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә мандала-терапия
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (старшая группа)

Сабирова Чулпан Ризвановна

Мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpkch_yashtge_balalar_beln_eshlud_mandala-terapiya.docx21 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс

“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә мандала-терапия”

Максат: “мандала” технологиясен куллану мәсьәләләрендә педагогларның компетентлыгын үстерүгә ярдәм итү, игътибарны, иҗади потенциалны үстерү.

Бурычлар:

1.Балаларның иҗади сәләтен, игътибарын үстерү, эмоциональ киеренкелекне киметү максатыннан педагогларны “мандала” технологиясе белән кызыксындыру.

2.Педагогларны оригами техникасы һәм мандала эшләү белән таныштыру. Кәгазьдән мандала эшләү методларына һәм алымнарына өйрәтү.

3. Педагогларның иҗади потенциалын активлаштыру, сөйләмен үстерү һәм аларның эмоциональ киеренкелеген киметү.

Кирәкле материаллар:

а) кайчы

б) оригами өчен төсле кәгазь.

в) клей

     Хөрмәтле коллегалар! Сезнен игътибарыгызга “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә мандала -терапия” темасына мастер- класс тәкъдим итәм. Түгәрәк бөтенлек, гармония һәм бердәмлек символы булып тора. Барыбызга да ике түгәрәккә тезелергә һәм түгәрәк эчендә түгәрәк ясарга үтенәм.(эчке һәм тышкы түгәрәк). Кемнәр эчке түгәрәктә, йөзегез белән тышкы түгәрәктәге коллегагызга борылыгыз, кулга-кул тотынышыгыз. Ә хәзер бер-берегезгә комплимент әйтегез. Безнең  үзебезгә һәм кемгәдер теләгән теләкләребез чынга ашарга мөмкин.

-Хөрмәтле коллегалар, әйдәгез, бер-беребезгә теләкләр телик. Теләкләр уйладыгызмы? Ә хәзер кулларны күтәрәбез һәм әйтәбез: “бер-ике-өч – теләкләребез оч, уйлаганыбыз чынга ашсын”.

      Менә шундый күтәренке кәеф белән эшебезне дәвам итик.

      Кызганычка каршы, безнең тормышыбызда сөйләм үсеше тоткарланган балалар еш очрый. Бу аларның кул чуклары мускулатурасы тиешле дәрәҗәдә үсмәүдән килеп чыга. Шулай ук балалар бакчаларында һәр төркемдә дә гиперактив балалар бар. Кагыйдә буларак, мондый балалар игътибарларын туплый алмыйлар, аларның кул чуклары активлыгы булмый. Гиперактив балаларны даими рәвештә тынычландыру кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә мин сезне мандала –терапия методы белән таныштырырга булдым.

     Мандала- терапия – арт-терапиянең бер юнәлеше, терапия (грек сүзе -  дәвалау, савыктыру дигәнне аңлата), арт-терапия – сәнгать ярдәмендә сәламәтләндерү дигәнне аңлата.

     Минем фикеремчә, мандала-терапия – эмоциональ халәтне үзгәртү, киеренкелекне бетерү һәм кәефне күтәрү өчен иң куркынычсыз, табигый һәм шатлыклы алым.

    Нәрсә соң ул мандала?

“Мандала” сүзе “түгәрәк, боҗра, сфера, шар, ил, территория, өлкә” сүзләрен аңлата.

    Түгәрәк Җир планетасының символы булып тора, шулай ук ул сакланганлык символы символы да. Шулай итеп, түгәрәкне иҗат иткәндә чик билгеләнә, ул чик физик һәм психологик пространствоны саклый. Түгәрәк эчендәге төс һәм форма белән эшләү кешенең аң халәтен үзгәртә ала, кешенең рухи яктан үсешенә мөмкинлек ачыла.

     Карл Густав Юнг – мандаланы ин беренче өйрәнүче европа галиме. Ул мандалаларны өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгән: мандала методы -  ул безнең үзәгебезгә юл, безнең индивидуальлекне ачу ул. Тормышыбызда мандала барлыгын без еш кына сизмибез дә, белмичә, әле без аны иҗат та итәбез. Мандаланы һәр җирдә очратырга була – кояш мандала формасына ия, көнбагыш чәчәге шулай ук мандаланы хәтерләтә.

     Әйдәгез әле, хөрмәтле коллегалар, мандаланы хәтерләткән түгәрәкле рәсемнәрне яки түгәрәк эчендәге рәсемне әйтеп карыйк әле. ( кояш, кар бөртеге, калейдоскоп, чәчәк, тәлинкә, зонт)

    Мандала методы тулысынча тынычланырга ярдәм итә. Төрле материалдан шәхси мандалалар иҗат итү иҗади сәләтне, фикерләүне, фантазияне, кул чуклары активлыгын үстерә. Әлеге технология эчке киеренкелекне, куркуны бетерү өчен, түземлелек һәм пөхтәлек тәрбияләү өчен кулланыла.

    Балалар белән эшләүдә төрле материал кулланырга була. Шулай да “мандала” иҗат итүдә балалар уңышка ирешсен өчен аларның бу материал белән эшләү мөмкинлеген һәм күнекмәләрен исәпкә алырга кирәк.

    Мәсәлән,

  1. Балалар мандаласы – раскраскалар ( аларны краска, карандаш, гуашь кулланып, кәгазьгә ясыйлар).
  2. Мандалаларны ташка ясау.
  3. Мандалаларны төймәләрдән ясау.
  4. Төрле ярмалардан мандала ясау.
  5. Яфраклардан мандала ясау.
  6. Күркәләрдән мандала ясау.
  7. Ташлардан мандала ясау.
  8. Табигый материалдан эшләнгән мандалалар.
  9. Пластилиннан эшләнгән мандала.
  10. Җептән үрелгән мандала.

Мандаланы иҗат иткәндә, без үзебезнең хис-кичерешләребезне әдәби образ рәвешендә эчке дөньядан тышка чыгарабыз. Шуңа күрә сезнең эчке дөньягызда нәрсә – мандалада шул булачак. Мандала – эчке дөньяны сурәтләүче көзге кебек ул. Мандалалар балалар өчен бик файдалы. Мандала-терапиядә яшь һәм сәламәтлек буенча чикләүләр юк. Мандала белән эшләү хәвефле, импульсив балалар белән эшләгәндә уңай нәтиҗә бирә. Өлкәннәр, шулай ук ата-аналар балаларга  эмоцияләрен тышка чыгарырга ирек бирмиләр. Безнең җәмгыятьтә бу шулай кабул ителгән. Ә бит эмоцияләрнең энергиясе беркая да китми, тышка чыкмагач, ул эчкә җыела. Менә шуннан сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин. Мәсәлән, әгәр дә бала күз яшьләрен тыеп тора икән, бу депрессиягә, үпкә авыруларына китерергә мөмкин. Баш әйләнү, мигрень – болар әйтелмәгән эмоцияләр нәтиҗәсе. Һ.б.

    Балалар өчен мандаланың әһәмияте тагын нәрсәдә соң7

  1. Балаларның кул чуклары активлыгы үсә..
  2. Балалар тырышлык, түземлелек һәм пөхтәлеккә өйрәнәләр.
  3. Балалар математик фикерләүгә өйрәнәләр.
  4. Балаларга үзләренең эмоцияләрен белдерергә мөмкинлек бирә.

   Мандала техникасы башка арт-терапия эшләре белән берлектә кулланыла. Мәсәлән, музыка, әкият терапиясе һ.б.

   Мина мандалалар бик ошый, төрле техника белән эшләнгәннәре бик матур. Аларда ниндидер тылсым һәм магия бар.

   Хөрмәтле коллегалар, без бүген сезнең белән төсле кәгазьдән оригами техникасы белән мандала ясарга өйрәнербез.

  • Менә мандаланы ясап бетердек. Без, үзебез теләгән төсләрне файдаланып, мандала иҗат иттек. Сезгә мандала ясау кызыклы булдымы?
  • Барыгызның да эшләре бик матур килеп чыкты.

Рефлексия. Ә хәзер , хөрмәтле коллегалар, һәрберегез берәр смайлик алыгыз һәм нинди теләкләрегез бар, нинди яңалык белдегез? Смайликларыгызны зур чиста түгәрәккә беркетеп куегыз. Менә безнең “Теләкләр” дигән уртак мандалабыз барлыкка килде.

         Хөрмәтле коллегалар, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тестопластика буенча эшләү программасы - КҮМӘЧ

Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында мәктәпкәчә белем бирү, мәктәптә укуга әзерлек чоры итеп түгел, мөстәкыйль һәм җитди чор итеп карала.Программаны тормышка ашыру, уен формасында таны...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тестопластика буенча эшләү программасы - КҮМӘЧ

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әвәләп эшләү уку һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.  Ул- күреп үзләштерүне, хәтерне, фикерләүне, кул күнекмәләре булдыруны һәм мәктәптә уңышлы уку өчен мөһим булг...

Применение одной из методик арт-терапии в работе педагога-психолога на тему: «Мандала-терапия - чудесное средство успокоения», для детей старшего дошкольного возраста.

Познакомить с техникой мандала-терапия, как инструмента для снятия психоэмоционального напряжения детей. Ознакомить с историей возникновения мандалы, ее особенностей вжизнедеятельности человека. Сформ...