"Урманга барабыз"
план-конспект занятия по физкультуре (младшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
“Урманга барабыз”
Шөгыльнең бурычлары: 1. Балаларның бер-берсе артыннан, күмәкләшеп, ирекле
йөрүне ныгыту.
2. Балаларның тирә-юньдә ориентлаша белүләрен
үстерү.
3. Ике аякта бер урында, алга этелеп сикерүне ныгыту.
4. Дуга астыннан мөкәйләп чыгуны камилләштерү.
Әсбаплар: озын бау, яфраклар, капка, гимнастик скамейка, уенчык “аю”, “куян”,
агачлар, чәчәкләр.
Шөгыльнең барышы.
1. Кереш өлеш.
1. Сәламләү.
2. Балаларның кәефләрен белешү.
3. Балаларны шөгыльгә әзерләү.
2. Төп өлеш.
Төп хәрәкәтләр.
- Балалар, карагыз әле, безгә нинди матур (атлап йөрү, 2 тапкыр)
йомшак куян кунакка килгән. Ул бүген
безне үзенә урманга чакыра. Иң элек
урманга киң сукмактан аякларны югары
күтәреп атлап барабыз.
Карагыз әле, балалар, сукмагыбыз, (бауга басмыйча, ике бау уртасыннан,
тарайды бит. Безгә җайлап кына бер-берсе артыннан атлап йөрү,
тар сукмактан узарга кирәк. 2 тапкыр)
Балалар, хәзер без
- аюлар; ( аю кебек йөрү)
2) төлкеләр; ( төлке кебек йөрү)
3) куяннар кебек атлап барырбыз. Балалар, ( куян кебек сикерү)
безне төлке куа, төлкедән качабыз. ( йөгерәләр)
Молодцы, балалар! Хәзер тычканнар
кебек аяк очында гына йөрибез. (аяк очында йөрү)
Менә без нинди матур аланлыкка килеп
чыктык. Монда агачлар да күп икән,
аларның нинди матур яфраклары да бар. (балаларга яфраклар тарату)
Агачлар башта кечкенә тәбәнәк булалар. (чүгәлиләр 2 тапкыр)
Аннары агачлар зур булып үсәләр. (кулларын өскә күтәрәләр
2 тапкыр)
Хәзер миңа матур яфракларны күрсәтегез. (кулларны алга сузалар)
Ә хәзер яфракларны яшерәбез. (кулларны артка яшерәләр)
Көчле җил чыкты, яфракларны селкетә. (кулларны өскә күтәреп уңга,
сулга хәрәкәт итәләр)
Кояш үзенең җылы нурларын сибә, яфраклар
сикерешә, шатлана. (ике аякта бер урында сикерү)
Яфраклар матур гына итеп әйләнәләр һәм
акрын гына җиргә төшәләр. (чүгәлиләр).
(яфракларны җыеп алу)
Юлда безне каршылыклар көтә. Без җайлап
кына капка астыннан чыгарбыз . (капка астыннан мөкәйләп чыгу)
Менә без тар күпергә дә килеп җиттек, хәзер
шул күпер аша атлап чыгарбыз. (гимнастик скамейкадан
атлап бару)
Балалар, хәзер аю белән бер уен уйнап
алырбыз. Без җиләк җыярбыз, аю безне куар.
Җиләк җыям, как коям,
Дәү әнигә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Аю, бүре юк икән.
(уен 2 тапкыр уйнала).
3. Йомгаклау.
- Булдырдыгыз, балалар! Хәзер куян белән саубуллашып, өйләребезгә кайтырбыз. Сау бул, куянкай. Матур итеп атлап барабыз. Менә кайттып та җиттек. Сау булыгыз, балалар!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кунакка барабыз
открытое занятие...
Конспект занятия по введению нового материала УМК по татарскому языку по теме "Спорт" с детьми подготовительной к школе группы "Звёздочки" "Спорт бәйрәменә барабыз!"
Тема: Едем на спортивный праздникОсновная предметная область: Развитие речи (татарский язык)Интеграция областей: "Социально-коммуникативное развитие", "Художественно-эстетическое развитие"...
Конспект ООД по татарскому языку с русскоязычными детьми подготовительной группы «Идем в зоопарк» («Зоопаркка барабыз»»)
Актуализация лексики татарского языка...
Конспект занятия для подготовительной группы "Кафега барабыз"
Балаларның көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланылышка кертү....
Конспект «Кафега барабыз»
Конспект занятия...