“Сихри су асты дөньясына сәяхәт”
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа)

Фасхиева Гульгена Талгатовна
Тема:” Сихри су асты дөньясына сәяхәт” Максат:  1. Балаларны су астында яшәүче җан ияләре, су үсемлекләр белән таныштыру.Су асты җәнлек, балыкларын таный һәм аера белергә өйрәтү .Ком һәм аның үзлекләре, аның белән эшләү алымнарын өйрәтү. 2. Балаларның таралып, уалып торучан ком белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.Су асты дөньясы белән кызыксынучанлыкларын үстерү. 3. Су асты дөньясында яшәүче җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү. Сүзлек өстендә эш: медуза (диңгез хайваны), су үсемлекләре Күрсәтмә материал: видеоязма, аквариумда балык Тарату материалы: гель белән тутырылган ак шарлар, балык шаблоны, төсле ком, клей , пумала бала санынча Алдан үткәрелгән эш: суда яшәүче җан ияләре, су үсемлекләре турында әңгәмә кору. Шөгыль барышы. Балалар, исәнмесез, ничек хәлләрегез? Әйдәгез әле көнебез матур булып узсын өчен бер-берербезгә матур итеп хәерле иртә телик һәм үзебезнең матур елмаюларыбызны бер-беребезгә бүләк итик. Хәерле көн сиңа, Хәерле көн миңа, Хәерле көн безгә, Хәерле көн сезгә, Хәерле көн барыбызга. Тәрбияче: Бүген миңа ерак-ерактан посылка килде.Аның эчендә нәрсә бар икәнен беләсегез киләме? Аның өчен серле сүзләрне искә төшерик. Әпсен-төпсен тартма ачылып китсен. Нәрсә бар аның эчендә? (Ком)Ком нинди ул?( таралып, уалып торучан) .Аның белән ни эшләп була?(уйнап, өйләр төзеп) Әйе балалар комнан күп төрле корылмалар ясап була.Әле комнан рәсем дә ясап була.Әйдәгез әле карап китик ничек итеп рәсем ясап була икән соң?(видео карау) Балалар карагыз әле, нинди матур су асты дөньясы алар берседә гади түгел , алар комнан ясалган.Су асты үләннәре дә, ташлар да, сигезаяклар, да аларның күзләре, борыннары, хәттә авызларыда комнан ясалган.Кызыкмы балалар. Күз гимнастикасы. Кояш иртән уянды Болытларны санады. Башта карады өскә, Аннан карады аска. Унга, сулга карады. Һәм күзләрен дә йомды. Ял иттеме балалар күзләрегез? Ә бүген мин сезне үземнең су асты дөньяма чакырырга телим.Ә анда инде мин ком патшабикәсе булырмын.(Башка корона киям) Балалар сез бүген үзегез дә су төсеннән киенгәнсез икән бит, әйдәгез әле сездә сәяхәткә чыкканчы су астында яшәүче җәнлекләргә әйләник. Аңарчы безгә биремне үтәргә, табышмакларга җавап эзләргә кирәк.(Балаларга битлек киертелә, музыка куела) Көмеш тәнле, ите тәмле.(Балык)  Аягын, башын яшерә Таш күлмәге эченә.(Ташбака ) Тирәндә яшим мин, Бик оста йөзәм. Тешләрем үткен, Диңгезнең зур балыгы мин. (Акула) Борма-борма бормадыр, Шул торбада торадыр.(Әкәм-төкәм) Ә сәяхәткә инде без балалар без болытта очып барырбыз.Нәрсәгә ошаган безнең болыт.(Б.Җ.)( ташбака, дельфин, акула,кит...)Ә минем болытым нәрсәгә ошаган? Ә болытта очарга безгә сихри җил ярдәм итәр (Җил тавышы ишетелә) Безнең бакчабыз үзгәрде Әйләнде ул диңгезгә. Диңгезне өйрәнергә Без чыктык сәяхәткә. Менә без минем сихри ком дөньяма килеп тә җиттек, болытларны җибәрәбез, алар безгә кайтканда кирәк булыр. Һәрбер җирдә кагыйдәләр бар.Мондагы кагыйдәләрне дә искә төшерик әле. Ком дуслыкны ярата Бер-береңне этәргә Комны күзгә сибәргә Һич ярамый балалар. Балалар иң беренче нәрсә ясарга соң? Әлбәттә инде диңгез. Урта һәм күрсәтүче бармаклар ярдәмендә дулкыннар ясыйбыз. Менә ничек матур килеп чыкты безнең диңгез.Ә инде хәзер без сезнең белән диңгезнең астына төшәрбез.Диңгез астында безнең матур ташлар бар, әйдәгез әле матур ташларны ясыйк.Кулларыбызны йомарлап куябыз һәм ташлар ясыйбыз. Ә тагын нәрсәләр бар су астында? Төрле суүсемнәр бар , әйдәгез әле аларны да күрсәтүче бармаклар белән ясыйк. Менә ничек матур булды безнең су асты дөньябыз. Су анасы: Су асты патшалыгының матурлыгына сокланып йөреп кунакларны күрми дә калганмын икән.Сез су асты дөньясына кунакка килдегез мени? Балалар, әйтегез әле нәрсәләр яши безнең суда? (Балыклар, ташбакалар, сигезаяклар) Балалар , әйдәгез әле сез юлда килеп арыгансыздыр , бераз ял итеп алыйк.(Су анасы эшләтә) Физминутка Суда балык йөзәдер Чумып чумып уйныйдыр. Әллә инде минем белән Шаярырга уйлыймы? Суга чумып алды да Ипи валчыгын капты. Безгә рәхмәт әйткән төсле Коерыгын болгап качты. Иии минем менә бу балыгым үзе генә калган икән бит. Миңа ничектер ул балык бик моңсу кебек тоела, сезгә дә шулай тоелмыймы? Ни өчен икән? Безгә дуслар булгач бик күңелле, ә ул бер үзе йөзә , аңа шуның да бик күңелсез. Мин сезне балыкка яңа иптәшләр булдырыр өчен өстәл артына чакырам. Балалар карагыз әле сезнең өстәләлләрдә суда яшәүче җәнлекләрнең шаблоннары бар.Әгәрдә алар төрле төстә булса, алар тагын да матур булыр иде.Аның өчен безгә аларны буярга кирәк?Ә буяр өчен безнең ком илендә бернинди дә төсле карандашлар да, буяулар да юк.Ә нәрсә белән буяп була соң аларны?(Ком) Әйе балалар, безнең алдыбыз да сихри матур төсле комнар бар Комн һәм клей ярдәмендә без төсле балыклар ясарбыз.Эшләп күрсәтәм. Балалар эшли мин аларга ярдәм итәм. Сезнең комнарыгыз яхшылап ябышып беткәнче , мин сезгә диңгезнең тагын бер матурлыгын күрсәтәсем килә.Балалар бу нәрсә?(Ракушкалар) Балалар ә ракушкаларны тыңлап карасаң алардан диңгез тавышы килә. Әйдәгез куеп карыйк әле.(Ике колакка да куеп тыңлап карыйлар) Ә хәзер инде без балыкларыбызны аквариумга җибәрербез, ябыштырып чыгалар. Менә ничек күп балыклар булды балалар.Безнең балыгыбызга хәзер үзенә генә күңелсез булмаячак. Әйдәгез үзебезнең болытларыбызны алыйк һәм инде үзебезнең бакчабызга кайтыйк. Балалар менә индебез бакчабызга кайтып та җиттек, ошадымы сезгә бүгенге шөгыль?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kom_-_kopiya.docx14.37 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Сихри су асты дөньясына сәяхәт”

(уртанчылар төркеме)

Тәрбияче:

Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна

Тема:” Сихри су асты дөньясына сәяхәт”

Максат: 

  1. Балаларны су астында яшәүче җан ияләре, су үсемлекләр белән таныштыру.Су асты җәнлек, балыкларын таный һәм аера белергә өйрәтү .Ком һәм аның үзлекләре, аның белән эшләү алымнарын өйрәтү.
  2. Балаларның таралып, уалып торучан ком белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.Су асты дөньясы белән кызыксынучанлыкларын үстерү.
  3. Су асты дөньясында яшәүче җан ияләренә сакчыл   караш тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: медуза (диңгез хайваны), су үсемлекләре

Күрсәтмә материал: видеоязма, аквариумда балык

Тарату материалы: гель белән тутырылган ак шарлар, балык шаблоны, төсле ком, клей , пумала бала санынча

Алдан үткәрелгән эш: суда яшәүче җан ияләре, су үсемлекләре турында әңгәмә кору.

Шөгыль барышы.

Балалар, исәнмесез, ничек хәлләрегез? Әйдәгез әле көнебез матур булып узсын өчен бер-берербезгә матур итеп хәерле иртә телик һәм үзебезнең матур елмаюларыбызны бер-беребезгә бүләк итик.

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга.

Тәрбияче:

Бүген миңа ерак-ерактан посылка килде.Аның эчендә нәрсә бар икәнен беләсегез киләме? Аның өчен серле сүзләрне искә төшерик.

Әпсен-төпсен тартма ачылып китсен.

Нәрсә бар аның эчендә? (Ком)Ком нинди ул?( таралып, уалып торучан) .Аның белән ни эшләп була?(уйнап, өйләр төзеп)

Әйе балалар комнан күп төрле корылмалар ясап була.Әле комнан рәсем дә ясап була.Әйдәгез әле карап китик ничек итеп рәсем ясап була икән соң?(видео карау)

Балалар карагыз әле, нинди матур  су асты дөньясы алар берседә гади түгел , алар комнан ясалган.Су асты үләннәре дә, ташлар да, сигезаяклар, да аларның күзләре, борыннары, хәттә авызларыда комнан ясалган.Кызыкмы балалар.

Күз гимнастикасы.

Кояш иртән уянды

Болытларны  санады.

Башта карады өскә,

Аннан карады аска.

Унга, сулга карады.

Һәм күзләрен дә йомды.

Ял иттеме балалар күзләрегез?

Ә бүген мин сезне үземнең су асты дөньяма чакырырга телим.Ә анда инде мин ком патшабикәсе булырмын.(Башка корона киям) Балалар сез бүген үзегез дә су төсеннән киенгәнсез икән бит, әйдәгез әле  сездә сәяхәткә чыкканчы  су астында яшәүче җәнлекләргә әйләник. Аңарчы безгә биремне үтәргә, табышмакларга җавап эзләргә кирәк.(Балаларга битлек киертелә, музыка куела)

Көмеш тәнле, ите тәмле.(Балык) 

Аягын, башын яшерә

Таш күлмәге эченә.(Ташбака )

Тирәндә яшим мин,

Бик оста йөзәм.

Тешләрем үткен,

Диңгезнең зур балыгы мин. (Акула)

Борма-борма бормадыр,
Шул торбада торадыр.(Әкәм-төкәм)

Ә сәяхәткә инде без балалар без болытта очып барырбыз.Нәрсәгә ошаган безнең болыт.(Б.Җ.)( ташбака, дельфин, акула,кит...)Ә минем болытым нәрсәгә ошаган?  Ә болытта очарга безгә сихри җил ярдәм итәр (Җил тавышы ишетелә)

Безнең бакчабыз үзгәрде

Әйләнде ул диңгезгә.

Диңгезне өйрәнергә

Без чыктык сәяхәткә.

Менә без минем сихри ком дөньяма килеп тә җиттек, болытларны җибәрәбез, алар безгә кайтканда кирәк булыр.

Һәрбер җирдә кагыйдәләр бар.Мондагы  кагыйдәләрне дә искә төшерик әле.

Ком дуслыкны ярата

Бер-береңне этәргә

Комны күзгә сибәргә

Һич ярамый балалар.

Балалар иң беренче нәрсә ясарга соң? Әлбәттә инде диңгез. Урта һәм күрсәтүче бармаклар ярдәмендә дулкыннар ясыйбыз. Менә ничек матур килеп чыкты безнең диңгез.Ә инде хәзер без сезнең белән диңгезнең астына төшәрбез.Диңгез астында безнең матур ташлар бар, әйдәгез әле матур ташларны ясыйк.Кулларыбызны йомарлап куябыз һәм ташлар ясыйбыз. Ә тагын нәрсәләр бар су астында? Төрле суүсемнәр бар , әйдәгез әле аларны да күрсәтүче бармаклар белән ясыйк. Менә ничек матур булды безнең су асты дөньябыз.

Су анасы: Су асты патшалыгының матурлыгына сокланып йөреп кунакларны күрми дә калганмын икән.Сез су асты дөньясына кунакка килдегез мени? Балалар, әйтегез әле  нәрсәләр яши безнең суда? (Балыклар, ташбакалар, сигезаяклар)

Балалар , әйдәгез әле сез юлда килеп арыгансыздыр , бераз ял итеп алыйк.(Су анасы эшләтә)

Физминутка

Суда балык йөзәдер

Чумып чумып уйныйдыр.

Әллә инде минем белән

Шаярырга уйлыймы?

Суга чумып алды да

Ипи валчыгын капты.

Безгә рәхмәт әйткән төсле

Коерыгын болгап качты.

Иии минем менә бу балыгым үзе генә калган икән бит. Миңа ничектер ул балык бик моңсу кебек тоела, сезгә дә шулай тоелмыймы? Ни өчен икән? Безгә дуслар булгач бик күңелле, ә ул бер үзе йөзә , аңа шуның да бик күңелсез.

Мин сезне балыкка яңа иптәшләр булдырыр өчен өстәл артына чакырам.

Балалар карагыз әле сезнең өстәләлләрдә суда яшәүче җәнлекләрнең шаблоннары бар.Әгәрдә алар төрле төстә булса, алар тагын да матур булыр иде.Аның өчен безгә аларны буярга кирәк?Ә буяр өчен безнең ком илендә бернинди дә төсле карандашлар да, буяулар да юк.Ә нәрсә белән буяп була соң аларны?(Ком) Әйе балалар, безнең алдыбыз да сихри матур төсле комнар бар Комн һәм клей ярдәмендә без төсле балыклар ясарбыз.Эшләп күрсәтәм.

Балалар эшли мин аларга ярдәм итәм. Сезнең комнарыгыз яхшылап ябышып беткәнче , мин сезгә диңгезнең тагын бер матурлыгын күрсәтәсем килә.Балалар бу нәрсә?(Ракушкалар) Балалар ә ракушкаларны тыңлап карасаң алардан диңгез тавышы килә. Әйдәгез куеп карыйк әле.(Ике колакка да куеп тыңлап карыйлар)

Ә хәзер инде без балыкларыбызны аквариумга җибәрербез, ябыштырып чыгалар.

Менә ничек күп балыклар булды балалар.Безнең балыгыбызга хәзер үзенә генә күңелсез булмаячак.

Әйдәгез үзебезнең болытларыбызны алыйк һәм инде үзебезнең бакчабызга кайтыйк.

Балалар менә индебез бакчабызга кайтып та җиттек, ошадымы сезгә бүгенге шөгыль?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2014- жылдың 4- маусымында бала бақша аумағында, Астана қаламыздың астана күніне арналған спорттық велосайысы өткізілді.

2014- жылдың 4- маусымында бала бақша аумағында, Астана  қаламыздың астана күніне арналған спорттық велосайысы өткізілді.№5 КМҚК бала бақшасында, 4-7 жастар аралығындағы балаларға арналған жылдық...

Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”. (4-5 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”.(4-5 яшьлек балалар өчен)....

Эссе: “Нәниләрнең сихри дөньясы тәрбияче кулында”

           Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Бу дөньны тагы да баету бары тик тәрбияче кулында гына....

"Сихри чэчэк" (математика)

Максат:1)    Кирегә санауны ныгыту;2)    ике кечкенә саннан бер зур сан ясалышын искә төшерү;3)    Кәгазь битендә ориентлашу;4)    Ел фасылл...

Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"

Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.Алабуганың 30 балалар бакчасының  музыка җитәкчесе.Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үс...

Уртанчылар төркемендә шөгыль-план конспекты “Әкиятләр дөньясына”

Бурычлар: Г. Тукай экиятлэрен искэ тошереп  балаларның геометрик фигуралар , саннар турында белемнәрен ныгыту; тирә-юньдә ориентлашуны күнектерү, балаларны активлаштыру, күтәренке кәеф ...

Белем бирү эшчәнлеге конспекты: “Театр дөньясына сәяхәт” (зурлар төркеме)

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.Интеграль белем бирү өлкәләре: нәфис-нәфасәти үсеш, сөйләм үсеше,  социаль-коммуникатив үсеш.Максат: балаларда театр сәнгате аша иҗади сәләт үстерү, &ldquo...