Белем бирү эшчәнлеге конспекты: “Театр дөньясына сәяхәт” (зурлар төркеме)
план-конспект занятия (старшая группа)
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: нәфис-нәфасәти үсеш, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.
Максат: балаларда театр сәнгате аша иҗади сәләт үстерү, “артист” һөнәре белән танышу.
Бурычлар:
Белем бирү бурычы: балаларны театр төрләре белән таныштыру, музыкаль театрлар турында күзаллаулар булдыру, сәнгать әсәрләрен тану, әйләнә-тирәгә эстетик караш булдыру.
Үстерү бурычы: балаларның иҗади сәләтләрен һәм музыкаль хәтерне, сөйләм телен үстерү, телнең сәнгатьлелеген камильләштерү.
Тәрбия бурычы: театр, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konspekt-teatr_donyasyna_seyahet.docx | 27.92 КБ |
Предварительный просмотр:
Белем бирү эшчәнлеге конспекты:
“Театр дөньясына сәяхәт” (зурлар төркеме)
Хөснетдинова Л.Х.,
беренче квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе,
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
МБМБУ «Кызыл Тау «Аленушка» балалар бакчасы»
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: нәфис-нәфасәти үсеш, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.
Максат: балаларда театр сәнгате аша иҗади сәләт үстерү, “артист” һөнәре белән танышу.
Бурычлар:
Белем бирү бурычы: балаларны театр төрләре белән таныштыру, музыкаль театрлар турында күзаллаулар булдыру, сәнгать әсәрләрен тану, әйләнә-тирәгә эстетик караш булдыру.
Үстерү бурычы: балаларның иҗади сәләтләрен һәм музыкаль хәтерне, сөйләм телен үстерү, телнең сәнгатьлелеген камильләштерү.
Тәрбия бурычы: театр, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр: театр төрләрен беләчәкләр, балаларның сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләмнәре үсә, сәнгать әсәрләре белән кызыксынучан иҗади шәхес тәрбияләнә.
Сүзлек өстендә эш: этикет, балет, опера, оркестр, күләгә, мимика, театр битлеге (маска), бина.
Әзерлек эшләре: конспект төзү; презентация, видеоязмалар әзерләү; чакыру бастыру; “Су анасы” әкиятен, “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә” шигырьләрен уку; әкият, шигырьләр буенча төшерелгән мультфильмнарны карау, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү; әкият геройларына хас сыйфатларны ачыклау; “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү; җырлар тыңлау, өйрәнү; тизәйткечләр әйтү.
Җиһаз һәм материаллар: ноутбук, экран, колонкалар, презентацияләр, видеоязмалар, чакыру, гелийлы шарлар, “Су анасы” әкияте геройлары өчен костюмнар, әкият геройлары сүрәтләнгән фишкалар, татар халык көе, “Зәңгәр күл”, “Бала белән күбәләк”, “Туган тел”, “Бәйрәм бүген”, “Әтәч”, “Әпипә” көйләре (диск “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” методик әсбап өчен аудио-кушымта), “Шүрәле” балетыннан видеоөзек.
Кулланылган әдәбият:
1. Туган телдә сөйләшәбез: 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.: З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б.- Казан: ФОЛИАНТ, 304 б.
2. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия / Төз.: К.В.Закирова.- Казан: РИЦ, 560 б.
Структура:
1. Исәнләшү. Оештыру моменты.
2. Әңгәмә “Театр”.
3. Видеолар карау “Театр төрләре”.
4. Хәрәкәтле уен “Иң оста башкаручы”.
5. “Тизәйткеч, әйт!”
6. Музыкаль уен “Көйне таны, җырла!”
7. “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.
8. Йомгаклау, әңгәмә.
9. Саубуллашу.
Эшчәнлек барышы:
1. Исәнләшү. Оештыру моменты.
(Балалар залга тәрбияче белән бергә “Хәерле көн” җырын җырлап керәләр, ярымтүгәрәккә басып, җырны тәмамлыйлар).
(Балалар түгәрәккә басалар)
Тәрбияче: Балалар,
Бергәләшеп без басыйк,
Матур түгәрәк ясыйк.
Шатланып бер елмаек,
Эшебезне башлыйк.
2. Әңгәмә.
Әйтегез әле, балалар, сезнең театрга барганыгыз бармы? (Балалар җаваплары). Нәрсә ул театр? Ничек уйлыйсыз? (Балалар җаваплары). Ә театрда нишлиләр беләсезме? (Балалар җаваплары - театр күрсәтәләр, сәхнәдә рольләрне башкаралар, бииләр, җырлыйлар). Ә сезнең театр турында күбрәк беләсегез киләме? Театр белән якынрак танышасыгыз киләме?
Сюрприз мизгеле: ишек шакыйлар – “Чакыру” белән шар очып керә.
Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә? (Шар). Шарга нәрсәдер бәйләнгән, карыйбызмы? Балалар, монда чакыру диелгән. Ләкин ниндидер кара шакмактан башка бүтән берни дә язылмаган. (Чакыруда QR код). Нәрсә икән ул, балалар? Безне кайда чакырганнар, ничек белергә инде?
Балалар: Бу QR код.
Тәрбияче: Ул ни өчен кирәк?
Балалар: QR кодны телефон ярдәмендә укып, анда нәрсә язылганны белергә була, яки музыка тыңларга...
Тәрбияче: Балалар, нәрсә икән анда карыйбызмы?
(QR кодны телефон ярдәмендә “укыйлар”: театр дөньясына видеочакыру). Әйдәгез әле, балалар, видеоны зур экранда карыйбыз.
Тәрбияче: Балалар, театр иленә сәяхәткә барабызмы?
(Балалар җаваплары).
Тәрбияче: Балалар, сәяхәткә кузгалганчы, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк. Сез театрда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен беләсезме? (Балалар җаваплары).
Театрның кагыйдәләре:
- театрга театр башланганчы килергә, соңга калмаска;
- тамаша (спектакль) вакытында сөйләшмәскә;
- спектакль вакытында ашарга, эчәргә ярамый;
- спектакль беткәнче гардеробка киемгә чыгарга ярамый һ.б.
Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес. Бу театр этикеты дип атала (балалар белән сүзне кабатлап карау - этикет). Театрга килгәч театр этикетын сакларга кирәк! Балалар, сез театр этикетын яхшы беләсез, димәк сәяхәткә әзер! Кулга кул тотынып ясыйк та түгәрәк, әйдәгез сәяхәткә тизрәк!
“Күңелле сәяхәт”җыры яңгырый. (Балалар кулга-кул тотынып, түгәрәккә басалар, сәяхәткә китәләр).
(Тылсымлы музыка тавышы, экранда пәрдә ачыла – “Әкият” курчак театры”).
3. Видеолар карау “Театр төрләре”.
Тәрбияче: Балалар, менә без театр иленә килеп тә җиттек. (экран янында дөрес басу кагыйдәләрен искә төшерү). Балалар, нинди генә театр төрләре юк бу дөньяда! Сез нинди театр төрләре беләсез?
Балалар: Курчак театры, бармак театры, өстәл, бияләй, күләгә театры...
Яхшы, балалар. Карагыз әле! Ничек уйлыйсыз, бу матур, замокка охшаган театр нинди театр микән? Беләсезме? (Балалар җаваплары).
Тәрбияче: Бу Казан шәһәрендәге “Әкият” исемле курчак театры, балалар!
Видео - курчак театры
Димәк, балалар, курчак театрында курчакларны кем хәрәкәтләндерә, кемнәр “уйната” ? (Балалар җаваплары - артистлар, актерлар). Әйе, балалар, ә сезнең дә артист буласыгыз киләме? (Балалар җаваплары).
Минем арттан кабатлагыз:
“Бер, ике, өч – әйлән-бәйлән,
Артистка әйлән!”
Хәзер сез, сәяхәт тәмамланганчы, артистлар! Артистлар төрле әкият геройлары булып уйныйлар, төрле геройларны уйнаганда, аларның характерын, образын хәрәкәтләр, мимика, тавыш белән күрсәтәләр.
Ә сезнең әкият геройлары булып уйныйсыгыз киләме? (Балалар җаваплары).
Әйдәгез әле бер уен уйнап алабыз:
4. Хәрәкәтле уен “Иң оста башкаручы!”
Балалар, сезгә әкият геройлары образларын, кичерешләрен мимика һәм төрле хәрәкәт аша күрсәтәсе була. Уйнаганда “Әйт, күгәрчен син генә!” уенының сүзләрен кулланырбыз:
Әйт, күгәрчен, син генә,
Куяннар ничек йөри?
Ул шулай да, ул болай,
Куяннар шулай йөри. (Куян кебек сикереп йөриләр.)
(Уен шул рәвешчә дәвам итә. Балалар аюлар, төлкеләр, әтәчләр, әбиләр,... булып йөриләр).
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, бер-беребезне мактап кул чабыйк әле! Сәяхәтне дәвам итәбезме? Әйдәгез, экранга карыйк әле!
Видео – драма театры
Тәрбияче: Балалар, театр артистлары сәнгатьле, матур итеп сөйләр өчен төрле күнегүләр: тизәйткечләр, тел шомарткычлар кулланалар. Әйдәгез без дә чын артистлар шикелле тизәйткеч әйтәбезме!? (Балалар җаваплары).
5. “Тизәйткеч әйт!”. Тыңлагыз, кабатлагыз:
Ша-ша-ша – менә сиңа тамаша!
Булдырдыгыз, балалар, әфәрин! Матур сөйләшәсегез килсә, һәрвакыт күнегүләр ясарга онытмагыз, ярыймы, балалар!
Ә хәзер алга җаба, сәяхәтебезне дәвам итәбез! (экран)
Видео – опера театры
Тәрбияче: Балалар, ә сез җырларга яратасызмы? (Балалар җаваплары).
Мин сезне музыкаль уен уйнарга чакырам. Уйныйбызмы?
6. Музыкаль уен “Көйне таны һәм җырла!”
Тәрбияче: Балалар, игътибар белән көйне тыңларга һәм нинди җыр икәнен әйтергә кирәк була. (“Бала белән күбәләк”, “Этәч”, “Бәйрәм бүген”, “Туган тел”һ.б. җырларның көйләрен тыңлыйлар, җырлыйлар).
Тәрбияче: Балалар, бик матур җырладыгыз, чын артистлар кебек, әфәрин!
“Бала белән күбәләк”, “Бәйрәм бүген”, “Туган тел” җырларының сүзләрен кем язган, балалар? (Балалар җаваплары: Габдулла Тукай).
Тәрбияче: Бик дөрес, балалар! Татар язучысы Габдулла Тукайның әкиятләре дә, геройлары да, аның шигырьләренә язылган җырлар да безгә таныш һәм без аларны бик яратабыз, әйеме? Балалар, сезгә сәяхәт ошыймы? Дәвам итәбезме?
Видео – балет театры
Тәрбияче: Балалар, балет карыйсызмы? Мин сезне балет карарга чакырам! Игътибар экранга.
Видеоөзек - “Шүрәле” балетыннан күренеш.
Тәрбияче: Балалар , бу нинди балет дип уйлыйсыз, берәрегез белмиме? (Бу “Шүрәле” балеты). Ни өчен “Шүрәле” балеты дип уйлыйсыз? (Балалар җавабы: Шүрәле, Былтыр бар). Балалар, бу беренче татар балеты. «Шүрәле» балетының көен татар композиторы Фәрит Яруллин язган.
Слайд - Фәрит Яруллин.
Фәрит Яруллин, балалар, безнең якташыбыз. Мамадыш районында туып-үскән.
Алга таба театр дөньясында ниләр көтә икән безне? Сез күрергә әзерме?
Видео – җәнлекләр, күләгә театры
Тәрбияче: Балалар, театрда диалоглар, җырлар, биюләр барысы да берләшкән театр төре дә бар - ул мюзикл дип атала.
Балалар, сез дә бит матур сөйлисез, җырлыйсыз, биисез. Театр дөньясында чын артистлар шикелле театр уйныйсыгыз киләме?! (Балалар җаваплары - Әйе). Ә нинди театр уйныйсын табышмакның җавабыннан белерсез! Игътибар белән тыңлагыз!
“Кычкырадыр: “Качма, качма! Тукта, тукта, и карак!” (Су анасы).
- Бик дөрес, балалар! Димәк, нинди театр уйныйбыз? (Су анасы).
- Балалар, ә сез театр уйнарга әзерме? Ничек уйлыйсыз? (Юк, безнең костюмнар юк....)
- Димәк, безгә костюмнар сайларга кирәк?! Атрибутлар, ... Ә иң элек, балалар, рольләрне бүлергә кирәк!
(“Су анасы” әкияте геройлары сүрәтләнгән фишкалар ярдәмендә рольләрне бүләләр).
Тәрбияче: Балалар, бу фишкалар безгә рольләрне бүлергә ярдәм итәр! Сезгә берәр фишка сайлап алырга кирәк. Нәрсә сүрәтләнгән фишка алсагыз, шул рольне башкарасы була. Барысы да аңлашылдымы? (фишкалар сайлыйлар).
Ә хәзер костюм бүлмәсенә рәхим итегез! Балалар, костюм геройның образын тулыландыра, шуңа күрә костюмны һәрбер геройга туры китереп сайларга кирәк. Бер-берегезгә ярдәм итегез, ярыймы, балалар!? (костюмнар киеп әзерләнәләр).
Тәрбияче: Артистлар, сез әзер? (Балалар җаваплары) Театрны башлыйбыз!
7. “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, артистлар! Әйдәгез әле бер берегезне котлап кул чабыйк! (кул чапкан вакытта экранга видео чыга – Шомбай саубуллаша).
Тәрбияче: Менә, балалар, безнең сәяхәтебез тәмам. Безгә кире бакчага кайтырга вакыт, анда безне әле бүләкләр дә көтә икән. Сез әзерме? Минем арттан кабатлагыз:
“Бер, ике, өч – әйлән-бәйлән,
Артисттан кире кызларга, малайларга әйлән!”
Видео – пәрдә ябыла
8. Йомгаклау, әңгәмә.
Тәрбияче: Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы? Нәрсә күбрәк ошады? (Балаларның җаваплары). Сез бүген нәрсәләр белдегез, өйрәндегез? (Балаларның җаваплары).
Тәрбияче: Балалар, без онытып җибәргәнбез, Шомбай бүләк турында әйткән иде бит. Кайда икән ул? Балалар бакчасында дигән иде.
Сюрприз – бүләк (экранда).
Тәрбияче: Балалар, бүләкнең коробкасында нәрсә сүрәтләнгән? (Маскалар, битлекләр). Нинди маска (битлекләр), беләсезме? (Балаларның җаваплары). Балалар, бу ике маска – театрның символы, эмблемасы. Аларның берсе гел елмая, икенчесе – һәрвакыт күңелсез. Алар күңелле һәм моңсу геройларны тасфирлый.
Тәрбияче: Балалар, өйгә кайткач сез шөгыль турында кемгә сөйлисез? Нәрсә өйрәтәсез? (Балаларның җаваплары)
Саубуллашу.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесегомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы Уртанч...
Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесегомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап"
Әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....
"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....
1 нче кечкенәләр төркеме өчен “Тылсымлы су” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты
1 нче кечкенәләр төркемендә “Тылсымлы су” темасына шөгыль....
уртанчылар төркеме өчен "Тылсымлы су" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты
уртанчылар төркемендә "Тылсымлы су" темасына шөгыль...
Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты
Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына шөгель конспекты....