Мастер класс Күркәләрдән әкият геройлары ясау
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя, старшая, подготовительная группа)

Сираева Ляйсира Рафисовна
Әлеге мастер-класс тәрбиячеләр, өлкән төркемдәге бакча балаларына, иҗади ата-аналарга кызыклы булачак. Максат: күркәләрдән әкият геройлары ясарга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass_kurklrdn_kiyat_geroylary_yasau.docx10.78 КБ

Предварительный просмотр:

Күркәләрдән  әкият геройлары.

Әлеге мастер-класс тәрбиячеләр, өлкән төркемдәге бакча  балаларына, иҗади ата-аналарга кызыклы булачак.

Максат: күркәләрдән әкият геройлары ясарга өйрәтү.

Балалар искиткеч, алар һәр көнне ачышлар ясыйлар һәм өлкәннәрне дә дөньяга яңача карарга мәҗбүр итәләр. Аларны яхшырак аңлар өчен бераз гына бала булырга һәм дөньяга алар күзлегеннән карарга  кирәк. Без балалар белән көн саен төрле уеннар уйныйбыз, төрле табышмаклар чишәбез. Һәм хәзер мин сезгә , без барыбыз да тумышы белән балачак иленнән булуыбызны искә төшерергә һәм уйнап алырга тәкъдим итәм. Монда ниндидер әйбер яшеренгән, һәм "әйе-юк" уены ярдәмендә анда нәрсә булуын табып карыйк. уен кагыйдәләрен искә төшерәсем килә.Сез  миңа сораулар бирәсез, ә мин әйе, юк, мәһим түгел дип җавап бирәм. Башлыйбыз. Бик дорес бу гади Күркә.

Хөрмәтле коллегалар, буген мин Сезне табигый материал - чыршы күркәсеннән әкият геройлары иҗат итәргә өйрәтермен. Чыршы, нарат күркәләре кызыклы эшләнмәләр өчен  бик яхшы материал булып тора. Алардан бик күңелле хайваннар,һәм әкият геройлары ясарга була.

Әкият геройлары образын без чыршы (нарат) күркәләренә бары тик берничә деталь генә өстәп ясыйбыз, аларның башлангыч билгеләрен һәм үзенчәлекләрен (формасын, фактурасын, төсен) саклап калабыз.

Эш өчен безгә кирәк булачак материаллар:

- күркә

- төсле фетр,

- клей пистолеты.

(Фокус төркем эшчәнлеге)

Хөрмәтле коллегалар!

Балалар белән бергә иҗат итегез! Чөнки мондый шөгыльләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә.

Беренчедән, күркәләрне җыю, әзерләү, гамәли иҗат вакытында балаларның ылыслы агачлар һәм аларның җимешләре турында күзаллаулары үсә, белемнәре арта;

- балалар нарат һәм чыршы агачларын, шулай ук нарат һәм чыршы күркәләрен аерырга, аларның аермалы билгеләрен күрергә өйрәнәчәкләр, бала ылыслы агачларны аларның җимешләре буенча танырга өйрәнәчәк;

- эшләнмәләр өчен материал сайлаганда тикшерү эшчәнлеге бара, балалар күркәләрне формасы (түгәрәк, озынча), зурлыгы (кечкенә – зур) буенча тикшерә, күркәләр ачылган һәм ачылмаган булуын билгели;

Икенчедән, мондый шәгыльләр балаларның иҗади һәм акыл сәләтен, фантазиясен һәм хыялын үстерә.

Сабыйларның тирә-як матурлыгына үз карашы бар.  Шул ук вакытта алар ниндидер яңа, үзенчәлекле әйбер иҗат итәргә сәләтле. Иҗат процессында күзәтүчәнлек, чагыштыру һәм анализлау, комбинацияләү, закончалыклар табу кебек акылның аерым сыйфатлары таләп ителә.

Өченчедән, табигый материал белән эшләү бармакларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итә. Башта  ныклы булмаган хәрәкәтләр тора бара  ышанычлы һәм төгәлгә әверелә; мондый күнегүләр вакытында бармакларның сыгылмалылыгы арта, ә кулларның көче усә. Бу бигрәк тә бармакларны, кулны язарга эзерләүдә мөһим чара.

Дүтенчедән, табигый материал белән иҗат процессы тәрбияви  бурычларны да чишәргә мөмкинлекләр бирә.  Предметлы һәм сюжетлы, индивидуаль һәм коллектив композицияләр иҗат итү вакытында балаларда күмәклек хисләре, башкалар хезмәтенә хөрмәт, тирә-як табигатькә сакчыл караш   тәрбияләнә, күркәләрне агачтан коелганын җыярга, ботаклардан  өзмәскә кунегәләр.

Шулай ук, дидактик алым буларак  табигый материалдан иҗат итү,  белем биру эшчәнлеген индивидуальләштерегә, балаларның инициативасын үстерергә этәргеч бирә.

Сабыйлар табигать гармониясенә сокланырга, үз куллары белән матурлык тудырырга һәм аны якыннарына бүләк итәргә өйрәнәчәкләр. Әкият геройларында, сувенирларда, уенчыкларда, декоратив панноларда һәм башка эшләнмәләрдә табигый материалның озын гомерен озайтырга күнегәчәкләр.

Фокус группасының эшенэ күз салыйк. Ничек уңышлар? Әзер булгач әйтерсез. Коткэн арада Куян ое әкиятен искә тошерә торсагыз була. Менә безнең геройларыбыз әзер һәм без сезнең белән балачак иленең мөһим өлеше театральләштерү эшчәнлегенә юлыбызны дәвам итәбез. Театральләштерү эшчәнлеген башкару өчен безгә тагын бер бик гади предмет, аяк киеме коробкасы кирәк булачак. Шулай итеп без үзебезнең геройларыбызны әкияткә җибәрәбе. Рәхим итегез, коллегалар, алга чыгыгыз һәм әкиятне сәхнәләштерү процессын башлыйк. Мин, сезнең рөхсәттән, уземә автор ролен алам.  (Әкият)

Рәхмә бик зур, сез үзегезне бераз гына булса да бала итеп хис итә алдыгызмы? Бик яхшы. Ә хәзер мин сезне бүгенге мастер класска булган монәсәбәтегезне 3 сүз белән тасвирларга сорар идем. 3 исем, 3 сыйфат, 3 фигыль һәм 3 хэл белән.  Рәхмәт бик зур актив катнашуыгызга. Ә минем бүгенге мастер классым  Күркәләрдән әкият геройлары ясау дип аталды. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Балалар белән иҗади эшләрегездә уңышлар телим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ГОТОВИМСЯ К МАСТЕР-КЛАССУ Пошаговый алгоритм проведения мастер-класса

Методические рекомендации по организации и проведению мастер-класса...

Мастер класс по оригами в старшей-подготовительной группе. Тема: Тюльпаны (мастер класс посвящен Дню Города) подготовила Ворон Т.В.

Мастер класс по оригами в старшей-подготовительной  группе. Тема: Тюльпаны(мастер класс посвящен Дню Города) подготовила Ворон Т.В., воспитатель1 категории....

Пасхальное яйцо своими руками в технике квиллинг. Мастер - класс с пошаговыми фото. Мастер - класс “Пасхальное яичко”

Цель: создание яичка в технике квиллинг.Задачи:- закреплять навыки накручивания полоски бумаги в ролл;- развивать творческие способности детей, внимание, воображение и фантазию;- развивать мелкую мото...

Мастер класс:“Куян ясау”

Мастер-класс балалар бакчалары тәрбиячеләренә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлекләрендә файдалану өчен күрсәтмә материал ясарга өйрәтү буларак тәкъдим ителә.Без бу мастер-класста оригами...

"Сабын куыклары белән рәсем ясау" (мастер-класс)

Традицион булмаган рәсем ясау техникасы (сабын куыклары) белән таныштыру максатыннан тәрбиячеләр белән мастер-класс....

Мастер-класс для родителей «Тряпичные куклы»: Кукла «Берегиня». Мастер-класс для родителей «Создание книжки – малышки «Колобок» Мастер класс для родителей «В гостях у матрёшки» Экскурсия с детьми и родителями в центр духо

Мастер-класс для родителей «Тряпичные куклы»: Кукла «Берегиня». Цель: Познакомить родителей с русской традицией изготовления народных тряпичных кукол.Задачи: Привива...