Мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә сөйләм теле һәм кисеп ябыштыру буенча интеграль шогыль.
план-конспект занятия по аппликации, лепке (подготовительная группа)

Гарипова Римма Марселовна

                           Тема: “Мордва кызы Утяшаның туган көне”

Максат: Туган ягыбыз-Идел буе, анда яшәүче төрле милләт вәкилләре (руслар, татарлар, мордвалар) турында белемнәрне киңәйтү;

Идел буе халыклары милли-гамәли сәнгате орнаментларының бизәкләрен аппликацияләү аркылы балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә шартлар тудыру.

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары:берничә тапкыр һәм урталай бөкләнгән кәгазьдән симметрик предметлар (бизәкләр)кисәргә өйрәтү;Мордва халкы орнаментлары белән таныштыру;

Үстерешле бурычлар:иҗади сәләтне һәм образлы күзаллауны үстерү;композицияне тоемлау осталыгын, кисү,ябыштыру күнекмәләрен камилләштерү;

Тәрбияви бурычлар:туган якта, әйләнә-тирәбездә, күрше төбәкләрдә яшәүче халыкларга карата уңай караш тәрбияләү;мөстәкыйльлек, үзара дуслык һәм ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү; иҗади эш барышында яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә омтылыш тәрбияләү;башка милләт вәкилләренә карата толерантлык тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: танып-белү үсеше,социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш.

Сүзлек өстендә эш:Утяша,«ловцо»-молоко,«ал»-яйцо,«почт»-мука.(мордва телендә яңа сүзләр)

Күрсәтмә материал: 

Таратма  материал: җилем (клей),кайчы,төсле кәгазь,салфетка,гади карандаш,төрле кәефне сурәтләгән смайликлар,мордва халкының милли бизәк шаблоннары.

Җиһазлау: проектор,ноутбук.

Эшчәнлек барышы

Оештыру өлеше

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Әйдәгез, бер-беребезгә күтәренке кәеф теләп,бергәләп бик матур түгәрәк уены уйнап алыйк.

Уң ягымда дустым бар,

Сул ягымда дустым бар.

Түгәрәк,түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк.

Уңга таба барабыз,

Сулга таба барабыз.

Уйнарга яратабыз,

Без шатлык таратабыз

-Балалар,бер-беребезгә карап елмаеп алыйк, көн буена җитәрлек яхшы кәеф таратыйк.

Тәрбияче: Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез.

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле дигәнсез.

Балалар. Яратам мин яратам,

            Матур теләк теләргә .

            Онытты дип уйламагыз,

             Хәерле көн сезгә дә.

Мотивация:Балалар, мин сезгә хәзер бер матур шигырь укыйм,ә сез игътибар белән тыңлап торыгыз,сүз нәрсә турында барганын миңа әйтерсез?

Нәрсә соң ул туган көн?

Бәйрәм итә торган көн!

Уенчыклар, күчтәнәчләр

Бүләк итә торган көн!

Бәйрәмнәр бик күп алар.

          Туган көн ул бер генә.

Уйнап үскән дусларыңның

Тик кадерен бел генә. (Балаларның җаваплары тынлана).

Тәрбияче:Әйе,бик дөрес балалар,бу матур шигырь туган көн турында.

(ишектә кыңгырау тавышы янгырый)

Тәрбияче:Балалар,кем бар икән анда?Камилә,карап кил әле берәр кунак бармы әллә?(Ишек артында әби белән оныгы (курчак-Утяша),икеседә мордва киеменнән,әби кулына белен тоткан)

Әби: (ишек ачылуга) Иии,балакайларым,безне кертерсез микән?

Тәрбияче: Кертәбез,кертәбез! Әйдә,рәхим итегез!Балалар,безгә кунаклар килгәннәр.(исәнләшү)

Әби:-Исәнмесез,балалар!

Балалар:-Исәнмесез,әби!Хәерле көн!

Тәрбияче:-Исәнме,әбекәй,исән-сау гына килеп җиттегезме?Әйдәгез,түрдән рәхим итегез!

Әби: Әйе,исән-сау гына килеп җиттек!

Әби:-Хәлләрегез ничек,балалар?Хәерле көн сезгә дә!

Балалар:-Әйбәт әби,рәхмәт.

                  Түрдән үтегез!

                  Кайчан булмасын –

                  Рәхим итегез!

Әби:-Рәхмәт,балалар.

Тәрбияче:Ой,әбекәй,сез шундый матур киенеп килгәнсез.Балаларны да үзегезнең милли киемнәрегез белән таныштырып китсәң иде .

Әби:- Әлбәттә,әлбәттә.(Мордва халык киеме белән танышу)

Тәрбияче:Бик зур рәхмәт,әби!

Әби:Оныкларым,без сезнең янга бик зур йомыш белән килдек.Буген минем оныгым Утяшаның туган көне,сезнең белән бергә бәйрәм итсәк бик күңелле булыр иде.Без сезнең яңга буш килмәдек,мин иртән торып Утяшаның яраткан мордва ризыгы беленнәр пешешереп алып килдем.Хәзер мин сезне белен пешерү рецепты белән таныштырып китәм.

Тәрбияче:Балалар,Утяшаның туган көнен билгеләп үтәбезме?(балаларның җаваплары)

Тәрбияче:Безнең балалар бәйрәмнәрне бик яраталар,бик рәхәтләнеп бәйрәм итәрбез.

1нче бала: Бүген кояш иртә торган

                    Җилләр дә уянганнар.

                    Чәчәкләр дә  ачылганнар

                    Кошлар да куанганнар.

2 нче бала: Өзелеп-өзелеп сайрый былбыл,

                     Ни әйтмәкче була икән?

                     Күбәләкләр леп-леп итеп

                     Ник гөлләргә куна икән?

3 нче бала: Нинди балкыш,нинди бәйрәм

                     Нинди шатлык бу таңда?

                     Олы шатлык,олы бәйрәм

                     Бүген туган көн бездә.

Тәрбияче: Балалар,кунаклар килде,туган көн бәйрәме,ләкин нәрсәдер җитми кебек?

Балалар: өстәл әзерләнмәгән,ә тәм-томнар куелмаган.

Тәрбияче:Дөрес,балалар!Безнең әби-бабайларыбыз,әти-әниләребез аш-суга оста булганнар,тәмле,татлы ризыклар пешергәннәр.

Менә бүген без сезнең белән татар милли ашлары,ризыклары турында да искә төшереп алырбыз.

Тәрбияче:Миллли ашларның үзенчәлеге халыкларның тормыш рәвешенә бәйле.Һәрбер халыкның үз милли ризыгы бар.

Мәсәлән:русларда-пилмән,үзбәкләрдә-пылау,башкортларда – бавырсак…

Тәрбияче:-Балалар,ә сез нинди  милли ашларны беләсез? (балалар җаваплары).

Тәрбияче:-Ә хәзер балалар,табышмак әйтешле уйнап алырбыз.

             1.Сызгыра,пошкыра,

    Өстәлемдә,парлар атып

                Кунак көтеп утыра. (Самовыр)      

     2.Үзе түгәрәк,Урыны түрдәрәк,

        Эче тулы күзәнәк,

        Бар нәрсәдән кадерлерәк. (Ипи)

      3. Иттән генә торам мин.

        Майга чумып чыгам мин. (Пәрәмәч)

     4. Утырсам да мин менә

        Тыйнак кына, тик кенә.

        Эчем тулы ит кенә,

        Суган белән бәрәңге. (Бәлеш)

    5.  Йомырка белән онны

        Бутап камыр басканнар.

        Бәрәңге, ит, тоз салып,

        Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)

 (өстәлгә татар халык ашлары куела)

Тәрбияче:Балалар,өстәлебезне әзерләп бетердек шикелле,ләкин безнең туган көн иясе Утяшага бирергә бүләгебез дә юк.Нишләргә икән?(балаларның җаваплары,үзебез ясыйбыз)

Тәрбияче:Ә аңарчы әйдәгез,туган көн иясе Утяшага,туган көне белән котлап, бергәләп җырлап-биеп алыйк.

Физкультминутка “Каравай” җырын (русча җырлыйлар)

Тәрбияче:Без сезнең белән Утяшага бүләк итү өчен,бик матур мордва бизәкләре төшереп кулъяулыклар ясарбыз.(үрнәген күрсәтү)

Дөрес утыру кагыйдәләре.

Кайчы белән эшләү кагыйдәләре.

Җилем белән эшләү кагыйдәләрен (искә төшерү,балаларның җаваплары тыңлана)

Тәрбияче:-Дөрес утыру,кайчы һәм җилем белән эшләү кагыйдәләрен искә төшердек.Эшләнмәләрнең нигезе ак кәгазь бите булачак.

-Әйдәгез,эшне башкару эзлеклелеген искә төшерик.

1.Башта кирәкле барлык детальләрне шаблон буенча төшереп алабыз.

2.Аннары кисәбез,соңыннан аларны нигезгә ябыштырабыз.

Бармак гимнастикасы.

Кошларны сайлау

Кошлар, кошлар,килегез!        Чакыру хәрәкәте,

Без сезгә май бирербез,         кисү хәрәкәте,

Сезгә җим әзерләрбез            җим сибү хәрәкәте,

Кар әстенә сибәрбез .

Бу  өлеш – күгәрченгә,            уң кул белән күрсәтү,

Бу өлеш – чыпчыкларга,         сул кул белән күрсәтү,

Каргаларга – токмачлар,        әвәләү хәрәкәте,

Тук  булыгыз, кошкайлар!      як-якка җәю.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

Тәрбияче:-Ә хәзер эшкә керешик.(Тәрбияче биремнәрне дөрес башкаруны күзәтә,кайчы һәм җилем белән эшләү өстәл артында дөрес утыру  кагыйдәләрен искә төшерә,балаларга ярдәм итә.Балалар эшкә керешәләр,тыныч кына музыка уйнап тора)

Эшне башкару эзлеклелеге:

-шаблон буенча рәсемнәрне төшерү;

-кисү;

-ябыштыру;

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди гаҗәеп матур төрле-төрле кулъяулыклар  килеп чыкты.Монда мордва халкынын бизәкләренен барысы да диярлек бар.Ә хәзер кулъяулыкларыбызны Утяшага бүләк итсәк тә була. (балалар кулъяулыкларын курчакның кәрзиненә салалар)

Әби: Иии, балалар,сез бик уңганнар,булганнар икәнсез,минем кызыма нинди матур кулъяулыклар ясап бүләк иттегез,бик зур рәхмәт сезгә!Ә безгә инде хәзер өебезгә кайтырга кирәк,безне анда оныгым Утяшаның әти-әнисе көтә. Сау булыгыз,балалар! (әби белән оныгы чыгып китә)

Рефлексия.

Тәрбияче:-Балалар, без бүген нәрсә белән шөгыльләндек? 

-Безгә кемнәр кунакка килде, кайсы халыклар? 

-Ә хәзер үз урыннарыбызга узыйк.Балалар,сезнең өстәлләрегездә смайликлар бар.

Тәрбияче:-Әйдәгез әле,алар ярдәмендә үз эшегезгә бәя биреп китегезәле.(Көлеп торган смайлик-бик яхшы,елмайган йөзлесе- барысын да яхшы башкардым,моңсу йөзлесе - бик үк яхшы башкара алмадым.)

Тәрбияче:-Барыгызга да рәхмәт.Сез булдырдыгыз!Молодцы!

Скачать:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Актаныш районы МБДОУ №5 «Кояшкай» балалар бакчасынын икенче кечкенэлэр торкемендэ сойлэм телен устеру хэм рэсем буенча интеграль шогыль конспекты.

Максат:балаларны торле зурлыктагы тугэрэклэрне ябыштыру кунекмэлэ                рен ныгыту.Уртак эшчэнлектэн позитив эмоциял...

“Йорт хайваннары” темасына уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча интеграль шөгыль.

Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен дидактик уеннар, җырлар, хәрәкәтләр аша ныгыту. Хайваннар, кошлар турындагы җырларның сүзләренә туры китереп, бармаклар белән күнегүләрне дөрес башкарул...

уртанчылар төркемендә кисеп ябыштыру шөгыленең план конспекты. "Түбәтәй бизәү"

Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү....

Тема:”Көзге яфраклар.Күгәрчен”. Уртанчылар төркемендә интеграль эшчәнлек.Сөйләм телен үстерү +кисеп-ябыштыру.

Максат:Балаларның көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам иту;көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәте турындагы белемнәрен, хәрәкәтләрен ныгыту, (ш), (г) а...

Зурлар төркемендә сөйләм теле буенча интеграль шогыль “ Квест – сихри урманга сәяхәт “.

Максат: Уку елы дәвамында “Сөйләм үстерү” өлкәсендә алган белемнәрне һәм   күнекмәләрне ныгыту.Бурычлар:- Балаларның белем дәрәҗәсен ачыкларга, мәгънәсе буенча туры килә торган с...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп - ябыштыру буенча шөгыль конспекты. Тема : Төлке баласына открытка

Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту....